Мәктәптә антонимнарны өйрәнү

№ 71

Ләйсән ХӘЙРУЛЛИНА,

Казандагы 73 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тел белеменең мөһим бер тармагын тәшкил итүче лексикологиянең төп өйрәнү объекты – сүз. Ул сүзнең төп хасиятләрен, үзенчәлекләрен танып белүне, сүзнең табигатен, төзелешен ачуны гына максат итми, аны сүзлек составының, бер өлеше булган хәлдә дә тикшерә.

Телнең лексик составында антонимия зур роль уйный, шуңа күрә лексиканы өйрәнүче галимнәр моңа бик әһәмият бирәләр. Соңгы елларда татарларда гына түгел, барлык халыкларда да антонимнар сүзлекләрен төзү яисә булганнарын тулыландыру кебек эшнең җанлануы гына да моның шулай икәнлеген күрсәтеп тора.

Бүгенге көндә киң таралган антонимия күренешенең тарихы бик борынгыдан килә, ул лексикологиянең бер мөһим категориясе тууга нигез биргән, антонимнар исә, үз чиратында, семасиологиягә карыйлар, ягъни семасиологик төр булып саналалар.

– Антоним сүзләр табигатьтәге һәм жәмгыятьтәге күп санлы төшенчәләрне каршы куеп карау жирлегендә барлыкка килгәннәр һәм халкыбызның тарихи-иҗтимагый тормышы һәм көнкүреше тәҗрибәсен чагылдыралар, шуңа күрә алар мәкальләрдә, җырларда, әкиятләрдә, табышмакларда күп кулланылалар да – дип язды күренекле тел белгече Ф.Сафиуллина.

Югарыда китерелгән өзектән књренгђнчђ, без антонимнарның, тормыш-көнкүрешне сүз ярдәмендә чагылдыручы сәнгать төре булган әдәбият өчен дә әһәмиятлелеге хакында фикер чыгара алабыз. Ђдәбият галимнәре тарафыннан да антонимнар шактый ныклап өйрәнелә, тел-сурәтләү чараларының лексик төркеме эчендә карала һәм образлы сурәт тудыруда мөһимлеге һәрвакыт ассызыклана.

Шунысы кызыклы: «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә антонимнарга мисаллар нәкъ менә Г.Тукай иҗатыннан китерелә. Бу аңлашыла да. «Антонимнар куллану, гадәттә, язучыга күренешләр яки әйберләр арасындагы капма-каршылыкны сурәтләгән вакытта яисә бер үк күренешнең үзендәге капма-каршылыкны ачкан вакытта кирәк була.

Г.Тукай, мәсәлән, үзендәге каршылыклы хисләрне, үзенең рухи халәтендэге катлаулылыкны еш кына антонимнар белән белдерә».

Кызганыч ки, әдәбият галимнәренең Г.Тукай иҗатында антонимнар кулланышының төп вазифасын ачмаулары күренә. Әлбәттә, Г.Тукай иҗатында антонимнар куллануның иң кызыклы үрнәкләре – иҗтимагый лирикасында. Ул алар ярдәмендә социаль контрастлар тудыра, шигъри сүзнең үтемлелегенә, тәэсирлелегенә, иҗтимагый яңгырашына ирешә. Димәк, әле әдәбиятчылар да, телчеләр дә, моңа кадәр ни дәрәҗәдә генә өйрәнелгән булмасын, татар халкының танылган шагыйре иҗатын тагын да тирәнрәк тикшерергә, әйтик, хәтта шул ук антонимнарның кулланылыш киңлекләрен дђ төгәлрәк билгеләргә тиешләр.

Антонимиягә хас булган үзенчәлекләр, аларның поэтик сүз-сурәт тудырудагы әһәмияте шушы көнгә кадәр тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән, бу өлкәдә бәхәсле, ачыкланасы мәсьәләләр дә бар кебек әле. Хәтта алай булмаганда да, телнең бер урында гына таптанмавын, гел үсеш-үзгәрештә булуын, аның һәр күренешең һәр чорда өйрәнелергә тиешлеген онытмаска кирәк.

Бүгенге көндә антонимнар турында мәгълүматны мәктәп дәреслекләреннән, югары уку йорты өчен язылган хезмәтләрдән, аңлатмалы яисә әдәбият белеме сүзлекләреннән, төрле фәнни мәкаләләрдән алырга була.

Антонимнарның төрләре һәм лексик-семантик төркемнәре турында тәүге мәртәбә шактый кызыклы сүз алып барган хезмәтләрнең берсе итеп 1965 елда басылып чыккан «Хәзерге татар әдәби теле» китабын күрсәтергә кирәктер. Әлеге дәреслек-кулланманың лексикология белгече К.Сабиров тарафыннан язылуын да әйтеп узарга кирәк.

