Һөнәрленең кулы алтын

№ 111

(III сыйныфта уку дәресе)

Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Укучыларны төрле һөнәр исемнәре белән таныштыру. Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү. Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату. Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Укучыларның, әниләрнең, әбиләрнең, әтиләрнең кул эшләре күргәзмәсе, төрле һөнәрләрне сурәтләгән рәсемнәр, һөнәр исемнәре язылган карточкалар, «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», «Эш сөйгәнне ил сөяр» дигән мәкальләр язылган плакатлар, техник чаралар: компьютер, экран.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укытучы. Исәнмесез! Хәерле көн, балалар! (Ф.Арсланованың «Тәмле сүзләр» шигырен сөйли.)

Шулай һәр туган көнебезне дөньядагы барлык тереклек иясенә матур, шифалы сүзләр әйтүдән башласак, һичшиксез, көнебез уңышлы, файдалы булыр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә хәерле иртә телик, елмаеп алыйк.

II. Төп өлеш

Укытучы. Без бүген дәрестә һөнәрләр турында сөйләшербез. Ә нәрсә соң ул һөнәр?

Укучылар. Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең бер төре.

1. Өйдә эшләп килгән эшләрне күрсәтү.

Укытучы. Укучылар, сез инде эшнең нәрсә икәнен беләсез. Әйдәгез әле, ял итеп алыйк. Такта янына чыгып, өйдә нинди эшләр башкарганыгызны сүзсез генә, куллар белән күрсәтегез, ә иптәшләрегез җавабын әйтер.

2. Шигырьләр сөйләү.

Укытучы. Әти-әниләрегез, өлкәннәр сезне бу хезмәтләрегез өчен мактый, шулай бит? Димәк, һәр яхшы эш мактауга лаек. Әти-әниләрегез дә балалары өчен, тормышны яхшы итү өчен тырышып эшли. Ә сез аларның һөнәрләре турында беләсезме? Өйдә әти-әниләрегезнең һөнәрләре турында шигырьләр өйрәнеп килергә кушкан идем. Ә хәзер өй эшен тикшереп китик әле:

 

♦ Минем әни яңа эштә:

Журнал, гәзит тарата.

Яңа эшли башласа да,

Ул эшен бик ярата.

Һәр көн китә иртүк торып,

Җил-яңгырга карамый.

Аны һәркем көтеп ала,

Соңгарырга ярамый.

 

♦ Әнием оста укол кадый,

Сизмичә дә каласың.

Шулай чирдән арынасың,

Иркен сулыш аласың.

♦ Минем әни массаж ясый,

Аңа бик күп көч кирәк.

Аны күбесе булдыра алмый,

Шуңа андыйлар сирәк.

 

♦ Минем әтием – шофер,

Машинаны оста йөртә.

Бер дә югалып калмас,

Очраса әгәр киртә.

♦ Минем дәү әнием

Бәләкәй генә үзе.

Безгә оекбаш бәйли,

Чыдасын гына күзе.

♦ Минем әни авылда

Бик кирәкле кибетче.

Әйбер ала күп кеше –

Олысы һәм кечесе.

♦ Минем әни банкта

Акча белән эш итә.

Соңламыйча һәркөнне,

Иртүк эшенә китә.

♦ Минем әти бик зур түгел,

Олы йөрәкле милиционер.

Без аны бик тә яратабыз,

Булмаса да миллионер.

♦ Тормышта бит һөнәрнең

Артык түгел кайсы да.

Җырлый-җырлый бензин сала,

Басып тормый кассада.

 

(Укытучы Мөхәммәт Садриның «Ана теләге»дигән шигырен укый.)

 

Туган илнең кочагында

Үскәнеңне бел, улым.

Һәркайда да ишек ачык

Һәм якты синең юлың.

Җир бораула – нефтьче бул,

Шахтерлар да мактала,

Оста ташчы да бик кирәк,-

Ул матур йортлар сала.

