Туган ягыбыз шагыйрьләре иҗатында табигать темасы

№ 101 — «Яшел бишек» конкурсына 

(Сыйныфтан тыш чара)

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА, Сәлимә НОТФУЛЛИНА,

Алабугадагы 8 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Кичәнең максаты. Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, туган төбәгебезнең матур табигатенә сакчыл караш, ихтирам хисе, экологик культура тәрбияләү.

Кичә барышы

(Кичә үтәсе сәхнә түрендә – якташ  шагыйрьләребезнең портретлары, аларның табигать турында әйткән канатлы сүзләре. Зал уртасында – китап күргәзмәсе. Талгын гына көй агышында кичәне ике алып баручы башлап җибәрә.)

1 нче алып баручы.

Гәүһәр якутлардан кыйммәтлерәк

Энҗе-мәрҗәннәрдән затлы ул.

Мәгърифәт һәм гыйлем – саф чишмә ул,

Күңелләрдән иңгән якты нур.

2 нче алып баручы.

Якты нурны әгәр сайлап калсак,

Чишмә үзенең ярын табачак.

Язучының исеме гасырларга

Изге мирас булып барачак.

1 нче алып баручы. Хәзерге вакытта табигатьне, кешелекне, гомумән, Җир шарын саклап калу – иң мөһим проблемаларның берсе. Җир йөзендәге һәр җан иясенең сәламәтлеге, табигатьнең матурлыгы турыдан – туры экологиягә бәйле. Чиксез калын урманнары, гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, әкрен генә аккан елгалары һәм зур чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күпләрне үзенә җәлеп итә.

2 нче алып баручы. Гаҗәеп матур ул безнең туган як табигате! Шуның  өстенә, шәһәребез искиткеч талантлы кешеләре белән дә горурлана. Талантлар төбәге икәнлегебезне раслау өчен язучылар Фазыл Шәех, Гөлзада Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саимә Гыйльметдинова, Гарәфи Әгъләмҗан, композиторлар Владимир Мироваев, җырчыларыбыз Резедә Кашапова, Җәүһәрия Хуҗина исемнәрен әйтеп үтү дә җитә.

Аларның барысы да үз иҗатлары белән Алабугабыз табигатенә дан җырлый. Фазыл Шәех иҗатында табигать темасының чагылышы аеруча күпкырлы.

1 нче укучы (Ф.Шәехнең «Син ашыгып килмә әле, кышым» дигән шигырен сөйли).

Син килмәсәң иде, суык кышым,

Җылы көзләремә иртәрәк !

Соңлап чәчәк аткан гөлләремне

Саклыйм әле сөеп, иркәләп!

Карларыңны, беләм, – көтеп тормас,

Очып китәр киек казларың.

Шаулый әле гүя сентябрьдә

Гөрләвекле яшел язларым.

Алтын көздә түгел, сөю тулы

Йөрәгемдә минем чын байлык:

Әле миңа егет чакта гашыйк

Ут чәчәкләр карый елмаеп.

Син ашыгып килмә әле, кышым,

Карың белән уйнап чәчемдә!

Мин бит әле көзне язга тиңләп,

Уттай янып яшәр яшемдә.

Әйе, уттай янып яшәр яшендә, ачы язмыш Фазыл Шәехне безнең арабыздан алып китте. Ләкин аның шигырьләре мәңгелек.

1 нче алып баручы. Алабугабыз урманнары һичнинди арттырусыз милли кыйммәткә ия. Алар кочагында бөек пейзаж остасы И.И.Шишкинның таланты ачыла һәм ныгый. Ул үз картиналарында табигатьнең матурлыгын буяулар белән тасвирласа, ә шагыйрьләр табигатьне сүзләр белән сурәтли.

Моннан нәкъ 180 ел элек Чулман буе табигате кочагына сыенып утырган Алабуга җирлегендә дөньяга аваз салган Иван Шишкин гомере буе Чулман буйларына, туган ягыбыз табигатенә дан җырлаган. Табигать гүзәллегенә табынган иҗаты туган ягының иркен һәм киң кырларын, калын урманнарын яратып киндергә төшергән.

2 нче алып баручы. Ни өчен рәссам нарат белән чыршы агачларын яратып, киндергә төшерде икән? Минем уйлавымча, бу агачлар үскән җирдә якты, һава үзенә бер төрле ылыс исе белән тулган була. Шуңа күрә ял йортларын, шифаханәләрне нарат урманнары эчендә төзиләр. Безнең төбәктә дә бар алар: «Космос» санаторие, балаларның ял итү лагерьлары – барысы да нарат урманнары эчендә урнашкан. Аларның һавасыннан кеше сәламәтлеге өчен файдалы  нарат ылысы исе аңкып  тора.

