Керпе малае
№ 113
Фәния ИЛАЛИЕВА,
Казан шәһәре 126 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Тәрбия бурычы: Туган як табигатендәге үзгәрешләргә карата кызыксынучанлык; табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләмне, балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү; ориентлашуны, хәрәкәт координациясен үстерү.
Белем бирү бурычы:
1. Көз турында булган белемнәрне системалаштыру; характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту.
2. Балаларның игътибарын, хәтерен, уеннар уйнау аша бәйләнешле сөйләмен үстерү.
3. Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.
4. Саны буенча предмет төркемнәрен аера белүләрен ныгыту (бер һәм күп).
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, хезмәт.
Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уен, гамәли эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү, бармак уены.
Җиһазлар: кәгазьдән кискелгән яфраклар, “Яфрак бәйрәме” (Р.Еникеева көе, Л.Лерон сүз.) җырының аудиоязмасы, уенчык керпе, аудиоязмада керпе тавышы, яшелчәләр белән кәрзин, керпенең өе сүрәтләнгән рәсем (киселгән), уенчык гөмбәләр, ике кечкенә агач, “су” ны сурәтләү өчен зәңгәр материал, “басма” ясау өчен 3-4 шакмак, уен өчен кулчатыр һәм ике кечкенә кәрзин.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче:
-Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез исәнләшеп алыйк. (Балалар исәнләшә).
Хәерле көн, күзләр!
Хәерле көн, битләр!
Хәерле көн, колаклар!
Хәерле көн, куллар!
Хәерле көн, аяклар!
Хәерле көн, дуслар!
Хәерле көн, кунаклар!
Тәрбияче: Балалар, безнең хәзер урамда нинди ел фасылы?
Балалар: Көз.
Тәрбияче: Әйе, дөрес. Урамда ничек?
Балалар: Салкын.
Тәрбияче: Бакчаларда нәрсәләр өлгерә?
Балалар: Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өлгерә.
Тәрбияче: Карагыз әле, минем кәрзинемдә нихәтле яшелчә!
(Тәрбияче яшелчә тулы кәрзинне күрсәтә, балалар кәрзиндәге яшелчәләрне алалар һәм сөйлиләр.)
Тәрбияче: Дөрес, әйдәгез әле, яшелчәләр турында бармак уенын уйнап алыйк.
Бармак уены “Яшелчәләр”.
Кыяр өлгерә,
Борыч кызара,
Кәбестә үсә,
Помидор пешә,
Суган, сарымсак әзер,
Тик җыеп кына өлгер.
Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез әле күзләрне йомыйк.
(Балалар күзләрен куллары белән каплыйлар. Тәрбияче шул арада идәнгә яфраклар белән күркәләр сибә.)
Тәрбияче: Күрәсезме, җирдә күпме яфрак һәм күркәләр сибелгән. Яфраклар нинди?
Балалар: Сары.
Тәрбияче: Дөрес, ә хәзер менә бу кәрзингә яфракларны, ә менә бу кәрзингә күркәләрне җыеп алыйк әле, балалар.
“Яфракларны һәм күркәләрне җый!” уены
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә. Ә монда кемдер утыра, балалар. Бу бит керпе малае, балалар, керпе кайда яши?
Балалар: Урманда яши.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, нишләптер ул күңелсез, тыңлап карыйм әле, нәрсә ди ул?
(Аудиоязмада керпе тавышы ишетелә, ул елый-елый үзенең зарын сөйли.)
Тәрбияче: Балалар, булышабызмы керпе малаена?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Син керпе елама, яме, борчылма. Балалар, менә монда су, елга агып утыра, ә керпенең өе елганың теге ягында. Ничек уйлыйсыз, елганың теге ягына ничек чыгып була?
Балалар: Атлап.
Тәрбияче: Тагын ничек?
Балалар: Басма (күпер) ясап.
Тәрбияче: Дөрес , әйдәгез без атлап чыгабыз, ә керпе малаеның тәпиләре бәләкәй, ул басмадан чыксын.
(Бер бала басмадан керпене атлатып чыгара.)
Тәрбияче: Мин монда өй күрәм, ләкин ул өй ватылган, керпе малаена ясап-төзеп бирергә кирәк. Елама, керпе дус, балалар сиңа хәзер төзеп бирерләр.
“Өй төзибез” уены. (Киселгән рәсемнәрдән өй рәсемен төзү.)
Тәрбияче: Менә, балалар, керпе малаеның өе дә булды, өй нинди?
Балалар: Матур. (Биек. Зур. Яңа.)
Тәрбияче: Керпе малае бик шатланды, сезгә зур рәхмәт әйтә.
-Карагыз әле монда агачлар үсеп утыра, гөмбәләр дә бар. Менә бу агач янында гөмбәләр ничә?
Балалар: Бер.
Тәрбияче: Ә теге агач янында ничә гөмбә үсә?
Балалар: Күп.
Тәрбияче: Бик дөрес, әйдәгез әле гөмбәләрне җыеп, керпе малаена бүләк итик.
“Гөмбәләр җыю” уены.
Тәрбияче: Балалар, бу гөмбәләрне керпе малаена бүләк итеп, күчтәнәч итеп бирик. Керпе малае бик шатланды, аның да сезгә күчтәнәче бар. (Керпе малае кәрзингә салынган күчтәнәчләр бирә балаларга.)
-Мин монда бер кулчатыр да күрәм әле, көз көне бит яңгырлар күп ява. Ә без сезнең белән яңгыр турында бер шигырь беләбез, әйдәгез сөйләп күрсәтик.
Мәрзия Фәйзуллинаның “Көзге яңгыр” шигырен күмәк сөйләү.
-Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
-Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Без бүген сезнең белән көзге урманны да күрдек, көз билгеләрен дә кабатладык, керпе малаена да булыштык, ә хәзер, яңгыр яуганчы, әйдәгез, бакчабызга кайтыйк.