Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мөстәкыйльлеген дидактик уеннар ярдәмендә үстерү

№67

Айгөл САБИРОВА,

Альбина ДАУТОВА,

Казандагы 211 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Һәркем белә: балачак еллары – сабыйларны тәрбияләүгә күп көч куюны таләп итә торган чор ул. Кайбер ата-аналар, бу процесс белән артык мавыгып китеп, баласын балалык чорыннан мәхрүм итүдән дә курыкмыйлар. Хәзерге чор балалары болай да виртуаль дөнья (телефон, планшет, компьютер) белән артык җәлеп ителгән. Алар кайчандыр балалар уйнаган уеннарны белми дә. Саф һавада йөрергә алып чыкканда да күбесенчә телефон яки планшет белән утыруны өстен күрә. Дөрес, кайсыбер планшетларда файдалы уеннар бар, тик аларга артык күп вакыт бирү баланың сәламәтлегенә (бигрәк тә күзләренә) зарарлы.

Белем бирү формалары балаларча эшчәнлеккә, уенга мөмкин кадәр якынайтылырга тиештер. Күп кенә педагоглар, психологлар уенның мөһимлеген игътыбарсыз калдырмыйлар.

Балалар өчен уен, уеннарда катнашу аларның шәхес буларак үсеше өчен бик мөһим. Уен табигый тирәлегебезне танып белү, теге яки бу белемнәрне, күнекмәләрне үзләштерү өчен гади һәм бик үтемле юл булып тора. Уеннарны оештыру һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләрне укыту һәм тәрбия бирүдә куллану процессы тирән һәм күпьяклы өйрәнүне таләп итә. Бу уеннарны балаларга үз өйләрендә дә уйнарга кирәклекне дә онытырга ярамый. Моңа ата-аналарны да өйрәтергә кирәк.

Дидактик уен еш кына тикшереп карау функциясен үти, бу вакытта гадәттә предметларның үзлекләре һәм үзенчәлекләре өйрәнелә. Уен һәм тикшеренү бер-берсенә каршы килми, ә киресенчә, берсен берсе тулыландыра гына.

Безнең уебызча, «Тылсымлы сандыкчык» дидактик уены һәркемне: педагогны (тәрбиячене дә), ата-аналарны да, балаларны да үзенә җәлеп итәрлек. Уен үзендә төрле әкияти геройларның фигураларын яшереп торучы матур сандыкчык хәлендә күзаллана. Ул фигуралар әти-әниләр һәм төркемдәге тәрбиячеләр тарафыннан ясала. Өлкәнрәк төркемнәрдә фигураларны ясауга балалар үзләре дә кушыла ала. Әкият геройлары матур әдәбияттән балаларның яшенә туры килерлек итеп сайлап алына. Фигураларны төрле материалдан: җеп, тукыма, кәгазь, күннән ясарга мөмкин. Материалның төсе шулай ук өйрәнелүче программага туры килерлек итеп сайлана.

Уенның максаты: игътибарлылыкны, хәтерне, эзлекле сөйләмне үстерү, мөстәкыйльлекнең барлыкка килүенә булышлык итү.

Уенның бурычы: әкияттә уйнарга кызыксыну һәм теләк уяту. Әкият геройларын тиешле тәртиптә урнаштыра белергә өйрәнү.

Ата-аналарны балалар белән күбрәк уеннарга тарту, виртуаль дөньядан аерып алырга өйрәтү, китап киштәләрендәге күпсанлы матур китапларны исләренә төшерү мөһим. Хәзер күпләр китап сатып алмый башлады бит. Онлайн әкият бик гади: Интернетны куштың, һәм барысы да уч төбендә кебек. Ә әкиятне китаптан укыганда бала күз явын алырлык ачык картиналар күрә, аның күз алдына китерүчәнлеге үсә. Боларның барысы да сөйләм теле, хәтер үсешенә уңай йогынты ясый.

Кече яшьтәгеләр әти-әнинең яки тәрбияченең теге яки бу фигураны ясау процессын бала карап тора, тикшерә, хәтерендә калдыра. Үз кулы белән нәрсәне дә булса ясарга өйрәнә. Фигураларны кул белән капшап караганда баланың бармаклары моторикасы үсә (һәр материалның үз текстурасы: йомшак, юка, тыгыз, кытыршы, шома). Билгеле булганча, бармаклар белән төгәл эш башкару балаларның сөйләм теле үсешенә уңай йогынты ясый. Менә шуның өчен төгәл моториканы иртә яшьтән үстерү бик әһәмиятле. Кече яшьтәгеләрнең беренче төркемендә балалар фигуралар белән таныша, аларның кайсы әкияттән яки шигырьдән булуын хәтерләрендә калдыралар (шул геройлар булып сөйлиләр, кайбер фразаларны, шигырьләрне өйрәнәләр, хәтердә калдыралар). Кечкенәләрнең икенче төркемендә балалар мөстәкыйль рәвештә геройларның чыгуын әкияттәге тәртиптә күрсәтәләр. Мәсәлән, шалкан – бабай – әби – онык – көчек – песи – тычкан. Урта төркемдәгеләр мөстәкыйль рәвештә фигура – геройларны дөрес сайлап, әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр. (Барлык геройларның фигуралары бертөрле материалдан булырга тиеш.) Кечкенәләр төркемендәгеләргә диалогик сөйләмнең гади формасы, әйтик, җавапта сораудагы сүзләрне тулысынча яки өлешчә кабатлау хас. Шулай ук фигуралар ярдәмендә, балалар, яшьләренә туры килгәнчә, төсләрне, форма, сан, исәпләрне истә калдыралар. Ата-аналар әкият геройларын ясап күрсәтүдә актив катнашалар (һәм бу әйбәт килеп чыга да).

