Матурлык – ул бар җирдә!
№ 115
Гүзәл СӨБХАНОВА,
Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
«Матурлык дөньяны коткарыр», – дип язган бөек рус язучысы Ф.М.Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан да җинаять кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер.
Матурлык төшенчәсенә билгеләмәне татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйк.
Матурлык –
1. Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә;
2. Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт,чибәрлек;
3. Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең эчке матурлыгы.
Кеше тормышында матур яки ямьсез күренешләр һәрвакыт үрелеп бара. Бер мисал китерәсем килә. өч савыт алабыз, безнең очракта ул өч стакан. Ике стаканга төсле су салабыз. Беренче стаканда – кызыл су, икенчесендә – яшел. Кызыл төсне күргәч, кеше нәрсә турында уйлый? Ул нәрсә белән ассоциацияләнә? Ә яшел төс?
Хәзер өченче стаканга, ул – «Мин» стаканы, ике савыттагы суны салабыз. Болганчык су килеп чыкты. Кеше күңеле дә шунлый болганчык: анда күңелле, уңай вакыйгалар да, күңелсезләре дә урын ала. Шуңа да балага матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк.
Бар кешегә дә таныш булган бер әсәрдән өзек укыйсым килә: «Аңа күтәрелеп карагач та, минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бетен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер, тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган каш-сыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде. Әйтерсең бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!».
Әлеге өзек кайсы әсәрдән алынган? Бу өзектә нинди портрет, күренеш күрдек? Ә образ буларак, мәсәлән, ана образы? Димәк, кешенең тышкы кыяфәтен генә түгел, ә эчке дөньясын да күрә белергә кирәк икән. Тагын бер мисал китерәсем килә: «Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади, табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!»
Бу өзектә исә – бала белән ана арасында булган матур мөнәсәбәт.
Менә шундый очракларда синектика алымын кулланам .
Синектика – төрле предметлар, күренешләр арасында гомуми билгеләр табу (аларны чагыштыру кайвакыт мөмкин түгел кебек тоела).
Синектика алымы аша матурлыкны күрергә өйрәтәм.
Берничә исем (предмет) атагыз. (Сәгать, китап.)
Хәзер җөмләне дәвам иттерегез: китап матур, чөнки … (бизәкле). Өстәл матур, чөнки …
Укучылар шушы алым аша һәр әйбернең матурлыгын күрергә өйрәнә.
Ана портреты, ул ямьсез. Ләкин ана шул ук вакытта матур, чөнки…
Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәреннән тагын бр өзек китерик: «Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти».
Әлеге өзектә ямьсез, уңайсыз күренешләргә капма-каршы гаиләдәге матур, җылы, тыгыз мөнәсәбәт күрсәтелә.
Без, укытучылар дәрескә әзерләнгәндә укучыларга ныклы белем бирү турында уйлыйбыз. Кеше кулындагы ак кәгазь белән нәрсә теләсә шуны эшли ала. Белем дә шулай ук. Аны дәфтәргә язып онытырга мөмкин, дәфтәрне ташларга була, укырга, өйрәнергә һ.б.
Безнең дәресләребез кызыклы, күңелле, матур, мавыктыргыч булса, биргән белемнәребез дә балалар йөрәгенә үтеп керер һәм мәңгегә анда урын алыр!