Хәлиф ага Курбатов «Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы» дигән хезмәтендә антонимнарның сүз-сурәт тудыру чарасы буларак кулланылышына аерым туктала. Башта татар телендә антонимнар турында гомуми фикер йөртә, аларга билгеләмә бирә, шуннан соң әлеге төр сүзлек катламының матур әдәбиятта антитезалы сурәт һәм оксюморон тудырудагы роленә туктала. «Сүз сәнгате…» китабында ул татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы турында бик тирән фикер йөртә, аны һәрьяклы өйрәнә, сүзлек байлыгыбызның да бөтен мөмкинлекләрен күрсәтергә, фикерләрен бай мисаллар белән дәлилләргә тырыша.

«Яхшы стиль сүзлек хәзинәсеннән синонимнарны, антонимнарны һәм омонимнарны сайлый белүдә, шулар ярдәмендә логик фикерне яки образлы тасвирны чак-чак кына сизелерлек мәгънә нечкәлекләренә кадәр анык бирә алуда күренә. Шуна күрә теоретик стилистканың да, практик стилистиканың да бу төркем сүзләргә карата игьтибары зур,» ди ул.

Профессор Габделхай Әхәтов «Хәзерге татар теленең лексикасы» (Уфа, 1975) дәреслегендә антонимнар турында шулай ук кайбер мәгълүматлар бирә. Аларны төзелешләре ягыннан өч төркемгә бүлә:

– төп антонимнар;

– ясалма антонимнар;

– парлы антоним сүзләр.

Лексик мәгънәләре ноктасыннан караганда, галим фикеренчә, антонимнар дүрт төркемгә бүленәләр:

– предметларның (күренешләрнең) озынлыгын, күләмен, үлчәмен белдерүче антонимнар;

– вакыт төшенчәсен белдерүче антонимнар;

– кешеләргә, предметларга хас сыйфатларны тасвирлаучы антонимнар;

– табигать күренешләрен белдерүче антонимнар.

Болардан тыш ул елларда кайбер методик хезмәтләрдә антонимнарга караган төрле күнегү-биремнәрне дә табарга була. Әйтик, Ф.Сафиуллинаның 4–8 сыйныфлар өчен язган «Татар теленең лексикасы» (Казан, 1975) дип аталган күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы бар. Анда антонимнарның татар халык мәкальләрендә, әйтемнәрендә еш куллануына басым ясалган.

Без төрки яисә рус галимнәренең дә хезмәтләрен таяныч итә алабыз. Әйтик, башкорт галиме М.Әхтәмовның 1973 елда Уфада «Башкорт телендә антонимнар» исемле кызыклы гына хезмәте дөнья күргән. Анда әлеге төр сүзләргә билгеләмә бирелгән һәм башкорт телендәге антонимнарның алфавитка салынган сүзлеге китерелгән. Әлеге сүзлек безнең тел байлыгыбызны да бик ачык чагылдыра. Ул антонимнарның фольклор, матур әдәбият һәм җанлы сөйләмдә кулланылышыннан мисаллар бирә.

Ф.Сафиуллинаныћ 1999 елда басылып чыккан «Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология» хезмәтендђге кереш сњзендђ ул тел љйрђнњгђ кагылышлы берничә дистә китабын атый. Әйтергә кирәк, әлеге хезмәтләрнең күпчелегендә антонимнарга кагылышлы материалларны очратабыз. Бу китапның үзендә исә антонимнарның мәгьнә төсмерләре, ясалыш һәм кулланыш үзенчәлекләре, мәгънәләре һәм башкалар турында сүз бара. Галимә антонимнарны биш төркемгә бүлеп карый:

– алар күренешләрнең, предметларның, кешеләрнең сыйфатларын тасвирлыйлар;

– вакыт төшенчәсен тасвирлыйлар;

– күренешләрнең озынлыгын, күләмен, урнашуын белдерәләр;

– табигать күренешләрен белдерәләр;

– процессларны каршы куялар;

– гомумирәк төшенчәләрне белдерәләр.

Ф.Сафиуллина антонимнар тыгыз бәйләнгән күренешләргә дә киң туктала (полисимия, синонимик рәт), аларның тел анотонимнарына, контекстуаль антонимнарга бүленүе хакында яза.

Антонимнарны тикшерү, аларның поэзиядә сурәтләү чарасы сыйфатында кулланылышын өйрәнү – телчеләр алдында торган мөһим проблемаларның берсе. Соңгы елларда бу мәсьәлә уңышлы гына чишелеп килә. Антонимнарның лингвистик үзенчәлекләре, кулланылыш сферасы гамәлдә, сөйләмдә сүз-сурәт тудырудагы роле һәм аның асыл сыйфатлары рус галимнәре һәм безнең үз галимнәребез тарафыннан да шактый өйрәнелгән инде, шул ук вакытта аеруча антонимнарның аерым бер кеше иҗатында кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау юлында әле эзләнәсе бар.