Роботлар физика укытучысын алыштыра алырмы?

№62

Борис ТИМЕРКӘЕВ,

Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты-Казан авиация институты профессоры, физика-математика фәннәре докторы

Һәр укытучы, остаз, җитәкче укыту һәм тәрбия эшендә үз тәҗрибәсенә, үзе алган белемгә таянып эш итә. Күп вакытта аның күз алдында үзенең остазы, остазының эш алымнары тора. Бу тәҗрибә гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән. Аңа һәр укытучы, һәр остаз үзенең өлешен керткән. Иң яхшы укытучылар үз тәҗрибәләре белән бүлешкән.

Узган гасырның 60 – 70 нче елларында, техниканың үсеш алган, роботларның төрле-төрле өлкәләргә үтеп керә башлаган чорында, фантаст- язучылар киләчәктәге хәлләрне менә шушы роботларга бәйләп, аларның яңа баскычка күтәрелүе һәм кешеләрне үзләренә буйсындырулары турында язган булганнар. Күп кенә сәләтле фантастларның кузаллаулары тормышка да ашты. Әйтик, узган гасырның 20 нче елларында А.Толстойның «Гиперболоид инҗенера Гарина» дигән әсәре 1960 елда совет галимнәре Басов һәм Прохоров ачкан лазерны тулысынча диярлек тасвирлап бирә. Ул вакытта А.Толстой Альберт Эйнштейнның 1917 елда уйлап тапкан мәҗбүри  нурланыш (индуцированное излучение) турында әле белдеме-юкмы икән?! Ни дисәң дә, лазерның асылында нәкъ шушы мәҗбүри нурланыш ята.

XXI гасыр башы исә үткән гасыр фантастлары фаразлаган чорга туры килә. Бүгенге чор узган чорлардан нәрсәсе белән аерылып тора соң? Ни өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен диярлек уку программаларын үзгәртеп тора?  Белем бирү стандартлары нилектән бертуктаусыз берсен-берсе алыштырып тора: 2, 3, 3+, 3+ +? Дүртенче һәм бишенче стандартлар да төзелеп килә. Бүгенге көндәге укыту стандартларының бертуктаусыз үзгәреп торуы укыту алымнарының көн таләпләреннән артта калып баруына һәм безнең тормышка үтеп кергән мәгълүмати технологияләргә бәйле. Әгәр элек укытучы информация һәм белем чыганагы булып торса, хәзер исә Интернет әлеге функцияне үти. Теләгән кеше теләсә кайсы мәгълүматны берничә секунд эчендә Интернеттан эзләп таба ала. Аның өчен китапханәгә дә барырга кирәкми, дистәләгән белешмә китапларны да сәгатьләр буена актарып утырырга, үз дәфтәреңә язып алып, истә калдырырга да кирәкми. Хәтта тапкырлау таблицасын, шигырьләрне ятлау да шул исәпкә керәдер.

Укыту өлкәсендәге иң мөһим нәрсәләрнең берсе – кеше тәрбияләү, бары тик кешеләргә генә хас (компьютерлардан аермалы буларак) уйлау – фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерү. Моның өчен тапкырлау таблицасын да, аксиома-теоремаларны да, законнарны да яттан һәм төгәл белү кирәк, мәсьәләләр чишәргә, күнегүләр эшләргә һәм төрле-төрле китаплар да укырга кирәк. Уйлау сәләтен үстерү, балаларның яшенә карап, катлам-катлам алып барыла. Тикмәгә генә физика фәнен укытканда без табигать белеменнән башламыйбыз бит. Башта физик күренешләр, ел фасыллары, Ай, Җир, Кояш, галәм турында мәгълүматлар бирәбез. Үсә төшкәч, без, аларга кабаттан әйләнеп кайтып, физик күренешләрне законнарга бәйләп бирәбез. Югары сыйныфларда исә физика предметы инде математикадан алган белемнәргә таянып эш итә. Күренешләрнең физик асыллары ачыклана, физик законнарның математик чагылышы бирелә. Нәкъ шушы елларда абстракт фикерләүгә, ягъни теоретик физикага нигез салына. Абстракт фикер йөртү, күренешләрнең эзлекле логик чылбырын төзү бары тик тәҗрибә, тирән белем һәм тирән мәгълүматка ия укучыларга гына бирелә.

Бүгенге чор – терминаторлар үзләрен үзләре төзәтә, тулыландыра ала торган программалар, даһи роботлар чоры. Хәзер инде йөртүчесез машиналар беркемгә дә сәер булып күренми. Һәр өлкәдә роботлар кешеләрнең эшләрен «җиңеләйтә», ягъни бу авыр эшне башкаручы белгеч хуҗага башка кирәкми. Чын-чынлап роботлар кешеләргә «сугыш игълан итте». Бу сугышта роботлар инде җиңеп тә бара шикелле.

Димәк, безгә – укытучыларга да узган гасыр укыту технологияләренә ябышып ятарга кирәкми. Югыйсә, укучыларыбыз безне бик тиз узып китәчәк, ә аннары инде алар – безне түгел, ә без аларны аңламый башлаячакбыз. Шуңа да, яңа мәгълүмати технологияләрне кулланмыйча торып, бүгенге заман таләпләренә туры килә торган белемне бирү мөмкин түгел. Икенче яктан, компьютерларны чамадан тыш куллануның сәламәтлеккә зур зыян китерүен дә онытмаска кирәк. Һәр биремдә чама булырга тиеш. Әгәр без компьтерлардан үзебезгә ярдәмче ясый алсак, укыту эшендә, һичшиксез, алга китәчәкбез.

Ял иткән арада уйланырга бер мәсьәлә тәкъдим итәм.

Ай белән Җир арасында һәр ике җисемгә дә тартылу көчләре тигезләшкән бер нокта бар. Әгәр Ай булмаса, бу нокта аша узучы әйләнә буйлап Җир тирәли хәрәкәтләнүче җисемнең тизлеге u билгеле булыр иде. Бу беренче космик тизлек u2 = ɤМ/R. Әгәр Ай да булса, алга таба бу жисем нинди трактория буйлап хәрәкәтләнер? Алга таба ул Җиргә якынаермы, әллә Айгамы? Кайчан да булса ул бу ноктага кире әйләнеп кайтырмы, әллә гел турыга очып китәрме?