Укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирим дисәң…

Дания ГАЗИЗОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе директоры

Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем бирү – дәүләтнең мәктәп алдына куйган төп бурычы. Без – укытучылар һәр укучының уңышлы шәхес булып җитешүе өчен җаваплы. Ә уңышның башы – сыйфатлы белем.

Еш кына: «Белем алуда уңышка ирешүнең сере нәрсәдә икән?» дигән сорауны ишетәбез. Ирландия галиме Бернард Шоу: «Белемгә илтүче бердәнбер юл – тырышлык, эшчәнлек», – дигән. Аның сүзләрен куәтләп: «…һәм мәктәптә эшлекле белем бирү тирәлеге булдыру кирәк», – дип өстим. Мондый тирәлекне булдыру факторларына үзебезнең Үсәли  урта мәктәбе мисалында  тукталып үтәм.

Мәктәбебездә белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Өч ел элек үткәрелгән капиталь ремонттан соң мәктәбебез тагын да матурланды.

Безнең мәктәптә бары тик югары белемле белгечләр эшли. Укытучыларыбыз иҗади үсештә: республикакүләм «Безнең иң яхшы укытучы» грантын 8 укытучыбыз отты, район күләмендә уза торган «Ел укытучысы», «Ел сыйныф җитәкчесе» һәм башка һөнәри бәйгеләрдә катнашып уңыш яулый алар. Мктәп кысаларында узган «Бердәм экологик дәресе», «Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле» дигән исемләнгән республика фестивале кунаклары укучылар, укытучылар коллективы эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Республика күләмендә БДИ нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында үткәрелгән рейтинг күрсәткече буенча мәктәбебез өч ел рәттән «Иң яхшы 100 мәктәп» исемлегенә кертелде. Ә район мәктәпләре арасында берничә ел алдынгылар рәтендә барабыз. Бу – мәктәп коллективының сыйфатлы эш нәтиҗәсе. Биш ел туплаган мәгълүматларга күз салсак, төп фәннәрдән дә һәм сайлап алу фәннәреннән дә нәтиҗәләребез кызарырлык түгел.

Узган уку елында мәктәбебезне 6 бала тәмамлады. Алтысы да имтихан билгеләрен яхшы баллар белән раслады. Рус теленнән классның яртысы 90 баллдан югары  күрсәткечкә ия  булды. Тик ирешелгәннәр әле чик түгел. Безгә, укучыларның мөмкинлеген һәм кызыксыну өлкәсен алдан ачыклап, сайлап алу фәннәреннән югары  нәтиҗәгә ирешер өчен эшне камилләштерәсе бар.

Мәктәпкә килгән баланың көне файдалы үтсен өчен тырышабыз.

Соңгы елларда балаларның да, әти-әниләрнең дә  имтиханнарның яңа формасы – бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып калуын беләбез. Сынауларда яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен, сыйфатлы белем булуы төп шарт. Аңа нигез башлангыч сыйныфларда ук салына. Шуны истә тотып, кече яшьтән тест җавапларын бланкларда эшләү  күнекмәсе булдыруны күз уңында  тотабыз. Ә V сыйныфтан башлап, рус теле, математика фәнәреннән  бердәм дәүләт имтиханнарында булырдай эшләрне КИМнар буенча балалардан эшләтә, анализлый башлыйбыз. Һәр баланың үсеше укытучы тарафыннан исәпкә алынып барыла. Алга таба VIII һәм X сыйныфларда математика, рус теле буенча чиреккә бер мәртәбә сынап карау (пробный) имтиханнары үткәрү дә эзсез калмый.

Нәтиҗәгә ирешим дисәң, фән укытучысы үз эшенең остасы булуы шарт. Ул чакта бер бала да, аның әти-әнисе дә район буйлап имтиханга әзерләү өчен репетитор эзләп йөрми. Ул яктан мин үзебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Фазылова, математика укытучысы Л.Сабирҗанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Хәйбуллина, география укытучысы Г.Вәлиевага рәхмәтле.  Укытучыларыбыз балаларны БДИга тиешле дәрәҗәдә хәзерли, чөнки мәктәп һәр баланы аттестатлы итәргә бурычлы.

