Уен – милли тәрбия чарасы
Фирдәвес ИХСАНОВА,
Түбән Кама шәһәре, 27 нче “Сандугач” балалар бакчасы
(Тальян гармун моңына балалар кереп, төзелеп басалар.)
1 нче бала.
Исәнмесез, саумысыз,
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Сыерыгыз бозаулаган
Нигә чыгып алмыйсыз?
2 нче бала.
Исәнмесез, саумысыз,
Шикәрме сез, балмы сез?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
3 нче бала.
Алма бакчасын чабыгыз,
Үткен булса чалгыгыз.
Уйнарбыз да, көлербез дә,
Уйнар-көлер чагыбыз.
(“Әссәламөгәләйкем” җыры башкарыла.)
4 нче бала. Дуслар, әйдәгез, бәйрәмебезне шигырь әйтешүдән башлыйк.
Казан каласы таш кала,
Күп калага баш кала.
5 нче бала.
Тәрәзәдә гөлләр үскән,
Гөл яфрагын кем кискән?
Уйнамыйча, шаярмыйча
Бу дөньяда кем үскән?
6 нче бала.
Кояш чыга тан белән,
Тамаша уен белән.
— Әйдәгез “Бармак санаш” уенын уйныйбыз.
Тәрбияче. “Бу бармак иң акыллы, иң тырыш баланың исемен әйтә”, — дип бармагын сузып, күзен йомып, балалар рәтеннән бара. Бер бала каршысына килеп туктый. Бармак кемгә туры килсә, балалар бергә шул баланың исемен атый. Исеме аталган бала алга чыга да бармакларын тотып күрсәтеп сөйли.
7 нче бала.
Баш бармак, балан үрдәк,
Сөрми сөрмәк,
Төрми төрмәк,
Кечкенә генә бер бармак.
8 нче бала. Бабай, әби, әти,әни,бәби.
9 нчы бала. Баш бармак,
Имән бармак,
Урта бармак,
Атсыз бармак,
Чәнти бармак.
Бала. Баш бармак – бау ишә,
Имән бармак – имән кисә.
Урта бармак – ут кабыза,
Атсыз бармак – ат җигә,
Чәнти бармак – чәй эчә.
10 нчы бала.
Монысына урманга барырга,
Монысына утын ярырга,
Монысына казан асарга,
Монысына ботка пешерергә,
Монысына җырлый башларга.
(“Куш кулым” уены.)
11 нче бала.
Әйтерсең, безнең йөзләрдә,
Көзләрдә кояш уйный.
Әйдә, биибез, бәйрәмнәр
Биюсез буламени?!
Безнең кадерле кунаклар,
Апалар бар бит эле.
Бер биеп күрсәтик әле
Үзебезнең татарчаны.
(Татар халык биюе.)
12 нче бала. Инде такмазаларга кучик.
Бар иде, ди, әүвәл заманда бер кеше,
Аның авызында булган, ди, малай
Бары тик бер теше!
13 нче бала. хӘүвәл заманда булган, ди, бер Гаптерахман. Ул, малай, барысын ди аптыраткан.
— Аптыратыйммы?
— Аптырат.
— Аптырат кайда?
— Кесәдә.
— Кесә кайда?
— Киемдә.
— Кием кайда?
— Чөйдә.
— Чөй кайда?
— Өйдә.
— Өй кайда?
— Авылда.
— Авыл кайда?
— Далада.
— Дала кайда?
— Кырда.
— Кыр кайда?
— Станда.
— Стан кайда?
— Татарстанда
(“Эз зилем-зилем” уены.)
15 нче бала.
Кояш чык,чык,чык!
Тәти кышык бирермен,
Тәти кашык базарда,
Майлы ботка казанда.
Бала.
Яңгыр яу, яу, яу
Иләктән, чиләктән,
Пәрәмәчтән,коймактан,
Арпадан,бодайдан
Эшләр китәр уңайдан.
16 нчы бала.
Яңгыр яу,яу,яу!
Илдә уңыш мул булсын,
Уләннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә катык, сөт булсын!
17 нче бала.
— Тапкырларга табышмак.
1. Дүрт киленгә бер шәл (Өстәл)
2. Атасы малаен күтәргән, малае эшләпәсен күтәргән. (Лампа)
3. Башы тимер, койрыгы сүс (Инә, җеп)
Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора.
Тимәс, диеп җилләр, салкыннар.
Зур илемдә рухи хәзинәсе.
Чал тарихы булган халкым бар.
(“Туган телем”. җыры башкарыла.)
Тәрбияче. Хөрмәтле кунаклар, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Игьтибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.