Сәламәтлек – зур байлык
№61
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә проект эшчәнлеге)
Гүзәлия ВӘЛИЕВА,
Казандагы 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячече
Проектта катнашалар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр, музыка җитәкчесе, физик тәрбия инструкторы, рус теле тәрбиячесе.
Проектның төре: мәгълүмати-гамәли, рольле-уенлы.
Проектның дәвамлыгы: *кыска вакытлы (бер атна).
Проектның актуальлеге.
«Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышында дөньяга карашына көчле йөгынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!». В.А.Сухомлинскийның әлеге фикере белән килешми мөмкин түгел. Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Һәрбер буынның сәламәтлегенә бала чакта нигез салына. Ә инде бала сәламәтлеге әти-әнисенең таза-саулык ни, дәрәҗәдә булуга яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Соңгы елларда әйләнә-тирәнең нык пычрануы, илдәге катлаулы социаль хәл, яшәү рәвешен дөрес алып бармау халыкның, шул исәптән балаларның да сәламәтлеген кискен какшатуга китерде. Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге – ул киләчәк буыннарның, милләтебезнең сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен, нинди яшәү рәвеше алып барырга кирәк соң?
Кеше сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны тәэмин иткән яшәү рәвеше, кешенең үз-үзен дөрес тотышы һәм аек фикер йөртүе сәламәт яшәү рәвеше дип атала. Яшәү рәвеше – сәламәтлекне тәэмин итүче шартларның берсе генә ул. Белгечләр раслаганча, сәламәтлек түбәндеге шартларга бәйле: 50% – яшәү рәвеше, 20% – нәселдәнлеккә, 20% – экологик хәлгә һәм 10% медицина хезмәте күрсәтүгә. Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре: хәрәкәт активлыгы; дөрес туклану, шәхси гигиена, чыныгу, дөрес ял итү; зарарлы гадәтләрдән баш тарту; үз сәламәтлеге белән идарә итә белү.
Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше. Димәк, үзеңдә күркәм гадәтләрне яшьтән тәрбияләргә, аларны яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше, җан таләбе итеп канга сеңдерергә, үз-үзең белән килешеп яшәргә омтылырга кирәк.
Максат: балаларның сәламәтлекләрен саклау, аларда сәламәтлек культурасы нигезләрен формалаштыру.
Бурычлар:
1) балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү;
2) шигырь, мәкаль, табышмаклар аша балаларда чисталыкка омтылыш тәрбияләү;
3) балаларны гигиена кагыйдәләренә гадәтләнергә өйрәтүне дәвам итү, чисталык – сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү;
4) балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру.
Эшчәнлекне оештыру формалары:
– танып белү, эзләнү эшчәнлеге;
– белгечләр белән эш;
– максатлы прогулкалар;
– әңгәмәләр;
– уеннар, ярышлар;
– мөстәкыйль эшчәнлек;
– әдәби әсәрләр;
– әти-әниләр белән эш.
Көтелгән нәтиҗәләр:
– балалар һәм олылар яшәү рәвешенең сәламәтлеккә йогынтысын аңладылар;
– балаларда һәм әти-әниләрдә сәламәт буласы килү теләге туды;
– балалар үз сәламәтлекләре турында күбрәк кайгырта башладылар.
Проектның этаплары
1. Әзерлек этабы:
– проектның темасын, бурычларын билгеләү;
– проект турында әти-әниләр, белгечләр, балалар белән фикер алышу;
– проектның башкару формаларын эзләү;
– проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру;
– проект буенча кирәкле әдәби материал, атрибутлар туплау.
2. Төп этап (гамәли):
– «Сәламәт бул!» темасы буенча барлык белем һәм тәрбия процессы эчтәлеген эшкәртү;
– балалар, белгечләр, әти-әниләр белән берлектә иҗади эзләнү һәм гамәли эшчәнлекне оештыру;
– балалар белән максатлы прогулка оештыру;
– шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсиягә бару.
3. Йомгаклау этабы:
– проектны күмәк рәвештә презентацияләү;
– әти-әниләр белән эш:
* «Без – сәламәт гаилә!» күңел ачу кичәсе оештыру;
* «Грипп турында», «Сәламәт анадан-сәламәт бала туа» темаларына консультация;
* «Безнең гаиләнең сәламәт яшәү рәвеше» бәйгесе;
– балалар белән эш:
* «Кем сәламәтлек турында күбрәк белә?» темасына викторина;
* күнелле эстафеталар оештыру;
* балаларның сәламәтлек турында рәсемнәреннән күргәзмә.
