Катлаулы мәсьәләләр чишү
№ 112
(IV сыйныфта математика дәресе)
Зөлфия ХИСМӘТУЛЛИНА,
Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Дәрес төре: гамәли дәрес.
Бурычлар: катлаулы мәсьәләләр чишү күнекмәләрен булдыру; исәпләү күнекмәсен ныгыту.
Планлаштырган нәтиҗәләр:
предметлы:
– катлаулы мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту;
– мәсьәләләр чишкәндә формулаларны куллана белү күнекмәсен ныгыту;
метапредметлы:
– логик фикеләү, уйлау сәләтен, мөстәкыйльлекне үстерү;
– парларда эшли белү күнекмәләрен булдыру;
– мәсьәләләрне чишә белү күнекмәсен тормыш белән бәйләү;
шәхескә кагылышлы:
– математика фәненә кысыксыну уяту;
– җаваплылык хисен тоеп эшләү.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирәдәге дөнья дәресе.
Ресурслар:
укытучы өчен: эш программасы, презентация;
укучылар өчен: дәреслек, эш дәфтәре, индивидуаль карточкалар; кызылтүш, песнәк рәсемнәре.
Дәрес барышы | |
Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру | |
1. – Елмаеп карагыз дөньяга,
Рәхәт бит яшәве, шулаймы, Елмаеп яшәсәң көн саен, Укырга, уйларга бик җайлы. Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. 2. Күңелле мәсьәләләр чишү. Разминка. 1 нче мәсьәлә. Яр карлыгачы секундка 12 тапкыр канат кага , бу – ябалакка караганда 3 тапкырга күбрәк. Ябалак секундка ничә тапкыр канат кага?(4 тапкыр) 2 нче мәсьәлә. Эрбет чикләвеге белән 70 төрле җәнлек, 130 төрле кош туклана. Эрбет чикләвеге белән тукланучы кошлар күпмегә күбрәк? (60 ка күбрәк) 3 нче мәсьәлә. Ябалак йомыркасының авырлыгы 20 г, кызылтүшнеке аныкыннан 4 тапкырга кечерәк. Кызылтүш йомыркасының массасы күпме. (5 г) 4 нче мәсьәлә. Песнәкләр (синица-ремез) ояларын бик җылы булырлык итеп ясыйлар. XIX гасырда бу ояларны кайчакта балаларга аяк киеме буларак кулланганнар. Шундый 16 ояны ничә бала кия алган? (8 бала) 5 нче мәсьәлә. Песнәк оясы төбенең яклары 20 см булган квадрат формасында. Оя төбенең периметрын, мәйданын табыгыз. (Р = 80 см, S = 400 см²) 6 нчы мәсьәлә. Сонгы 200 елда Җир йөзендәге 34 төрдәге кош, җәнлек һәм елан юкка чыккан. Шулардан 6 төре – еланнар, 15 төре – җәнлекләр. Ә кошларның ничә төре юк ителгән соң? (34–6–15= 13 төре) |
Укучылар белән бергә уку |
II. Актуальләштерү
Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. Тактада укучылар ясаган рәсемнәр. 1 нче рәсемдә 7 кызылтүш, 6 песнәк. Рәсем буенча кушу һәм алуга карата берничә мәсьәлә төзергә кирәк.
– Бу мәсьәләләрне нинди формулага таянып төзедегез? – Икенче рәсемдә 4 кызылтүш, 8 песнәк. Бу рәсем буенча нинди мәсьәләләр төзер идегез.
– Мондый мәсьәләләрне нинди формулага таянып төзедегез? – Без нинди мәсьәләләр чиштек? – Гади мәсьәләләрне нинди төркемнәргә булеп була? (2нче слайд) – Мәсьәләләрдә нәрсәләр турында сүз барды? – Нинди кошлар? – Безнең якларда нинди кошлар кышлый? – Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? |
Укучылар мәсьәләләр төзи
1. Җимлеккә 7 кызылтүш, 6 песнәк очып килгән. Җимлеккә ничә кош килеп кунган? 2. Җимлеккә 7 кызылтүш, алардан бергә кимрәк песнәк очып килгән. Җимлеккә ничә песнәк килгән? 3. Җимлеккә 6 песнәк, алардан бергә күбрәк кызылтүш очып килгән . Җимлеккә ничә кызылтүш килгән? 4. Җимлеккә 7 кызылтүш, 6 песнәк очып килгән. Песнәкләр кызылтүшләргә караганда ничәгә азрак? 5. Җимлеккә 7 кызылтүш, 6 песнәк килгән. Кызылтүшләр песнәкләргә караганда ничәгә күбрәк? 6. Җимлеккә 7 кызылтүш очып килгән, алар песнәкләргә караганда бергә күбрәк. Песнәкләр ничәү булган? 7. Җимлеккә 6 песнәк килгән . Песнәкләр кызылтүшләргә караганда бергә азрак. Кызылтүшләр ничә? 8. Җимлеккә барысы бергә 13 кызылтүш һәм песнәк очып килгән. Песнәкләр 6 булса, кызылтүшләр ничә ? – Кушу формуласы. а=b+с, с=а–b, b=a–c 1. Җимлеккә 8 кызылтүш, 4 песнәк килгән. Песнәкләр кызылтүшләргә караганда ничә тапкырга азрак? 2. Җимлеккә 8 кызылтүш, 4 песнәк килгән. Кызылтүшләр песнәкләргә караганда ничә тапкырга күбрәк? 3. Җимлеккә 8 кызылтүш, песнәкләр 2 тапкыр кимрәк килде. Песнәкләр ничәү? 4. Җимлеккә 4 песнәк килгән, ә кызылтүшләр песнәкләргә караганда ике тапкырга күбрәк. Кызылтүшләр ничә? 5. Җимлеккә 8 кызылтүш очып килгән. Кызылтүшләр песнәкләргә караганда ике тапкырга күбрәк. Песнәкләр ничә? – а=b*c, c=а:b, b=а:с. Тапкырлау формуласы.
