Исемнәр иленә сәяхәт

№64

(Рус төркеме. III сыйныф)

Эльмира НӘГЫЙМОВА,

Казандагы 177 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1) исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру;

2) исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Материал һәм җиһазлау: интерактив такта яки проектор, дәреслек, карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес планы.

I. Оештыру (мотивлаштыру)

1. Исәнләшү

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, актуальләштерү

1. Дәрес-сәяхәтнең  максатын әйтү.

2. Сәяхәт картасын карау.

3. Исемгә билгеләмә бирү.

а) карточкалар белән эш.

4. Исемнең берлек һәм күплек санын кабатлау.

а) тактадагы биремне үтәү ;

б) нәтиҗә.

5. Килеш сорауларын кабатлау.

а) интерактив такта белән эш;

б) нәтиҗә.

6. Тартым кушымчаларын кабатлау.

7. Физкультпауза.

8. Тест эшләү.

III. Йомгаклау

1. Нәтиҗә чыгару.

2. Рефлексия.

3. Өй эше бирү.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше, уңай халәт тудыру

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

– Бер-беребезгә карап, елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик. Укучылар, бүген мин сезгә бер әкият сөйләрмен. Шулай итеп, әкиятне башлыйм. Яшәгән ди, булган ди әби белән бабай. Бабай әбигә йомры икмәк пешерергә кушкан (2 нче слайд). Алар бу «Йомры икмәк»не туган телебезгә өйрәтергә уйлаганнар. Әби камыр басып, «Йомры икмәк» пешереп аны суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис таралган. «Йомры икмәк» тәрәзә төбенә утырган, утырган да тәгәрәп киткән. Белем эзләп юлга чыккан. Урман янында аңа Тиен очраган. «Йомры икмәк» Тиеннән юл сораган. Тиен биремнәремне үтәсәң, күрсәтермен, дигән. Без сезнең белән «Йомры икмәк»кә ярдәм итик, Тиеннең биремнәрен үтәргә булышыйк. Ул биремнәр шушы җиләкләр, гөмбәләр артында яшерелгән. Әгәр бу биремне яхшы үтәсәк, Тиен безгә табигатьнең иң гүзәл почмагы булган урманга юл күрсәтәчәк. Укучылар, бөтен сүзләр дә предметны гына белдерәме? Миңа шул сүзләр арасыннан предметны белдергән сүзләрне генә әйтегез. (3 нче слайд)

– Ни өчен бу сүзне сайладың? (Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә, предметны белдерә.)

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, актуальләштерү

– Укучылар, рус теленнән аермалы буларак, татар телендә без кем? соравын кешеләргә генә, ә башкаларга нәрсә? соравын бирәбез. Шулай ук һөнәр ияләренә дә кем? соравын бирәбез.

– Рәхмәт. Димәк, без бүген дәрестә исем турында белгәннәрне кабатларбыз. Без биремне яхшы үтәдек, Тиен «Йомры икмәк»кә юл күрсәтте.

– Матур урманга – «Исемнәр иле»нә без дә «Йомры икмәк»белән сәяхәткә чыгабыз. (4 нче слайд)

– Ә хәзер тактага сәяхәт картасына карыйк. (5 нче слайд)

– Тәгәри торгач, аңа Куян очраган.

– Кил әле, тәмле «Йомры икмәк», ашап куйыйм үзеңне. Әгәр дә мин биргән биремне үтәсәң, ашамам да, – дигән.

– Укучылар, «Йомры икмәк»кә булышабызмы?

– Хәзер укучылар тактага игътибар итик (6 нчы слайд) Берлек сандагы исемнәрне күплек санга куеп әйтегез. Тикшереп карыйк, дөрес әйттегезме икән?

Нәтиҗә: исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр. Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә. Күплек санда килгәндә, предметларның күп булуын белдерә (7 нче слайд)

– Шулай итеп, без «Йомры икмәк»кә булыштык, Куян аны ашамады. «Йомры икмәк» тагын тәгәрәп китте. Аңа Бүре очрады һәм:

– «Йомры икмәк», мин сине ашыйм. Ә бәлки, биремемне үтәсәң, ашамам да, – дигән.

– Укучылар, әйдәгез, «Йомры икмәк»не Бүрегә ашатмыйк, аның биремен үтик. (8 нче слайд)

– Сезнең каршыгызда сораулар. Шушы сорауларга җавап бирүче исемнәрне әйтегез һәм шул сүз белән бер җөмлә төзегез.

Нәтиҗә: исемнәр төрле сорауларга җавап бирәләр.

– «Йомры икмәк» тагын тәгәрәп киткән. Аңа Аю очраган. Аю да шул ук сүзләрне кабатлаган. Ул да үзенең биремен тәкъдим иткән.

– Без бит Аюның «Йомры икмәк»не ашавын теләмибез, әйдәгез булышыйк. Мин сезгә предметлар күрсәтәм, ә сез аларның кемнеке булуын әйтегез. Укучылар, предметларның кемнеке булуын әйтер өчен, сезгә менә шушы кушымчалар ярдәм итәр. (9 нчы слайд)

Нәтиҗә: предметларның кемнеке булуын әйтү өчен, исемнәргә шушы кушымчаларны ялгарга кирәк.

– Менә без тагын «Йомры икмәк»кә ярдәм иттек. Хәзер, укучылар, юлыбызны дәвам итәбез. Без сезнең белән чәчәкләр аланына килеп чыктык. Сезнең белән ял итеп алыйк.

Физкультминутка

– «Йомры икмәк» юлын дәвам иткән. Озак тәгәрәгән. Ниһаять, «Йомры икмәк»кә Төлке очраган һәм:

– Мин сине ашыйм, ә биремемне үтәсәң, ашамам да, – дигән.

– Хәзер, укучылар, без сезнең белән тест биремнәрен үтәп карыйк. (Тестларны тарату, бер-берсенең эшен тикшерү, бәяләү критерийларын әйтү.) (10 нчы слайд)

– Менә укучылар, без «Йомры икмәк»кә булыштык, аны Төлкедән дә коткардык. Ул хәзер әби белән бабай янына кайтыр, туган телебезне тагын да тырышыбрак өйрәнер.

Йомгаклау

– Укучылар без бүгенге дәрестә сәяхәткә бардык. Сәяхәттә без нәрсәләрне очраттык? Куян, Бүре, Аю, Төлкене очраткач, нәрсәләрне искә төшердек? Нинди биремнәр үтәдек?

Дәрес нәтиҗәсе: бүгенге дәрестә без предметларны белдергән сүзләрне, шул сүзләрнең нинди сорауларга җавап бирүен, аларның кемгә караганлыгын кабатладык. Ә киләсе дәресләрдә без исемнәрнең эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләрне өйрәнербез.

Рефлексия

1. Әгәр дә сезгә дәрестә барысы да аңлашылса һәм иптәшегезгә аңлата алсагыз, алсу төстәге смайликны сайлыйсыз.

2. Әгәр дә сезгә дәрестә барысы да аңлашылса, ә иптәшегезгә аңлата алмасагыз, зәңгәр смайликны сайлыйсыз.

3. Әгәр дә сез дәрестә бернәрсә дә аңлашылмаса, ак смайликны сайлыйсыз.

Өйгә эш (11 нче слайд)

1. 7 нче бит, 9 нчы күнегү.

2. 10 нчы бит, 10 нчы күнегү.

3. *9 нчы бит, 4 нче күнегү.

Нагимова презентация