Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә

(Дуслык бәйрәме. Башлангычлар өчен сыйныфтан тыш чара)

Ләйсән ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Арчадагы 3 нче башлангыч мәктәпнең югары квалификация категорияле укытучысы

 Максат:

1) укучыларга күпмилләтле һәм күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәвебезне һәм бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә, сабыр, ихтирамлы булырга тиешлегебезне өйрәтү;

2) балаларның бәйрәмнәр турында белемнәрен киңәйтү, үзара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләм телен камилләштерү;

3) татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйрәм барышы

Укытучы.

Исәнмесез, диеп башлыйм әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп башланса ул,

Күңелләрдә ныграк саклана.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн, кадерле балалар! Күрегез әле, безнең мәктәпкә никадәр кунак килгән! Без аларны күптән көттек, кунакларны күрүебезгә без бик шатбыз.

Азалия

Бүген мәктәптә бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

Камил

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.

(Тимергалиева Айзилә башкаруында җыр ‒ «Хәерле көн».)

Укытучы. Әйе, бездә бүген бәйрәм! Зал матур итеп бизәлгән, кунаклар килгән! Нинди бәйрәм дисезме?

Инсаф

Йөри безнең мәктәпкә

Бик күп төрле балалар,

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

Салават

Өйрәнәбез без җырлар,

Төрле телдә җырларга.

Төрле милләт кешесе килә

Ул җырларны тыңларга.

Айзилә

Матур киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

«Дуслык» бәйрәме, диеп.

Укытучы. Әйе, бездә бүген дуслык бәйрәме, шигырь һәм җыр бәйрәме, балачак бәйрәме. Чөнки безнең бәйрәмебезнең кунагы – «Салават күпере»журналы.

Хәзерге көндә безнең тормышта татар-рус икетеллелеге киң таралды. Җөмһүриятебез телләр турында Закон кабул итте: татар теле һәм рус телләре дәүләт теле буларак игълан ителде.

 

Ранел

Заман миңа югарыга мен, дип

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе – татар теле

Икенчесе аның  – рус теле.

Әминә

Татарча да яхшы бел,

Урысчада яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле татлы тел.

Алисә

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, дустым, син рус телең

Һәм онытма үз телең.

Укытучы. Безнең мәктәптә татар һәм рус балалары бер-берсе белән тыгыз аралашып яши. Шуңа күрә без бер-беребезнең әкиятләрен дә яратып укыйбыз һәм өйрәнәбез.

(1«А» сыйныф  укучылары башкаруында сценка.)

Песня «Дружба крепкая»

Укытучы. Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Безнең Арчабызда да төрле милләт халкы яши, мәктәбебездә алар белем ала.

Укытучы. Балалар, ә безнең мәктәбебездә кайсы милләт вәкилләре белем ала?

Солтан

Без-бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

Злата

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Адель

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Дошманлык чыгар юкка.

Заринә

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

Рияз

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Укытучы. Хәзер без сезнең белән, балалар, Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятен карап үтәрбез. Әби ни өчен Тукмарны күршеләргә илткән икән? Шул сорауга җавап бирергә әзерләнеп утырыгыз.

(Әкият караганнан соң, сорау-җавап аша фикер алышу.)

‒ Чукмар белән Тукмарның нинди начар гадәтләре булган?

‒ Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

‒ Язучы балаларда нинди гадәтләрнең булмавын тели?

‒ Безнең мәктәптә татар һәм рус балалары бер-берсе белән тыгыз аралашып яши. Шуңа күрә без бер-беребезнең әкиятләрен дә яратып укыйбыз.

(1«В» сыйныф укучылары башкаруында сценка.)

Укытучы. Балалар, бу әкияттә нәрсә турында сүз барды?

1 нче бала. Бу әкияттә төрле хайваннарның дус, тату яшәүләре турында сүз барды.

Азалия

Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең Туган илебез,

Тик бер безнең Туган җиребез.

Камил

Үстергән дә безне чын дуслык!

Көч биргән дә безгә чын дуслык!

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык!

2 нче бала. «Салават күпере» – безнең иң яраткан, иң матур, түземсезлек белән көтеп ала торган журналыбыз. Без аны бик яратабыз, аның битләрендә басылып чыккан әкиятләрне укыйбыз, рәсемнәрен карыйбыз, шигырьләрен яттан өйрәнәбез. Әйдәгез әле, балалар, кунакларга сүз бирик.

Йомгаклау

Рәхмәт, «Салават күпере»,

Безне сөендерәсең!

Күңел байлыклары өстәп,

Көч бирәсең безгә син!