Тормышыма борылып карасам…
№ 115
Тәэминә БИКТИМЕРОВА,
тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Әтнә районындагы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең татар мәгарифе тарихында тоткан мәртәбәле урыны, исеме бар. Менә хәзер дә белем йортының бусагасын узуга, үзеңне чын татар мохитендә итеп хис итәсең. Якты, чиста коридор, иркен кабинетлар, гаять күп тарихи мәгълүматка бай музей… Әмма һәр мәктәпнең горурлыгы – аның мөгаллимнәре һәм укучылары.
Бүген әңгәмәбезне ирешкән уңышлары белән сөендереп, бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре Саимә Әхәт кызы Сабирова белән үткәрергә булдык.
– Саймә ханым, әйдәгез, үткәннәргә борылып карыйк әле.
– Узганнарга борылып карасам, күпме еллар үткән, күпме сулар аккан, ә ул еллар – минем өчен, гүя, бер мизгел. Әйе, әйе, бер мизгел. Күңел кылларыгызга чиртеп карагыз әле, сезгә дә, һичшиксез, шулай ул.
– Һәр кешенең йөрәгенә якын, җаннарын рәхәтләндерә торган урыны була. Авылда туганнар өчен бу урын – туган авыл инде. Сез килешәсезме бу фикер белән?
– Чыгышым белән Саба районының (хәзерге Теләче районы) Туктамыш авылы кызы мин. Бүгенге көндә менә инде кырык елдан артык Әтнә районы Күлле Киме авылында яшим, шул авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Туктамыш авылыннан дидем. Ул авыл Сездә бернинди хисләр дә уятмый, әлбәттә. Ә минем өчен ул – иң гүзәл авыл. Аның табигате, тирә-ягы шул дәрәҗәдә сихри көчкә ия ки, шул дәрәҗәдә матур, Туктамыш хан чыгышы белән безнең авылдан түгелме икән, дип уйлыйм кайвакыт. Авылымны искә алганда һәрдаим Г.Кутуйның нәсере искә төшә. Мин дә сагынам, бик сагынам үз авылымны, тамырларымны.
– Авылыгызга кайтырга вакыт таба аласызмы?
– Авылга кайтам. Әти-әни каберенә кайтам, вакыт һәрвакыттагыча тар, юл ерак, барысына да өлгерәсе бар. Күңелләр нечкәргән чак. Йөрәкне әрнетеп, сулкылдатып, ниндидер бер татлы ләззәт белән балачагым искә төшә. Балачакта яланаяк йөргән су юллары, урман авызы аланындагы югары оч кызлары белән бергә каен җиләге җыюлар… кайда икән алар? Их, кире кайтасы иде шул вакытларга йөгереп кенә. Хисләргә бирелеп күзләремә яшь тула, өзелеп-өзелеп тау астындагы таш астыннан ургылып чыккан, тешне камаштырырдай, салкын чишмә суын эчәсем килә. Күрше кызыннан су алып кайтуын сорыйм, шул су ярсу йөрәгемне басар күк. Әти-әнием каберләренә ашыгам, алар янында үземә тынычлык табам, эч серләремне аларга сөйлим, бушанам. Китү юлына чыгабыз, мин елый-елый сораган су да минем белән. Йотлыгып-йотлыгып суны эчәм. Хәзер мин тыныч, күңелем, ниһаять, үз урынын тапты һәм үрсәләнмәде инде бүтән. Мин янә уйларыма биреләм.
– Балага һөнәрнең кеше тормышында никадәр әһәмиятле урын тотуын аңлату мөһим диләр, килешәсезме? Сезгә һөнәр сайлауда киңәш бирүче булдымы?
