Бездә бүген сабантуй
№ 120
Ләйсән ДАУТОВА,
Казандагы 64 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе
Альмира ХӘЙРУЛЛОВА,
Казандагы 64 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теленә өйрәтү тәрбиячесе
Бәйрәм барышы
(Сабантуй үтәсе мәйдан бәйрәмчә бизәлгән: чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла.)
Алып баручы. Хәерле көн, кадерле балалар! Хәерле көн, кадерле кунаклар! Барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән котлыйбыз.
Сабантуй ул – татар халкының җәй көне, ел да язгы чәчүләр тәмамлангач үткәрелә торган иң зур, иң күңелле бәйрәме. Игенчеләрнең хезмәт бәйрәме дип тә йөртәләр. Бу бәйрәмне үткәрүнең үз тәртибе булган. Сабантуй башланырга берничә көн кала «сөлге җыю» йоласы уздырылган. Сөлгеләрне авылның хөрмәтле бабайларын атка утыртып, яшь егетләр, кызлар гармуннарда уйнап, җырлап-биеп, күңелле итеп җыеп йөргәннәр. Ә җыелган сөлгеләр белән сабантуй мәйданын бизәгәннәр, төрле ярышларда җиңеп чыгучыларга бүләк иткәннәр.
Татар халкы бәйрәмне болыннарда, урман аланында, яшел чирәмле матур җирләрдә үткәргән. Бәйрәм буласы мәйданны матур итеп бизәгәннәр. Уеннарның, ярышларның һәр төре өчен урын алдан әзерләнгән.
Халкыбызның милли бәйрәме – сабантуй алдыннан өйләрне юганнар, җыештырганнар. Һәр йортта тәмле-тәмле ризыклар пешерелгән, кунаклар кайткан. Сабантуй бәйрәме – чын дуслык бәйрәме дә ул, чөнки бу көнне бөтен халык, хәтта башка милләт кешеләре дә бәйрәм итә.
Алып баручы. Менә бүген без дә үзебезнең балалар бакчасында сабантуй бәйрәме үткәрергә җыелдык.
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка –
Сабантуй бүген бездә!
(Балалар, йөгереп, мәйдан уртасына чыгып баса.)
(«Сабантуй бәйрәме» дигән җыр (М.Садри сүзләре, халык көе) башкарыла.)
1 нче бала.
Бүген бездә сабантуй,
Эшләреңнең барын куй!
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда.
2 нче бала.
Яз кояшы бер кочак,
Нурларын алып килгән,
Сабантуй бәйрәме белән ул да
Тәбриклим дигән.
3 нче бала.
Сабантуй, сабантуй –
Ямьле, матур, зур бәйрәм,
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
4 нче бала.
Сабантуй, сабантуй –
Бүген бездә сабантуй.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Безнең ямьле сабантуй!
5 нче бала.
Без җырлыйбыз сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән,
Кошлар кушыла сайрап.
6 нчы бала.
Сабан туе, сабан туе
Без бакчада уйныйбыз
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
(«Сабантуй» җыры ( Г.Гәрәева көе һәм сүзләре) башкарыла.)
7 нче бала.
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Сабан туе гөрләп торсын:
Биибез дә, җырлыйбыз.
(«Куш кулым» дигән җырлы-биюле уен уйнала.)
(Балалар үз урыннарына китә. Мәйданга татар киеменнән киенгән әби керә.)
Әби. Исәнмесез, балалар. Сезнең балалар бакчасы яныннан узып бара идем, матур итеп җырлаганыгызны, шигырьләр сөйләгәнегезне ишетеп кердем әле. Нинди бәйрәм соң сездә, балакайлар?
Балалар. Бездә сабантуй бәйрәме.
Әби. Иииии, балакайлар! Мин яшь чакта бик ярата идем шушы бәйрәмне. Кызлар, егетләр белән төрле уеннар уйный, төрле ярышларда катнаша идек.
Алып баручы. Әбекәй, син безгә үзегез яшь вакытта яратып уйнаган берәр уенны уйнаттырмассызмы икән?
Әби. Уйнатам, нишләп уйнатмаска.
Сабантуй елга бер килә:
Күңелле, олы бәйрәм!
Нур өстенә нурлар иңсен
Уйнап алыйк ичмасам.
«Кем җитез?» уены.
(Магнитофон тасмасында бию көе куела. Балалар саныннан кимрәк итеп түгәрәкләп, урындыклар куела. Бию көе уйнаганда, балалар биеп йөриләр. Музыка туктагач, урындыкка утырып калырга тырышалар. «Ачык авыз» булып калган бала уеннан чыга. Уен шулай дәвам итә.)
Алып баручы. Бик зур рәхмәт, әбекәй. Әйдәгез, бергәләп бәйрәмне дәвам итик.
Җыр-биюсез бер бәйрәм дә
Узмый – шуны белегез.
Ярышларны башлаганчы,
Әйдә, биеп китегез.
(А.Хәмзинның «Татар кызлары матур» көенә парлы бию башкарыла.)
Алып баручы. Әйдәгез, хәзер уен-ярышларга күчик.(3 – 4 малай агач атларга атланып йөгереп киләләр.)
Әнә инде бик ерактан
Чапкан атлар күренә.
Иң беренче килгән ат
Керә мәйдан түренә.
Һәм аның муенына
Чиккән сөлге эленә.
«Атлар чабышы» уен-ярышы.
(Беренче килгән җиңүчегә чиккән сөлге бирелә.)
Алып баручы.
Кемнәр өлгер, кем җитез?
Минем янга килегез,
Әйдә, карыйк ярышып –
Капчык киеп чабышып.
«Капчык киеп йөгерү» уен-ярышы.
Әби. Әйдәгез, балалар, чүлмәк ватып карыйбызмы? Мин үзем, ел саен шушы ярышта катнашып, бүләкләр ала идем, бик яраткан уеным.
Бала (йөгереп чыга).
Мактана дип уйламагыз,
Мин урынлы мактанам.
Чөнки менә бу чүлмәкне
Күрмичә дә вата алам.
«Чүлмәк ватыш» уен-ярышы.
(Чүлмәкне вата алган балага бүләк бирелә.)
Алып баручы (йомырка салынган кашыклар тоткан).
Кашык кабып йөгерәм, дип,
Мактанырга ашыкма.
Ә син менә йөгереп кара,
Күкәй салып кашыкка.
«Кашык тотып йөгерү» уен-ярышы.
(Ике бала узыша, калганнар көч биреп тора.)
Алып баручы (балалар өчен велосипедлар әзерләнгән).
Менә сиңа сәпит,
Җилдер аңа утырып.
Кем беренче килер икән,
Бүләк алырга йөгереп?
(Ике бала велосипедка утырып ярыша, калганнар көч бирә. Беренче килгән балага бүләк бирелә.)
Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Әбекәй, безнең балалар бакчасында бәйрәмдә катнашуың өчен сиңа да рәхмәт.
Әби. Кадерле балалар! Рәхмәт сезгә, бик матур бәйрәм булды. Минем сезгә бер үтенечем бар: һәрвакытта да шулай дус-тату, бердәм булып яшәгез. Татар халкының милли уеннарын, йолаларын онытмагыз.
Алып баручы. Ә хәзер бәйрәмебезне дуслык турында җыр белән тәмамлыйбыз.
(«Дуслар җыры» (Р.Корбан сүзләре, Ф.Әбүбәкеров көе) башкарыла.)
Кулланылган әдәбият
- Закирова К.В. Балачак аланы. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен хрестоматия.
- Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә? Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек.
- Иң матур сүз. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия
- Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта.