Кар бабай

№65

(Зурлар төркемендә нәфис-нәфасәти үсеш (кисеп ябыштыру) буенча эшчәнлек)

Илүзә ГЫЙЛӘҖЕВА,

Казандагы 43 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: күзаллауларын, сәнгать осталыкларын үстерү. Форма һәм күләм турында белемнәрен ныгыту. Өлешләрдән сурәтне урнаштыру, ябыштыру алымнары күнекмәсен бирү.

Җиһазлау: Кар бабай рәсеме, кар.

Тарату өчен материал: мамык дисклар, клей, пумала, картон, кул сөртү өчен салфеткалар, өйдә буяу өчен Кар бабай рәсеме.

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, куркынычсызлык, әйләнә-тирә белән танышу, сәламәтлек.

–  Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Нәрсә икән бу, уйлап карагыз әле.

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчак? (Кыш көне)

– Әйе, бик дөрес, балалар. Кайдан белдегез кыш икәнен?

– Балалар, карагыз әле, менә монда бер серле тартма бар, нәрсә икән анда, карыйк әле? (Кар.) Кар нинди? (Ак, йомшак.)

– Әйдәгез, карны кулга тотып карыйк әле. Кар нишләде? (Эреде, җепшеккә әйләнде.) Ни өчен эри ул? (Җылыдан курка.) Ә җепшек кардан нәрсә әвәләп була? (Кар бабай.)

– Балалар, карагыз әле, безгә кунакка кем килгән? (Кар бабай.) Безнең Кар бабаебыз моңсу. Аның янына урманнан күп дуслары.

– Кар бабайлар килгән булган. Җылыда алар эреп беткәннәр. Балалар, Кар бабайга күңелле булсын өчен нәрсә эшләргә икән? (Дусларын табарга булышырга кирәк.)

– Дөрес, балалар, әйдәгез, Кар бабайга күп итеп дусларын ясыйк, аңа күңелле булыр. Ә Кар бабайны нәрсәдән ясап була? (Кардан.) Безнең кар җылыда эри. Шуңа күрә без кардан ясый алмыйбыз. Безнең серле сандыкта нәрсә бар икән? (Мамык дисклар.) Без Кар бабайларны мамык дисклардан ясарбыз. Безнең дисклар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? (Зурлыгы буенча.) Беренчесе – зур, икенчесе – кечерәк, өченчесе тагын да кечкенәрәк. Башта без кайсысын ябыштырырбыз? (Зурысын.)

– Әйе, бу аның кайсы өлеше булыр инде? (Аягы.) – Аннан соң кайсысы? (Кечерәге.) – Монысы кайсы өлеш? (Гәүдә.) Ә менә бу, кечкенәсе? (Баш.)

Менә шушы өлешләрне ябыштырганнан соң, безнең менә шушындый матур кар бабай килеп чыга. Без хәзер менә шушындый Кар бабай ябыштырырбыз. (Ябыштырылгын үрнәк эшне карау.) Кар бабай нинди өлешләрдән тора? (Өч түгәрәктән.)

– Балалар, әйдәгез башта ял итеп алыйк әле (физкультминут).

Кар, кар, кар ява

Буран белән тутыра.

Кулга төшә дә эри.

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.\

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

– Әйдәгез, бирелгән биткә Кар бабайны урнаштырыйк әле. Башта кайсысын куярбыз? Зурысын бусы аяклары, аннан кечерәге – бу гәүдәсе, аннары иң кечкенәсе – башы.

– Безнең Кар бабайларыбыз матур булып килеп чыксын өчен чиста, пөхтә итеп эшләргә кирәк. Әкрен генә пумалага клейны алабыз да, пөхтә итеп сылыйбыз. (Балаларның мөстәкыйль эшләре. Балаларга аерым өлешләрен ябыштырырга булышу.)

Йомгаклау

– Балалар, безнең Кар бабайлар күп булдымы? (Әйе.) Матур булдымы алар? Сезгә ошыймы? Сезнең эшләрегез безнең Кар бабайга да бик ошады. Сезгә Кар бабай рәхмәт әйтә.

– Балалар, кар җепшек булганда, прогулкага чыккач, сезнең белән чын Кар бабай да әвәләрбез әле. Ә бүген сезгә Кар бабай бүләк тә алып килгән. Менә бу кар бабайларны, өйгә кайткач, матур итеп буярсыз.