– Кызык, шунысы кызык, мин беркайчан да укытучы һөнәре турында уйламадым. Укытучы булырга хыялланмадым да. Әтием укытучылыкка юнәлтелгән фикеремне гел кире сүрә иде. Укытучының авыр хезмәте турында сөйли иде, укытучы булмаса да. Ә үзе – мәдрәсәне генә бетергән кеше – әдәбият-сәнгать белән, тарих белән кызыксына. Рәшит Бейбутов, Рәшит Ваһапов, Поль Робсон җырларын яратып тыңлый. Габдулла Тукай иҗатына булган мөнәсәбәте турында озын-озак сөйләп булыр иде. Әле дә хәтерлим, Габдулла Кариевның үз фамилиясе ничек булган дип еш сорый иде. Габдулла Җаек (Уральск) каласы мәдрәсәсендә укыган. Шунда чагында Коръән ятлый – Коръән хафиз була. Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллинны Габдулла Карый дип йөртә башлыйлар. Ул вакытта мин чын фамилиясен белмим, чөнки элек рус мәктәбендә укыган татар балалары татар телен һәм әдәбиятын өйрәнмиләр иде. Күп еллардан соң, мәктәптә укыта башлагач, «Мирас» журналыннан шул мәгълүматны таптым. Табуын таптым, ул вакытта әти генә юк иде инде. Төрле өлкәләрдән күп сорау яудыра иде, белмәсәң, гаҗәпләнә: ничек инде югары белемле укытучы аның һәрбер соравына җавап бирә алмый? Аныңча, югары белемле кеше – тирән белемле интеллектуал. Тагын гомерем буе күңелемне тырнаган бер нәрсә калды. Әти Новиков-Прибойның «Цусима» әсәрен сораган иде, мин аны аңа алып кайтып бирә алмадым.
Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамладым мин. Рус теле бүлеген. Шау-шулы студент еллары бик еракта – зәңгәр офыклар артында калды. Кешенең табигате шундыйдыр инде: һәрвакыт без хәзерге заманнан зарланабыз, ә ул заман үткәнгә күчкәч, аннан да матур чор булмый. Сез минем белән килешәсездер? Бүгенге көн биеклегеннән карасам, үткәнем гел матур мизгелләрдән торган сымак. Булгандыр инде ул борчулы йокысыз төннәр, ачы күз яшьләре, ләкин күңелем бүген аларны хәтер букчасыннан күтәрәсе килми, гел матурлыкны эзли, битләп-битләп язмыш китабының иң шатлыклы вакыйгаларына туктала.
Минем хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар дисәм, күпкә ялгышмый торганмындыр, чөнки кырык алты еллык хезмәт юлым фәкать Күлле Киме авылы, мәктәбе белән генә бәйле.
– Беренче дәресегез ничегрәк хәтердә калды?
– Беренче дәресем нык итеп хәтеремдә калган. IX сыйныфка («В» классы) класс җитәкчесе итеп билгеләделәр, шул ук классларда рус теле дәресләре алып барам. Класска кердем, таныштым, бер дә сер бирмим әзмәвердәй ир-егетләргә, курыкмыйм, имеш. Аяклар калтырый, анысын өстәл арасыннан кем күрә ди, ә менә дерелдәгән куллар белән нишләсе? Чытырдатып өстәл кырыена ябышам, кереш лекцияне башлыйм. Нәкъ институтагыча. Дулкынланудан телем көрмәкләнә, наждак кебек аңкавымны кыра, автомат рәвешендә сөйлим дә сөйлим. Лекциям бетте, кыскача эчтәлеген дәфтәргә яздырам. Саубуллашып чыгып китәм (сорау бирмәгәйләре тагы). Параллель өч класста дәрес биргәч, соңгы класста кыюлыгым арта һәм сорап куям: «Вы меня поняли?». «Почти нет», – дип җавап бирә алдагы партада утыручы озын сыйраклы бер егет (Шаякберов Роберт). Ни өчен озын? Парта кечкенә, аяклар «урамда», укытучы өстәле астына ук кереп китәләр. Өстәл арасына утырсаң, аякларың аның аягына килеп терәлә. Оялып, аякларын тиз генә ала, ләкин вакытлыча гына, чөнки бөкләнгән хәлдә аяклар озак тора алмыйлар, кире «моцион»га чыгып китәләр. Ни өчен аңламый? Чөнки академик тел белән укучыга дәрес бирү дөрес булмаган, күрәсең. Ә ул чорда, педагогик эшчәнлекне башлаганда, кайда инде ул индивидуаль якын килү, укучының яшь үзенчәлеген исәпкә алу. Ул вакыт русчаны балалар чамалы гына белә иде, хәзер генә ул, авыл баласы менә дигән итеп русча сөйли. Барысы да димим, ләкин күбесе. Аннан соң килде ул осталык. Күп еллардан соң. Рус теле турында тагын бер фикер. Укучылар аның буенча бердәм дәүләт имтиханы бирә. Нәкъ рус мәктәбендәге рус балалары кебек. Ә менә рус телле балалар татар теленнән БДИ бирсәләр, ничегерәк булыр иде икән ул? Давыл кубар иде ул вакытта, шулай түгелме?
Укучыларымның берсе әйткән сүз исемә төшә: «Һәр кешенең тумыштан ук юлы укытучыдан башлана. Башта әти-әни укыта: утырырга, йөрергә, сөйләшергә, әдәпле булырга һ.б. Арт сабакка да урын кала. Аннан балалар бакчасында «белем» алу. Аннан соң – мәктәп, югары уку йорты. Ә һөнәр алгач, кем сине җитәкли? Кем аның серләренә төшендерә? Менә ул кеше сине я кеше итүче була, я … синнән бернәрсә дә чыкмый. Зур хәрефтән язылган укытучы, җитәкләүче шул була инде ул».
– Яшь укытучы өлкән, тәҗрибәле остазларының ярдәменә мохтаҗ була. Сез кемне рәхмәт хисләре белән искә аласыз?
– Хезмәт юлымның башында һөнәргә ияртеп алып керүче булып мәктәп директоры Фәрит Фазылҗан улы Фазылҗановның торуы белән мин чиксез бәхетле. Белгечлеге буенча географ, ә белмәгәне юк. Минем әти хыялланган югары белемле укытучы шундый булгандыр инде ул. Дәрескә йөри, күзәтә, төпле киңәшен бирә, бәхәсләшә. А.П.Чеховның «Человек в футляре» буенча дәрес бирәм, укучылар белән кызып-кызып аңлашабыз, тел дә юка, бер дә тоткарланмый, үземә-үзем ошыйм. Йомгаклау сүзенә күчәбез. Мин әйтәм: «Ә ни өчен А.П.Чехов үзенең героен рус теле яки математика укытучысы итмәгән? Ул грек теле укыта. Ә грек теле – үле тел. Ул телдә сөйләшмиләр. Яңа фәнни терминнар өчен аны кулланалар. Фәне аркылы язучы бу укытучыны үле җан итеп күрсәтә». Дәрес бетте, директор анализга чакыра. Ә хәзер игътибарлы булыгыз әле: ничек итеп яшь укытучыга сабак бирелә. Дәресне анализлаганчы, миңа сорау бирелә: «Әйтегез әле, хәзерге заман греклары нинди телдә сөйләшә?» Мин, дулкынланып, аңлатырга керешәм: «Әлбәттә, грек телендә, ләкин борынгы грек телендә түгел». Тәфсилләп, озын-озак итеп аңлатам. Фәрит абыйның йөзе яктыра (димәк, яшь укытучы чиксез томана түгел икән), укучыларга алдагы дәрестә төгәл итеп аңлатуны киңәш итә.
Әйтеп үтәсем килә: миңа параллель классларның яхшысында гына эшләргә туры килде. Фәрит абыйның теләге шулай иде. Бер класска белемлерәк укучыларны җыеп, аларга фәнне тирәнрәк бирүне безнең алда максат итеп куя иде. Әйтергә кирәк, бу – дөрес адым булган, чөнки алар һәрберсе үзләренә дөрес юл сайладылар, тормышта югалып калмадылар.
– Һәр мәктәп, һәр укытучы тормышта һәм җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан, югары дәрәҗәгә ирешкән укучылары белән горурлана. Сезнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында күренекле шәхесләр бармы?
– 1975 елдагы чыгырылыш. Беренче укыткан класс беренче мәхәббәткә тиң ул. Шул класстан ике укучым бүгенгә кадәр минем белән: Нурия Сәмигуллина һәм Надир Батыршин. Алар укытучы һөнәрен сайлады. Абруйлы, дәрәҗәле укытучылар. Хыялый очучы Җәүдәт Әхмәтгалиев тә шушы класстан. Җәймәне парашют итеп ясап, өй кыегыннан сикереп йөргән Җәүдәт барыбер очучы булды. Чит илләргә очты, дөнья күрде.
