Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты

№ 70

Лилия ҖАМАЛИЕВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификациz категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Код 22

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар brt бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 – 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз (сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

1 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

 

  Табигатьне саклагыз.

1)Табигать – адәм баласының иң зур байлыгы. 2) Бүгенге көндә, кеше рәхәт гомер итсен өчен, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. 3) Тик табигатебез яшәсен, тереклек итсен өчен, без, кешеләр, нинди чаралар тудырабыз икән? 4) Әллә инде, киресенчә, аларны үз кулларыбыз белән юкка чыгарабызмы? 5) «Табигатьне саклагыз!» дигән сүзләрне дә бик еш ишетәбез. 6) Әмма аларның чын мәгънәсен аңлап бетерәбезме икән? 7) Ә бит бу сүзләргә киләчәгебезгә кагылышлы зур мәгънә салынган. 8) Туган җиребезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер кирәксезгә кисеп бетерү, чиста һавабызны химия заводларының агулы газлары зарарлау <….> болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. 9) Табигатьне пычратучылар белән көрәшне бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек дөньясы көеп бетеп, чүлгә әверелүе ихтимал бит.10) Моңа уен итеп кенә карау һич тә ярамый. 11) Чөнки табигатебезне үз кулларыбыз белән сакламасак, киләчәк тормышыбыз турында уйланулар кирәк булыр микән?! (“Ялкын” журналыннан)

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

 

  1. 1.                Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Нинди сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермибез?

1) Табигать – адәм баласының иң зур байлыгы.

2) «Табигатьне саклагыз!» дигән сүзләрне дә бик еш ишетәбез.

3) Чөнки табигатебезне үз кулларыбыз белән сакламасак, киләчәк тормышыбыз турында уйланулар кирәк булыр микән?!

4) Моңа уен итеп кенә карау һич тә ярамый.

 

Җавап:   …

  1. 2.                Рус алынмалары булган җөмләне табыгыз.

1)                Табигатьне пычратучылар белән көрәшне бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек дөньясы көеп бетеп, чүлгә әверелүе ихтимал бит.

2)                Тик табигатебез яшәсен, тереклек итсен өчен, без, кешеләр, нинди чаралар тудырабыз икән?

3)                Бүгенге көндә, кеше рәхәт гомер итсен өчен, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

4)                Туган җиребезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер кирәксезгә кисеп бетерү, чиста һавабызны химия заводларының агулы газлары зарарлау <….> болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә.

Җавап:  …

  1. 3.                 4 нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне язып алыгыз.

Җавап:  …

  1. 4.                2 нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзләрне табыгыз.

Җавап:   …

  1. 5.                5 нче җөмләдән сирәк сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  …

  1. 6.                10 нчы җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:

7. 4 – 8 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  

           8. 5 – 9 нчы җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

 

Җавап:

9. Аерымланган аныклагычка бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Тик табигатебез яшәсен, (1) тереклек итсен өчен, (2) без, (3) кешеләр, (4) нинди чаралар тудырабыз икән? (5)

Җавап:  …

10. Кереш сүзгә бәйле  куелган өтернең номерын языгыз.

Әллә инде, (1) киресенчә, (2) аларны үз кулларыбыз белән юкка чыгарабызмы?(3)

Җавап:

11. 2 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:   …

12. 8 нче җөмләдә <….> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:  …

13. 8 – 10 җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:

14. Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Тик табигатебез яшәсен, (1) тереклек итсен өчен, (2) без, (3) кешеләр,(4) нинди чаралар тудырабыз икән?(5)

Җавап:

15. 8 нче җөмләдән саф сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  

16. 11 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап:  

17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Моңа уен итеп кенә карау һич тә ярамый.

Җавап:  

18. 2 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

Җавап:

19. 11 нче җөмләдән [ы] авазы [о]лашып әйтелә тоган сүзне табып языгыз.

Җавап:

20. 1 нче җөмләдән иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки 21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

      

21.1. Тик табигатебез яшәсен, тереклек итсен өчен, без, кешеләр, нинди чаралар тудырабыз икән? Әллә инде, киресенчә, аларны үз кулларыбыз белән юкка чыгарабызмы? Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

21.2. «Табигатьне саклау» сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, «Табигатьне саклау» темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җаваплар:

1-2

2-4

3-юкка

4-гомер, өчен

5- еш

6-карау ярамый

7-8

8-6

9-3, 4

10-1,2

11-2

12-сызык

13-10

14-2

15-чиста

16-үз

17-исем фигыль

18-бүгенге

19-тормышыбыз

20-баласының байлыгы