Авылымның Кызыл китабы

(Биология дәресе. VI сыйныф)

Гөлнара МӘГЪДӘНУРОВА, 

Актаныш районы Киров урта мәктәбенең I  квалификация категорияле биология  укытучысы

Көннән-көн кеше табигатькә саксызрак караган вакытта кече яшьтән үк балаларда табигатьне аңлау, сак карау, киләчегенең табигать кулында булуын аңларга өйрәтергә кирәк. Бу эштә биология һәм география укытучыларының керткән өлеше бихисап. Алар дәресләрдә генә түгел, ә бәлки түгәрәкләрдә, мәктәпяны тәҗрибә участогында эшләгәндә, урманга экскурсияләрдә дә терек табигаткә сак караш тәрбияләү өстендә эшли. Бигрәк тә укучылар үзләре эзләнергә, Интернеттан материал эзләргә, табигатьне күзәтергә, сыйныфташлары каршында чыгыш ясарга ярата. Шуларны исәпкә алып, укучыларда Кызыл китап турында ныклы белемнәр булдыру, бу китапка безнең җирлектә тереклек итә торган үсемлек һәм хайваннарның да керүен күрсәтү максатыннан, дәресне телдән журнал формасында үткәрергә булдым.

Максат. Төбәк компонентыннан чыгып, балаларда кешелеклелек сыйфатлары булдыру, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең байлыкларын саклау.

Үткәрү формасы: телдән журнал.

Җиһазлар:   Татарстан Республикасының Кызыл китабы, рәсемнәр, таблицалар, компьютер.

Тәрбия чарасын үткәрү өчен, сыйныф сәгатьләрендә һәм «Яшь натуралист» түгәрәгендә материал туплау буенча эш алып барыла: безнең якта үсә торган үсемлекләр, агачлар, яши торган хайваннар турында мәгълүмат туплана.

2  нче слайд – «Үсемлекләр»

(«Кызыл китап» рәсеме)

Укытучы. Кызыл китапка үсемлекләр берничә категориягә бүлеп кертелә. Менә алар:

0 нче – юкка чыккан дип исәпләнгән төрләр: себер бузульнигы, гади кылыч үлән, су борычы, су асты кыягы.

1 нчесе – бик сирәк төр, популяцияләрдә төрләр аз санда, берән-сәрән генә очрый: бүре җиләге, карга күзе, түгәрәк яфраклы кыңгырау чәчәк, сабын үләне.

2 нчесе – сирәк очрый торган төрләр: тармаклы мәче чыршысы, вак керпебаш печән, испәрәк, төз тәпичә, алтынтуй чәчәге, күпьяфраклы казаяк, алтай җилдәге, яшел каеш яфрак, камыш камае, урман солычасы, кысыр кындырык, эре бака яфрагы, кызыл серкәбаш.

3 нчесе – азая барган төрләр: тараксыман абага, бук абагасы, гади күкерт үләне, Париж урман чәе, сары төнбоек, песи борчасы.

4 нчесе – бетә барган төрләр: кисенте яфраклы ачкыч үлән, Браун күпрәтлеге, куык үлән, шуышма яра үләне, кашуб викасы, күк җиләк, сазлавык уты.

Укытучы.  Үсемлекләр булмаса, Җир йөзендә организмнарның шундый төрлелеге дә булмас иде. Хайваннар да, кешеләр дә үсемлекләрдән башка яши алмый. Җирдәге бер генә тереклекнең дә үсемлекләрсез яши алмавының сере нәрсәдә соң?

Беренчедән, яшел үсемлекләр кислород бүлеп чыгара. Кислород үсемлекләрнең үзләренә дә һәм башка организмнарга да сулау өчен кирәк. Тирә- юньдә үсемлекләр никадәр күп үссә, сулау шулкадәр җиңелрәк.

Икенчедән, үсемлекләр терек булмаган табигатьнең неорганик матдәләреннән катлаулы органик матдәләр ясарга сәләтле. Бу матдәләрдән башка хайваннар һәм кешеләр, шулай ук гөмбәләр һәм бактерияләр яши алмый. Санап үтелгән организмнарның барысының да тереклеге үсемлекләргә бәйле. Үсемлек азык белән тукланучы хайваннар үлән ашый. Бу хайваннар белән ерткычлар туклана, шулай итеп, үсемлек азык ерткыч организмына да керә. Кеше, белгәнебезчә, үсемлек азык белән дә, хайваннардан алынган азык белән дә туклана. Үсемлекләр булмаса, бу азык та булмый. Җир йөзендә яшел үсемлекләр бетсә, хайваннар һәм кешеләр ачлыктан үләчәк.

