Үз хокукларыңны беләсеңме?

№ 112

(Эшлекле уен)

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

Максат:

– укучыларны «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законның төп нигезләре белән таныштыру;

– тема буенча булган белемнәрне гамәли куллану күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар:

– кулланучыларның хокукларын өйрәнү;

– кулланучының сәүдә ситсемасында төп фигура булуын күрсәтү;

– укучыларның «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законны өйрәнүләренә ирешү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, презентация, «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы федераль Законның күчермәләре.

Эшлекле уен барышы

Укытучы. Базар икътисады шартларында һәр кеше кулланучы буларак үз хокукларын белергә тиеш. Шуңа да бүген без сезне тормышта очрарга мөмкин булган ситуацияләрдә гамәли катнаштырырбыз.

Беренче тапкыр гражданнарның кулланучы буларак хокукларын АКШ Президенты Д.Кеннеди телгә ала. Ул дүрт хокукны беркетә, алар – куркынычсызлыкка, сайлау мөмкинлеге булуга, мәгълүмат алуга һәм гозереңне әйтә алуга хокук. Соңрак аларга тагын дүртәү өстәлә: килггән зыянны каплатуга, кулланучы буларак белем алуга, база ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә һәм сәламәт әйләнә-тирәгә хокук. Кулланучы көне беренче тапкыр 1983 елның 15 мартында билгеләп үтелә. Бу көн бәйрәм көннәренең халыкара календарена Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне буларак теркәлгән. Шул көннән башлап, без үз хокукларыбызны кибетләрдә, чәчтарашларда, рестораннарда, автобусларда яклыйбыз. Законны белмәү сәбәпле кайвакытта бу барып та чыкмый.

Шуңа күрә бүген без сезгә кызыклы уен тәкъдим итәбез. X – XI сыйныф укучыларыннан торган ике команда ярышачак. Командаларның белемнәрен жюри бәяләп барачак. IX сыйныф укучылары ситуацияләрне театральләштерәчәкләр. Җавап бирү өчен 30 секунд вакыт бирелә, ком сәгате кулланылачак.

          I тур – блиц-турнир.

1 нче командага:

1. Чит ил (импорт) порошоклары Россиядә җитештерелгәннәргә караганда яхшырак дигән фикер белән килешәсезме?

2. Нинди җитешсезлекләрне товарның асыл җитешсезлеге дип әйтәләр?

3. Парфюмер-косметик товарларга гамәли яраклылык срогын кем билгели?

4. Товарның гарантия срогы кайсы вакыттан башлана?

5. Гамәлгә яраклылык вакыты күрсәтелгән товарларга мисаллар китерегез.

2 нче командага:

1. Сатучы товарны нинди мәгълүматлары күрсәтелгән ярлык белән тәэмин итәргә тиеш?

2. Сатып алу турындагы чектан башка кулланучы үз таләпләрен куя аламы?

3. Чәйне нинди продуктлар һәм өстәмәләр ярдәмендә ароматлаштыралар?

4. Сыйфатсыз товарны ничә көн эчендә алыштырып алырга була?

5. Дәүләт тарафыннан товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күзәтү ничек башкарыла?

Җаваплар.

1 нче команда.

1.Алар бер-берсеннән рекламалары белән генә аерыла, юу сыйфаты сәүдә маркасына бәйле түгел.

2. Товарның (эшнең, хезмәт күрсәтүләрнең) максатчан билгеләнеше буенча кулланылуы мөмкин булмауны яисә бөтенләй рөхсәт ителмәве, я бу җитешсезлекне бетерергә мөмкин булмауны, я бетергәннән соң да җитешсезлекнең яңадан килеп чыгуын, аны бетерү өчен бик күп чыгымнар кирәк булуны, йә шул җитешсезлек аркасында шартнамә төзегәндә кулланучы исәп тотканнан шактый дәрәҗәдә мәхрүм ителүне барлыкка китерүче җитешсезлек ул.

3. Парфюмер-косметик товарларны җитештерүче.

4. Товарны кулланучыга биргән моменттан башлап.

5. Азык-төлек продуктларында, көнкүреш химиясе, парфюмерия-косметика товарларында һ.б.

2 нче команда.

1. Товарның исеме, аның сорты, бәясе күрсәтелгән ярлык белән.

2. Чекның булмавы товар сатып алучының таләпләрен канәгатьләндермәскә нигез була алмый.

3. Үләннәр, кипкән-җиләк җимеш, ясалма ароматизаторлар ярдәмендә.

4. Сыйфатсыз товарны алыштыру 14 көн эчендә башкарыла.

5. Сертификацияләү юлы белән. Товар тиешле шартларда сакланып та, аның кулланучыга зыян китерү ихтималы ачыкланса, җитештерүче аны чыгаруны туктатырга тиеш. Алай гына да түгел, инде сатуга чыгарылганнарын үз хисабына кире кайтара. Сертификация язуы җитештерүчегә (сатучыга) тиешле дәүләт тикшерүе узганнан соң, товар сыйфатлы дип табылса гына бирелә.

