Җәнлекләр кышка әзерләнә

№ 97

(Уртанчылар төркеме өчен интегральләштерелгән эшчәнлек конспекты)

Гөлшат ГАЛИЕВА,

Тукай районы Түбән Суык-Су «Ак каен» балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе,

Максат: Балаларда табигать турында күзаллауларын киңәйтү.

Бурычлар: Балаларнын игътибарын, күзәтүчәнлекләрен,  кызыксынучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Сүзлекләрен баету.Балаларны урман җәнлекләрен танып белергә, предметларны озынлыгы, зурлыгы буенча чагыштыра белергә өйрәтү.Тереклек ияләренә сак караш, мәрхәмәтлелек, ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Сүзлек: Кин, тирән, куыш

Методик алымнар: Әңгәмә, күзәтү,  чагыштыру, презентация күрсәтү

Жиhазлау: Музыка тыңлау өчен магнитофон, слайдлар өчен экран, дидактик уеннар өчен таратма материаллар

Кулланылган әдәбият: «Татарча сөйләшәбез» методик укыту комплекты В.Ф.Хазратова З.Г.Шарафутдинова И.Ж.Хабибуллина

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче:  Исәнмесез балалар, хәерле иртә!

Карагыз эле балалар, бүген көн  нинди матур! Әллә урманга сәяхәткә барабызмы? Ләкин юлга чыкканчы башта урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик эле.

Балалар: Агач, куакларны сындырмаска

– Кычкырып сөйләшмәскә

– Кыргый жәнлекләр янына якын бармаска

– Кошларга таш атмаска.

Тәрбияче: Кагыйдәләрне беләбез үтәргә генә кирәк. Юл ерак, жәяү барсак аякларыбыз арыр, урманга нәрсә белән барырбыз икән?

Балалар: Автобус белән.

Тәрбияче: Һәр кеше үз урынын тапсын өчен мин сезгэ рәсемнәр бирәм.

Дима, синдэ нинди рәсем? (Миндә помидор).

– Помидор нинди формада? (Помидор түгәрәк).

– Азамат, синдэ нинди рәсем? (Миндэ кыяр рәсеме).

– Кыяр нинди төстә? (Кыяр яшел төстә).

(Тәрбияче hәр баладан сорап чыга: нинди формада, нинди төстә, балага нинди рәсем эләгә шул рәсем төшерелгән урындыкка утыралар).

Тәрбияче: Алар бер сүз белән әйтсәк нәрсәләр? (Яшелчәләр). Дөрес. Юлга кузгалдык.

үңелле музыка астында автобус белән урманга баралар).

Тәрбияче: Әкрен генә автобустан төшегез дә минем янга килегез.

(Каршыда елга була).

– Балалар, урман елганың икенче ягында. Елга киң, тирән. Елга нинди бергәләп кабатлагыз эле?

Балалар: Киң, тирән .

Тәрбияче: Ничек елганың икенче ягына чыгарга сон?

(Елга буенда озын hәм кыска такталар ята, балалар әйтмәсә тәрбияче әйтә).

Тәрбияче: Балалар менә монда озын hәм кыска такталар ята. Бәлки бу такталардан күпер салырбыз?

Ә кайсы такталар белән:  озыннары беләнме әллә кыскалары беләнме?

Балалар: Озыннары белән.

Тәрбияче: Такталарның озынлыкларын ничек белергә сон?

Моның өчен такталарны чагыштырып карарга кирәк. Берсе өстенә икенчесен куеп яки берсе янына икенчесен куеп карыйбыз. (Балалар чагыштыралар).

Тәрбияче: Әйдэгез эле, малайлар басма ясасыннар.

(Балалар hәм тәрбияче басмадан елганың икенче ягына чыгалар).

Тәрбияче: Менә без урманга килеп җиттек. Балалар, агачларга игътибар итегез әле. (Яфраклары коелып беткән).

– Ә ни өчен коелганнар алар? (Чөнки көз житкән).

– Бик дөрес әйттегез, хәзер урманда көз. Ә сез көз турында ниләр беләсез?

Балалар: Яфраклар саргаялар, җиргэ коелалар, көн салкын, янгырлар ява.