Очучы бул, диңгезче бул,

Корыч кой, тимерче бул;

Тепловозлар йөрт еракка

Йә бик шәп игенче бул!

Алма бакчалары үстер,

Эшлә син тракторда, –

Туган халкыңа хезмәт ит

Заводта яки кырда.


 

3. Үскәч, кем булам?

Укытучы. «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», диелә татар халык мәкалендә. К.Насыйриның «Тәрбия китабы»нда түбәндәге юллар бар:

«Беренче тәрбия. Бер хәким балаларга нәсихәт бирде ки: «Әй җаннарым, угланнарым, нәсихәтне ишетегез – һөнәр өйрәнегез… Һөнәр – бер агым судыр, вә ышанычлы дәүләттер… Син дә шулай ук һөнәр өйрән, тәрбия өйрән, гыйлем (белем) өйрән».

Бу нәсихәттән нинди сабаклар алып була? (Укучылар фикере тыңлана.) Әйе, һөнәр белгән кешегә тормышта үз урынын табу да җиңелрәк була. Сез үзегез дә кечкенәдән үк, үскәч кем булу турында уйлыйсыздыр, әйеме? Без «Кем булырга телим?» дигән темага сочинениеләр дә яздык. Иң матур сочинениеләрне укып китик.

1 нче сочинение. Безнең илдә һөнәр ияләре бик күп. Нинди генә һөнәр юк. Мин дә менә үскәч, милиционер булам. Аның өчен миңа тырышып укырга кирәк. Бу һөнәр миңа бик ошый. Алар бик күп көч куеп эшлиләр, аларга хәтта төнлә дә эшләргә туры килә. Алар бөтен җирдә тәртип урнаштыралар, дөреслекне эзлиләр. «Эшле кеше – көчле кеше», диләр, шуңа күрә, ничек кенә авыр булмасын, бөтен кеше дә эшләргә тиеш.

2 нче сочинение. Минем бәләкәй чактан ук бер теләгем бар: табиб булырга, кешеләрне дәваларга. Ул – бик җаваплы һөнәр, чөнки кешеләр иң зур байлыгы – сәламәтлеген табиб кулына тапшыра. Табиб булу якты, җылы кабинетта утыру гына түгел, ә бернәрсәдән дә курыкмыйча, куркыныч, зыян чирлеләр белән эшләргә, эпидемия, карантин шартларында эшләргә тиеш. Һәрвакыт кешеләрне игътибар белән тыңлап, дөрес дәвалау, зур йөрәкле булу – аның төп бурычы. Менә ул кем табиб.

Беләм: аның өчен бик күп укырга, тырышырга кирәк. Әмма минем өчен иң беренчесе – бу һөнәрдә кешелекле булу.

3 нче сочинение. Мин үскәч төзүче һөнәрен сайлап алыр идем. Матур-матур өйләр төзергә хыялланам. Ул өйләрне төзү өчен бик күп әйберләр кирәк була: мәсәлән, тәрәзәләр, кирпечләр һәм цемент. Әйберләрнең матур булуы гына түгел, сыйфат ягыннан яхшы булуы кирәк. Өйне төзер өчен башта сызымын дөрес, төгәл сызарга, аннары урын табарга һәм күп итеп төзергә кирәк. Алар шулай ук матур, төсле булырга тиеш. Кешеләр мин төзегән өйләрдә бары тик бәхетле яшәрләр, чөнки өйләрнең тышкы яктан гына матур булуы түгел, ә эчке төзелеше дә алар өчен уңайлы булыр.

Бу хыялларым тормышка ашсын өчен миңа тырышып һәм күп укырга кирәк.

          4 нче сочинение.  Мин, үскәч, ветеринар булырга телим. Чөнки мин хайваннарны бик яратам, бигрәк тә этләрне. Ветеринарның эше – хайваннарны дәвалау, аларны коткару. Бары тик ветеринар гына песинең сынган аягын рәтләп куя, этнең эче авыртканда аңа кирәкле дарулар бирә.

Табиблар булмаса, кешеләргә бик авыр була, хайваннарга да шулай ук.

