Бер горурлык хисе яши миндә…

№60

Алия ХӘМИДУЛЛИНА,

Казандагы 10 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә дип,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

                              Лена Шагыйрьҗан

 Әйе, укытучы һөнәре – авыр да, җаваплы да, мәшәкатьле дә, кызыклы да хезмәт. Бу һөнәрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел! Ул чиксез сабырлык, тырышлык, түземлелек сорый.

 Укытучы булу теләгем балачактан ук күңелемнән китмәде. Дәү әти белән дәү әнинең, эштән кайтып, хис-кичерешләрен сөйләүләре, балаларны яратулары, күзләренең балкып торуы, җанын-тәнен биреп эшләүләрен күрү, дәфтәр тикшерүләре – боларның барысын да күреп тору   укытучы булу теләгемне тагы да арттырды. Минем алар кебек укытучы буласым килде. Бу теләгем көннән-көн көчәя генә барды. Яраткан һөнәрең турында инша язарга кушсалар, мин укытучы һөнәре турында яза идем. «Син үскәч кем буласың?» – дип сорасалар, мин: «Укытучы!» – дип горурланып җавап бирә идем.

 XI сыйныфны тәмамлагач, мин укытучы һөнәрен үзләштерергә булдым.  Юлларым Казан дәүләт университетына алып килде. КФУның татар филологиясе факультетын уңышлы тәмамлап, кулыма диплом алгач, мин Казандагы 10нчы татар-рус урта мәктәбенә эшкә урнаштым. Әлбәттә, башта төрле уйлар: «Эш җаена ничек кереп китәрмен?», «Укыта алырмынмы?», «Балалар ничек кабул итәрләр?», «Башка укытучыларның мөнәсәбәте ничек булыр?»… Болар инде яңа эшкә урнашкан бөтен кешене борчый торган сораулардыр.

Мәктәптәге беренче көнемне ачык хәтерлим. Балаларның миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде, ата-аналар да үз итте. Борчуларым, шикләрем балаларның күңел җылысыннан эреп юкка чыккан кебек булды.

Үз фәнем буенча югары нәтиҗәләргә ирешү, балаларның кызыксынуын арттыру өчен беренче эш көнемнән үк электрон укыту ярдәмлекләреннән, Интернет-ресурслардан актив файдаландым. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану да яхшы нәтиҗәләр бирә башлады. Җанлы да, заманча да дәресләремне оештырырга тырыштым. Язучылар иҗаты буенча презентацияләр, татар теленнән проектлар ясап, дәресләрдә файдалану да дәресләремә бер җанлылык өстәде. Ел саен укучылар белән төрле фәнни конференцияләрдә катнашып киләбез, кызыклы темаларга рефератлар язабыз. Укучыларым сыйныфтан тыш чараларда да актив катнаша, бары тик җаен гына табарга кирәк.

Үзем өчен мин шуны ачыкладым: укытучының дәресләре укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, укытучы ел саен камилләшергә һәм үз өстендә эшләүдән туктамаска тиеш. Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала.

 Мәктәптә дәресләр үткәреп кенә түгел, эле үз канатың астына алган сыйныф белән дә эшләргә кирәк. Мине беренче эшли башлаган елны VIIА сыйныфы җитәкчесе итеп билгеләделәр. Мин аларга укытучы да, сыйныф җитәкчесе дә, тәрбияче дә, дус та булырга тырышам. Балалар да, әти-әниләр дә әйбәт кабул иттеләр. Без алар белән бик күп конкурсларда катнаштык, мисал өчен: «Сыйныф марафоны», «Тамчы-шоу» һ.б.

 Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: яшь укытучыга мәктәп шартларында эшләү өчен дәүләт тә зур игътибар бирә. Яшь укытучылар өчен булдырылган  «Безнең яңа укытучы» дигән грантны гына мисал итеп алыйк. Әлеге грант яшь укытучыга мораль яктан гына түгел, ә матди яктан да бик булыша. Педагогик стажымның икенче елын тәмамлаганда, әлеге грантта катнашып, аңа ия булдым.

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский: «Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала», – дип язган. Мин кулыма диплом алгач, тукталып калмадым, 2 ел магистратурада белем алдым. Быел инде аспирантурага кердем. Уку дәверендә бик күп конференцияләрдә катнаштым, төрле Дипломнарга ия  булдым.

 Мин – укытучы! Минем бурычым – белемле, туган җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү, укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң булдыру.

Укытучы булу миңа бик ошый. Балалар белән эшләү – зур бәхет. Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен, гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!

Мин – укытучы, горурланып әйтәм:

Шаулы тормыш – үзе бер рәхәт.

Бу һөнәргә гашыйк иткән өчен,

Мөгаллимнәр, сезгә мең рәхмәт!