Җир елый – ишетәсезме?

№ 101 —«Яшел бишек» конкурсына

(Экологик кичә)

Луиза ФАЗЫЛЯНОВА,

Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Кичә барышы

(Талгын музыка астында ике укучы  чыга.)

1 нче укучы.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем,

Нигә кипкән?

2 нче укучы.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

1 нче укучы.

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

2 нче укучы.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, Бу Җир шары

Яшәрме икән?

(Сәхнәгә 2 алып баручы чыга.)

1 нче алып баручы. «Кеше – табигать патшасы» дигән гыйбарәне һәркайсыбызның ишеткәне бар. Кеше үзен патша дип санап, табигатьтән явызларча файдалана, аңа булган игътибарын, ихтирамын киметә. Шунлыктан планетабызны гаять зур проблемалар тетрәндерә, аның киләчәгенә куркыныч яный. Җитди проблемаларны хәл итүдә барлык дәүләт, республика, район, авыл, авылның һәрбер кешесе, шул исәптән мәктәп баласы да бердәм катнашырга тиеш.

2 нче алып баручы. Без Җиребезне ата-бабаларыбыздан мирас итеп алмадык, без аны киләчәк буыннардан бурычка алып торабыз. Шуңа күрә Җиребезне күз карасыдай сакларга кирәк. Бүгенге телдән журнал «Җир елый, ишетәсезме?» дигән исем астында үтә.

1 нче алып баручы. Табигатьнең дүрт зур байлыгы – хәзинәсе бар, һава, җир, су, тереклек. Алар – яшәешнең нигезе. Борынгыдан кешеләр шушы төп байлыкларның үз алласы бар дип әйткәннәр, аларга табына торган булганнар. Һава, җир, судан башка планетабызда тереклек була да алмас иде. Кеше сусыз – атна, азыксыз ай тора алса да,  һавасыз бер минуттан артыгын тора алмый.

Җурналыбызның 1 нче сәхифәсе – «Сулар һавабыз чистамы?»

Чиста саф һава – табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Соңгы елларда атмосфера катламында зарарлы матдәләр тупланышы арта бара. Бер ел эчендэ атмосферага 5 млрд. т углекислый газ чыгарыла. Бу – бер кешегә 1 т га якын дигән сүз. Машина төзелеше тармагы дөнья буенча ел саен 30 млн. –җиңел, 3 млн. йөк машинасы эшләп чыгара. Җир йөзендә транспорт атмосферага ел саен 100 млн. т зарарлы матдәләр, канцерогеннар бүлеп чыгара. Кеше сулый торган һава температурасы, дымлылыгы, аның химик составы төрле була. Бу җирдә ул чиста дип, аны сайлап сулый алмыйбыз. Һаваның чисталыгын авылыбыз тирәсендәге лишайниклар аша билгеләргә була. Лишайник – атмосфера чисталыгын билгеләүче индикатор ул. Алар атмосфера пычрак булган урыннарда үсми я сирәк очрыйлар. Мәсәлән, пармелия атмосфера һавасы бик чиста булмаган урыннарда очраса да, ксантория һава пычрак урыннарда бөтенләй дә үсми. Безнең төбәктә һава пычратучы төп чыганак – транспорт.

Журналыбызның 2 нче сәхифәсе – «Су – яшәү чыганагы»

Кеше көндәлек тормышта төче суны гына файдалана. Барлык суның ул 2% ын тәшкил итә. Бүгенге көндә планетада яшәүче халыкларның ¼ е су белән тиешенчә тәэмин ителми. Гонконг эчәргә яраклы суны үткәргеч торбалар аша Кытайдан ала. Алжир халкы китерелгән су исәбенә генә яши. Грециядә эчә торган су кызыл аракыдан да кыйбатрак. Германия, Дания, Голландия төче суны Швециядән сатып алуны күздә тота. Аляскадагы суны Канада, АКШ, Мексикага күчерү планлаштырыла. «Су – яшәү чыганагы, ул алтыннан да кыйммәт», ди халык мәкале. Безнең Балтач районы куе су челтәренә ия. Аның төп элементлары – елгалар, күлләр, чишмәләр. Районыбыз территориясе Нократ елгасының сулъяк кушылдыгы булган  Шушма елгасы буйлап сузыла. Шушманың озынлыгы – 112 км, 41 кушылдыгы гына бар. Иң зур кушылдыклары: Кугуборка – 50 км, Кушкетка – 27, Арборка – 35 км. Елгаларының гомуми озынлыгы – 422 км. Бүгенге көндә табигый сулыклар  чисталыгы, аларны саклау буенча даими эш алып барыла. Безгә Шушма елгасы һәм аның кушылдыгы Кугуборка бик якын. Фәнни-тикшеренү эшләре алып барып, ике елганың суларын берничә параметр буенча чагыштырып карадык, физик-химик составларын өйрәндек. Сулыклардагы экологик хәлнең катлаулануы безнең район сулыкларын да читләтеп узмый.

(«Алтын балык» инсценировкасы тәкъдим ителә.)

