Телебез язмышы – безнең кулда
№68
Гөлнар НУРГАЛИЕВА,
Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Мирас» методик берләшмәсе җитәкчесе
«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы» – дигән күренекле язучы-прозаигыбыз, әдәбият һәм тел галиме Г.Ибраһимов. Минемчә, бүгенге көн укыту технологияләренә бу фикер тулысынча туры килә, чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү ‒ укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уятуда, аның танып-белү активлыгын үстерүдә, иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтүдә нык ярдәмче. Бүгенге җәмгыять укытучылар алдына гаять зур бурычлар куя. Шуңа да заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил компетентлы шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз.
Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысына үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы да өстәлә. Өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле мәктәптә өйрәтү чарасы да булып тора: башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә. Татар телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.
Мәктәбебездә методик эшчәнлекне дә шушы бурыч һәм максатларны тормышка ашыру юнәлешендә оештырабыз. Ә моның өчен һәр яктан да белемле, үз эшенең остасы булган педагогик кадрлар таләп ителә. Педагогик коллективыбыз үз эшчәнлеген «Белем сыйфатын арттыру максатыннан, педагогик кадрларның потенциалын, һөнәри компетентлыгын үстерү» дигән методик тема кысаларында алып бара. Бу юнәлештә укытучыларыбыз Мәгарифне үстерү институты һәм Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү үзәге каршында оештырыла торган юнәлешле һәм авторлык курсларында системалы рәвештә белемнәрне күтәрә. Алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү, туплау һәм тарату буенча актив эшлиләр. Мәктәп, район күләмендә уздырылган семинарларда алдынгы эш тәҗрибәләребез белән уртаклашып, республика һәм район бәйгеләрендә дә бик теләп катнашабыз.
Район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган «Үстерешле укыту методикасын өйрәнү» укуларында, Сингапур, Кытай, Төркия кебек илләрнең мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсен өйрәнеп, аларны үзебез уздырган дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда бик уңышлы файдаланалар.
Яңа программалар балаларның ныклы белем, тотрыклы күнекмәләр алуны гына түгел, мөстәкыйль рәвештә танып-белү эшчәнлеге белән кызыксынуларын да уятуны һәм шуны кече яшьтән һәр баланың ихтыяҗына әйләндерә баруны күздә тота. Мондый сыйфатлар татар теле дәресләрендә дә тәрбияләнә. Укучы дәрестә никадәр актив катнашса, мөстәкыйль фикер йөртсә, һәр яңалыкны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән коралланса, грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессы да шулкадәр уңышлы барачак. Укытуда мәгълүмати технологияләрдән, интерактив чаралардан файдалану дәресләрне заманча итә. Мәктәбебез интерактив такталар белән тәэмин ителгән. Укыту процессында алардан куллану онлайн-тестлар үтәү, электрон китапханәләр белән эшләү мөмкинлекләрен бирә. Шулай ук, укучылар белән эшләгәндә, проектлар методын куллану отышлы. Бу метод укучыларның белем алуга иҗади якын килүенә ярдәм итә: иң пассив укучылар да, үзендә җаваплылык тоеп, актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп эшчәнлеге, уку елы барышында уздырылган мониторинг тикшеренүләре, бердәм республика тесты, төп дәүләт һәм бердәм республика имтиханнары нәтиҗәләре белән бәяләнә. Бу эштә дә укучыларыбыз сынатмый, уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Бары имтиханнарга әзерләнүдә ярдәмлекләрнең аз булуы гына зур киртә булып тора. Шуңа да «Мәгариф. Татар теле» журналында тәкъдим ителә килгән контроль-бәяләү материаллары, мониторинг-тикшеренү биремнәре – бездәй татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бик тә зур таяныч һәм ярдәмлек. Киләчәктә дә «Мәгариф. Татар теле» бу кыйбласыннан тайпылмасын иде.
Гомумән, кайсы гына чорда яшәп, укыту-тәрбия эшендә нинди генә технологияләр, алымнар кулланылса да, укытучының төп бурычы – үз туган телен камил белгән, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән толерант шәхес тәрбияләү. Һәр баланың бу тормышта үз юлын табуы, чын кеше булып үсүе ‒ укытучы өчен зур бәхет.