Укытучыга ничә яшьтән эштән китәргә?!
№62
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ,
филология фәннәре кандидаты
Быелгы уку елы башланыр алдыннан Петербургтагы император Александр II исемендәге атаклы Петергоф гимназиясе исеме бөтен Россиягә җәнҗал белән яңгырады: башта «Россия укытучысы – 2007» конкурсының абсолют җиңүчесе Дмитрий Гущинны эшеннән алып, мәктәптән озаттылар, аннан соң эштән алыну турындагы боерыкка имза салган мәктәп директоры Галина Никитина гимназия белән саубуллашты. Сүз 135 еллык юбилеен бәйрәм иткән, укучыларны бары тик зур конкурслы сынау үтү аша гына укырга кабул итә торган элиталы гимназия турында бара. Россиякүләм яссылыкка чыккан низаг исә бик гади һәм безнең мәгариф системасы өчен типик каршылыкка корылган. Директор укытучылардан алтын медальгә кандидат булган укучының журналдагы билгеләрен мәҗбүри төзәттергән. Төзәтү ысулы да катлаулы түгел: түбән билге кырыну пәкесе белән кырылган, аның урынын югары балл алган. Законга туры китереп, мәктәп мөһере куелган, бу очракта теркәп куелырга тиешле сүзләр язылган. Укытучылар каршы килмәгән, чөнки директор белән сүзгә килү эш урынын югалту һәм башка күңелсезлекләр вәгъдә итә. Бары тик бер укытучы – Россия күләмендә үткәрелгән бик күп конкурслар җиңүчесе, Сорос премиясе лауреаты, БДИга контроль-бәяләү материаллары әзерләүче һәм имтихан нәтиҗәләрен тикшерүче федераль комиссияләр әгъзасы, математика укыту өчен күпсанлы китаплар һәм методик мәкаләләр авторы Дмитрий Гущин гына директорның ярамаган эше турында социаль челтәрдәге үз битендә бер абзацлык кыска гына мәгълүмат элгән. Дөрес, вакыйгаларның кайсы мәктәптә баруы, дуамал директорның кем булуы әйтелмәгән, әмма үзара низагка керү өчен булган кадәресе дә җитеп ашкан. Гимназия директоры укытучының абруена да һәм эш нәтиҗәләренә дә карап тормаган, аны эштән азат итү турындагы боерык әмәлләгән һәм конфликт зурга киткән: хәбәр моңарчы директорның кыек эше турында берни дә белмәгән мәгариф түрәләренә барып җиткән, һәм гадел реакция үзен озак көттермәгән. Җәнҗал купкач, директорның тагын бер ямьсез кимчелеге ачылган: ул, укучы балаларны ачуланганда, кәгазьгә язып булмый торган тупас сүгенү сүзләре куллана икән. Хәзер һәр бала кулында яздыручы техник чаралар бар. Укучылар азгын телле директор ханымның «тәрбия сәгате»н яздырып алганнар, һәм хәзер инде ул язма да илкүләм танылу алды.
