Юлларда сак булыгыз!
№ 118
(Әти-әниләр катнашында үткәрелә торган бәйге)
Людмила ЕГОРОВА,
Алабугадагы 34 нче «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе
Бәйгенең максаты. Балалар бакчасы һәм гаиләләр арасындагы бердәмлекне ныгыту. Әти-әниләрнең юлларда сак йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау. Балаларыбызныӊ матур киләчәге, исән имин булуы безнеӊ кулларда булуын искәртү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган төрле киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Әти-әниләр арасында дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Методик алымнар. Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар, рәсемнәр карау, төзү, гомумиләштерү, башваткычлар чишү,табышмаклар өйрәнү.
Алдан эшләнгән эш. «Әти әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр» темасына информация элү; консультацияләр уздыру. Әти-әниләргә һәм балаларга светофор ясарга һәм төсләрен өйрәнергә индивидуаль эшләр тәкъдим итү; юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар җырларының аудиоязмаларын туплау; шигырьләр, табышмаклар өйрәнү; «Юлларда сак булыйк!» дигән темага слайдлар төзү; залны темага кагылышлы рәсемнәр, плакатлар белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар (юл тамгалары рәсемнәре, ватман, фломастер, уенчыклар) әзерләү.
Җиһазлау. Катнашучылар, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар, махсус транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме һ.б.
Бәйге барышы
(Зал бәйрәмчә бизәлә. Зал артына «Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дигән әйтем сүзләре эленгән. Залның түрендә кызыл, сары, яшел җәймәләр ябылган өстәлләр. Яшел һәм сары җәймәле өстәл артында дүртәр әти яки әнидән торган ике команда, ә кызыл өстәл артында хөкемдарлар утыра. Залда Л.Хәмитова башкаруындагы «Сак йөрегез юлларда» җыры аудиоязмасы яңгырый.)
1 нче алып баручы. Хәерле кич, әти-әниләр, килгән кунаклар, бәйгебезнең хөкемдарлары! Бүген сезнең белән бик мөһим очрашуга җыелдык. Без бүген сезнең белән, барыбызның да тормышы өчен кирәк булган мәсьәләләрне чишәрбез. Безгә гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Гомер безгә Җир йөзендә яшәү бәхете бирә. Кеше һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, безнең бүгенге очрашуыбыз да юл йөрү кагыйдәләренә багышлана.
Хәзерге алга киткән технологияле заманда барыбыз да каядыр ашыга. Без тирә-ягыбыздагы гади генә әйберләрне күрмибез, аларга карата битарафлык күрсәтәбез. Кечкенә генә авыл урамыннан узган чакта да, пассажир яки шофер буларакмы, гади генә юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Кайсыбызның да булса ваемсызлыгы яки ашыгуы аркасында кемнеңдер имгәнүе яки һәлак булуы мөмкин. Соӊгы елларда юлларда транспорт саны артканнан-арта бара. Бу – юлларда бик сак йөрергә кирәген искәртә. Балаларыбыз исән-имин йөрсеннәр өчен иӊ кирәкле һәм гади юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук белергә тиешләр. Без бу кагыйдәләрне дәресләр, саф һавада йөрү, уен вакытларында даими исләренә төшереп, искәртеп торырга тиешбез. Шулай ук, хөрмәтле әти-әниләребез, балаларыбызны бакчага, мәктәпкә озатканда, көн дә аларны юлларда сак йөрергә кирәклеген кисәтеп җибәрергә онытмыйк.
2 нче алып баручы. Балалар – юл хәрәкәтендә саклауга һәм яклауга мохтаҗ булган катнашучылар. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты тулысынча формалашып җитмәгән. Шуңа күрә, әгәр бала юл-транспорты һәләкәтенә юлыга икән, монда бары тик олылар гаепле. Соӊгы арада балалар җиӊел машина пассажирлары буларак юл-транспорт һәләкатенә очрап, төрле имгәнүләр, тән җәрәхәтләре алу очраклары күбәйде. Шунлыктан 2013 нче елдан балаларны яшенә һәм буена карап махсус утыргычларга утыртып, саклык каешлары белән эләктереп йөрү хакында законга үзгәрешләр кертелде. Бу законны үтәмәгән очракта 3 мең сум күләмендә штраф каралган.
Хөрмәтле әти-әниләр, шушы мәгълүматлардан чыгып, юллардагы хәвеф-хәтәрләрнең никадәр күп булуын һәм алардан балаларыбызны, үзебезне саклап калу үзебезнең кулда икәнен онытмыйк. Балалар бакчасына, мәктәпкә балаларыбызны китергәндә шәхси машиналарыбызда махсус утыргычлардан, саклык каешларыннан файдаланыйк, юл кагыйдәләрен дөрес үтик. Шул очракта, балаларыбыз өчен курыкмыйча сез дә, без дә тыныч күңел белән эшләрбез. Җырда жырланганча:
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Куелмасын һәйкәлләр дә
Озын юл буйларына.
