Авылым чишмәләре

Фәния  ГАЙСИНА,

Мөслим районы Вәрәшбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат һәм бурычлары:

1. Үзебез яши торган төбәктәге чишмәләр, аларның микротопонимикасын өйрәнү, чишмәләр турында материал туплау.

2. Чишмәләрнең нинди урыннардан тибеп чыгуларын өйрәнү.

3. Суның табигый байлык булуын, изге җир икәнлеген аңлау, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, компьютер, мәкальләр,су турында фикерләр язылган плакатлар, җырлар язылган диск, “Авылым чишмәләре” презентациясе, “Вәрәшбашым” видеоязмасы

Чара барышы

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Изге җомга көннәре мөбарәк булсын. Һәрбер чара гадәттә танышудан башлана. Әйдәгез, без дә эшне танышудан башлыйк. Уен “Сорау-җавап” дип атала. Белгәнегезчә, һәркемнең үз фикере була. Ул башкаларның фикерен дә ихтирам итәргә тиеш. Мин сорау бирәм, минем белән килешәсәгез- басасыз, юк икән- утырып кына торасыз.

-Бүген изге җомга, атнаның 5нче көне.

-Минем кәефем бик яхшы.

-Мин 1 нче сыйныфта укыйм.

— Мин 2 нче сыйныфта укыйм.

— Мин 3 нче сыйныфта укыйм.

— Мин 4 нче сыйныфта укыйм.

-Минем исемем Данис…………

-2 һәм 3 ле сез укып булмый.

-Минем туган авылым Вәрәшбаш.

Туган авылыбызның гүзәллеген бергәләп видеотасма аша күзәтик.

Әйе Туган авыл, Туган җир…

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз, туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы һәр агачы, һәр үләне аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар. Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята. Балалар сез ничек уйлыйсыз, бәлки безнең авыл очраклы рәвештә генә шундый урынга урнашкандыр?

– Юк, мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр.

—  Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны булуы кирәк булган.

—  Шулай ук инеш, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк булган.

Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи. Халыкның тормышы су белән бәйле. Вәрәшбаш авылы да бик уңайлы җиргә урнашкан. Авылның менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, урманнары бар.

— Әйе, туган авылыбыз гаҗәеп тә матур җиргә урнашкан.

Музей хезмәткәре. Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар! Мин Исламова Алисә, сезне Вәрәшбаш авылының кыскача тарихы белән таныштырып китәм.

Безнең Вәрәшбаш авылы утырган урында баштагы чорда су булган.

Еллар үтү белән, табигый шартлар үзгәрү нәтиҗәсендә су чигенгән. Бу территорияләрне бик озак елларга урманнар каплап алган. Уңдырышлы туфрак, челтерәп аккан чишмәләр безнең беренче бабаларыбызны бик кызыктырган.

Вәрәшбаш авылы район үзәгеннән 9 чакрым ераклыкта тегермән кору өчен яраклы булган Вәрәш һәм Ташлы Каран инешләре буена урнашкан татар авылы (элеккеге вакыттагы рәсми документларда Чермалы, Карантамак, Чершылы исемнәре белән дә аталып йөртелгәннәр).XVIII гасыр башларында нигезләнгән.  Иске Вәрәш һәм Катмыш авылларыннан моннан 200 – 250 еллар чамасы элек беренче агайлар монда килеп утыра башлаганнар. Беренче агачларны агалы – энеле Әбделмән һәм Әпсәм, Фәтхулла һәм Нигъмәтуллалар төплиләр.Алар безнең авылыбызда беренче торакларны төзиләр һәм тормыш итә башлыйлар. Аннары башкалар күчеп утыра һәм авыл барлыкка килә.

Авылыбызның көнчыгыш ягы моннан 90 елар элек кенә әле урманга терәлеп торган. Чәчүлек җирләрне арттыру нәтиҗәсендә урманнар авылдан ераклаша барган. Авылыбызны икегә аерып тирән чокыр ясап агучы елганың башта ярлары булмаган. Аны Зәйнулла бабайның атасы ерганак ясау нияте белән сука белән генә сызган булган. Еллар үткән, сулар аккан саен ул бүген  15 – 20 метр тирәнлектәге чокыр әйләнгән.