Бу хакта язып тормаска да булыр иде, билгеле. Күңелсез бер факт, тормыш ваклыгы категориясенә кертеп, мондый гаугаларны тиражлаудан баш тарту, бәлки, хәерлерәк тә булыр иде. Ләкин конфликт нигезендә бик нечкә нәрсә – педагогик кадрлар белән директор арасындагы мөнәсәбәт дигән проблема ята. Кадрлар, бигрәк тә укытучы кадрлар, илнең матди хәленә дә, технологик уңышларына да, әхлакый атмосфераның нинди булуына да хәлиткеч йогынты ясый. Без технологик яктан артта калган җәмгыятьтә яшибез, икътисади як та нигездә шул сәбәпле бик нык аксый. Мәктәп директорына исә шактый зур вәкаләтләр бирелгән: ул эшкә кабул итә һәм эштән азат та итә, хезмәт хакын билгеләүдә хәлиткеч роль уйный. Сүз укытучыларның укыту сәгатьләрен бүлү турында гына түгел, баллар ярдәмендә акчалата бонуслар билгеләү, укытучының карьера үсешенә йогынты ясау кебек мәшәкатьләрне дә үз эченә алган тулы бер эшчәнлек хакында бара. Боларның барысы да бездә директор вазифасын үтәүченең хәлиткеч фигура булуы турында сөйли. Димәк, директорлар сайлауның катлаулы, сыналган технологиясе булырга, бу урынга очраклы кешеләр килүдән саклаган җитди киртәләр кертелергә тиеш. Тик тормыш чынбарлыгы мондый мәҗбүриятне үтәүдән ерак тора: мәктәп җитәкчесе урынына еш кына очраклы кешеләр менеп утыра. Район хакимиятләренә күп кенә очракларда укытучылар остазы итеп тиешле югарылыкта тора алмаган, идарә итү өчен потенциаль куәте булмаган шәхесләрне тәкъдим итәргә туры килә, чөнки талантлы педагоглар бу эштән йөз чөерә, аңа ризалык бирми. Сәбәбе бик гади: коллектив белән идарә итүдә үзенең интеллектуаль һәм иҗади егәрен күрсәтәсе урынга, директорга вак кәгазь эше белән мәшәкатьләнергә, хуҗалык мөдире вазифаларын үтәргә, система куйган әһәмияте чүп дәрәҗәсендә булган күрсәткечләр белән мавыгырга туры килә. Менә шунда инде талантлы укытучы белән директор арасында, иҗади эшләүче директор белән система арасында бетмәс-төкәнмәс низаглар туа. Мәктәп өчен туган кадрлар эштән азат ителә, яисә пенсиягә озатыла, яшь талантларга да сайлау өчен ике юлның берсен генә калдырырга тырышалар: я тәлинкә тотарга өйрәнәсең, я хезмәт юлыңны тормышның башка өлкәсе белән бәйлисең. Петергоф гимназиясендәге хәл ул – Россия өчен сирәк очрый торган вакыйга түгел, ул – системалы күренеш.
Казандагы «СОлНЦе мәктәбе» (махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге) директоры Павел Шмаковны белмәгән кеше сирәктер. Павел Анатольевич белән миңа моннан ике ел элек аның кысан кабинетында иңгә-иң терәлеп сәгатьтән артык сөйләшеп утырырга туры килде. Финляндиянең иң яхшы укытучыларының берсе буларак танылган бу математик Казан мэрының шәхси чакыруы буенча Ватанга кайтып сәләтле балалар (П.Шмаков үзе бу сүзне яратмый, ул «мавыгучан балалар» дигән терминны өстенрәк күрә) белән киң эшчәнлек җәелдереп җибәрде. Аның тырышлыгын Татарстан Президенты Р.Миңнеханов та хуплады, директорны шәхси кабул итеп, аңа фатиха бирде. Шуңа карамастан Павел Анатольевичка үзе оештырган мәктәпне һәм үзен ул мәктәпнең директоры вазифасында саклап калу өчен уртакул чиновниклар белән чын мәгънәсендә сугыш алып барырга туры киләгәли: мәктәпкә лицензия алу проблемага әйләнә, чиновниклар тиешле боерыкларга имза салырга ашыкмыйлар, эшчәнлеккә төрлечә аяк чалалар. Иҗади потенциалны буып тора торган шундый сугыш шартларында мәктәп ел саен конкурс аша үзенә укучылар туплый, алардан төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар җиңүчеләрен әзерли, халыкара олимпиадаларның алтын медальләрен алып кайтучылар бар. Күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр, чиновникларга П.Шмаковны тынычлыкта калдырып, аның белән уртак ил мәнфәгатьләре өчен иҗади хезмәттәшлек итә башларга этәрә торган инде үзе, тик директорга киртәләр аша атлап алга барырга туры килә. Павел Анатольевич – үз фәнен һәм балаларны эчкерсез ярата торган шәхес, Финляндия һәм Россия матбугатында математик мәсьәләләр белән балаларны мавыктыра торган конкурслар алып бара. (Сүз уңаеннан, ул мондый мәсьәләләрне татар педагогик һәм балалар матбугатында татар телендә дә күрергә теләгән иде.) Шундый иҗади шәхескә дә система тәгәрмәчләре арасыннан кысылмый һәм сытылмый үтеп китү өчен зур көч куярга туры килә икән, башка талантларга ни эшләргә кала? П.Шмаковның чиновниклар белән көрәшенең асылында исә бер генә сәбәп ята: ул гаделлек ярата. Бу сәбәп мәктәптәге бик күп талантларның тормышын боза.
