Гаилә – тормыш учагы
Эльвира ДАУТОВА,
Нурлат районы Киекле урта мәктбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат. Балаларга кеше тормышында иң мөһиме гаилә, гаилә әгъзалары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү; гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, мәкальләр язылган плакатлар, презентация, гаилә фотоларыннан күргәзмә, агач рәсеме, конвертлар.
Дәрес барышы
Туганда барыбыз
Яшәргә туганбыз –
Бәхетле яшәргә дөньяда.
Бәхетле саныйбыз
Җылылык тойганда,
Җаның сөйгән гаиләң булганда.
Укытучы. Укучылар, тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләшербез? (Гаилә турында.)
– Нәрсә соң ул гаилә? Әйдәгез әле, татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итик:
– гаилә – бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган кешеләр төркеме, семья.
– Безнең хөкүмәтебез дә гаиләләргә зур игътибар бирә. 2008 ел гаилә елы дип билгеләп үтелгән иде. Ә 1994 елдан Халыкара гаилә көне кертелде. Ул – 15 нче май көне.
– Шундый матур чагыштыру бар: гаилә мич кебек, салкын булганда барысы да аның тирәсенә җыела. Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
– Сезнең өстәлегезгә конвертлар куелган. Алар эчендә – сүзләр. Сез бирелгән сүзләрдән мәкальләр төзергә тиеш буласыз (Төркемнәрдә эш – балалар мәкальләр язалар, мәгънәсен аңлаталар).
– Гаилә – һәр кешегә кирәк булган җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Сезнең гаиләдә кемнәр бар? Сез ничек яшисез? Шул турыда сөйләгез әле. (Балалар үзләренең гаиләләре турында язып килгән хикәяләрен укыйлар.)
– Гаилә һәр кешенең тормышында мөһим урын алып тора, чөнки гаиләдә без күп вакытыбызны үткәрәбез. Иң беренче адымнарыбызны атлыйбыз, беренче сүзләребезне әйтәбез, беренче авырлыкларны чишәргә өйрәнәбез. Гаилә таш дивар кебек – монда безне саклыйлар, яклыйлар. Монда безгә ышанычлы, рәхәт. Гаиләдә бер-береңә ярдәм итәләр, булышалар. Һәр гаиләдә һәр кешенең үз вазифасы бар.
– “Туп” уены уйнап китик әле. Мин сезгә туп бирәм һәм бер предмет исеме әйтәм. Сез ул предметны гаиләдә кем күбрәк кулланганын әйтерсез.
(Себерке, диван, телевизор, энә, туп, телефон, дәфтәр, савыт-саба, музыка, газета, кер юу машинасы, үтүк, көндәлек, каеш, чүкеч, китап, компьютер һ.б,)
– Әти-әниләрнең йортта эшләре бихисап. Ә сез, балалар, гаиләдә нинди эшләр башкарасыз, сезнең нинди вазифаларыгыз бар? (Балалар њзләренең вазифалары турында сөйлиләр.)
(Алга таба гаиләдә үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен искә төшерелә.)
*Чын ул әти-әнисенең ышанычын аклар.
*Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
*Әти-әниең хезмәт куйганда тик утыру ярамас.
*Әти-әнигә каршы әйтү – начар гамәл.
*Җәннәт әниләрнең аяк астында.
* Әти-әниеңә ни күрсәтсәң – киләчәктә үзеңне шул көтәр.
*Укучылар иҗат иткән шигырьләр тыңлана.
Укытучы. Сезне әти-әниләрегез ярата, иркәли. Нинди сүзләр кулланалар икән? (Балаларның җаваплары тыңлана.)
– Сез дә әниләрегезне яратасызмы? Матур сүзләр әйтәсезме? (Җаваплар тыңлана.)
– Үскәч аларны яратуыгызны ничек белдерерсез? (Фикерләр тыңлана?)
– Әйе, акыллы булып, аларны борчымый яшәсәгез, әниләр бәхетле була.
(Укытучы балаларның игътибарын тактадагы агач рәсеменә юнәлтә.)
– Укучылар гаиләне менә шушы агач белән чагыштырып була.
Гаилә әгъзаларын кем икәнлекләрен књрсәтеп, аларны агачның тармакларына язып беркетербез. (Бабай, әби, әти, әни, балалар.)
– Агач әйбәт үссен өчен безгә нәрсә кирәк була? (Кояш.)
– Кояшны гаиләдәге нинди мөнәсәбәт белән чагыштырып була? (Ќылылык, ярату, бер-береңне хөрмәт итү һ.б.)
– Яңгыр нинди билге булып тора? (Дуслык, кайгырту, ярдәмләшү.)
– Агачның тамырын ничек итеп бәяләрбез? (Нәселеңне белү, бер-береңне саклау һ.б.)
– Агачтагы яфраклар, чәчәкләр, сайрар кошлар нәрсәне аңлата икән? (Игътибарлылык, ихтирам итү, матур, әдәпле сөйләшү һ.б.)
(Укытучы бер-ике укучы белән агачны бизиләр: кояш, яңгыр тамчылары, яфраклар, чәчәкләр, кошлар рәсемнәрен ябыштыралар. Ян тактага гаиләдәге әйбәт мөнәсәбәтләрне күрсәтүче сүзләрне урнаштыралар.)
– Димәк, агач яхшы үссен өчен кояш, яңгыр, туфрак, кошлар кирәк булган кебек гаилә дә нык, дус, туту, бердәм булсын өчен җылылык, ярату, бер-береңне хөрмәт итү, дуслык, кайгырту, ярдәмләшү, нәселеңне белү, бер-береңне саклау, игътибарлылык, ихтирам итү, матур, әдәпле сөйләшү һ.б. кирәк.
– Укучылар, без мәктәптә дә зур гаилә булып яшибез. Матур сүзләр әйтеп, бер-береңне хөрмәтләп яшәргә кирәк. (Гаилә турында җыр башкарыла.)
– Әти-әниләрен яраткан, өлкән кешеләрне хөрмәт иткән, туганнары белән дус, тату яшәгән кеше бәхетле була. Сез дә әти-әниләрегезнең сүзен тыңлап, әби-бабаларыгызны хөрмәтләп, туганнарыгыз белән бер-брегезгә юл куеп яшәгез! Балачагыгыз бәхетле њтсен!
Дәерес азагында укучылар гаилә альбомы өчен бергәләп фотога төшәләр.