Татар телен «Сәлам» проекты буенча өйрәнәбез

№89

Алия ГАРИПОВА,

Казандагы 177 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

(Татар теле. I сыйныф. Рус төркеме)

Тема. Төсләр.

Максат. Төсләрнең татарча яңгырашын белү, истә калдыру. Өйрәнгәннәрне сөйләмдә гамәли куллана алу. Әңгәмәдәш белән сөйләшүне башлый, дәвам иттерә, уңышлы тәмамлый белү.

Дәрес тибы. Кабатлау дәресе.

Метод һәм алымнар. Аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе: уен технологиясе, коммуникатив һәм мәгълүмати технологияләр.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, интерактив такта, рәсемле карточкалар, төсле карандашлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

Психологик уңай халәт тудыру:

Укучылар такта янында укытучылар белән: «Мин кем?» – дип хор белән исәнләшәләр. Аннары: «Мин – Настя», «Мин – Виталик» … дип, һәрберсе үзенең исемен әйтеп чыга. Аннары: «Мин нинди?» – дип хор белән әйтәләр. Һәрберсе: «Мин матур, «Мин акыллы», «Мин яхшы»… дип әйтеп чыга.

«Сәлам» дигән җырны тынлаганнан сон, һәрберсе: «Хәлләр ничек?» дип сорап чыга.

Повернитесь друг-друга и спросите: «Как у вас дела?»

Посмотрите: к нам кто пришел? Давайте спросите: «Кто это?» на татарском языке.

 

II. Төп өлеш

– Син кем?

– Әйтмим, бел.

– Син аюмы? Син песиме? Син куянмы?

– Бу мин – әтәч (петух).

– Әйдәгез, әтәч белән исәнләшик әле.

– Исәнме, әтәч.

– Исәнме, Кирилл. Исәнме, София.

Артикуляцион  гимнастика

Ә – әтәч, ә – әни, ә – әти, ә – әби

И-ы-э-ә-ф-о-ө-у-ү

Кикки-киги

Кыккы-кыгы

Кәккә-кәгә

Какка-кага

Кукку-кугу

Күккү-күгү

– Посмотрите на петух, Әтәчкә карагыз. Әтәч нинди?

Һәрберсе матур һ.б әйтәләр.

Петух разноцветный

– Әйдәгез, аудиоязмадагы 4 нче дәрес, 1 нче күнегүне карыйк.

– А сейчас каждый ученик придумывает предмет, потом цвет и говорим предложения с интонациями.

(Һәр укучы бер предметны, бер төсне уйлый.)

– Дәфтәр кызыл төсле. Туп зәңгәр төсле.

– Давайте, спросим: «Что нужно петуху?»

(Укучылар «Сиңа нәрсә кирәк?» әйтергә тиеш.)

– Әтәч, сиңа нәрсә кирәк?

– Вот посмотрите в корзинке что есть?

А это что?

(Йомырка янында төсләр һәм предметлар.)

– Әтәч нинди төстә икәнен белми, әйдәгез, булышабыз.

(Укытучы 1 нче рәткә – төсләр, ә 2 нче рәткә предметлар тарата.)

– Тыңлагыз! Я называю, а вы выходите к доске.

Әтәч. Зәңгәр машина. Кызыл машина. Матур мәктәп.

Тактага «Миңа нинди төс ошый?» дип язылган. Беренче булып «ошый» дигән сүзне өйрәнәбез. Аннары такта янында боулинг таяклары белән матур итеп «Мина … төс ошый!» –дип әйтәбез (дәрестә интонациягә бик игътибар бирелә. Шуңа күрә бөтен төрдәге күнегүләр белем бирү белән беррәттән матур сөйләмне камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Һәр рәткә бер картина таратам. Алар рәсемгә кагылышлы өч сорау бирергә тиешләр.

1. Нинди?

2. Ничә?

3. Кем? Нәрсә?

Әгәр сыйныф рәсеме икән, бу очракта: «Бу нәрсә? Бу нинди төстә? Бу нинди сыйныф? Ничә сыйныф?» – дип сорарга тиешләр.

III. Үз-үзеңне бәяләү

(Әгәр укучы ике тапкыр җавап бирә алган икән, ул үз-үзенә: «Яхшы!» дигән бәя бирә.)

Укытучы. Давайте, хлопаем. Әтәч, как работал? А вы, дети? Покажите.