Бервакыт ул миңа бер комплект видеотасмалар бүләк итте. Ул аның сәяхәтләре иде. Укучыларга бүгенге көндә дөньяны Җәүдәт күзлеге аша күрсәтәм… Укучым белән горурланам…
Ә абыйлы-энеле Гариповлар. Иске Шимбер егетләре. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белем алдылар, бизнеска киттеләр. Мәктәп директоры булып эшләгән чорымда ярдәм кулы суздылар: мәктәп әйләнәсен кордылар, капкалы иттеләр. Патша заманындагы меценатлар кебек бер тиенсезгә эшләделәр.
1977 ел. Июнь ае. Чыгарылыш кичәсенә әзерлек бара, аттестатлар тутырыла. Ә бүген якшәмбе. Ни өчендер җанымны кая куярга белмичә ишегалдында йөрим. Күрәм, укучым йөгерә, килеп җитте, ә йөзе, әйтерсең лә, аның йөзендә барлык җирнең кайгысы язылган: «Апа, мин Сезгә нәрсә дип әйтергә дә белмим. Почтага телеграмма килгән. Сезнең әтиегез үлгән». Шул вакытта укучымның ярдәмен әйтеп бетерә алмыйм мин сезгә, ә кайберәүләр аңламаслар да. Ничектер, шулай килеп чыкты инде ул, киләчәктә дә кайгыларым һәм шатлыкларым тормыш юлында аның белән бәйле булды. Гомер бакый ярдәм кулы сузучы, күп еллар буе колхоз рәисе булып эшләгән һәм бүген дә авылына игелекле хезмәтен күрсәтүче Зөлфәт Нур улы Хәмитов ул. Чыннан да, аның турында тулаем «где родился, там и пригодился» дип әйтеп була!
– Тормышта авырлыклар, шатлыклар белән алмашкан кебек бит…
– Ә менә 1999 ел минем өчен аеруча авыр булды. Тугыз ай эчендә иң якын кешеләрем якты дөнья белән хушлашты: әнием, сеңелем һәм энем.
1979 ел. Минем өчен өченче чыгарылыш. Көчле укучылар болары да. Шулар арасында төзәтә алмаслык бер романтик бар. Мәктәп белән хушлашулары исемдә калган. Бар иде ул чорда бер популяр җыр: «Учитель нас проводит до угла…». Капка янына килеп җиттек, мин саубуллашам, ә ул: «А мы ещё не дошли до угла». Аның хыялый күңелендә вакыйга җырдагыча булырга тиеш. Ул – чын рыцарь. Үз-үзен этикет буенча тотуы белән аерылып тора иде ул. Гади авыл егетенә каян килгән ул шундый нечкәлек! Киләчәктә дә ул шундый дөрес кеше булып калды, русчалатып әйткәндә, «соблюдающим букву закона». Ни өчен калды әле ул? Хәзердә ул шундый – Татарстан Республикасының элеккге Эчке Эшләр министры, ә хәзер Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров. Югары урын биләгәннәр күп алар. Ләкин игелекле булулары белән Әсгатькә тиңе юктыр, дип уйлыйсым килә.
Классташы – мәктәпне алтын медаль, Казан дәүләт университетын кызыл диплом белән (безнекеләр бу!) тәмамлаган Илфар фаҗига нәтиҗәсендә беренче группа инвалид булып калды. Беренчеләрдән булып Әсгать ярдәмгә килде һәм хәзергәчә ярдәменнән ташламый. Гомумән, сезгә озаклап Әсгатьнең яхшылыклары турында сөйли алыр идем. Илфарга гына төшмәде аның изгелеге. Кемнең дә булса гозере булып, аңа килсә, кире бормаска тырыша, ярдәмләшә. Үземнең дә күпме чиксез авыр булган мәсьәләремне хәл итте ул. Бүген авылымның кып-кыска урамнары да асфальтланган. Укучымның игелекле хезмәте ул. Олысы-кечесе чиксез рәхмәтле аңа.
