Табигать һәм кеше

 

(“Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту-методик комплексы буенча төзелгән әйләнә-тирә дөнья фәненән дәрес үрнәге. III сыйныф.)

Рузилә ГӘРӘЕВА,

Мөслим районы Күбәк урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: укучыларны кешенең табигатькә йогынтысы тәэсирендә килеп чыгарга мөмкин булган нәтиҗәләр һәм аларны булдырмый калу юллары белән таныштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, экологик культура тәрбияләү, үз фикерләрен әйтергә күнектерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләр: табигатьтә бар нәрсәнең үзара бәйләнештә булуын үзләштерү, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту, иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: табигатьнең тиңсез хәзинә булуына төшенү, матурлыкны күрә, аңлый белү.

Регулятив УУГ: куелган сорауга максатчан җавап эзләү, үзеңнен табигатьтәге гамәлеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәтү.

 Коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне җиткерә белү, башкалар фикерен исәпкә алып эш итү, төркемнәрдә һәм парларда хезмәттәшлек итү.

Җиһазлау: презентация, видеоязма, гербарий, мәкальләр төзү өчен карточкалар.

Дәреслек: «Әйләнә-тирә дөнья» О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов  – Москва: Академкнига, 2012 ел.

 

Дәрес барышы

  1. I.                  Оештыру моменты.

– Исәнмесез, укучылар!

– Кәефләрегез ничек соң?

– Исәнмесез, кәефләребез шәп!

– Дәрестә һәрберебезгә уңышлар юлдаш булсын.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

– Укучылар, кем бүген иртән мәктәпкә килгәндә тирә-юньне күзәтте? (Күзәтүче укучылар булса, басалар.)

– Тирә-юнебезне нәрсәләр чолгап алган соң? (Һава, үсемлекләр, хайваннар, җир, сулар.)

– Ә кайсыларыгыз тирә-юньдәге матурлыкка сокланды?

– Рәхмәт, укучылар. Сез үзебезне чолгап алган тирәлекне бер сүз белән атый аласызмы? (Табигать)

– Илебезнең табигый байлыкларына нәрсәләр керә? (Табигый бергәлекләр – урманнар, сазлыклар, елгалар, күлләр, болыннар, кырлар.)

III. Уку мәсьәләсен кую. Укучыларны уку эшчәнлегенә җәлеп итү.

– Без нинди бүлекне өйрәнәбез? (Кеше һәм табигый бергәлекләр)

– Ничек уйлыйсыз, балалар, әлеге бүлекне өйрәнү кирәкме, ни өчен? (Кирәк, чөнки кеше табигатьтән башка яши алмый).

– Бик дөрес әйттегез, балалар, кешенең табигать белән тыгыз элемтәдә яшәве – тормыш зарурлыгы. Ләкин бу бәйләнеш нинди нәтиҗәләргә китерә, кешенең табигатькә салган зыянын төзәтергә мөмкинме, бүгенге дәрестә менә шуларны ачыкларбыз. Мин сезгә “Табигать һәм кеше” дип аталган видеоязма карарга тәкъдим итәм. (Экранда видеоязма күрсәтелә.)

– Дәрестә нинди сорауга җавап эзләрбез икән? (Табигать кешене гафу итәрме?)

– Сез үзегез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? (Фикерләр.)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Рольле уен.

– Табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәт – бик катлаулы проблема, шуңа күрә куелган сорауга сезнең фикерләрегез дә төрле. Әлеге проблеманы чишәргә омтылу максатыннан, без бүгенге дәресебезгә белгечләр чакырдык. Менә алар:тарих укытучысы, эколог, табиб һәм журналист. Әйдәгез, аларны тыңлап китик әле. (Тарих укытучысы, эколог, табиб һәм журналист – укучылар.)

 Журналист. (Тарих укытучысына сорау бирә)

– Кешенең табигатькә йогынтысы кайчан нык артты һәм табигатькә зыян килә башлады?

Тарих укытучысы.Бик борынгы заманнарда кеше табигатьтән үзенә кирәклесен генә алган:ашарга яраклы үсемлекләрне, үсемлек тамырларын, җиләк-җимешләрне җыйган, хайваннар аулаган, балык тоткан. Кеше табигать байлыкларын кулланган, ләкин әйләнә-тирәлеккә зыян салмаган. Вакытлар узу белән, җирдә яшәүче кешеләр арткан, азык-төлек күбрәк кирәк була башлаган, торыр урыннар кысрыкланган. Алар яңа җирләр яулаганнар, яңа төр байлыклар үзләштергәннәр. Ә кешенең табигатькә йогынтысы күп тапкырлар арткан саен, төзәтеп булмаслык зыян килә башлаган һәм ул зыян көннән-көн арта барган.

Журналист. (Экологка сорау бирә)

– Кешенең табигатькә салган зыяны нәрсәләрдә күренә?