Беребезгә дә юлларда хәвеф-хәтәрләргә очрарга язмасын, исән-имин булыйк. Бәйгебезне ачык дип игълан итәм, күңелле ял итик.
1 нче алып баручы.
Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез!
Әти-әниләр катнашында
Ярыш була – белегез!
Хөрмәтле әти-әниләр, «Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дип аталган очрашуыбызны башлыйбыз.
Ярышыбызда ике команда катнашыр. Ә хәзер көчле алкышлар белән команда әгъзаларын уртага чакырыйк.
(Әти-әниләрдән торган командалар зал уртасына куелган яшел һәм сары өстәлләр артына утыра.)
Безнең жюри әгъзалары: … (алдан сайлап куела).
2 нче алып баручы. Ярышыбызның беренче этабы «Әйдәгез, танышыйк!» дип атала.
Командалар безне үзләре белән таныштырып китәр. (Һәр команданың капитаны үз командасы белән таныштыра. Командага исем бирелә, девиз уйлана.)
1 нче алып баучы. Ярышыбызның икенче этабы «Тыңла. Уйла. Җавап бир» дип атала. (Һәр командага дүртәр сорау бирелә. Команда әгъзалары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар).
Сораулар:
Нәрсә ул юл? (Транспорт хәрәкәт итә торган урын)
Светофорлар нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
Кемнәр алар пассажирлар? (Транспортка утырып йөрүчеләр)
Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк рәвешендә)
Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак рәвешендә)
Җәяүлеләр юл аша чыга торган урынны нигә «зебра» диләр? (Ул буй-буй сызыклы, зебра дигән хайванга охшаган.)
2 нче алып баручы. Ярышыбызны дәвам иттерәбез. Хөрмәтле әти-әниләр, сез бик зирәк һәм тапкырлар. Шуңа да без сезнең тапкырлыгыгызны табышмаклар аша тикшереп карарга булдык. Сезгә транспорт төрләре турында табышмаклар бирелгән, шуларга җавап таба алсагыз, сезнең алдагы кроссворд чишелер һәм аның вертикаль баганасында бүгенге бәйгегә кагылышлы сүз килеп чыгар. Ягез, кем өлгеррәк?
Кроссворд чишү
м | о | т | о | ц | и | к | л | |||||||
т | р | о | л | л | е | й | б | у | с | |||||
т | р | а | к | т | о | р | ||||||||
к | о | м | б | а | й | н | ||||||||
э | к | с | к | о | в | а | т | о | р | |||||
п | о | е | з | д | ||||||||||
с | а | м | о | л | е | т | ||||||||
р | а | к | е | т | а | |||||||||
с | в | е | т | о | ф | о | р |
Горизонталь буенча:
1. Ияремә менәләр,
Өзәңгемә тибәләр.
Йөгертәләр, чаптыралар,
Кирәк җиргә китәләр.
2. Каладагы үгезләрнең
Пар сукмакта мөгезләре.
Сукмактан чыкса мөгез,
Шып туктар чапкан үгез.
3. Ат түгел, кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми:
Үзе йөри тыр да тыр,
Я, бу нәрсә, кем әйтер?
4. Үзе ура, үзе суга,
Үзе капчыкка сала;
Шаулап, гөрләп эшләгәндә
Кыр матурланып кала.
5. Ул үзе шундый көчле,
Тешле-тешле чүмечле:
Берүзе эшли ала
Йөз кешелек эшне.
6. Уф-уф сулар,
Уфтанса да алып китәр,
Барыр җиренә җитәр.
7. Канаты бар – җилпеми,
Эче җылы – җил тими.
Ут булып күккә атыла,
Кош булып җиргә омтыла.
8. Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе:
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе.
(Вертикаль баганада техник хәрәкәт итүче әйберләрнең гомумиләштерүче транспорт сүзе килеп чыгар.)
1 нче алып баручы. Афәрин, булдырдыгыз. Хәзер безнең алдагы бәйгебез белән танышып үтик. Зур экранда юл билгеләре чыгар, һәр команда, үзенә бирелгән сыбызгы ярдәмендә сигнал биреп, билгенең нәрсә аңлатканын әйтергә тиеш булачак. Бәйге тизлеккә булачак, шуңа күрә бик игътибарлы булыгыз. Уенны башладык. (Экранда – юл билгеләре.)
«Билгене таны» уены
1 нче алып баручы. Әти-әниләребезгә рәхмәт, бик өлгер булдыгыз. Ә хәзер балаларыбыз уйный торган уенчыклар белән уйнап алыйк. Һәр командага бишәр пазл бирелә, аларда транспорт төрләре җыелган. Без аларны тараттык, сезгә җыярга кирәк булачак. Ягез, үзегезне балалар ролендә ничек тотарсыз икән, карап карыйк.
«Пазлны җый» уены.
2 нче алып баручы. Я, балалар булып уйнау ошадымы? Инде, хөрмәтле әти-әниләр, сезнең рәсем ясауга осталыгыгызны да тикшереп карыйк. Барыгызның да машинаны күргәне бар, аның нинди өлешләрдән торуын да беләсез. Хәзер күзегезне бәйләп, машина рәсеме ясарсыз. Машинанын кабинасы, арбасы һәм көпчәкләрен ясарга кирәк булачак. Һәр катнашучы бер генә өлешне ясый. Уенны башладык.
