[х], [х’] авазлары һәм Хх хәрефе
№ 100
(I сыйныфта әдәби уку дәресе)
Фәйрүзә СӘМӘРКАНОВА,
Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәбе филиалы – Уразай башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле укытучысы
Максатлар:
Белем бирү (дидактик): [х], [х’] авазларын ишетә һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү; Хх хәрефе белән таныштырып, аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;
Фикерләү сәләтен үстерү (үстерелешле): укучының үсешен тәэмин итү: мин нәрсә белә идем? Бүген нәрсә белдем? Алар арасында нинди бәйләнеш булды дип аңлау сәләтен үстерү.
Тәрбияви: укымышлы кешеләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләп, китапларны сак тотарга өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә бәйле: дөрес сөйләм булдыруга омтылыш, үз фикереңңне әйтә белү.
Метапредмет: предметара төшенчәләрне үзләштерү.
Регулятив УУГ: максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез, нәрсә билгесез), бәя (укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы).
Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау.
Танып-белү УУГ: укыганны анализлау.
Предмет: [х], [х’] авазларын ишетә һәм дөрес итеп әйтә белү; Хх хәрефләре белән танышып, аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.
Җиһазлау. Дәреслек (Әлифба. И.Х.Мияссарова.- К.: «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, 2016. – 96 битле), проектор.
Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү дәресе.
Дәреснең төре: әңгәмә-дәрес.
Дәрес барышы
I. Оештыру—мотивлаштыру
Максат. Укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү.
Укытучының изге теләкләре.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дәресне башлыйбыз.
II. Актуальләштерү
Максат. Бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.
Укытучы. Балалар, әйдәгез, дәреслекләрегезне ачыгыз. 78 нче биттәге “Яшелчә бакчасы” текстын “чылбыр буенча” укырбыз.
— Булдырдыгыз! Бераз ял итеп алыйк, барыбыз да бастык.
Ял итү
Апрель
Гөрләвекләр агалар, (утырган килеш)
Күктән кояш елмая. (кулларны як-якка җәяләр)
Каңгылдашып, торналар
Тезелеп үтте бая. (очу хәрәкәтләре ясыйлар)
Инешләрдә коена
Канатланып үрдәк, каз. (чумалар, йөзәләр)
Җирне яшәртеп, безгә (кул чабалар)
Гөлләр алып килә яз.
Укытучы. Укучылар, рәсемнәрне карагыз әле. Нәрсәләр күрәсез? (Хат, хөрмә, хәреф рәсемнәрен күрсәтеп, иҗекләргә бүлү: хат, хөр-мә, хә-реф; аваз анализы ясап, кисмә хәрефләрдән сүз төзү.)
— Бу сүзләрне төзү өчен нинди хәреф җитми? (Хх хәрефе)
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую
Максат. Авырлыкларны ачыклау.
— [х] авазы кергән тагын нинди сүзләр беләсез? Тактага игътибар итик әле. (Халат, хәлвә, хоккей, хәйләкәр, хата, хәбәр, хуш, хәтер, хәтәр, хөрмәт, хезмәт, яхшы.)
Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенү өчен рәсемнәр проектордан күрсәтелә, сүзләр белән җөмләләр төзелә. (Эшләгәндә халат кияләр. Хәлвәне көнбагыштан ясыйлар. Хоккей уенын күп кеше яратып карый. Әкиятләрдә төлке – хәйләкәр персонаж. Хаталы язуга бишле куелмый. Телефонда СМС хәбәр языла. Ул китәр алдыннан хушлашты. Өлкән кешенең хәтере начар була. Безнең әтәч хәтәр малайлар кебек йөри. Безнең авылда эшләгән кешене хөрмәтлиләр. Игенче хезмәтнең тәмен белеп эшли. Яхшы эшкә укытучы яхшы билге куя.)
— [х] авазы кергән сүзләр телебездә күп, бу аваз белдергән хәрефне бүген өйрәнәбез.
IV. Яңа теманы өйрәнү
Максат. Мәсьәләне чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау.
1) [х] [х’] авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәнү. (Һәр укучыдан әйттерү.)
2) [х] авазы –саңгырау тартык. Бугазга бармакны куеп тикшереп карау.
3) Хх хәрефләре белән танышу.
4) Хх хәрефләре белән кушылмалар уку. (Һәр укучыдан укыту.)
Х хәрефе кергән сүзләр, җөмләләр уку. (Хас, хис, хак сүзләренең мәгънәсенә төшенү өстендә эш.)
Ял итү.
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык
Тирән итеп суладык.
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык.
Бер урында йөгердек
Аннары соң сикердек.
Сузылдык, киерелдек,
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Дәресне дәвам иттек.
V. Алган белемнәрне ныгыту
Максат. Бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау.
1. Хат- хата, хөрмә-хөрмәт, Хәлим- Хәлимә, Хәмит – Хәмидә сүзләрен укып, сүзлек өстендә эш эшләү, сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
2. – Укучылар, әйдәгез, уйнап алыйк. Уеныбыз “Төшеп калган сүзләрне тап” дип атала.Сез җөмләләрнең буш урыннарына сүзләр куярга тиеш буласыз. (Әби Хәлимәдән (хат, хата) яздырды.(Хөрмә, хөрмәт) агачта үсә.)
3. — Данның төбе – хөрмәт,
Хөрмәтнең төбе хезмәт мәкале кайсы рәсемгә туры килә? Әйтеп бирегез әле.
4. – Балалар, дәреслекләрегездә Ш.Галиевның “Хәзинә” шигырен табыгыз. Иң элек аны мин укып чыгам, сез карап барыгыз. Соңыннан авторның әйтергә теләгән фикерен ачыкларга кирәк булыр. Ягез, автор нәрсә әйтергә теләгән? (Китапханә — бай хәзинә.) Укучыларның шигырьне укуы.
5. “Китап — белем чишмәсе” мәкаленең мәгънәсен ачыклау.
6. Хәбәрләр ташып тора,
Араны
Тоташтыра.
— Табышмакның җавабы нинди булыр? (Хат)
7. Тизәйткеч өйрәнү.
Үзе яхшының
Эше дә яхшы,
Үзе яхшыга
Кеше дә яхшы.
VI. Рефлексия
Максат. Укучыларның үз сәләтләрен бәяләү.
Укытучы. Бу дәрестә нинди максат куйган идек? Максатка ирештекме? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?
VII. Йомгаклау
Укытучы. Балалар, без бүген нинди аваз хәрефен өйрәндек? ([х])
— Ул нинди аваз? (Саңгырау тартык аваз.)
— Бүген дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт барыгызга да.