– Истәлекләр эштәге тәҗрибә белән бәйле була…
– Юкка гына мин сезнең белән истәлекләрем белән уртаклашмыйм. Аерым укытучының эш тәжрибәсе дә ул. Тәҗрибә дигәндә, үзем генә куллана торган, ләкин укучылар өчен җайлаштырылган алымнарым бар минем. Мәсәлән, хядаман. Андый сүз бер сүзлектә дә юк, ләкин шигырь төзелешен өйрәнгәндә менә дигән сүз ул. Укучылар тиз оныталар: хорей кайсы да, анапест кайсы. Ә ХЯДАМАН дигән сүзне белсәләр, беркайчан да ялгышмыйлар: Хорей, Ямб, Дактиль, АМфибрахий, АНапест. Басым төшү сүз тәртибе буенча бара: хорейда беренче иҗеккә басым төшә…
Эшләү чорында күңелле вакыйгалар да истә калган. Бер вакыйга. Дәрес барышында укучым әйтеп куя: «Апа, Сез кичә дөрес әйтмәгәнсез, «шерсть камыша» булмый, дип әйтте әти». Һич кенә аңламыйм. Ә ул кичәге сүзлек диктанты икән. Анда «шелест камыша» дигән сүзтезмәсе бар иде, аны укучы дөрес аңламаган. Тагын рәхәтләнеп көлештек. Камышны йонлы иткәнбез бит, ләбаса.
Әйткәнемчә, бар гомерем Күлле Киме мәктәбе белән бәйле. Анда минем уңышларым, борчуларым, шатлыкларым: безнең мәктәп ике тапкыр районда ел мәктәбе булды. Күп күрсәткечләребез буенча башка мәктәпләргә үрнәк булып торабыз. 2007 елны мәктәбебез Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек булды. Мәктәпнең стабиль рәвештә, нәтиҗәле эшләвен күрсәтә бу. Һичшиксез, анда минем өлешем дә бар. Мәктәп җитәкчелегенең зирәк эшчәнлеге дә ул, коллегаларымның ару-талуны белмичә эшләү нәтиҗәсе дә. Һәрберсе белән дистәләрчә ел җилкәне җилкәгә куеп эшләнелгән. Егерме елга якын җитәкчелек чорында төрлесе булгандыр, әмма кискенләшү фәкать эш өчен. Мәктәбебез бер гасырдан артык халыкка мәгърифәт нуры тарата. Аның тарихы да бик кызык. Бер генә мисал. Инде егерменче елларда ук матбугатта Күлле Киме мәктәбенең театр коллективы, андагы укытучылар өчен үткәрелгән җәйге курслар турында язалар. Көчле минем мәктәбем, коллегаларым, һәрберсе –үз урынында якты бер йолдыз. Аларга күңел гел изгелек тели. Мине укыткан укытучылар алдында да баш иям. Әгәр дә тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин аны нәкъ яшәгән гомерем кебек яшәр идем.
– Сезнең хакта гаиләсендә дә бәхетле кеше, диләр…
– Аллага шөкер, гаиләм – минем өчен сыенырлык тыныч почмак, җылы учак. Мин гаиләмдә генә ял итәм, рухи көч, дәрман җыям, авыр чакларда күңелемне бушатып, җан җәрәхәтләремне дәвалый алам.
Ирем – Галимҗан Гыйлемхан улы – химия укытучысы, бергә эшлибез. Ходай исәнлеген бирсен, авылыбызда имам-хатиб та әле. Хаҗда булып кайтты. Ике балабыз – Рөстәм белән Ләйсәнне үстердек. Икесе дә –югары белемле юристлар. Куанычыбыз гомерле булсын. Аларның да икешәр балалары бар. Оныкларыбызның да үскән бере әлегә безне шатландырып тора. Халыкара олимпиадада җиңүчебез бар, Мәскәүнең М.Ломоносов исемендәге университетында белем ала. Тагын берсе алтын медаль алып медицина институтында укый. Исемнәрен әйтми тормыйм, олылар әйтмешли, күзем тия күрмәсен. Еллар тыныч булып, халкым бәхетле яшәсен дип телим.