«Рәссамнар» уены.
1 нче алып баручы. Бәйгебезнең өченче этабында без сезнең игътибарлыгыгызны тикшерәчәкбез. (Чиратлаштырып өч очрак күрсәтелә. Командалар бу киеренке хәлләрдән чыгу юлларын аңлаталар. Соңгы очрак залдагы тамашачылар өчен.)
1. Кәрим, Айзат, Алия олы юл кырыендагы мәйданчыкта туп белән уйныйлар. Ә Булат җәяүлеләр сукмагында сикергечтә сикерә. Кәрим тупны тибеп капкага кертергә уйлады. Ләкин туп капкага түгел, ә олы юлга таба тәгәрәп китте. Балалар Булатны да, юлдан килүче машинаны да күрмичә юлга туп артыннан ташландылар.
Сорау. Балалар уен мәйданчыгын дөрес сайлаганнармы?
2. Матур язгы көндә Айрат белән Ирек мәктәптән чыкты. Алар, олы юл кырыендагы ЮХИДИ хезмәткәрен дә, юлдан килүче машинаны да күрмичә, юлның каршы ягында торучы дус малайлары янына йөгерделәр.
Сорау. Малайлар юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәдеме?
3. Айгөл белән Азат, җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыныннан урам аша чыгып, ярты юлда туктап калдылар. Ә алар артыннан Нәкыя әби дә үз оныклары белән юл аша чыгарга җыенды.
Сорау. Җәяүлеләр дөрес иткәннәрме? Аларның хатасы нидә?
(Командаларның җаваплары, фикерләре тыңланыла.)
2 нче алып баручы. :Булдырдыгыз, хәзер бераз ял итеп алыйк. «Светофор» уенын уйнарбыз. («Кызыл» дигәндә – туктап торалар, «сары» дип әйткәндә – урында тыпырдыйлар, «яшел» диюгә – хәрәкәт итәләр.)
1 нче алып баручы. Игътибар! Экранга карагыз һәм җавап бирегез.
Бу транспортның кайсысын машинист йөртә? (Поезд)
Кайсы транспортны капитан иярли? (Пароход)
Кайсы транспортны очучы йөртә? (Самолет)
Кайсы төр транспортны шофер йөртә? (Машина)
Кайсы төр транспорт иң беренче барлыкка килгән? (Җигүле ат)
Кайсы транспорт бик тиз хәрәкәт итә? (Самолет)
Кайсы транспорт иң арзанлысы? (Җигүле ат)
2 нче алып баручы. Бәйгебезнең IV этабына да килеп җиттек. Сезгә хәзер кызыклы сораулар бирәчәкмен, кайсыгыз тизрәк дөрес җавабын әйтер?
«Кызыклы автомульти»
Әкияттәге Емелья исемле малай нәрсәгә утырып йөри? (Мичкә)
Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты. (Велосипед)
Түбәдә яшәүче Карлсон моторын нәрсә белән майлаган? (Варенье белән)
Дядя Федорның әти-әнисе почтальен Печкинга нинди бүләк биргән? (Велосипед)
Хоттапыч бабай нәрсәгә утырып очкан? (Келәм-самолетка)
«Золушка» әкиятендәге кабакны Фея нәрсәгә әйләндерә? (Каретага)
1 нче алып баручы. Чиратта – «Тарихи сораулар» конкурсы. Кайсыгыз төгәлрәк җавап бирер икән? (Һәр командага икешәр сорау бирелә.)
1. Системалаштырылган юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре Россиядә беренче тапкыр кайчан һәм кем тарафыннан кертелгән? (1693 елда Петр 1 тарафыннан)
2. Беренче светофор кайда кулланылган? Аның нинди төсләре була? (1868 елда Лондонда. Светофор яшел, кызыл төстә була.)
3. Эчке янулы двигательле беренче автомобиль кайсы илдә уйлап табыла? (1886 елда Германиядә)
4. Россиянең беренче автомобиле кайсы шәһәрдә эшләнә? (1922 елда Мәскәүдә)
2 нче алып баручы. Булдырыдыгыз, сынатмадыгыз, сорауларны җавапсыз калдырмадыгыз. Ә хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар тулаем бәйгегә нәтиҗә ясар. (Хөкемдарлар чыгышы. Бүләкләү.)
1 нче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик тә мөһим мәсьәләләрне чиштек. Без бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Һәркемгә хәерле юллар телим.
Очраштык без бүген, баш ваттык,
Аралаштык, көлдек, сөйләштек.
Өй мәшәкатләрен читкә куеп,
Имин йөрү өчен көрәштек.
Бердәмлек, дуслык, татулык –
Безнең өчен кирәк һәммәсе.
Күкләр аяз булсын,
Илләр тыныч булсын,
Әнә шулар тормыш мәгънәсе.
Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.