Көз патшалыгында «Сөмбелә бәйрәме»
№80
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм иртәсе)
Валентина Хамматуллина,
Мөслим районы «Кояшкай» балалар бакчасы» музыка җитәкчесе
Максат: балаларның көз фасылы турындагы белемнәрен ныгыту, һәр баланың бәйрәмдә катнашуына ирешү.
Белем бирү бурычлары: көз фасылының үзенчәлеген үзләштерү, көзгә багышланган җырлар, биюләр өйрәнү
Үстерү бурычлары: балаларның мөстәкыйльлеген, иҗади сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бурычлары: туган ил табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.
Катнашалар: Патшабикә-Көз, Карачкы, Микки Маус – тәрбиячеләр; ике сөрән салучы, яшелчәләр, Сентябрь, Октябрь, Ноябрь – балалар.
Чара барышы
Алып баручы. Балалар, мин сезгә шатлыклы хәбәр җиткерәм. Без бүген сезнең белән гаҗәеп дөньяга могҗизалы әкият иленә – көз патшалыгына кунакка барачакбыз. Бәйрәмгә килүчеләргә патшабикәнең шарты бар. Үзебез белән җыр-биюләребезне, көлү-шаяруларыбызны, тапкырлык-зирәклегебезне алып барырга тиешбез. Киттекме, балалар?
1 бала. Ә анда нәрсәгә утырып барабыз: машина беләнме, әллә самолетта очабызмы?
Алып баручы. Юк шул, әкият иленә бару өчен тылсымлы сүзләрне кабатларга кирәк.
Сары яфрак, алтын яфрак,
Әйләнгәләп әйдә оч!
Бәйрәм көткән балаларга
Әкият ишеген ач!
Алып баручы. Менә ич, килеп тә җиткәнбез. Берегез дә артта калмадымы?
Балалар. Ю-ю-юк! (Музыка башлана.)
Алып баручы. Тссс!
(Ике сөрән салучы керә, кулларында уралган кәгазь.)
1 сөрән салучы. Тыңлагыз, тыңлагыз!
Патшабикә – ханбикә фәрман бирә:
Барлык балаларга көз бәйрәменә килергә.
Бәйрәмгә килгәч, биергә-җырларга!
Уйнарга-көлергә!
Кем фәрманны утәми, аңа җәза бирергә!
2 сөрән салучы. Тыңлагыз, тыңлагыз!
Бәйрәмгә Көз патшабикәсе
Узе киләчәк
Һәм яраткан уллары:
Сентябрь, Октябрь,
Ноябрьдә булачак!
Каршы алыгыз!
(Залга тантаналы музыка астында Патшабикә, аның артыннан уллары – Сентябрь, Октябрь, Ноябрь керәләр.)
Көз. Мин көзнең Ханбикәсе!
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Исәнмесез, нәни дуслар!
Исәнмесез, кунаклар!
Балалар. Исәнме, Алтын Көз!
1 бала. Көз килгәнен сизделәрме,
Үләннәр саргайдылар.
Агачлар да башын иеп,
Көз сәламен алдылар.
(Җыр “Яфраклар коела”.Тарткалаша-тарткалаша Карачкы керә.)
Көз. Кем ул анда бәйрәмне бозарга җөрәт итә?
Карачкы (Көз патшабикәсе янына килеп тез чүгә). Патшабикәм Алтын Көз,
Зинһар мине гафу ит,
Бәйрәмгә керергә рөхсәт ит!
Көз. Кем син? Кем кертте сине монда?
Балаларны, кунакларны куркытып,
Качырасын ич.
Карачкы. Матур итеп киенсәм,
Кем курыксын ди миннән?!
Җәй буена сакта тордым –
Яшелчә-җимешләрне
Каргалардан, чыпчыклардан,
Чәүкәләрдән сакладым.
(Елый башлый) Беләсегез килсә,
Бәйрәмнең иң олы кунагы
Мин булырга тиеш әле монда.
Көз. Ярый-ярый, елама гына. Әйт, ни кирәк сиңа?
Карачкы. Патшабикәм-ханбикәм,
Мин эшсез-ялкау түгел,
Мин эшчән бакча карачкысы.
Яңгырда да, кояшта та
Мин һәрвакыт сафта, һәрвакыт сакта.
Ашамыйм да, эчмим дә,
Көн димим, төн димим,
Хуҗамның бакчасын саклыйм –
Ә мине бәйрәмгә кертмиләр.
Көз. Хәзер аңлаштык, Карачкы.
Бәйрәмнең түрендә бул,
Уз әйдә.
Карачкы. (Балалар яныннан горур атлап уза.) Менә бу матур тәти күлмәк белән кемне куркытмакчы булалар инде болар?
Алып баручы: Әй, карачкы, болар бит курткытырга дип килмәгәннәр, ә Патшабикәнең күңелен күтәрергә, биергә дип килгәннәр. Әйдәгез әле, кызлар, биеп күрсәтик әле. (Бию “Сударушка”)
Карачкы. Әлләй, бер көтү кошлар очып китте. Хуҗамның уңышлары җыелып бетмәгән иде, киттем-киттем.