Авыл кешесенең  төп байлыгы җир булган. Әмма ул бар кешегә дә тигез бирелмәгән. Ул вакытта безнең авыл кешеләрен өч төркемгә бүлеп йөрткәннәр:

  1. Башкортлар
  2. Типтәрләр
  3. Казан кешеләре.

1884елга кадәрле соңгы халык санын алу нәтиҗәсе буенча авылда174 ир-ат, 188 хатын-кыз- барлыгы362 кеше яшәгән. 22 хуҗалыкның бер аты да булмаган, 22 хуҗалыкта берәр баш ат, ә бары тик 1 хуҗалыкның гына 6 һәм аннан артык аты да булган. Ә инде 1780 елда авылдагы 48 хуҗалыкта 440 кеше яшәгән. Мәчет һәм мәдрәсә булган. Халыкның төп шөгыле- игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачалык белән дә шөгыльләнгәннәр.

Мәсьәләләрне хәл иткәндә халык “мир җыены”на җыела торган булган. Анда җир бирү, көтүче яллау, басуларны ныгыту һәм башка эшләр карала.

Революция еллары алдыннан Ишалин Кашап һәм Халиков Ризатдин дигән муллалар укыткан.

1900 нче еллар тирәсендә Теләнче Тамак авылының атаклы бае Хәлфин безнең авылда кечкенә генә таш мәктәп салдыра. Ул мәктәптә элекке кадимчәдән аермалы буларак, җәдитчә укытылган. Ягъни, дин белән беррәттән арифметика, география, тарих фәннәре дә алып барылган. Ләкин укытуның нигезендә гарәп һәм фарсы телләрендә догалар һәм аятьләр ятлау булган. Шуның нәтиҗәсе буларак, авылда укый – яза белүчеләр бармаклар белән генә саналган.

Колхоз оешу еллары

1917 нче елгы революция шалкымы безнең авылга да килеп җитә. Патша режимы бетерелә һәм Совет власте урнаштырыла.

Тиз арада колхозга 250 хуҗалык керә. Җире 2500 га, атлар 200 баш исәпләнгән.

Илдәге сәяси вакыйгалар нәтиҗәсендә 1930 нчы елның март аенда 238 хуҗалык колхоздан чыга. Күмәк хуҗалыкта 12 гаилә, 22 баш ат кала һәм хөкүмәт карары белән 120 га җир бирелә.  Елның әйбәт килүе, күмәк хезмәтнең яхшы оештырылуы нәтиҗәсендә  1 га дан 13,5 цн уңыш алына. Колхозчыларга җан башына 13 әр пот, аннан тыш кояш көненә 1 әр кг икмәк бирелә. Моны күргән аерым хуҗалыклар яңадан колхозга языла башлыйлар.

Бөек Ватан сугышы һәм аннан соң

1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Вәрәшбаш авылыннан да бик күп эшче көчләрне тартып алды. Авылдан барлыгы 125 кеше сугышка китә. Вәрәшбаш кешеләре фронтта да, тыл да Ватан алдында торган изге бурычларын намус белән үтиләр. Фронтка киткән кешеләрнең 68е сугыш кырларында ятып кала. Күп кенә авылдашларыбыз күрсәткән батырлыклары өчен Хөкүмәтебезнең зур бүләкләренә лаек булалар. Галиев Зәкәрия, Гәрәев Миргарифан, Җәләлев Әскый, Гайсин Зөфәрләр “Кызыл йолдыз” һәм “Дан” орденнарының төрле дәрәҗәләре белән бүләкләнәләр.

Җиңеп кайтучылар сугыш вакытында авылда иң авыр йөкне тарткан хатын- кызларга, балаларга һәм картларга ярдәмгә ташланалар. Колхоз һәм авыл елдан – ел үсә, ныгый, 1950 нче елда Ирекле авылы белән кушылгач, колхоз “ Электро” дип атала башлый. Колхозларны эреләндерү багшлангач, 1960нчы елда “Киров” колхозына кушалар. Бу хәл авылның төрле яклап үсешенә тоткарлык ясый. Авыл “читтәге бригада” булып кала, эшче көчләр колхоз үзәгенә (Мөслимгә) тартыла, шәһәргә китә. Ләкин тормыш үзенекен таләп итә. Искене яңартырга, яңаны төзергә, булганны киңәйтергә кирәк. Безнең авылда да ул яктан үзгәрешләр сизелә. Машина-трактор паркы, механикалаштырылган ындыр табагы, авыл Советы һәм балалар бакчасы биналары, кибет, сарыкчылык комплексы төзелә. Умарта бакчасы киңәйтелә, ясалма сугару өчен зур буа төзелә,авыл тирәсендәге чишмәләр чистартыла.