Районыбызда эшләп килүче «Сәләтле бала» проектында   укучыларыбыз теләп шөгыльләнә, чит мохиттә үзләрен сынап карыйлар. Эшнең оештырылуыннан алар  бик канәгать.

Мәктәбебездә профильле укыту булу да уңай нәтиҗәләрен бирә. Кечкенә авыл мәктәпләрендә параллель класслар юк. Балага сайлап алу мөмкинлеге зур булмаса да, моны уңай хәл итәбез. Мәктәптә, укучыларның ихтыяҗын исәпкә алып,  химия-биология профиле сайланды. Укучыларыбыз, профильле укыган химия, биология фәннәре буенча БДИ тапшырып, югары нәтиҗәләр күрсәтте. (Узган уку елында укучыларыбызның күрсәткече  химиядән – 94, биологиядән 89 балл булды.)

Иҗади эшләр шәхес үсешен, аның танып-белү, көндәшлек итə алу сәләтен күздә тотып оештырыла. Укучыларыбыз, фән олимпиадаларында катнашып, республика күләмендә татар теле, рус теле, физкультура, геология фәннәреннән җиңүчеләр рәтендә булды, төрле халыкара бәйгеләрдә катнашып, зур үрләр яулап килә.

Укучыларның тәрбиялелеге – белем сыйфатына йогынты ясый торган төп  фактор. Укыту һәм тәрбия өлкәсендә гаиләләр белән ныклы элемтәдә торабыз. «Ачык ишекләр» көне үткәреп, дәресләргә барлык әти-әниләрне чакырабыз. Әти-әниләр белән гаилә бәйрәмнәре, иҗади бәйгеләр, төрле кичәләр үткәрү бердәм максатка  ирешүдә уртак эшебез булып  тора.

Укучыларыбыз «Моңлы гармун», «Туган як серләре», «Теннис», лего-конструктор, баскетбол, хореография түгәрәкләренә теләп йөриләр. Баскетбол түгәрәгенә йөрүче егетләребез районда III  урынны яулады. Берничә ел инде «Өмет стартлары» ярышларында призлы урынны җибәрмибез. Гармунчы егетләребез, «Иске Казан –  түгәрәк уены» республика татар фольклор фестивалендә катнашып, III дәрәҗә диплом белән  бүләкләнде. Мәктәбебезнең «Сәйлән» бию төркеме «Моңлы тамчы» республика конкурсы җиңүчеләре  булды. Кыскасы, түгәрәкләр эшенең нәтиҗәле оештырылуы балаларның эчке сәләтләрен ачарга, үзләрен киң җәмәгатьчелек алдында күрсәтергә, кешелекнең этик нормаларын белергә, үзара ярдәмләшеп яшәргә өйрәтә.

«Тормыш дәресләре» дигән район проектында да сынатмыйбыз. Һәр елны олимпиадаларда катнашып, алдынгылыкны кулдан җибәрмибез.

Тәҗрибә участогында тырышып эшлибез. Ел әйләнәсенә җитәрлек продукция җитештерәбез. Үзебездән артканын сатып, бәйрәмнәр оештырабыз, мәктәп кирәк-ярагына тотабыз.

Тырыш бала һәр нәрсәгә өлгерә ул. Аны үсендерә, хуплый, үз артыңнан ияртә белергә генә кирәк. Башкалар уңышына сөенеп, алардан үрнәк алырга тырышабыз. Бу – укучылар үзидарәсе, балалар оешмасы, укытучылар, әти-әниләрнең аңлашып эшләве нәтиҗәсе.

Үсәли авыл җирлегендә узган һәр чарада актив катнашабыз. Авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп кулга-кул тотынып эшлибез.

Газизова презентация