Балачагыннан ук башкалар аяк басарга өлгермәгән Чулман буе табигате, аның төз һәм калын наратлары рәссам күңелендә тирән эз калдыра. Без аның  «Чулман буендагы хәзинә», «Алабуга янында Кызыл тау», «Афанасово наратлыгы»һ. б. картиналарын  карап хозурланабыз һәм горурланабыз.

1 нче алып баручы. Ә безнең якта нинди агачлар үсә? Һәм ул агачлар ничә ел яши? Кайсыгыз әйтер икән?

2 нче алып баручы (балаларның җавапларын гомумиләштереп). Әйе, безнең якта төрле агач һәм куакларны күрергә мөмкин. Мәсәлән, каен – 150 ел, чыршы – 350, имән – 1000, юкә – 800, миләш 80 ел яши ала икән.

2 нче укучы (Г.Әхтәмованың «Миләш» шигырен яттан сөйли).

Быел миләш бик уңды,

Агач сыгылып торды.

Уттай янып, әллә кайдан

Кошларны кызыктырды.

Яфраклары коелды,

Тәлгәшкә ак кар кунды,

Очып килделәр кошлар,

Бакчабызда туй булды.

3 нче укучы (Г.Әхтәмованың «Көзге каен» шигырен сөйли).

Көзләр җиткәч, шәлен сала каен

Яп-ялангач килеш ул кала.

Мин кызганган саен бик оялып,

Башны иеп кенә ул ала,

Вакыты юктыр,шуңа җилләр белән

Кискен, кырыс кына сөйләшә.

Тамырлары белән җир куеныннан

Тын алмыйча яңгыр суы эчә.

Салкыннарга шулай әзерләнә,

Суык бабай белән көрәшә.

Юк, бирешмәс минем каенкаем,

Язлар җиткәч менә күрерсез,

Матур, яшел, йомшак яфрак ярыр,

Сокланырга сез дә килерсез.

4 нче укучы (Г.Әхтәмованың «Сирень» шигырен яттан сөйли).

Яшел сирень ябынган

Ап-ак чәчәкле шәлен,

Хуш исләрен таратып

Утыра, белик хәлен:

– Сирень, сирень, син шатмы

Өр-яңа ак шәлеңә?

Нинди матур бүләк ул

Язның ямьле көненә?

Сирень әйтте: «Шәл түгел,

Иңнәремдә – йолдызлар,

Биш таҗлысын тап дисә,

Биш чатлысын кап дисә,

Бәхетле була кызлар».

1 нче алып баручы. Әйе, һәрбер агачның табигатьтә үз урыны бар. Аларның барысы да кешегә файда китерә, матурлыклары белән күзне иркәли, шифасы белән сәламәтлекне ныгыта. Шуңа да агачларны сакларга, күпләп утыртырга кирәк.

Гөлзада апа Әхтәмованың бик күп шигырьләре белән таныштык, укыдык. Шуңа да күңеле саф, чиста, үз халкын, туган җирен сөя белгән кеше генә мондый шигъри тәлгәшләр  иҗат итә ала торгандыр.

2 нче алып баручы. Чишмәләрнең яшәеше урманнар тормышына бәйле. Ә Алабугада нинди чишмәләр бар соң?

Балалар. Нариман чишмәсе, Изгеләр чишмәсе һ. б.

1 нче алып баручы. Чишмәсе булса – халык бетми. Чишмәсе булса, халыкның иманы да була. Бар әле ул безнең чишмәләребез. Саф сулары белән челтерәп торалар. Без чишмәләребезгә изге итеп, хөрмәт белән карарга тиешбез. Әйтик, Биләр җиренең Изге чишмәсеннән халык өзелми. Ерак юлларны якын итеп, аның суы белән бит-кулларны юып китәргә дип, әллә кайлардан киләләр бирегә. Безнең шәһәр халкының да эчәр суы, табыныр иманы булсын, чишмәләребез корымасын! Иманлы халык Һич кенә дә югалмый!

5 нче укучы (С.Гыйльметдинованың «Зәм-зәм сулы изге чишмә» шигырен яттан сөйли).

Зәм-зәм сулы изге чишмә типте,

Изге Алабуга җирендә

Чал гасырлар, гүя, телгә килде

Күпне күргән Болгар илендә.

Күп дәверләр йокымсорап яткан

Бәллүр Чишмә алып сулышын,

Яшәү көче биреп, җырлап ага,

Кыйбла якка салып юл башын.