Соңгы ун елда үсемлекләр капламына сәнәгать, бигрәк тә химия, целлюлоза-кәгазь, тау промышленносте, шулай ук җылылык энергетика калдыкларының начар тәэсир итүе үсемлекләрне бетерүгә китерә.

Үсемлекләрнең табигатьтәге әһәмиятен аңлап, без үзебездә аларга карата сакчыл караш булдырырга һәм Җирдәге үсемлекләр капламын саклау өчен барын да эшләргә тиеш.

Тик эшлибезме икән соң? Үсемлекләр капламы елдан-ел кими.

Татарстанда бөтенләй юкка чыккан төр дә бар: плаунсыманнардан – су асты кыягы.

Безнең якта үсә торган үсемлекләр: канлы үлән, кузгалак, Һиндыба, нарат үләне, чабыр үләне, сфагнум мүге, чык үләне, сарут, сукыр кычыткан, әрем, бака яфрагы, гөлбадран, көтүче сумкасы, тузганак, бөтнек, мелисса, үги ана яфрагы, күкебаш, кымызлык һ.б. – дару үләннәре булып тора.

Моны истә тотыгыз һәм саклагыз!

Кирәксезгә чәчәк өзеп,

Йөрмәссезме моннан соң?

Берсен генә өзсәгез дә,

Үпкәләштән булмасын.

3 нче слайд – «Сихерле чәчәк»

•        1 нче төркем – умырзая

•        2 нче төркем – энҗе чәчәк

•        3 нче төркем – сары төнбоек

Укытучы. Хәзер без, өч төркемгә бүленеп, Кызыл китапка кергән чәчәк исемнәрен хәрефләрдән җыеп төзербез. (Төркемнәргә бүлү өчен барлык укучыларны да укытучы үзе тирәли түгәрәккә бастыра, рәттән һәрбер укучы «Умырзая», «Ландыш», «Сары төнбоек» дип әйтеп чыга. Шул рәвешле өч төркем барлыкка килә. Укучылар алдан ук әзерләп куелган өстәлләргә төркемнәргә бүленгәнчә утыра. Һәр төркемгә дә үз исеме язылган этикеткалар бирелә: 1 нче төркем – «Умырзая», 2 нче төркем –  «Ландыш»,  3 нче төркем – «Сары төнбоек».) Конверт белән хәрефләр таратыла, һәм төркемнәрдә үсемлек исемнәре җыела (умырзая, ландыш, сары төнбоек). Укучылар бу үсемлекләр турында  сөйлиләр.

4 нче слайд – «Чәчәкләр»

Кызыл китапка кергән чәчәкләр:

1. Нәүрүз гөл

2. Язгы умырзая

3. Венера башмакчыгы

4. Алтын туй чәчәге

5. Сары төнбоек

Укучы (укытучы алдан бер укучыга чыгыш әзерләргә куша). Азәрбайҗан шагыйре Самед Вургунның акыллы сүзләрен тотсак, бер генә яфракны яки чәчәкне өзмичә дә табигать белән аралашудан канәгатьләнү алырга мөмкин. Ул болай дип яза:

Сахраларда сәер, кылыйк әле,

Хозурланып, икәү бергәләп,

Чәчәкләрне сөеп, иркәләп.

Мин иелер идем һәр чәчәккә,

Өзәр өчен түгел,

Кызганмыйча шуны өзимме?

Багар идем аның нурлы йөзен,

Күрер иде чәчәк үземне.

Авылыбыз территориясендә берсеннән-берсе матур чәчәкләр: энҗе чәчәк, умырзая, алтынтуй чәчәге, нәүрүз гөл, кыңгырау чәчәк, күкчәчәк, сары төнбоек бетү алдында тора. Аларның барысы да авылыбызның Кызыл китабына кертелде. Без, «Яшь натуралистлар» түгәрәгенә йөрүче укучылар, Татарстанның Кызыл китабы ярдәмендә авылыбыз тирәлегендә үсүче үсемлекләрне барладык. Бу  үсемлекләр  элек күп үсеп, хәзерге вакытта бетү алдында тора. Аларны өзмәгез һәм саклагыз!

«Агачлар»

Укытучы. Кызыл китапка агачлар кертелмәсә дә, кеше тарафыннын алар да зур тизлек белән юкка чыгырыла бара. Мулланур абый Мәҗитовның түбәндәге шигырь юллары шул хакта.

Ана сүзе

Урманнарга, улым, балтасыз бар.

