«Якты йолдызлар нуры»

(Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу кичәсе)

Резида СИДЕЛЬНИКОВА,

Казандагы 358 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

Эльза ХАЛИКОВА,

Казандагы 358 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе                                                                     

Максат. Балаларны матур татар әдәбият әсәрләре белән таныштыру, сөйләмдә яңа сүзләр куллану күнекмәләре бирү, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү, танып-белү эшчәнлеген үстерү, игътибарлык тәрбияләү.

Бурычлар. Балаларда иҗади активлык, дуслык хисе уяту; логик фикерләү сәләтен, күреп хәтергә алуны үстерү. Балаларны Йолдыз Шәрәпова иҗаты белән таныштыру; аның әсәрләре буенча төрле атрибутлар, рәсемнәр ясау; җырлы биюле уеннар өйрәтү.

Алдан эшләгән эш. Габдулла Тукай әсәрләрен искә төшерү, аларның эчтәлеге буенча рәсемнәр ясау һәм күргәзмә оештыру.
Йолдыз Шәрәпова шигырьләре белән таныштыру, аларны ятлау. Рәсем дәресләрендә Йолдыз әсәрләре буенча рәсемнәр ясау, кисеп ябыштыру; камырдан әвәләү алымнары кулланып, шигырьнең эчтәлеген сурәтләп бирә алу.

Бәйрәмгә балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова чакырыла.

Кичә барышы

(Кичәдә катнашучыларны сәламләү. )

Тәрбияче («Яз җитте» көенә Йолдыз Шәрәпованың «Яз» шигырен укый).

Гөрләвекләр җыр чыгара

Язны сәламләп – беләм.

Кояш күктә шигырь яза,

Алтын каләме белән.

Кошлар, кайткач, ул шигырьне

Бик сөенеп ятларлар.

Җәйләр буе сайрый-җырлый

Һәр көнне кабатларлар.

Шуңа кояш бик тырыша –

Матур булсын җәйге җыр.

Урамда яз, табигатькә

Илһам килгән ямьле чор.

Бала. Карагыз, нинди матур шигырь!

Тәрбияче. Әйе, балалар, бик матур язылган. Мондый матур шигырьләрне сезнең өчен Йолдыз апагыз Шәрәпова иҗат итә. Бүген бездә кунакта – Йолдыз Шәрәпова үзе. Әйдәгез, кунагыбызны матур итеп сәламлик. (Кул чабулар.)

Тәрбияче. Ә хәзер сүзне Йолдыз апа Шәрәпованың узенә бирәбез.

Белүебезчә, Сезнең биш балагыз бар. Алар турында сөйләп китмәссезме икән? (Шагыйрә балаларны үзе, гаиләсе, иҗаты белән кыскача таныштыра.)

Балалар, бәлки кунагыбызга сорауларыгыз бардыр? (Балалар шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә.)

Тәрбияче. Безнең балаларыбыз да шагыйрь Йолдыз шигырьләрен яттан белә. (Берничә бала шагыйрәнең «Кунакка килегез», «Минем эш», «Тылсымлы сүз», «Дәү әни» һ.б. шигырьләрен яттан сөйли.)

Тәрбияче. Шигърият һәм музыка бер-берсеннән аерылгысыз. Аларны бер-берсеннән башка күз алдынада китереп булмый.  (Скрипкада «Ассара» әсәре уйнала.)

Тәрбияче. Балалар, Йолдыз апагыз шигырьләрен төрле темаларга яза. Тагын берничә шигырен тыңлап китик әле. (Балалар шагыйрәнең «Мөгезле әни», «Энемә», «Кунакка килегез», «Светофор», «Куркыныч уй» дигән шигырьләрен яттан сөйли.)

Тәрбияче. Бик зур рәхмәт, балалар. Бигрәк күңелле шигырьләр укыдыгыз. Әйдәгез, күңелле бию дә карап китик әле.

              (Татар биюе башкарыла.)

Тәрбияче. Киләсе елда –10 апрельдә – Йолдыз апабызның юбилее булачак. Әйдәгез, без Йолдыз апага исәнлек-саулык, иҗатында зур уңышлар телик. Озак еллар матур шигырьләре белән безне шатландырып  торсын.

(Шагыйрәгә чәчәк бәйләме бүләк ителә.)

Тәрбияче. Безнең сезгә тагын бер бүләгебез бар. Балалар сезгә «Өч кыз» исемле татар халык әкиятен  сәхнәләштереп  күрсәтерләр.

(«Өч кыз» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Балалар, апрель аенда тагын кайсы шагыйребезнең туган көне әле?

Балалар. Габдулла Тукайнын туган көне.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Апрель аенда безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.

(«Бәйрәм бүген!» җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе) яңгырый. Габдулла Тукай турында презентация тәкъдим ителә.)

Тәрбияче. Балалар, кадерле кунаклар! Бүген без сезнең белән кызыклы очрашу оештырдык, Йолдыз апагыз Шәрәпова белән якыннан таныштык. Кичәбезнең кунагына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә аның шигырьләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.