Проектны реализацияләү
Дүшәмбе
Иртән
1) «Сәламәтлек – зур байлык» темасына әңгәмә. Максат: балаларның сәламәтлек турында белемнәрен ачыклау, үз сәламәтлеген кайгыртырга өйрәтү.
2) «Туган телдә сөйләшәбез» УМКсын реализацияләү буенча «Куян кызы» мультфильмын карау.
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге
1. Иҗади сәнгать (кисеп ябыштыру).
Тема: «Чисталык иле».
Максат: балаларны гигиена кагыйдәләренә гадәтләнергә өйрәтүне дәвам иттерү. Тарак, теш щеткасы, сабынны кисеп ябыштыру. Чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.
2. Танып белү.
Тема: «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл».
Максат: Чисталыкның сәламәтлек нигезе икәнлеген аңлату, чисталыкка омтылыш тәрбияләү. Игътибарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү (әдәбият: «Туган телдә сөйләшәбез» УМКсы, 228 нче бит / З.М.Зарипова һ.б.).
3. Физик культура.
– Хәрәкәтле уеннар: «Поезд», «Казлар-аккошлар».
(әдәбият: «Уйный-уйный үсәбез» УМКсы, 129 нчы бит / К.В.Закирова)
Саф һавада
– «Спорт» темасына әңгәмә.
Максат: кеше тормышында спортның әһәмияте турында күзаллау формалаштыру; спорт өлкәсендәге билгеле уңыш-казанышлар белән таныштыру.
– Хәрәкәтле уеннар: «Хәйләкәр төлке», «Бүре чокырда».
Максат: балаларда җитезлек, түземлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
– Физик сәламәтләндерү эше: тигезлекне саклау буенча шөгыльләнү (тәгәрмәчләр өстеннән йөрү).
Кичен
– Сәламәтлек турында сөйләшү, фикер алышу. Мәсәлән, табиблар, авыруны тикшергәндә, нәрсәләр кулланалар? һ.б.
– «Безнең гаиләнең сәламәт яшәү рәвеше» темасына бәйге игълан итү.
Сишәмбе
Иртән
– «Кем нишли?» дидактик уены. Мәсәлән, терапевт … (салкын тисә дәвалый), хирург … (операция ясый) һ.б.
– Матур әдәбият: Ә.Ерикәйнең «Чисталык сөябез» шигырен ятлау.
Максат: шигырь аша балаларда чисталыкка омтылыш тәрбияләү; эзлекле һәм сәнгатьле итеп шигырьне сөйләү күнекмәләрен, хәтер сәләтен үстерү. (әдәбият: «Балачак аланы» китабы, 311 нче бит.)
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге
1. Танып белү (ФЭМП)
Физкультминутка вакытында, кул һәм бармак хәрәкәтен камилләштерү өчен, «Тиен», «Песи», «Ат» һ.б. шундый бармак уеннарын уйнау.
2. Рус теле өйрәнәбез.
Игры – «Загадки-отгадки», «Что хорошо, а что плохо».
3. Сөйләм теле.
«Саулык – зур байлык» темасына фикер алышу.
Саф һавада
– Санамыш өйрәнү.
1, 2, 3 – сиңа көч,
Син моннан күч.
– Физик сәламәтләндерү эше: балалар белән алга таба сикерү буенча шөгыльләнү.
– «Ачкычлар» хәрәкәтле уен.
Максат: балаларда кыюлык тәрбияләү; уен нәтиҗәсен гадел бәяли белүләрен хуплау.
Кичен
– «Чиста булыйк» темасына табышмаклар әйтешү (әдәбият: «Балачак аланы» китабы, 304 нче бит).
– «Туган телдә сөйләшәбез» УМКсын реализацияләү буенча балалар белән «Кояш, Суык һәм Җил» дигән татар халык әкиятенең аудиоязмасын тыңлау.
Чәршәмбе
Иртән
– Сәламәтлек турында мәкальләр өйрәнү.
*Сакланган – саулыкка туйган.
*Саф һава – тәнгә дәва һ.б.
– «Туган телдә сөйләшәбез» УМКсын реализацияләү буенча «Коерык өчен күнегү» мультфильмын карау.