Үзең белән алма шырпы да.

Урманнарга, улым, пычкысыз бар.

Табигатьне салма куркуга.

Шул вакытта сиңа бер җәнлек тә

Сискәнеп һәм өркеп карамас.

Туган күрер һәрбер җан иясе,

Рәхмәт кенә әйтер һәр агач.

Укучы. Яшел дуска карата битараф булу – шулай ук зур явызлык. Ә бит кеше еш кына үсемлекнең һәлак булуын күзәтүче ролендә кала, аны коткару турында аз гына да уйлап карамый. Соңгы 10 елда Россиядә урман яну 6 мәртәбә арткан. Бер елда гына да 65 млн куб.м агач янган. Татарстанда 2006 елда 102 мәртәбә урман янгыны чыккан булган, 7 млн сумлык зыян килгән.  1979 елның салкын кышы имәннәрне зәгыйфьләндерде. Безнең якларда сәламәт, төз, матур имәннәр бик азайды. Шуңа күрә имән безнең авылның Кызыл китабына кертелде. Чыршы, нарат, юкә сирәгәя бара.

Тамыр көйри…

Яна…

Һич кем күрми.

Агач сизми

Хәтәр янавын

Сизми агач

Ныклы таянычы –

Зур түмәрнең

Тәмам какшавын

Тора агач

Үз ишләре белән

Алар кебек төз һәм мәһабәт

Шаулый җилдә

Бөдрә яфраклары,

Ә яфраклар

Куе сәламәт

Ә бер җәйне

Күреп шаккатабыз:

Яфраклары аксыл,

Сулганнар.

Кая киткән

Нәфис гүзәллеге?

Тамырлары

Һәлак булганнар

Битәрлибез шулчак

Үзебезне:

Фаҗигане

Бик соң аңладык

Карап торып

Аны һәлак иттек

Гүзәллекне

Саклый алмадык!

Шушы көнгә калмас өчен урмандагы һәр агачны саклыйк!

5 нче слайд – «Бөҗәкләр»

1. Тавискүз

2. Кисмән

3. Дала төклетурасы

4. Махаон

Укучы. Үсемлекләр белән беррәттән, хайваннар дөньсына да   куркыныч яный. Татарстанның Кызыл китабына керүче төрләр: мүк төклетурасы, зәңгәр күбәләк, кече тавискүз күбәләк – бетеп баручы төрләр, бизәкле күбәләк, кайгылы күбәләк, чуаркүз, аполлон, махаон, матур алтынкүз, мөгезборын коңгыз, язгы копшангы, киң йөзгәләк, зур энә карагы, көмеш үрмәкүч.

Авылыбызның Кызыл китабына камка, җайдак, киң йөзгәләк, болан коңгыз, мөгезборын коңгыз, алтынкүзләр кертелде. Боларның барысы да бетү алдында.

Әйдәгез, бөҗәкләрне саклыйк, юкка-барга үтермик!

6 нчы слайд – «Балыклар»

1. Чөгә

2. Керкә

Укучы. Татарстанда Кызыл китапка кергән төрләр:

– карпсыманнардан – горчак;

– сөләйман балыкларыннан – керәкә (безнең район буенча).

Агыйдел, Ык, Сөн елгаларындагы балыкларга юкка чыгу куркынычы яный. Кайбер төрләр бетү алдында тора. Чуртан, чөгә, сазан, җәен, судак – шундыйлардан.

7 нче слайд – «Бакалар белән еланнар»

1. Үлән бакасы.

2. Шома тузбаш.

Укытучы. Бакалар җәй көне бакчалардагы корткычларны күпләп юк итә. Шуңа күрә бакчаларыгыздагы бакаларны кумагыз, аларга тимәгез. Бакалар сезгә корткычлар белән көрәштә ярдәмгә килсеннәр. Алар да авылыбызның «Кызыл китабы»на кертелде.

Балалар, җәй көне бака тавышлары да азая башлады. Бу – суның чиста түгеллеген раслый, ә гөберле бакаларга бетү куркынычы яный.

Кара елан, бакыр елан, бакыр кәлтә дә бетү алдында. Бакалар җәй көне бакчалардагы корткычларны күпләп юк итә. Шуңа күрә бакчаларыгыздагы бакаларны кумагыз, аларга тимәгез. Бакалар сезгә корткычлар белән көрәштә ярдәмгә килсен. Алар да авылыбызның Кызыл китабына кертелде.

