Гаиләдә камил шәхес тәрбияләнсен дисәк…

№ 95

Рузия МӨГЫЙНОВА,

Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ләкин тәрбия берьяклы гына була алмый. Аның уңай нәтиҗәсен гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелек белән бергәлектә алып барылган очракта гына күрергә мөмкин.

Гаилә һәм мәктәпнең үзара элемтәсе, тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер максатка омтылуыннан килә. Аларның бердәм эш итүләре мөһим. Һәръяклап җитлеккән, камил шәхес тәрбияләү эше тәрбия процессында катнашучыларның һәммәсеннән – ата-анадан да, укытучы-тәрбиячеләрдән дә килешеп эшләүне, акыл һәм көч егәрлеген бер максатка юнәлтүне сорый.

Гаиләдә әти-әнинең үзара килешеп-аңлашып яшәве, өлкәннәр белән кечкенәләр арасында ихтирам, балалар арасындагы туганлык хисләре булу шәхеснең әхлакый тәрбиясе өчен уңай җирлек тудыра. Эчкерсез, табигый яшәү рәвеше булдыру – бүгенге көндәге тәрбия эшенең иң мөһим мәсьәләләреннән берсе. Туганлык, якынлык, кардәшлек хисләре, рәхмәтле һәм миһербанлы була белү, кайгыны уртаклашу, шатлык-сөенечләрне бүлешү, ялгышларны кичерә белү, үзара ярдәмләшү, бер-береңнең күңеленә хуш килердәй эшләр эшләү, гаиләдәге кешеләр сәламәтлеге турында кайгырту кебек күркәм сыйфатларны баланың нәкъ менә гаилә шартларында үзләштерүе бик мөһим.

Сөйләшү, әңгәмә кору юлы белән генә әллә ни уңышка ирешеп булмый. Бала үзе яхшы һәм миһербанлы гамәлләр кылса һәм нәкъ менә шул гамәлләр аша тәрбияләнсә, аның күңелендә башкаларга карата ихтирам, мәрхәмәт, сизгерлек урын ала.

Тәрбия эшендә шулай ук хезмәт тәрбиясе аерым бер урын алып тора. Ул баланы үзлегеннән эшләргә өйрәтә. Бала үз урын-җирен җыештыруда, табын җыюда гаиләнең һәртөрле эшләрендә катнашса, шуңа күнегеп үсә, киләчәге дә матур була. Ата-аналар, баланы эшкә өйрәтү белән бергә, хезмәттән тәм һәм рәхәт табарга да өйрәтергә бурычлылар. Бала эшне үзе теләп, ирекле рәвештә башкарырга тиеш. Хезмәтнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: ул кешеләрдә әхлак тәрбияләргә ярдәм итә.

Һәр гаиләдә әти-әни балаларын олыларга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булырга, булышырга өйрәтергә бурычлы.

Хезмәттә тәрбияләү барлык халыклар педагогикасында мөһим мәсьәлә булып тора. Хезмәтне  яратырга өйрәтү – тәрбиянең төп бурычы. Хезмәттән башка, көч куймыйча гына әхлак тәрбиясенә дә, физик тәрбиягә дә, акыл тәрбиясенә дә ирешеп булмый.

Авыл халкының бер-берсенә ярдәм кулы сузуы, зур эшләрне бергәләп өмә ясап башкаруы, эш вакытын күңелле итеп уен-көлке, җыр белән үткәрүләре, ихластан булышулары – менә үрнәк алырлык сыйфатлар. Шаян, тырыш, эшчән булган һәм элек-электән алтын куллы кешеләре белән дан тоткан безнең халкыбыз.

«Саулык – иң зур байлык», диләр. Сәламәтлеге булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм була. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Сәламәтлекне саклау өчен иртәнге зарядка, салкын су белән коену, йөгерү, йокы алдыннан бүлмәне җилләтү, һавада йөреп керү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең дә файдалы икәнлеге һәркемгә мәгълүм.

Гаилә белән бергәләп елга буена, урман-кырларга чыгу, ял итүләр дә – күркәм гамәл. Моның әйләнә-тирә мохитне танып белү ягыннан да әһәмияте зур. Табигать белән бергә яшәргә кирәк. Әти-әниләр белән бергәләп урманга бару балаларның аеруча күңелендә кала. Бу сәяхәтләр шактый мәгълүматлар бирә: балалар язгы чәчәкләр, аларны саклау турында беләләр. Өлкәннәр балаларны кулларыннан җитәкләп, аларның сорауларына җавап бирә-бирә баралар, шулай итеп, табигатькә сакчыл караш үрнәге күрсәтәләр. Гаиләдә  баланың сәламәт яшәү рәвеше укытучы-тәрбиячеләр җитәкчелегендә барлыкка килә, ул балага һәм әти-әниләргә үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Балаларыбыз шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, киң күңелле булып үсеннәр иде.

Сыйныф җитәкчесе укучыларның өйләренә даими рәвештә бара, аларның тормышы белән таныша, гаилә шартларын күреп аралаша. Укучының өенә, әти-әнисе янына барганда, алар белән гаилә шартларында әңгәмә корганда аеруча сизгер булырга, баланы да, әти-әнисен дә гаепләмәскә кирәк. Иң яхшысы – баланың укуда артта калуы яки аның берәр җитешсезлеге сәбәпләрен әти-әни белән бергәләп ачыкларга тырышу, педагогик киңәшләр бирү, ярдәм итәргә тырышуыңны, эчкерсезлегеңне күрсәтү. Шулай булганда гына әти-әнидә сыйныф җитәкчесе белән очрашу һәм аралашу, сыйныф тормышында, аның җәмәгать эшләрендә катнашу теләге туачак.

Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала.

Укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.

Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, әдәбияты, сәнгате белән даими таныштыру – һәр ата-ананың, тәрбияченең, укытучының изге бурычы. Шуңа күрә, һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү өчен, гаиләләр белән киңәшеп эшләү кирәк. Балалар күңеленә кечкенәдән үк мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыклары салсак иде.