Бер тапкыр безнең этебез чирли башлады. Ул бик озак ашамады һәм бер урында гына ятып торды. Әтиебез ветеринар чакыртты. Ул этне карады, аңа укол ясады һәм дарулар калдырды. Без «Малыш»ка көн дә дару эчерттек. Тиздән этебез терелде.

Ветеринарның эше миңа бик ошый. Мин үземнең хыялымны чынга ашырырга тырышырмын.

Укытучы. Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Укучылар. Бик игътибарлы булырга, күп күнекмәләр ясарга, укырга.

Укытучы. Нәрсә ул профессия?

Укучылар. Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә һәм яшәү өчен кирәк булган эшчәнлек, хезмәт, эш төре.

Укытучы. Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?

Укучылар. Бар дип уйлыйбыз. Нинди дә булса профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була, әйтик, әбидән, бабайдан, әнидән, әтидән, абыйдан.

4. Хезмәт, эш турында шигырьләр уку.

Укытучы. Бүген без сезнең белән бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Ә хәзер хезмәт, эш турында шигырьләр укып китик. (Ә.Ерикәйнең «Әти йорт төзи», Г.Латыйпның «Маляр абый» дигән шигырьләре укыла.) Аларда нинди һөнәр ияләре турында сөйләнә?

5. Физминут. «Кем нишли?» уены. (Һөнәр исемнәре язылган, 2 нче баганада алар башкарган эшләр бирелгән, һөнәрләрне башкарылган эшләр белән дөрес итеп тоташтырырга.)

♦ Табиб           ♦ иген үстерү

Рәссам                машина йөртә

Укытучы             сыер сава

Шофер                 рәсем ясый

Игенче                 балалар укыта

Очучы                  әсәрләр яза

Язучы                   киемнәр тегә

Артист                  кешеләрне дәвалый

Тегүче                  самолет йөртә

Терлекче              рольләр башкара

6. Мәкальләр уку.

– Тормышта эшлисе килмәгән чаклар буламы?

– Була, әлбәттә.

– Нинди чаклар алар?

– Күңел төшкән, эч пошкан чак.

– Аннан ничек котылырга?

– Бары тик эшләп, үзеңне хезмәткә җәлеп итү белән генә. Атаклы француз философы Вольтер болай дигән: «Хезмәт безне өч бөек бәладән коткара: эч пошудан, бозыклыктан, мохтаҗлыктан». Бу зирәк фикерләрне ничек аңлыйсыз?

– Халкыбыз элек-электән хезмәт кешесенә, тырышлыкка дан җырлаган, ә ялкаулыкны хурлаган. Моны без халык мәкальләрендә дә ачык күрәбез. (Мәкальләр уку.) Түбәндәге мәкальләрдә нинди мәгънә салынган?

Иртәгә нәрсә эшлисен белмәгән кеше – иң бәхетсез кеше.

Хезмәт ит тә – мактан, уйнап көл дә – шатлан.

Теләк булса, беләк карышмый.

Хезмәт кемнеке – икмәк шуныкы.

Карама йөзенә, кара эшенә.

Элек – хезмәт, аннан – хөрмәт.

Эшнең ояты юк.

Эше барның – ашы бар.

Кем эшләми, шул ашамый.

Биш әйткәнче, бер эшлә.

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

III. Йомгаклау

          Укытучы. Дәресебез ахырына якынлашты. Димәк, без бүген нәрсә турында белдек? Сез нәрсәләр аңлап калдыгыз?

Биюче бии-бии остара,

Кеше эшли-эшли остара,

Оста эшли-эшли шомара, –

ди халкыбыз. Бүген сезнең төп хезмәт – тырышып уку. Киләчәктә сез тырыш, эш сөючән, уңган һәм булган балалар булып үсәрсез, кешеләргә һәм илебезгә файда китерә торган эшләр генә башкарырсыз, дип өметләнеп калам.

IV. Өй эше бирү. Билгеләр кую