Эколог. Кешеләр кошларны, хайваннарны ит, тире, мех өчен аталар, урманнарны кисәләр, өстәвенә янгыннар да еш булып тора. Елга ярларына, урман буйларына һәм башка җирләргә чүп ташлыйлар, сулыкларны пычраталар. Машиналардан, завод-фабрикалардан агулы газлар тарала. Басуларга миллионнарча тонна ашлама чыгарыла, агулы химикатлар кертелә. Шулай итеп тирә-ягыбыз пычрана.

Журналист. (Табибка сорау бирә)

–Тирә-якның пычрануы кеше сәламәтлегенә зыян саламы?

Табиб.Әлбәттә, әйләнә-тирәлекнең пычрануы, иң беренче чиратта, кеше сәламәтлегендә чагыла. Кешенең табигатькә саксыз каравы күп төрле авырулар килеп чыгуга сәбәпче була. Шуңа күрә һәр кеше кечкенәдән табигатьне саклау өчен бик нык тырышырга тиеш.

Журналист. РФ Конституциясенең 58 нче маддәсендә “Табигатькә сакчыл караш – һәр гражданның бурычы” диелә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы, байлыгы безнең кулда, киләчәк буын кулында!

Укытучы. Рәхмәт. Укучылар, игътибар иттегезме, табигатьнең дә үз яралары бар һәм ул аны үзе генә, безнең ярдәмнән башка гына дәвалый алмый икән. Һәркайсыбыз бу яраларны булдырмау өчен тырышса, табигатебез тагын да баер, юмартланыр, кешегә зыян салмас. Ә без аның матурлыгына карап, көн дә сокланырбыз.

2. “Агачларны таныйсызмы” уены.

– Укучылар, табигатьнең иң матур урыны, сезнеңчә, нәрсә? (Урман)

– Урманны нәрсәләр бизи? (Анда яшәүче хайваннар, үсеп утыручы үсемлекләр.)

– Безнең якларда нинди агачлар үсә?

– Сез агачларны яфракларына карап таныйсызмы, тикшереп карыйк әле. (Гербарийдагы яфраклардан агачларны тану, исемнәрен әйтү.)

3. Төркемнәрдә эш. “Җәнлекләр киңәше”.

Укытучы. Хәзер үзегезне урманның берәр җәнлеге яки агачы дип күз алдына китерегез. Сез алар урынында булсагыз, үзегезне саклап калыр өчен кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез? Беренче төркемгә куян рәсемен бирәм, икенче төркемгә – чыршы агачлары, өченче төркемгә – гөберле бака рәсеме. Тереклек ияләренең кешеләргә булган үтенечләрен әйтеп карагыз әле. Куяннар, чыршы, нарат агачлары, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, гөберле бакалар кешеләргә нинди мөрәҗәгать белән чыгарлар иде икән? (Төркемнәрдә эшләү һәм фикерләрне җиткерү.)

– Табигатьтәге тереклек ияләренең дә сезгә әйтәсе килгән теләкләре бар икән. Сез шул теләкләрне исегездән чыгармагыз, аларны дусларыгызга да җиткерегез.

4. Парларда эш. “Мәкальнең дәвамын тап” уены.

Укытучы. Борынгыдан ата-бабаларыбыз табигатьнең матурлыгы, байлыгы турында кайгыртканнар. Аларның киңәшләре мәкаль-әйтемнәрдә чагыла. “Мәкальнең дәвамын тап” дигән уен уйнап алырбыз. Сезгә мәкальләр төзергә кирәк.

Кул пычранса, су белән юарсың,………… утсыз җиргә ил корма.

Сусыз җиргә йорт корма,……………ун агачтан урман үскән.

Бер агачтан унау үскән,……………су пычранса, ни белән юарсың.

– Нинди мәкальләр, әйтемнәр таптыгыз? Аларның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

– Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың. (Сулыкларны сакларга кирәк. Чишмәләрне чистартып торырга, чүп-чар ташламаска, корырга ирек бирмәскә кирәк.)

– Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма. (Кайсы гына авылны алсак та, алар елга буйларына урнашкан. Чөнки судан башка бер көн дә яшәп булмый.)

– Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән. (Һәр кеше бер генә агач утыртса да, бик файдалы эш эшли. Ул агачлар күбәеп урманга әйләнә.)

Укытучы.Урман – табигать күрке, әйтеп бетергесез байлык. Гасырлар буе урман тереклек ияләре өчен яшәү чыганагы булып торган. Аларны җир шарының “үпкәләре” дип атыйлар. Ни өчен? (Үсемлекләр һавадагы микробларны бетерә, углекислый газны йотып, кислород бүлеп чыгара.)

