Пыяла тактада ком белән рәсем ясау буенча мастер класс

№97

Раушания НИГЪМӘТУЛЛИНА,

Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

 Максаты: Рәсем ясауның традицион булмаган ысулы: пыялада ком белән рәсем ясау техникасына өйрәтү.

Белем бирү бурычы:

—                     Комда рәсем ясауның төрле алымнарына өйрәтү.

—                     Татар халкының милли баш киеме калфак белән таныштыру.

—                     Комлы тактадаком агымы (песочная струя) алымын кулланып татар милли бизәкләре белән  калфак бизәргә өйрәтү.

Үстерү бурычы:

—                     Эстетик күзаллауларын, тоемлауларын, образлы фикерләүләрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү, хәтерләрен яхшырту.

—                     Кул чуклары үсешен тәэмин итү.

—                     Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, хыялларын баету.

Тәрбия бирү бурычы:

—                     Татар халкының милли киемнәренә, бизәкләренә кызыксыну хисләре тәрбияләү.

—                     Матурлыкка соклану, матурлыкны тудыру теләге уяту.

—                     Психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбияләү.

Күрсәтмә җиһазлар: Тоемлаулар тартмасы, презентация “Ком белән ясалган картиналар”, төрле калфаклар төшерелгән слайдлар, татар көйләре аудиооязмасы, проектор, ноутбук, экран.

Таратма җиһазлар: комлы пыяла такта, төсле комнар, лупа,шаблон.

Төзелеше:

Оештыру өлеше: Тоемлаулар тартмасы (ящик ощущений) белән эш. Балаларны кызыксындыру.

Теоретик-күрсәтмә өлеше: Төсле ком белән танышу, үзлекләрен билгеләү.

Ком белән ясалган картиналар карау.

Комлы пыяла такта белән таныштыру.

Практик өлеше: Ком белән ясауның төрле алымнары белән танышу.

Татар милли бизәкләрен кулланып калфак бизәү.

Рефлексия. Йомгаклау.

Барышы:

Оештыру өлеше: Хәерле көн балалар! Әйдәгез сезнең белән танышып китәбез. Мин Раушания Фаиловна булам. Сезнең исемең ничек? (Һәр баладан исеме сорала). Менә таныштык та. Мин сезнең белән танышуыма бик шат. Балалар, мин сезгә тылсымлы тартма алып килдем. Аның эчендә нәрсәдер бар, моны белү өчен кулны шушы җиңнәргә тыгып, кул белән тотып, тоемлап карарга кирәк (тоемлаулар тартмасы белән эш башкарыла).

Теоретик-күрсәтмә өлеше: Тартма эчендә нәрсә бар, кайсыгыз белде?(балаларның җаваплары тыңлана).Әйе, тартма эчендә төсле ком бар. (Һәр балага савытка салынган ком бирелә).

Әйдәгез, комны тотып карыйк әле, ул нинди? (йомшак, коры, таралучан, төрле төстә). Ком нәрсәләрдән тора, комны лупа аша карыйк(вак бөртекләрдән).

Балалар, сез беләсезме, комнан нәрсә ясап була? (балалар җавабы).

Әйе, ком белән рәсем ясап була. Ком белән рәсем ясау белән рәссамнар шөгыльләнә. Мин сезгә күрсәтергә комнан ясалган картиналар алып килдем (экраннан “Ком белән ясалган картиналар” презентациясе күрсәтелә).

Сезнең дә пыяла такталарда ком белән рәсем ясыйсыгыз киләме? Өстәлләр янына килегез әле.Менә бу пыяла такта.Аның астында уты яна, ул рәсемнәр матуррак булып күренсен өчен кирәк.

Практик өлеше: Пыяла өстенә төсле комнарны салабыз, кул белән тигезлибез. Хәзер мин сезгә ясау алымнарын күрсәтәм. Иң элек бармаклар белән гади рәсемнәр (күбәләк, чәчәк, өй, кеше) ясап була (ясап күрсәтү). Сез дә бармак белән ясап карагыз әле.

Кулның яны белән йөрәк, шалкан, кишер, дулкынясап була (ясап карау).

Йодрыклар белән шар, кояш, чәчәк, керпе ясарга мөмкин (балалар  үз фантазияләреннән чыгып төрле рәсемнәр ясыйлар).

Ә сезнең калфак бизәргә өйрәнәсегез киләме? Әйдәгез, төрле калфак үрнәкләрен карап китик. Калфак татар хатын-кызларының баш киеме. Бизәкләп, матурлап эшләнгән. Төрле төстәге бәрхеткә чәчәк, үлән бизәкләре төшерелгән, алтын җепләр белән чигелгән, сәйләннәр белән бизәлгән. Балалар сез калфаклар кигәнегез бармы? (Әйе, бәйрәмнәрдә, татар халык биюен башкарганда).Калфак кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккән, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барганнар.

Калфакны шаблон өстенә йодрыктан нечкә агым белән ком агызып ясарбыз (ясап күрсәтү).

Татар халык көе яңгырый. Балалар мөстәкыйль эшлиләр. Тәрбияче эш барышында күзәтеп йөри, үзенчәлекле эшләрне мактый.

Рефлексия. Балалар, сезгә бүген комда рәсем ясау ошадымы? Сез нинди яңалык белдегез? Бүген өйрәнгәннәр турында өйгә кайткач кемнәргә сөйлисез?

Барыгыз да актив булдыгыз. Рәхмәт сезгә.