– Гади мәсьәләләр. – Кушуга, тапкырлауга карата мәсьәләләр, аерманы чагыштыруга, өлешне чагыштыруга мәсьәләләр –Кошлар. –Кышлаучы кошлар. – Песнәк, чыпчык, күгәрчен, үрмәләч, ала карга, чукыр, тукран, чәүкә, саескан. |
III. Уку мәсьәләсен кую
– Экранда нәрсәләр язылган? (1 нче слайд) S=v*t; A=W*t; C=a*n; S=a*b; а=b*c; S=a*b; а=с+b – Бу формулалар ярдәмендә нинди зурлыкларны табарга була? – Бу формулалар безгә нәрсәләр чишкәндә кирәк? – Димәк, без буген дәрестә нишлибез? – Нинди мәсьәләләр чишәрбез икән? – Ни өчен без барлык өйрәнгән формулаларны искә төшердек?
|
– Формулалар.
Формулалар турында сөйлиләр
– Мәсьәләләр. – Мәсьәләләр чишәбез. – Катлаулы мәсьәләләр. – Катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә аларның берничәсе кирәк булырга мөмкин. |
IV. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү
– Катлаулы мәсьәлә гади мәсьәләдән нәрсәсе белән аерыла? Ни өчен без гади мәсьәләләрнең чишелешен искә төшердек? Дәреслектәге мәсьәләне чишү Автомобиль ярышында өч команда катнаша. Беренче командада – 24 автомобиль, бу – икенче командадагыга караганда 3 автомобильгә күбрәк. Әгәр дә ярышта барлыгы 80 автомобиль катнашса, өченче командада ничә автомобиль булган булыр? Ял минуты 1. Баш миендә кан әйләнешен яхшырту өчен: – Урындыкта утырабыз, 1–2 – башны артка җибәрәбез, 3–4 – алга кире кайтабыз. (4 – 6 тапкыр кабатлана. Күнегү салмак эшләнелә.) 2. Кулның һәм иң өсләрнең арыганлыгын бетерү өчен: – Басабыз, уң кулны алга сузабыз, сул кулны – өскә. Аннан – киресенчә. Күнегү 3 – 4 тапкыр кабатлана. Башны аска иеп, кул чукларын селкетәбез. 3. Күзләр өчен күнегүләр: – Күзләрне йомабыз (өчкә кадәр санап), аннан – ачабыз да еракка карыйбыз (бишкә кадәр санап). Эш дәфтәрендә эшләү (50 нче бит) 8 бертөрле кружка өчен шундый 5 кружкага караганда 45 сумга күбрәк түләгәннәр. Бер кружканың бәясе күпме булыр? Шундый 6 кружка ничә сум тора?
|
– Катлаулы мәсьәләдә берничә сорау куеп була. – Катлаулы мәсьәлә берничә гамәл белән чишелә. – Катлаулы мәсьәлә гади мәсьәләләрдән төзелә.
Мәсьәләгә анализ ясап, кыскача шарты төзелеп, күмәк рәвештә башкарыла. Кыскача шарт схема рәвешендә языла: 24–3=21 (авт.) 80–(24+21)=35 (авт.)
Хәрәкәтләр ясыйлар
Эш парларда башкарыла. 8–5=3 45:3=15 (сум) 15*6=90 (сум) |
Блиц—турнир
а) Маратның а маркасы бар, ә Ирекнең маркалары с га азрак. Аларның икесенең бергә күпме маркасы бар? ә) n слива сатып алдылар. Көндезге ашта а слива, ә кичке ашта к слива ашадылар. Ничә слива калды? б) д кызыл һәм к зәңгәр шар бар иде.Аларны тигез итеп өч кешегә бүлделәр. Һәр кешегә ничә шар тиде? в) Айрат а балык, ә Нияз аңа караганда 4 тапкырга күбрәк балык тотты. Айрат Ниязга караганда ничә балык азрак тоткан? |
Укучылар аерым битләрдә эшне мөстәкыйль эшлиләр. Экрандагы җаваплар белән үз эшләрен чагыштыралар
|
V. Уку эшчәнлеген йомгаклау | |
VI. Өй эше
Дәреслектәге 25 нче мисалны (69 нчы бит) эшләргә |
|
VII. Рефлексия | |
– Куйган максатка ирештекме?
– Кайсы эш сезгә ошады? – Бүгенге дәрестәге эшегезне ничек бәяләр идегез?
|
|