Әнием – кадерлем

№86

(нәниләр төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе)

Рәсилә ГАРИФУЛЛИНА,

Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе

Гөлнур ХАЙРУЛЛИНА,

Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе

Фирдәүс ГАЛИМУЛЛИН,

Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасының 2 категорияле музыка җитәкчесе

Хөрмәтле әниләребез!

Сезне иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сез безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүнмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.

Бердәнбер, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез – әниләребез! Балаларыгыз турында гел яхшы сүз генә ишетеп яшәргә язсын сезгә, чөнки әниләр өчен моңардан да зур бәхет юк. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Артта калып бара икән инде

Йокламый үткәргән көннәрдә…

Кулга бала тотып, беренче көн

Бакчабызга килгән көннәр дә.

Бәйрәм саен сабыйларыгыз

Сезне котлап җырлар җырлыйлар,

Шигырь сөйләгәндә: “Әниемә

Ошар микән?” – диеп уйлыйлар.

Шушы бәхет түгелмени инде?

“Сабыем”-дип эштән кайтуы.

“Әнием” – дип шушы сабыйларның

Сезне ничек көтеп алуы.

Сезне шушы матур бәйрәм белән котларга дип, балаларыбыз бәйрәм күчтәнәче әзерләде. Хәзер шушы күчтәнәчне бергәләп карыйк.

Бергә: Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп сезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр. Әнием бәйрәмең котлы булсын,

Кояш гел елмаеп, көлеп торсын.

Лә-лә-лә, лә-лә-лә,

Лә-лә-лә, лә-лә-лә.

Әнием, кадерлем, шатлан, көл син

Җыр булсын бүләгем, гөлләргә тиң

Лә-лә-лә, лә-лә-лә,

Лә-лә-лә, лә-лә-лә.

(Ишектә тавыш ишетелә.)

Алып баручы. Чү, кемнәр килә? Куян баласы белән түгелме соң бу? Нишләп йөрисез? Сез бит урманда яшисез. Бездә бүген зур бәйрәм. Күрәсезме, балалар сөенеп, үзләренең яраткан әниләрен бәйрәм белән котларга җыелдылар.

Куян. Әйе, шулай икән шул. Сез мине зинхар гафу итегез инде. Менә кызым бердә сүз тыңламый. Аягыннан җылы итекләрен салып ташлый. Миңа зинхар ярдәм итегез әле. Кызымны шушы җылы, якты, матур бакчагызда тәрбияләп, әниләрнең сүзен тыңларга өйрәтегез, зинхар.

Алып баручы. Ярар. Балалар, авырмас өчен җылы киенеп йөрергә кирәк, шулаймы? Әйдәгез, куян баласына үзебезнең матур сандалларыбызны күрсәтик әле.

Куян. Кызым, күрдеңме? Синең дә шундый матур аяк киемең бар бит. Әйдә бездә киеп куйыйк әле. (әнисе кызына итекләрен кигезә).

Алып баручы. Аяклар төз, матур, авырмасын дисәң салкын көннәрдә җылы итекләреңне салма, әниеңнең сүзеннән чыкма!

Куян. Рәхмәт Сезгә, балалар! Балалар, сез безнең турында ниләр беләсез?

Балалар: йомшак куян, куркак куян, кишер ярата, сикерә.

( “Куяннар” биюе башкарыла.)

Алып баручы. Куян дустыбыз. Синең дә безгә әйтәсе килгән сүзләрең күптер инде, әйеме?

Куян: Кеше үз гомеренә әни сүзен ничә кабат әйтә икән?

Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел әле. Бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Чөнки, “Әни” сүзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз, йөрәккә үтеп керә. Әни диеп әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Ап-ак куян утыра

Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Ап-ак куян утыра,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли ул шуңа.

Кем куянны куркытты,

Куян сикереп качты.

Менә шулай, менә шулай

Куян сикереп качты.

Асылъяр: Әнием, алтыным!

Минем иң якыным!

Яратам, яратам

Мин сине.

Әлфинә:  Әни – ул җылы кояш,

Әни – ул матур чәчәк,

Әни белән яшәү

Шундый матур балачак.

Әдел: Әниемнең куллары

Эшләп куя эшләрне

Әни булса, җылы өебез,

Әни булса, биеп йөрибез.

Алинә: Бәхетле син әнием.

Мәңге синең яныңда

Булсын минем әтием.

(Кайда безнең кулларыбыз? Ф. Шәймәрданова музыкасы һәм сүзләре)

Кайда безнең кулларыбыз?      (Балалар кулларын  артка  яшерәләр)

Югалды кулларыбыз.

Менә, менә бит алар,           (Кул  чукларын әйләндергәләп күрсәтәләр.)

Күңелле бии куллар!

Тәпиләребез күренми,     (Чүгәләп, аякларын  куллары белән яшерәләр.)

Кая киттеләр икән?

Менә, менә тәпиләр,         (Торып басып, тыпырдап бииләр.)

Матур итеп бииләр!

Кайда минем балалар?     (Битләрен куллары белән каплыйлар.)

Кая юкка чыктылар?

Менә, менә ич алар,       (Торып басып, ярым чүгәләү хәрәкәте ясыйлар)

Минем нәни балалар! 

(Шылтыравык.  Г. Гыйләҗетдинова музыкасы һәм сүзләре)

Шылтыравыклар алабыз,

Түгәрәккә басабыз.

Әл – лә — лә, әл – лә- лә,

Түгәрәккә басабыз.

Ә хәзер без чүгәлик,

Шылтыравыклар яшерик.

Әл – лә -лә, әл – лә-лә,

Шылтыравыклар яшерик

Шылтыравыкны күтәрик,

Шылтыр-шылтыр уйнатыйк.

Әл – лә — лә, әл – лә — лә,

Шылтыр – шылтыр уйнатыйк.

Алып баручы. Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Ә хәзер, әниләребезгә үз көчебез белән ясалган бүләк-котлауларын тапшырыйк.