Көз. Ә хәзер сүзне беренче улым Сентябрьгә бирик әле. Ул нинди эшләре белән сөендерер икән.
Сентябрь. Һич уфтанмыйм китерсә дә
Көз үзенең салкынын.
Күр ул юмартланып сибә
Уңга-сулга байлыгын.
Сезне сөендерер өчен
Мин аларны чакырдым.
Әйдәгез, дусларым, минем янга чыгыгыз!
(Кабак, алма, бәрәңге, кишер, башак, кыяр, шалкан керәләр. Алга чыгып, тезеләләр)
1. Карагыз әле бер генә
Менә миңа, Кабакка.
Турап куйсагыз мин сыймам
Хәтта тугыз табакка.
2. Тыгызланып, туп кебек
Усеп җитте бәрәңге.
Кырда, көлдә пешкәне
Һай, бигрәк тәмле инде.
3. Алмасы да алмасы,
Кызыл, белеп ал гына.
Капсаң эри авызда
Әллә инде бал гына.
4. Кишер дә бик күп булды,
Кыяр да бездә уңды.
Без үстергән шалканга
Тиңнәр дә табылмады.
5. Безне җирләрдә мул үсте
Игеннәрнең һәр төре.
Саламнары камыш кебек,
Алтын кебек бөртеге.
6. Бакчаларда яшелчәләр
Бар да җыеп алынды,
Ә кырлардан амбарларга
Мул уңышлар салынды.
(Урыннарга утыралар)
7. Эш беткәч, уйнарга ярый,
Дип әйтә безнең халык.
Әйдәгез, дуслар, бергәләп
“Уңышлы” уйнап алыйк.
Хоровод “Яңгыр”.
Көз. Рәхмәт, улым Сентябрь, булдыргансың икән бит. Ә хәзер сүз Октябрьга – минем алтын аема.
Октябрь. Көн ап-аяз,ә нигә соң
Чуп-чуар булган һава?
Агачлардан тирә-якка
Алтын яфраклар ява.
Тылсымлы көз агачларның
Күлмәкләрен салдыра.
Алтын-сары яфракларын
Җир өстенә яудыра.
(Сары тасмалар белән вальс.)
8. Агачлардан алтын күк
Сары яфрак коела.
Китәр өчен көньякка
Кошлар бергә җыела.
9. Октябрь ул шундый юмарт,
Нәрсә генә алмаган,
Нинди күлмәк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган.
10. Каеннарга сары яулык,
Миләшкә муенсалар.
Керпеләргә, тиеннәргә
Бигрәк тәмле гөмбәләр.
(Җыр “За грибами” Л. Хисмәтуллина көе.)
Көз. Рәхмәт, улым Октябрь,
Бигрәк тырыш икәнсең.
Ә хәзер сүзне алыр
Җитди, салкын Ноябрь.
Ноябрь. Яфракларны өзә-өзә,
Көчле җил уйный тышта.
Бик күп утын әзерләнә
Мичкә ягарга кышка.
11. Сандугачлар, карлыгачлар,
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте
Җылы якка, көньякка.
12. Салмак кына китеп бара
Торналар “Торыйк-торыйк”.
Әйтәләр күк туган җирдән
Тагын бер урыйк-урыйк.
(Җыр “Осень наступила” С. Насауленко көе һәм сүзләре.)
13. Әле кайчан гына иде җәй айлары
Үтеп бара алтын көзебез.
Көзебезне шулай яратканга
Озатабыз зурлап үзен без.
14. Һәр көз үзенчә килә ул,
Һәр көз үзенчә матур.
Елмаешып бер биесәк,
Көзне ярату булыр.
(Кулчатырлар белән бию. Микки Маус керә.)
Микки Маус. Ай, сезгә күчтәнәчләр җыям,дип,
Әллә соңга калганмын инде? Сезнең белән уйныйсым да килгән иде.
Алып баручы. Бик выкытлы килгәнсең. Әйдә әле син алып килгән яшелчәләр белән ярышып уйнап алыйк.
(Уен “Кем кубрәк яшелчә җыя”)
Алып баручы. Ә хәзер бергәләп биеп алабыз.
(Бию “Микки Маус” Т. Морозова көе һәм сүзләре.)
Көз. Рәхмәт сезгә, балалар,чынлап та бик күңелле ял иттек.
Әйе, мин төрле булам:
Күңелле дә, моңсу да,
Кояшлы да, яңгырлы да,
Кайчагында кырау төшә,
Ә кайчакта булгалыйлар
Хәтта карлы яңгырлар.
Ә шулай да мин бик шатмын –
Сезгә муллык өләшәм,
Тирә-якны буйыйм алтын төскә –
Рәхмәт әйтеп, сезгә баш иям.
(Җыр “Мин көзләрне яратам” Г. Гәрәева көе һәм сүзләре)