          II тур – «Яшерен камера»

(Командаларга кибетләрдә булырга мөмкин булган  ситуцияләр сәхнәләштереп күрсәтелә. 30 секунд эчендә әзер булган команда җавап бирә.)

1 нче очрак. Сатучы мех тунны төреп, касса чегы белән бергә сатып алучыга бирә. Ләкин чекта күрсәтелгән сумма тунның үз бәясеннән югарырак була. «Нигә болай?» – дип канәгатьсезлек белдерә сатып алучы.

Җавап. Сатучы тунны төрү бәясен гомуми бәягә керткән. Болай эшләү катгый тыела. Товарны төреп биргәннәре өчен сатып алучы түләргә тиеш түгел.

2 нче очрак. Сатып алучының канәгатьсез йөзе. Аңа 650 г авырлыгындагы ипи алу артык, ә сатучы аптырашта, чөнки кибеттә аннан кимрәк авырлыктагы ипи юк. Бу очракта нишләргә?

Җавап. 650 г авырлыктагы ипине ике яки дүрт өлешкә бүлеп бирергә генә кирәк. Проблема шуның белән хәл ителәчәк.

3 нче очрак. Кибет склады. Яшелчә, җиләк-җимеш белән тутырылган тартмалар өеме суга чылатылган тукыма белән каплап куелган. Ни өчен?

Җавап. Продукциянең массасы кимемәсен өчен.

4 нче очрак. Кассир сатып алучыга хезмәт кхрсәтә. Ул сатып алучы кулыннан акчаларын ала да касса аппаратына салып куя. Сңыннан артык акчаны түбәндәге эзлеклелектә кайтара: башта чекны, аннары ваграк тиеннәрне, шуннан соң ваграк купюраларны, ә иң соңыннан эрерәк купюраларны. Хатасы нәрсәдә?

Җавап. Кассир алынган акчаның күләмен әйтеп, акчаны сатып алучы күрерлек иттереп, аерым урынга куеп торырга тиеш. Кире кайтарылырга тиешле акча суммасын әйтеп, аны чек белән бергә сатып алучыга бирергә тиеш. Кәгазь акчалар белән вак акчалар бергә бирелергә тиеш.

           III тур – «Законнарга таянып итәбез»

(Командаларга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе законы бирелә. Шул ук вакытта экранда түбәндәге биремнәр яктыртыла.)

1 нче бирем. Гражданин Закиров, сатып алу максатларын хәбәр итеп, «Электроника» кибетеннән үз компьютерына детальләр сатып ала. Өенә кайткач, аларның куллануга яраклы булмавы ачыклана. Закиров, алыштыру максаты белән, кабаттан кибеткә килә. Тик сатучылар әлеге детальне алыштыру гарантия үзәге аша башкарыла дип, аны шул үзәккә җибәрәләр.

Сорау. Сатучылар дөрес эшләгәнме?

Җавап. Законның 4 нче маддәсе, 3 нче пункты нигезендә сатучылар Закировка әйтелгән таләпләренә туры килә торган товар сатарга тиеш иделәр. Шулай булмаган икән, бу очракта товар шушы сату ноктасында клиент әйткән таләпләргә туры килә торганына алыштырылырга тиеш иде.

2 нче бирем. Гражданин Насыйбуллин «Телемагазин» тапшыруында күргән үрнәк буенча телефоннан товарга заказ бирә. Акчасын да банк аша акча күчерү юлы белән түли. Шуннан соң курьер аңа «Телемагазин»да тасвирлаганга бөтенләй туры килми торган товар китерә. Сатып алучы үрнәк итеп күрсәтелгән товарга туры килә торган товар таләп итә аламы? «Бездә товарның шушындый үрнәктәгеләре генә», – дип каршы килсәләр, Насыйбуллин акчасын тулысы белән кире кайтаруны сорый аламы?

Җавап. Законның 4 нче маддәсе, 4 нче бүлегендә әйтелгәнчә, товарны үрнәк һәм тасвирлау юлы белән саткан очракта, сатучы кулланучыга нәкъ шундый товар тапшырырга тиеш. Шулай булмый икән, сатып алучы акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы (12 нче маддә, 1, 2 нче бүлекләр).

3 нче бирем. Гражданин Нуруллин ватык суыткычын җитештерүче фирманың төзәтү остаханәсенә алып килә. Ләкин аны кире боралар. Сәбәбе гади була: имеш, бу суыткычларны җитештерү инде бер ел элек туктатылган, комплектлаучы әйберләре дә юк.

Сорау. Суыткычны төзәтергә алырга тиешләр идеме?

Җавап. Законның 6 нчы маддәсе нигезендә әзерләүче товарның хезмәт итү чоры дәвамында аны куллану мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы. Бу максат өчен әзерләүче товарны ремонтлауны һәм аңа техник хезмәт күрсәтүне, шулай ук товарны җитештерү чорында һәм аны җитештерүдән төшереп калдырганнан соң да товарның хезмәт итү чоры дәвамында, ә андый вакыт билгеләнмәгән булса, кулланучыга товар сатылган көннән алып ун ел эчендә шушы товарны ремонтлау һәм аңа техник хезмәт күрсәтү өчен кирәкле күләмдә запас частьларны чыгаруны һәм аларны сәүдә, ремонт оешмаларына җиткерүне тәэмин итә.