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар исә әкият геройларын картоннан үзләре мөстәкыйль рәвештә ясый һәм бизи. Үз кулы белән эшләү танып белүне үстерергә, балалар аңын яхшы эчтәлек белән баетырга, сәнгати-иҗади эшләү сәләтен үстерергә, әйләнә-тирәне матур итеп кабул итә белергә ярдәм итә. Мәктәпкәчә чорда кул хезмәте вакытында шулай ук психологик процесслар актив үсештә була, игътибарлылык, хәтер, иҗади фаразлау формалаша. Кул хезмәте баланың психикасына уңай йогынты ясый. Бу яшьтә балалар кайсы әкияттән, кайсы геройны, нинди материалдан ясарга икәнлекне үзләре мөстәкыйль хәл итә. Кайбер балалар шаблонны куллана, башкалар үзләре ясарга, оригиналь образлар уйлап чыгарырга, үзләре теләгәнчә аларны бизәргә сәләтле. Үз героен нинди материалдан (картон, фетр, тукыма, күн кисәге) ясарга икәнлекне ирекле сайлап ала, күпләре эшләрен җепләр, аппликация һ.б. техникасында бизи. Нәтиҗәдә яңа геройлар, хәтта яңа әкият сюжеты барлыкка килергә мөмкин. Кечкенә дизайнер матурлык һәм гармония законнары белән иҗат итә, ул фигураларның матур, нык, пөхтә, тәэсирле һәм мәгънәле булуын тели. Бу вакытта аның фантазиясе, иҗадилыгы, зәвыгы үсә. Төсләр һәм формаларны сайлап алырга өйрәнү баланы табигый матурлыкка якынайта.

Балалар, үзләренең әкият геройлары – фигуралары белән булган төрле вакыйгалар турында сөйлиләр, ә бу монологик сөйләмне тәртипкә сала. Мәктәпкә әзерлек төркемендә аларның сөйләме тагы да аңлаешлырак була бара, бала башкаларның сөйләгәнен дә яхшырак кабул итә. Балалар үзләренең фигуралары ярдәмендә өстәлдә (яки күләгәдә) театр күрсәтәләр. Дидактик уен акрынлап рольле уеннарга күчәргә нигез булып бара. Балалар «Кибетле», «Әти-әни һәм бала», «Яшь дизайнер» һәм башка шуның кебек уеннар уйныйлар. Мәктәпкәчә яшьтәге бала үзе ясаган әкият героен, бер яки берничә геройның ничек эш итүләре турындагы киңәйтелгән сюжетны тәсвирлап бирә ала.

Бармакларны һәм кул чугын күнектерү бик мөһим. Бу – баланың сөйләм теле үсешенә уңай тәэсир итә, кулны язарга әзерли. Шулай ук баш мие эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итүче чара булып тора. «Үзем ясаган әйбер»: бу – бик мөһим. Үз кулың белән уенны ясау өчен хезмәтеңне, фантазияңне сарыф итү һәм аннан соң зур канәгатьләнү кичерү – шундый эш кыйммәтле. Үз хезмәтенең яхшы нәтиҗәсен күрү балага горурлану, шатлык хисе кичерергә мөмкинлек бирә. Ул яңа эшләрне тагын да ышаныбрак башлый.

Үз кулы белән дидактик уеннар булдыру баланың һәрьяклы үсешенә уңай йогынты ясый, мөстәкыйльрәк булырга, үз-үзенә тагын да ышаныбрак карарга ярдәм итә.

Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе әле мөмкинлекләрнең зур булуын раслый. Занятиеләр барышында, әкиятләрне куйганда балаларның мөстәкыйльлеге, активлык дәрәҗәсе күтәрелде. Балалар төрле вакыйгалар турында ышанычлырак итеп сөйлиләр, үзләре ясый торган әйберләрне төгәл, пөхтә итеп башкаралар. Ата-аналарның активлыгы да артты.