8 нче слайд – «Кошлар»

1. Мәче башлы ябалак

2. Сакаллы ябалак

3. Нәфис аккош

4. Дүдәк

Укытучы. Табигать санитарларыбыз турында сүз алып барыйк әле. Татарстанда кошларның кайбер төрләренең саны көннән-көн кими.

Менә алар:

Татарстандагы төрләр: кычыткан чыпчыгы, соры сорокопут, кыр чәберчеге, урман тургае, өч бармаклы тукран, чал тукран, яшел тукран, йорт ябалагы, чыпчык ябалагы, йокычан, байгыш, карабаш шаркылдык, шөлдиләр, су тавыгы, соры торна, бүдәнә, соры көртлек, төн лачыны, елга – каракошы, бөркет, үлән бөркете, зур каракош, (бетү алдында бөркетләр торалар), кара ләкләк, зур ак челән. «Кошлар» классына керүче төрләрдән – ләкләк, челән,торымтай, карчыга, бөркет, ябалаклар, өч бармаклы тукран, су тургае, сыерчык, сандугач безнең авылның Кызыл китабына кертелде.

Бу төрләрне сакларга кирәк!

9 нчы слайд – «Имезүчеләр»

1. Касуля

2. Кеш, сусра

3. Сөркә

4. Йомран

Укытучы. Татарстанның Кызыл китабына кергәннәр: зур йокычан, урман йоклачы, борындык, гади тиен, төньяк кызыл ярканат, кәрлә ярканат,гигант әңгер ярканат, зур колаклы көрән ярканат, буа төн ярканаты, мыеклач төн чрканаты, гади шолган. Ә безнең якларда: бурсык, поши,  җирән йомран, косуля бетү алдында торалар.

Укучы. Хайваннар дөньясы табигый тирәлекнең аерылгысыз мөһим өлеше булып тора. Аның турында кайгырту аннан акыл белән файдалануның нигезен тәшкил итә. Аерым төрләрнең үзенчәлекләрен, аларның табигатьтәге ролен өйрәнеп, кеше файдалы, сирәк очрый торган һәм бетеп баручы төрләрне саклый, аларның саны артуына ярдәм итә яисә авыл хуҗалыгы корткычларының, авыру кузгатучы һәм таратучы төрләрнең үрчүенә юл куймый. Илебездә хайваннар турында кайгырту дәүләткүләм әһәмияткә ия. 1980  елдан башлап хайваннар дөньясын саклау һәм аннан файдалану турында закон гамәлгә керде. Сирәк очрый торган хайван төрләре Кызыл китапка кертелде.

10 нчы слайд

Зур йокычан, урман йоклачы, борындык, гади тиен, төньяк кызыл ярканат, кәрлә ярканат, гигант әңгер ярканат, зур колаклы көрән ярканат, буа төн ярканаты, мыеклач төн чрканаты, гади шолган Татарстанның Кызыл китабына кергән. Ә безнең якларда бурсык, поши, җирән йомран, кыр кәҗәсе бетү алдында тора. Аларны авылыбызның Кызыл китабына керттек.

«Хайваннар дөньясы»

Укытучы. Әйдәгез әле, мин сезне җитезлектә һәм зирәклектә сынап карыйм.  Сезнең алда сораулар, кайсы команда дөрес һәм тиз җавап бирер икән? Башладык.

1. Иң биек хайванны яз. (Җираф)

2. Иң көчле хайванны яз. (Кырмыска)

3. Иң тәртипле кошны яз. (Каз)

4. Иң зур кошны яз. (Страус)

5. Иң эре балыкны яз. (Акула)

6. Иң зур хайван. (Фил)

7. Нинди кошлар оча белми? (Пингвин, киви)

8. Нинди балыкларның исемнәре эш коралын аңлата. (Пычкыбалык, чүкечбалык, кылычбалык) 

Җаваплар тикшерелә.

«Һава»

Укучы. Авылыбызның сулап туя алмаслык һавасын пычратмыйк. Күбрәк агач-куаклар утыртып үстерик. Һәркем үз гомерендә бер генә булса да агач яисә куак утыртырга тиеш! Үсемлекләр һәм хайваннар тормышын аңлаучы һәм дә табигатьне тирәнтен яратучы кеше һәрчак аның тугрылыклы сакчысы да була. Мондый кеше табигать кочагында, аның матурлыгына сокланып йөргәндә, табигатькә зарар китерми. Табигать юмарт, әмма кеше үзенең хезмәте һәм табигатькә игелекле мөнәсәбәте белән җирнең байлыкларын арттырырга тиеш. Шул чагында гына без сау-сәламәт булырбыз, киләчәгебез дә өметле, бәхетле булыр! Иске Айман авылында озак еллар балаларга биология фәненнән белем биргән, үз ягының табигатен өйрәнүгә һәм саклауга зур өлешен керткән Мулланур абыегыз Мәҗитов үз авылының Кызыл китабын булдырган. Әле алай гына да түгел, табигатькә һәм аны саклауга карата бик күп шигырьләр дә иҗат иткән. Сезгә шуларның берсен тәкъдим итәм:

Әй, кешеләр! Зур игътибар белән

Күз салыйк та тирә-якка.