Илдә барган үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә Вәрәшбаш авылы 1990нчы елдан “Ярыш” колхозы булып яши. Вәрәшбаш авылына район үзәгеннән шоссе юл килә. 2004 елда юл асфальт белән түшәлде. Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе,мәдәният йорты, үзәк китапханә филиалы, элемтә бүлекчәсе, ”Аккош” балалар бакчасы, мәктәптә туган як музее, медпункт, кибет һ.б мәдәният- көнкүреш биналары бар.Барлыгы 335 кеше яши.

Авылда туып – үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт  туган җирен искә төшерә, кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар.  Безнең авылда барлыгы 9 чишмә атамасының тарихы өйрәнелгән. Кешеләр чишмәләргә  матур – матур исемнәр биргәннәр: Абыстакай чишмәсе, Ак бабай чишмәсе, Юныс чишмәсе ( Ат чишмәсе), Маһисәрвәр чишмәсе, Камәрия чишмәсе, Тонтак коесы, Салкын чишмә,  Исрафил чишмәсе, Олы каен чишмәсе. Кеше исеме белән йөртелгәннәре  суларның кадерен белгән,  чишмә башын чистартып һәм карап торган кешеләр истәлегенә аталган.

Туган як чишмәсе магнит кебек ераклардан үзенә  тарта. Кайда гына йөрмә, суының тәме авызда саклана, җыры әкрен генә күңел түрендә сызыла. Вәрәшбашым (Индира Хафазетдинова)

Тирән ярлы тау башында

Туган авылым — Вәрәшбаш.

Бәхет эзләп киткән синнән

Чит җирләргә күпме баш.

Вәрәшбашым, төштә күрәм

Ярларың, күперләрең.

Кайтмый калмас сиңа кире

 “Хуш, авылым, “ – дигәннәрең.

Дөнья малларыннан кыйммәт

Гап-гади су ташлары.

Аңлады бит читтә йөреп,

Шуны газиз башларым.

Әнкәм куены кебек якын

Авылымның урамнары.

Сагынып кайткангамы, җылы

Хәтта карлы бураннары.

 “Тылсымлы шкатулка”

Эчендә көзге. Көй яңгырый. Көй туктагач, ачып карыйлар, елмаялар. Кем ул иң үзенчәлекле кеше? Без үзебезне ничек тотабыз, тирә-яктагы кешеләр дә безгә шундый мөнәсәбәттә. Һәм табигать –анабыз да нәкъ шулай. Ул да бездән яхшы мөнәсәбәт көтә.

Укытучы. Балалар, ә туган якның матурлыгын сез нәрсәдә күрәсез?
(сорау слайдтагы рәсемнәргә игътибар итеп бирелә,укучыларның җаваплары тыңлана)

Укытучы. Балалар,мин сезгә бер табышмак әйтәм,җавабын табыгыз әле.
Башы-тауда,аягы-диңгездә. Бу нәрсә? (Чишмә) 

Тау куенында анасы

Чыгып кача баласы

Күзеннән өзлексез ага яшь

Аккан яше илгә аш.

Укытучы. Ә нәрсә ул чишмә?
(Җир асты сулары өскә бәреп чыккан урынны кизләү яки чишмә дип йөртәләр.Чишмәләр кечкенә генә булсалар да,табигатькә җан кертүчеләр, елга, диңгез, океаннарга җан өрүчеләр.)

Укытучы. Барыбызга да билгеле, хәзерге заманда халыкның чишмәләрдән файдалануы, шул исәптән аларга карата игътибар да кими төште. Менә без дә үзебезнең туган авылыбыз Вәрәшбаш җирлегендә чишмәләрнең шактый икәнен белсәк дә, күбесенең атамалары таныш булса да, ни өчен шулай аталганлыгы безне кызыксындырды. Шулардан чыгып  без  үз авылыбыз тирәсендәге чишмә, сулыкларның аталу тарихларын, аларның бүгенге көндәге торышын өйрәнүне үзебезгә максат итеп куйдык .