Укытучы. Агачлар да нәкъ кешеләр кебек. Бер караганда алар ямансулаган кебек тынып калалар, икенче караганда шаулый, гүя шатлыкларын синең белән бүлешә. “Агачлар, тәсбих әйтеп, кешеләргә гел бәхет, тәүфыйк теләп торалар”,- диләр олылар. Шулай булгач һәрберегез агач утырту, аны үстерү кебек кирәкле эштән читтә калмассыз, дип ышанып калам.

5. Ял минуты.

– Урамда юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк булган кебек, урманда йөрү кагыйдәләрен белергә, үтәргә кирәкме соң?

– Мин сезгә төрле ситуацияләр әйтәм. Әгәр ул ситуация табигатькә куркыныч тудырса, сез аякларны тыпырдатасыз, уйларга кирәк дисәгез, кулларны өскә күтәрәсез һәм уңга, сулга борыласыз , ә инде табигатькә зыян юк дип уйласагыз, кул чабасыз.

1 нче ситуация. Самат урманда учак ягарга уйлады һәм пычак белән агачтан каен тузын салдырып алырга булды.

2 нче ситуация. Шамил әтисе белән урман буенда агач утырткан иде, бүген шул агачка су сибеп кайтырга уйлады һәм урманга юл тотты.

3 нче ситуация. Таһир белән Айдар велосипедта йөрергә чыктылар. Аларны асфальт юлда йөрү туйдырды һәм малайлар, велосипедларына атланып, урманга юл тоттылар.

–Табигатьтә тагын нәрсәләр эшләргә ярамый?

–Үзеңнең артыннан чүп калдырырга, агач ботакларын сындырырга, кош ояларын, кырмыска ояларын туздырырга, урманда учак ягарга, дару үләннәрен, чәчәкләрне таптарга ярамый.

6. Мөслим районының табигать һәйкәлләре.

Укытучы. Балалар, тирә-ягыбызда азаеп, бетеп барган үсемлек һәм хайваннарны саклау максатыннан нәрсәләр эшләнә?

– Мөслим районында сакланырга тиешле урыннар бармы соң? Бу хакта безне әлеге темага фәнни-тикшеренү эше алып барган укучыбыз Хаматшина Ләйсән таныштырып үтәр.

– Районыбыз аша узучы Ык елгасы 1978 нче елдан табигый һәйкәл санала. 2000 нче елдан Мәлләтамак тугайлары, Тамьян авылыннан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Шифа чишмәсе, Приют Шураннан төньяк-көнчыгышка таба сузылган имәнлек аеруча саклауга мохтаҗ территория дип игълан ителгән. Нарат-Асты урманнары 1994 нче елдан табигый заказник буларак рәсмиләштерелгән. Ул Мөслим урман хуҗалыгы территориясендә урнашкан, аның мәйданы – 467 га. Андагы нарат агачларына 100 – 120 яшь. Икенче ярусны имән, юкә, каен кебек агачлар тәшкил итә. Биредә агач кисәргә, көтү йөртергә, печән чабарга ярамый. Табигать һәйкәлләре, заказниклар туган җиребезнең ямен, гүзәллеген киләчәк буыннарга тапшыру өчен кирәк.

–  Рәхмәт, Ләйсән. Табигать һәм Ватан – аерылгысыз төшенчәләр. Туган җиребез гел чәчәккә, яшеллеккә төренсен. Җир-анабызны саклыйк!

7. Дәреслек буенча эш.

– Безнең заманда сугылган көмеш акчалардагы хайван рәсемнәрен карап (95 нче бит), аларны исемләп әйтеп чыгарга кирәк.

– Мондый акчалар чыгару юлы белән дәүләт үз гражданнарын нәрсә турында искәртә? (95-96 битләрдәге текстны уку.)

– Табигатьне саклау өчен ни сәбәпле табигый бергәлекләр турында белү кирәк?

IV. Рефлексия.

– Укучылар, без дәрес башында видеоязма карап, нинди сорауга җавап эзләргә алынган идек? (Табигать кешене гафу итәрме?)

– Сез хәзер әлеге сорауга ничек җавап бирерсез?

– Әгәр кеше табигать байлыкларыннан чама белән генә файдаланса, табигатькә мин хуҗа, дип масаймаса, табигать кешене гафу итәр.

– Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы.)

–“Җирдәге барлык матурлык – Кояштан, ә яхшылык – кешедән. Без – табигать хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш хәзинәсе”,-дип яза рус язучысы М. Пришвин. Шушы хәзинәдән һәрберебез сакчыл рәвештә файдаланыйк, аны бөтен килеш үзебездән соң килүче буынга тапшырыйк.

Табигать ул – җир-ана

Бул табигать баласы.

Табигатьнең якын дусты

Булса иде һәр бала.

– Сезнең киләчәктә табигать дуслары булуыгызга мин ышанам.

Билгеләр кую.

V. Өй эше.

Россиянең бер тыюлыгы турында чыгыш ясарга әзерләнергә, “Табигатьне саклау өчен мин нәрсә эшләр идем” темасына инша язарга.