Россиянең мәгариф белән идарә итү һәм кадрлар сайлау системасы дәүләт мәнфәгатьләренә бик еш кына җавап бирми. Табадан төшкән генә тагын бер мисалны карыйк. Омск шәһәрендә яшь техниклар станциясе бар. Үзенең эшчәнлеге белән ул федераль дәрәҗәдә танылган. Соңгы 40 елда аның белән Россиянең атказанган укытучысы Александр Курнев уңышлы җитәкчелек иткән. Әлеге өстәмә белем бирү оешмасының уңышлары – нигездә Курневның тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсе алар. 70 яшен тутырган бу кешене өлкә мәгариф министрлыгы кисәк кенә пенсиягә җибәрергә карар кылган, аның урынына бу эш белән бөтенләй таныш булмаган кешене билгеләргә җыеналар. Әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелек хафага калган: А.Курневтан соң бу өстәмә белем бирү оешмасы ябылыр дип куркалар, аларның бу шиге нигезле булуга дәлилләр дә бар. А.Курневны ялга җибәрүнең төп сәбәбе дә яшь техниклар станциясе урнашкан шәһәр үзәгендәге бинаны тартып алырга теләү дип әйтәләр. Мондый конфликтлар белән ил тулган.
Пенсия яшенә җиткән, әмма әле уңышлы эшләрлек мөмкинлеге булган укытучылар язмышы бик кызыклы, бәлки кызганыч дип тә әйтергә кирәктер. Боларга гадәттә әти-әниләр: «Безнең балалар мәктәп тәмалаганчы гына укыт», – дип ялыналар, чөнки БДИ кергәннән соң, эш рәтен белгән укытучыга ихтыяҗ аеруча артты. Укытучы үзе дә эшен дәвам итәргә каршы түгел, ярты ставкага булса да эшләргә риза. Тик директорлар аларны гадәттә хөрмәтләп лаеклы ялга озатырга ашыга. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә мәктәпләр саны нык кимегәч, мондый күренешләр артты. Укытучыларның уртача хезмәт хакы турындагы критерий өскә калкып чыккач, тагын да көчәйде, чөнки ярты ставкага эшләгән укытучы хезмәт хакларының уртача күрсәткечен боза, аны түбәнәйтә. Кәгазьдәге саннарның матурлыгы хакына балалар киләчәге өчен (илнең киләчәге өчен дип укыйк) әһәмиятле булган кадрлар шулай итеп мәктәп белән саубуллаша.
1886 елда Пруссия армиясе австриялеләрне җиңгәннән соң, Лейпциг профессоры Оскар Пешель: «… бу Пруссия укытучысының Австрия мәктәбе укытучысын җиңүе булды», – дип яза. Педагогик кадрларның илнең җиңүле адымнарында хәлиткеч роль уйнавы исбатлауны сорамый, бу – аксиома. Шуңа күрә талантлы укытучылар социаль һәм хокукый яктан якланган, меркантиль мәнфәгатьләрнең басымыннан якланган булырга тиеш.