4 нче бирем. Гражданка Гыймазова Интернеттан файдалану өчен компьютер-клубка килә. Интернеттан файдаланган өчен түләү факт буенча, ягъни ахырдан башкарыла. Нәтиҗәдә администратор аңа гадәттәгегә караганда берьярым тапкырга артыграк түләргә куша. Шунда гына администратор бәяләрнең артуы, бу турыда язма рәвештә белдерүләр тактасына һәм прайс-биткә язып куелуы турында белдерә. Гыймазова, бу турыда сеанс башланганчы хәбәр итмәүләрен сылтау итеп, түләүдән баш тарта. Ул хаклымы?

Җавап. Юк. Чөнки администрация бөтен мәгълүматны законның 10 нчы маддәсенә нигезләнеп җиткергән.

5 нче бирем. Гражданка Мөхлисова муфтасын ремонтлату өчен машинасын автосервиска китерә. Эш төгәлләнгәч, аңа, тапшырулар тартмасын сүтеп җыйган өчен дә түләргә кушып, исәп-хисап кәгазе тапшыралар. Бу эшне ул кушмаган иде. Ләкин Мөхлисовага тапшырулар тартмасын сүтеп җыймыйча мөмкин булмаганын аңлаталар һәм түләвен таләп итәләр. Гражданка өстәмә эш өчен түләргә тиешме?

Җавап. Юк. Законның 16 нчы маддәсе, 3 нче бүлеге буенча эш башкаручы кулланучы рөхсәтеннән башка түләүле эш башкарырга тиеш түгел. Кулланучы мондый эш өчен түләмәскә хаклы. Түләнгән очракта акчасын кире кайтара ала.

IV тур –«Кем тизрәк?» (Капитаннар ярышы.)

Сәүдәнең бер төре – әйберләтә алмашу. (Бартер)

Товарның таралардан башка авырлыгы. (Нетто)

Товарның башлангыч бәясен киметү. (Скидка – ташлама)

Кире кайтару шарты белән алып тору. (Бурыч)

Илгә чит ил товарлары кертү. (Импорт)

Тедәсә кайсы илнең акча берәмлеге. (Валюта)

Базар шартларындагы икътисади көрәш. (Конкуренция)

Товар яки хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат. (Реклама)

Товарның акчага күчерелгән кыйммәте. (Бәя)

Чит илгә товар чыгару. (Экспорт)

V тур – «Символикаларны укыйбыз»

(Командаларга экранда товар ярлыкларында булырга мөмкин булган символлар күрсәтелә. Шул тамгаларның аңлатмасын әйтергә тиешләр.)

  1. 99
  2. 100
  3.      101
  4.         102
  5. 103

1. Озон катлавына зыян китерүче матдәләр кулланып җитештерелмәгән көнкүреш приборларын күрсәтә.

2. Германиядә барлыкка килгән «Яшел нокта» тамгасы. Продуктның чисталыгын, ә калдыкларының икенче кат эшкәртелүен аңлата.

3. «Зәңгәр фәрештә» билгесе беренче тапкыр 1978 елда Германиядә барлыкка килә. Товарның экологик яктан чиста булуын күрсәтә.

4. Әлеге товар хайваннарда сынау узмаган дигәнне аңлата.

5. «Чүпләмәгез» тамгасы калдыкларны җыеп барырга куша.

VI тур – «Гамәли бирем»

Әлеге тур ике этаптан тора. 1 нче этапта командаларга шоколад кәгазендә булырга тиешле мәгълүматлар исемлеген төзергә тәкъдим ителә. 2 нче этапта командаларга чын шоколад кәгазе бирелә. Алардан алынган мәгълүмат исемлеге төзелә. Исемлекләр жюрига тапшырыла. Жюри чагыштырып, нәтиҗә ясый.

VII тур – «Хокукым бозылса»

Командаларга, теге яки бу хезмәт күрсәтүче оешманың, сәүдә ноктасының эшеннән канәгатьсезлек белдереп, претензия язарга тәкъдим ителә.

Укытучы. Шуның белән безнең бүгенге уеныбыз ахырына якынлашты. Ике команда да җиңүче булырга лаек икәнлекләрен күрсәтте. Биремнәрне үтәгәндә кыелыклар да кичергәнсездер. Бар сорауларга да төгәл җавапны белеп бетермәвегез дә гаеп түгел. Белмәгәнне белеп китү – безнең максат шундый. Хәзер сүзне сезнең белемнәрне бәяләп барган жюри әгъзаларына бирәбез. Алар җиңүче команданы һәм иң актив укучыларны билгеләп үтәр. (Жюри уен нәтиҗәләрен игълан итә, җиңүче командага, уенда актив катнашкан укучыларга грамоталар тапшыра.)