Тәрбияче: Әйдәгез әле җиргә коелган яфраклар белән уйнап алыйк.

Уен «Яфрак җыю» (Сары яфракларны сары тасмалы кәрзингә, яшел  яфракларны яшел тасмалы кәрзингә салабыз, яфракларны чагыштыралар, кайсы яфраклар күбрәк яшелләреме әллә сарыларымы? Ни өчен?).

(Балалар уйнаган арада экранда керпе күрсәтелә, анын өстендә яфраклар).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бу нинди җәнлек? (Керпе) .

– Керпе нинди?

Балалар: Энәле, кечкенә, матур.

Тәрбияче: Әйе балалар, керпе урманда яши.  Карагыз әле, ул энәләренә яфрак җыйган. Керпе үзенен оясына күп итеп яфрак ташый hәм кыш җиткәч шул яфраклар астына кереп ята. Кыш буе оясыннан чыкмый. Кем белә керпе нәрсә ашый?

Балалар: Гөмбә, алма.

Тәрбияче: Бик дөрес әйттегез, керпе әле тагын тычканнар, кечкенә  еланнар, бөжәкләр белән дә туклана. Димәк керпе шулай кышка әзерләнә. Әйдәгез бергә кабатлыйк әле керпе кышка әзерләнә.

(Балаларны активлаштыру, индивидуаль кабатлаулар).

Тәрбияче:  Ә без сәяхәтебезне керпе  шикелле вак-вак атлап дәвам итик. (Керпе шикелле вак-вак атлап бер түгәрәк әйләнәләр, экранда тиен күрсәтелә, ул  гөмбә жыеп йөри).

Тәрбияче: Балалар карагыз әле бу нинди җәнлек?

Балалар: Тиен.

Тәрбияче: Тиен нәрсә эшли?

Балалар: Тиен гөмбә җыя.

Тәрбияче: Дөрес, тиен гөмбәләрне оясына күп итеп җыеп куя. Ул шулай кышка әзерләнә. Кыш көне бит гөмбәләр, чикләвекләр булмый, шуңа күрә көз көне жыеп әзерләп куя, hәм кыш көне шуларны тәмләп ашый. Тиен кышка әзерләнә, бергәләп кабатлыйк әле.

Балалар: Тиен кышка әзерләнә.

Тәрбияче: Тиен агач куышында яши. Бергә кабатлыйк әле — куыш. (Куыш).

Әйдәгез әле без дә тиенгә гөмбәләр җыеп бирик.

Уен «Гөмбәләр жыябыз» 

(Балалар гөмбәләр җыялар, чагыштыралар зур гөмбәләр 4, кечкенә гөмбәләр 2, саныйлар).

Тәрбияче: Ярый, тиен кышка әзерләнсен, ә без сәяхәтебезне тиен кебек сикереп дәвам итик.

Тәрбияче: Көзге урманда шундый тыныч, бераз моңсу да. Ни өчендер кошлар да сайрамый, очканнары да күренми.

Балалар: Кошлар җылы якка очып киттеләр.

Тәрбияче:  Дөрес, көз җиткәч кошлар җылы якка очып китәләр. Ләкин барысы да очып китмиләр. Кайбер кошлар бездә кала. Хәзер без бер уен уйнап алыйк әле.

Дидактик уен «Дөрес җый»

Тәрбияче: Я, балалар, таныдыгызмы, нинди кошлар жылы якка очмыйлар? (чыпчыклар, күгәрченнәр). Балалар, көн үткәнен сизми дә калганбыз. Безгә инде кайтырга вакыт. Әйдәгез күпер аша чыгып, автобуска утырыйк та юлга кузгалыйк.

 (Музыка астында автобус белән бакчага кайталар).

– Балалар, без кайда бардык әле? (Көзге урманга).

– Урманда сезгэ ниләр ошады? (Балалар җаваплары).

– Анда безгә нинди җәнлеклэр очрады? (Керпе, тиен).

– Алар нәрсә эшлиләр иде? (Кышка әзерләнәләр).

–Бик дөрес. Балалар, сез бүген үзегезне бик тәртипле тоттыгыз, актив катнаштыгыз, афәрин. сау булыгыз.