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге
1. Музыка.
* «Яшел яулык» дигән җырлы-биюле уен.
2. Рус теле өйрәнәбез.
* К.Чуковскийның «Мойдодыр» әсәрен уку.
3. Танып белү (ФЭМП).
Ял минуты вакытында В.Травинка методикасы буенча үз-үзеңә массаж ясау.
Саф һавада
– «Мин һәм минем сәламәтлегем» темасы буенча максатлы прогулка.
Максат: балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау.
– «Тилгән һәм тавык» дигән хәрәкәтле уен.
Максат: йөгерүне ныгыту, өлгерлек тәрбияләү.
Кичен
– Г.Юнысованың «Зарядкага бас» шигырен уку.
Максат: балаларда көн саен иртән зарядка ясыйсы килү теләге уяту. (әдәбият: «Балачак аланы» китабы, 307 нче бит).
– «Булсаң зирәк, әйт тизрәк!» дигән сүзле уен (әдәбият: Р.К.Шәехова «Иҗат баскычлары » китабы, 34 нче бит).
Пәнҗешәмбе
Иртән
– «Грипп турында» темасына әти-әниләр өчен консультация.
– «Кояш, һава һәм су – безнең якын дуслар» уены (туп белән). Мәсәлән, сусыз ни өчен яшәп булмый? һ.б.
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге
1. Иҗади сәнгать (рәсем).
Тема: «Минем сәламәт гаиләм». Максат: сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру; пумала белән эшләүне камилләштерү; рәсем алымнарын ныгыту.
2. Сөйләм теле.
Тема: «Чисталык – сәламәтлекнең нигезе». Максат: балаларга чисталык сәламәтлекнең нигезе икәнлеген төшендерү. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү (әдәбият: «Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе», 314 нче бит / К.В.Закирова һ.б.)
3. Физик культура.
Күңелле эстафеталар оештыру: «Иң төз атучы», «Чикерткәләр», «Кем тизрәк?», «Кыргаяклар ярышы», «Каршылыклар юлы» һ.б.
Саф һавада
– «Шифалы табиблар» темасына әңгәмә. Максат: үсә торган дару үләннәренең файдалы үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирүне дәвам итү.
– «Ике суык», «Эләкмә» хәрәкәтле уеннары.
– Физик сәламәтләндерү эше: балалар белән озынлыкка сикерү буенча шөгыльләнү.
Кичен
– Чыныктыру чараларында традицон булмаган җиһазлар куллану (сукмаклар төймәләр, хәрефләр белән һ.б.)
– «Туган телдә сөйләшәбез» УМКсын реализацияләү буенча, балалар белән такмак өйрәнү:
Ике шапшак юлга чыккан, Кулларында чумадан.
Иреннәрен буяганнар, Ә битләрен юмаган.
Җомга
Иртән
– Уенын уйнау: «Реклама яса» (тарак, сөлге, шампунь, сабын һ.б.).
– Мәкаль өйрәнү: «Чисталык-сәламәтлек билгесе», «Шапшак-ялкауның юлдашы» фикер алышу.
– УМКны реализацияләү буенча мультфильм («Ялкау маэмай») карау.
– Әти-әниләр өчен консультация «Сәламәт анадан-сәламәт бала туа».
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге
1. Танып белү.
Тема: «Шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия».
Максат: хезмәт кешесенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү; «Шпатель, шприц, танометр» сүзләрен бәйләнешле сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
2. Рус теле өйрәнәбез.
Беседа на тему «Будь здоров!».
Цель: развитие связной речи; формирование начальных представлений о здоровом образе жизни.
3. Музыка.
«Без – сәламәт гаилә» дигән күңел ачу кичәсе оештыру.
Саф һавада
Физик культура (гәүдә өчен күнегүләр ясау).
– Хәрәкәтле уеннар: «Тычкан тозагы», «Аучылар һәм җәнлекләр».
Кичен
– Балаларның сәламәтлек турында рәсемнәреннән күргәзмә оештыру.
– Спорт темасына «Бу кем?» дигән үстерешле уен (әдәбият: «Иҗат баскычлары» китабы, 34 нче бит).
– «Сәламәтлек турында без нәрсә беләбез?» темасына викторина оештыру (ике командага бүленеп, ярыш формасында уздырыла; барлык өйрәнгән материалны кабатлау).