Бүгеннән үк газиз Җир-ананы

Кертик әле Кызыл китапка!

«Табигатьне яратабыз»

Иртән иртүк тору белән,

Тәртипкә керт иң үзеңне –

Һәм соңлама, тәртипкә керт

Җир-анаңны – газизеңне!

Ул – безнең бердән-беребез, газизебез, юанычыбыз, куанычыбыз, яшәү бишегебез. Таңда торасы иде дә гүзәл гөлчәчәк таҗларындагы саф чык бөртекләрен барсын-барсын җыйнап, шул чык суында юындырасы иде Аны. Кайтсын иде Җир-анабыз яшьлегенә!

Кочсын иде Җир-ананы

Тын таңнарда карлыгачлар.

Иркәләсен иде аны

Җыры белән сандугачлар (Мулланур Мәҗитов)

Укытучы. Һәр төркемнән берәр укучы чыга һәм  сорауларның номерын тартып ала,  шул сорауга җавап бирә

– Ни өчен күпчелек хайваннар, үсемлекләр юкка чыга яисә азая?

– Кызыл китап нәрсә ул?

– Нәрсә ул заповедник?

– Безнең  Агыйдел елгасы ни өчен пычрак?

– Тирә-юнь табигатьне ничек сакларга?

– Үсемлекләрне нинди юллар белән сакларга мөмкин?

Йомгаклау

Укытучы. Шулай итеп, дәресебез ахырына якынлашты. Тагын шуны өстисе килә: Татарстан Республикасының Кызыл китабы – Татарстан территориясендә аерым саклауга мохтаҗ хайван, үсемлек, гөмбә төрләре кергән рәсми белешмәлек ул. Анда: 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр амфибия, 9 төр балык, 3 төр кысласыманнар, 3 төр үрмәкүчсыманнар, 100 төр бөҗәк,  8 төр суүсем, 12 төр лишайник, 10 төр мүк, 211 төр үсемлек, 29 төр гөмбә турында мәгълүмат бирелгән.

Бүген дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып, өйдә «Ни өчен Кеше табигать патшасы була алмаган?» дигән темага әкият язып килергә. Ләкин онытмагыз: кеше чыннан да бик көчле. Ул урманнарны кисеп, чишмәләрне тыгылдырып бетерергә мөмкин. Ләкин онытмагыз: табигатьне юкка чыгарып, кеше үзе нишләр соң? Шушы яшегездән үк табигатьне сакларга өйрәнегез. Үзегездән килгән эшләрне үтәргә тырышыгыз!

•        Учакны сүндермичә калдырма.

•        Теләсә кайда чүп ташлама.

•        Кыш көне кошларны ашат.

•        Кулыңны юдың – кранны яп.

•        Бүлмәдән чыкканда утны сүндер.

Без – табигать  балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда  ялгышлар да

Була шул кайчагында.

Учак яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен.

Тик җыярга онытмагыз

Чүп-чар, кәгазь кисәген.

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без –табигать балалары,

Кояш белән янабыз.

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать-анабыз.

Кулланылган әдәбият

1. Казанцева А.С. Основные группы органического мира. – Казань: Изд-во КГУ, 1999.

2. Каюм Насыйри. Шифалы үләннәр.– Казан: Раннур, 1999.

3. Красная книга Республики Татартан. Животные, растения, грибы. – Казань: Природа,1995.

4. Кузнецова М.А., Байгильдеева М.Г. Дикорастущие лекарственные растения Татарии и их ресурсы.– Казань: ТКИ, 1970.

5. Авылымның Кызыл китабы: Үсемлекләр, хайваннар. – Казан: РИЦ «Школа», 2002.

6. Пасечник В.В. Биология. Бактерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек / В.В.Пасечник. Русчадан Р.З.Закирова, Ф.Г. Иштирәкова тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2009.

7. Рәхимов И.И., Ибраһимова К.К. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. – Казан: Мәгариф, 2007.

 Мәгъдәнурова презентация