Районда 50 кое һәм күп кенә чишмәләр исәпләнә. Алар район санитария-эпидемиология күзәтүе үзәге тарафыннан ныклы контрольдә тора. Суларының бактериологик күрсәткечләре, химик составы даими тикшерелеп торыла, ГОСТ таләпләренә җавап бирүләре анализлана. Суның катылыгы зур булу кешеләрдә бөер, таш авырулары китереп чыгара. Районыбызда зоб авыруыннан интегүчеләр саны елдан-ел арта. Бу – суда йод җитешмәгәннән килә.

Татар халкы чишмә-сулыкларга элек-электән ихтирам белән караган. Ерактан, сугыштан исән  кайткан ир-атлар, авырудан савыккан кешеләр үз теләкләре белән берәр чишмәне караган, өстен япкан, улак куйган, бурасын яңарткан. Без дә үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан агуланган елгалар, кипкән инешләр түгел, ә шау чәчәк атып утырган җирне, мул, саф сулы сулыкларыбызны калдырыйк.

Җурналыбызның 3 нче сәхифсе – «Җир елый – ишетәсезме?»

Без яши торган җирне кеше үз куллары белән барлыкка китергән. Туган җир һәр кеше өчен кадерле, якын. Кайберәүләр чит җирләргә киткәндә үзләре белән туган җирнең бер уч туфрагын ала торган булганнар, аны күз карасыдай саклаганнар.

(Сәхнәгә Җир-ана чыга.)

Җир-ана.

Сандугач бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар

Нишләрмен кипсәләр күлләре

Корыса ямь-яшел урманнар.

Тургайлар очмаса биектә

Тозланса саф сулы чишмәләр

Саекса илемдә инешләр

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемне

Саф һава аллатсын битемне

Юлымда чирәмнәр үссеннәр

Кешеләр, саклагыз Җиремне.

Бәхетле бул, кешем, бәхетле бул

Җир язмышы синең кулында.

Мәңге сүнмәс йолдыз булып

Гөлләр үссен йөргән юлыңда. (Җир –ана чыгып китә)

Туган, торган җиребез күркәм булсын дип әйтәбез, аның күркәмлеге безнең үзебездән тора. Һәрберебезнең тирә- юнебезгә булган игътибары тирә- юньгә күз ташлавы гына кирәк. Коточкыч, әмма факт-бер кешедән елына ярты тонна чүп кала. Җиребез чүпләнә,  сулыш ала алмый икән, димәк, чүплекләр теләсә кая булуы нәтиҗәсе. Исендә тот!

1. Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен – 2 ел.

2. Консерв банкасы өчен – 90 ел.

3. Полиэтелин өчен – 200 ел

4. Пыяла өчен –1000 ел вакыт кирәк.

Журналыбызның алдагы сәхифәсе – «Тереклек безгә рәнҗемәсен!»

   Җирдә кешелек эшчәнлегенең колач җәя баруы белән бергә тереклек ияләренең яшәү шартлары да үзгәрә. Галимнәр һәр сәгать саен Җирдә 3 төр, көн саен — 70 тән артык төр, елына 26 мең төр юкка чыгуын әйтәләр. Бөтен дөньяда һәм безнең илдә дә тереклекне саклау буенча зур эш алып барыла.

Сирәк очраучы һәм бетә баручы үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу максатыннан, 1992 елда Татарстан Кызыл китабына нигез салынды. 2006 елда ул яңартылды. Игътибар итсәгез, ул тагын да калынайган. Димәк тереклекнең кимүе арткан дигән сүз. Безнең Балтач районының да Кызыл китабы бар. Ул 5 төр имезүче, 18 төр кош, 1 төр сөйрәлүче, 3 төр елан, 1 төр бака, 2 төр балык, 12 төр бөҗәк, 30 төр үсемлекне үз эченә ала. 2017 елда Балтач районы Кызыл китабының икенче басмасы дөнья күрде. 2001 елның 11 апрелендә “Балтач дәүләт заказнигы” оештырылды. Мәйданы 3452 га. Территориясе үсемлекләр һәм хайваннарга бай. Шушма елгасы һәм Кара күл — табигать  һәйкәлләре. Безнең мәктәп укучылары анда еш булалар, сирәк очрый торган төрләрне өйрәнәләр. Кадерле дуслар, әйләнә –тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен,җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк,  аның акыллы баласы буларак, табигать анабызны саклауга зур өлеш кертик, аңа сакчыл караш булдырыйк.

(«Әбием әкиятләре» дигән җыр (Э.Шәрифуллина сүзләре, В.Агапов көе) башкарыла.)

Син сөйләгән әкиятләрдә

Чәчәкләр җирдә иде.

Балык сурәтләрдә түгел

Елгада, күлдә иде.

Кушымта:

Кирәксенмибез шифасын

Яңгырын, чиста карын.

Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән Җир шарын?

 

Син сөйләгән әкиятләрдә

Диңгезләр зәңгәр иде.

Юл буйлары бәбкә үлән

Егетләр мәргән иде.

 

Син сөйләгән әкиятләрдә

Изгелек-савап иде.

Әкиятне агуладык

Кипте җирнең җиләге

 

Кушымта:

Кирәксенмибез шифасын

Яңгырын, чиста карын.

Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән Җир шарын?

  Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән Җир шарын!