2 нче алып баручы. Чәчәкләр дөньясы серле һәм гаҗәеп. Аларның йөзләгән төре шәһәребезне бизи. Чәчәкле үсемлекләр кешене төрле төзелеш материаллары, җиһазлар ясау өчен чимал, тукыма, дару, парфюмерия белән тәэмин итә. Чәчәкләр кешегә эстетик ләззәт, яшәү дәрте бирә, кәефне күтәрә. Аларның серле тылсымы сәламәт, яшь һәм матур булырга ярдәм итә.

6 нчы укучы (Г.Әхтәмованың «Энҗе чәчәк» шигырен яттан сөйли).

Энҗе чәчәк төсле мин,

Үзем тәмле исле мин.

Кыңгыраулар – чукларым.

Эчәм таңның чыкларын….

7 нче укучы (Г.Әхтәмованың «Лалә» шигырен яттан сөйли).

Ерак Иран кунагы,

Уттай кызыл таҗларым,

Мин бит лалә чәчәге,

Бизим җирнең язларын.

8 нче укучы (Г. Әхтәмованың «Миләүшә» шигырен яттан сөйли).

Иртә яздан көзгә чаклы,

Сезгә шатлык өләшә.

Сары чәчле, зәңгәр күзле

Серле чәчәк –миләүшә.

9 нчы укучы (Г. Әхтәмованың «Гөлчәчәк» шигырен яттан сөйли).

Бакчабызда гөлчәчәк –

Нәфис, гүзәл, ал чәчәк.

Елмая миңа көлеп,

Һәркемгә карый сөеп.

– Син бигрәк матур! – дидем,

Елмаеп башын иде.

1 нче алып баручы. Туган ягыбыз табигатен, үсемлекләр генә түгел, җәнлекләр һәм кошлар да бизи. Алабуга табигате искиткеч матур һәм бай. Безнең якта тиен, төлке, куян, кабан дуңгызын, ә кошлардан сандугачны, тукран, сыерчык, песнәк, карлыгачны еш очратырга мөмкин. Һәр кош, бөҗәк үзенчә матур һәм файдалы. Без аларны рәнҗетмәскә һәм тимәскә тиеш.

10 нчы укучы (Ф.Хәбибрахманованың «Сайра, сандугачым» шигырен яттан сөйли).

Язлар җитеп, җылы көннәр килсә,

Сандугачлар сайрый бакчамда.

Чәчәкләргә бөреләнә гөлләр,

Чыклар тамчы җыя ал таңда…

Сандугачның булган бар илһамы

Чәчәк аткан гөлдән туа, ди.

Җәй буена сайра, сандугачым,

Моңнарыннан калдырма ятим.

2 нче алып баручы. Бу шигырендә шагыйрә үзенең табигатькә булган мәхәббәтен шигъри юллар аша күрсәтә. Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары белән алар безнең күңелебезгә ямь өсти, илһам бирә. Шуңа да без кошларны яратабыз. Чөнки кошлар – табигатебез күрке, яме. Алар, зарарлы бөҗәкләрне юк итеп, табигатькә, кешеләргә бик зур файда китерә. Шуңа күрә безнең бурычыбыз: кошларга ярдәм итү, аларны саклау.

Укучылар (бер-бер артлы чиратлашып).

– Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар ясап эл!

– Кошларны һәм җәнлекләрне куркытма!

– Кош оясын туздырма!

– Теләсә кайда учак якма, әйләнә-тирәне чүпләмә!

– Бөҗәкләрне үтермә, кырмыска ояларын туздырма!

– Агач һәм куакларны  күпләп утырт! Аларның ботакларын сындырма!

Барысы бергә. Табигать йортыбыз бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы – безнең кулда!

1 нче алып баручы. Әйе, без – кешеләр, кайвакыт эшләгән эшләребезнең фаҗигагә китерүен аңламыйбыз. Кошларны, хайваннарны рәнҗетәбез, чәчәкләрне таптыйбыз, табигатькә чыкканда, ял иткән урыннарыбызны чистартып китмибез. Шул рәвешле Табигать-анага, үзебезгә-үзебез зыян китерәбез. Әйдәгез, урманнарны саклыйк, кошларны рәнҗетмик, әйләнә-тирәбезне чүпләмик! Табигатебезне ямьле йортыбызга әйләндерик. Шул вакытта яшәү рәхәтлек китерер.

2 нче алып баручы.

Барыр юлың, дустым, әле ерак:

Һәр адымы булсын җимешле.

Океанга барып кайтса иде

Кайнап торган чишмәң инеше.

Саекмасын иҗат чишмәң мәңге,

Күңел сандугачың сайрасын.

Кешеләргә булган мәхәббәтең,

Яшәү тәмең сүнми кайнасын.

Алтын түгел, алтыннардан кыйммәт,

Хәрефләрдән сүзләр төзегез,

Халык йөрәгенә барып җитсен

Хыялланып язган сүзегез.