(Укучылар Вәрәшбаш чишмәләре турында сөйлиләр. Проектор аша презентация күрсәтелә.)

Салкын чишмә.

Маһисәрвәр чишмәсе.

Тонтак коесы.

Ак бабай  чишмәсе.

Абыстакай чишмәсе.

Олы каен чишмәсе

Юныс  чишмәсе.

Камәрия  чишмәсе.

Ял итү минуты. Су зур көчкә ия. Корабльдә шторм. Аякны суга тидерми генә һәм берәүне дә калдырмыйча бу як ярга чыгарга кирәк. Бу эшне ничек башкарырга була?

(Мәктәпкәчә әзерлек төркеме укучылары чыгышы. Дамир Гарифуллин “Көмеш чишмә” шигыре.)

Челтер- челтер көмеш чишмә

Кар астыннан агадыр.

Әби көн дә тәмле чәйгә

Суны шуннан аладыр.

Көрәк тотып чишмәне мин

Чистартып кына торам.

Кыр-кырына ташлар түшим,

Аннан ерганак ерам.

Тухтасинова Нилүфәр

Әби әйтә:

-Чишмә суы

Гади түгел, серле , ди,

Ул кешегә көч бирә, ди,

Ямьли туган җирне, -ди.

“Кем күбрәк мәкаль белә?” уены. Туп түгәрәк буйлап тапшырыла. Су яки чишмә турында мәкаль әйтергә кирәк. Белмәгән кеше чыга бара. Кем иң соңгы кала, шул җиңүче.

1. Кайда су — шунда тереклек. 2.Су булса, икмәк булыр. 3. Суга  сусаучы иске чишмәне  ачар. 4. Коега төкермә, кайтып суын эчәрсең. 5. Суны эчкәндә чишмәсен онытма. 6. Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, нәрсә белән юарсың? 7. Су — яшәү чыганагы.. 8. Тамчыдан күл җыелыр. 9. Суга төкермә, авызың кутырлар. 10.Суның кадере – чишмә корыгач.

Йомгаклау, нәтиҗә ясау.

Чишмәләр -мәңгелек  кыйммәт!

Әйе, кеше гомер буе Җир йөзендәге мәңгелек кыйммәтләрнең берсе булган чишмәләрнең  тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буенча килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. Авылыбызда чишмәләр җыры тынмасын!

Гөлназ Гарифҗанова башкаруында “Чишмә моңы” җыры яңгырый.

— Ә хәзер мин сезгә Илдар Юзеевның “Аксакал нәсихәте” дигән шигырен укып китәм, игътибар белән тыңлагыз әле!
Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп
Нәкъ татарча тыйнак көлегез.
Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Дулкынланып,йөрәкләрне ачып,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез.
Күпме сахра сусыз кибә,сула,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Сусыз калсак,әгәр,корыячак,
Табигатьнең иркә гөле без.
Җилләр иссен,назлы гөлләр үссен,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Их,яшисе иде озак,мәңге,
Табигатьтән башка үле без.
Кемдер зарыгып бер йотым су сорый,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан,корыр телебез.
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Укытучы. Ни өчен шагыйрь “Чишмәләрнең кадерен белегез!”дип өзгәләнә?(җаваплар) 

-Дөрес,су-безнең төп байлыгыбыз.Су булмаса,ипи дә,башкасы да үсми.Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар.Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар.Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре,картлары күзәтеп,карап торганнар.Димәк,безгә дә чишмәләрне саклап,карап,чистартып торырга кирәк.Чишмә яннары ял итеп китә торган,кызыгып туктап,матурлыгына сокланып карый торган урын булсын иде!Чишмәләребез җырда җырланганча,илләргә иминлек теләп,челтерәп аксыннар!

-Балалар,сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Нәрсәсе белән ошады? (җаваплар)

-Киләсе дәрескә чишмәләр турында үзегезгә ошаган берәр шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез, эчтәлегенә карата рәсем ясагыз.