Стажировка мәйданчыгы – алдынгы идеяләр үзәге

№59

Гөлдания БИЛАЛОВА,

Ютазы районы Урыссу гимназиясе директоры 

Зөлфия ИЛАМОВА,

Ютазы районы Урыссу гимназиясе директорының фәнни-методик эшләр буенча   урынбасары

Әле күптән түгел генә «стажировка мәйданчыгы» дигән сүз тезмәне ишетеп кенә белә идек, ә бүген инде катлаулы, киеренке, шул УК вакытта кызыклы да булган эшкә нәтиҗә ясыйбыз. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  район мәктәпләрендә стажировка мәйданчыклары билгеләнде. Безнең Ютазы районында шундый мәйданчык вазифасын үтәү безнең Урыссу гимназиясенә йөкләнде.   Мәйданчык эшенең темасы – «ФДББС шартларында укучыларның һәм педагогларның проект эшчәнлеге». Бу эшчәнлек белән гимназиябез күптәннән шөгыльләнә. КФУ тарафыннан уздырылган төрле конкурсларда призлы урыннар яулаган укучыларның гамәли юнәлештәге кызыклы проектлары бар. Мәсәлән, Карина Мостипан – республикакүләм мәгълүмати технологияләр форумында җиңүче. Гимназиябез укучылары халыкара, Бөтенроссия, төбәкара бәйгеләрдә актив катнаша һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәсәлән, Әдилә Идрисова, Ильвина Вәлиева, Алия Хәкимова – «Татарстан. Яңа Гасыр» телеканалының «Тамчы-шоу» дигән интеллектуаль конкурсында җиңүчеләр, Милана Шәйдуллина – яшь каләм тибрәтүчеләрнең Бөтенроссия «Илһам» бәйгесенең зона этабы лауреаты,  Алия Шакирҗанова «Туган телем – шагыйрьләр теле» республикакүләм фәнни-эзләнүләр конференциясендә – III, Ләйсән Әхмәдуллина  М.Державин иҗаты буенча шигырь укучыларның республикакүләм конкурсында – III, Аделина Ковалева – рус теле буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабында җиңүче,  шулай ук ул олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре буенча «Ел гимназисты» исеменә лаек булды. Димәк, гимназиябез коллективы проект эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер.

Билгеле булганча, нинди дә булса инновация кертелү белән сүзлек запасыбыз яңа терминнар белән байый. Шуларның икесе – стажер һәм модератор. С.Ожегов сүзлегендә «стажер» – стажировка дәвамында үзенең белгечлеге буенча тәҗрибә туплаучы кеше, ә «модератор» сүзе күп мәгънәгә ия. Төгәл тәрҗемәсе – төркемне алып баручы һәм эшчәнлек юнәлешен, төркемдәге үзара мөнәсәбәтләрне билгеләүче белгеч.

Гимназиябезнең стажировка мәйданчыгында быелның февраль һәм апрель айларында ике этапта Баулы, Зәй, Норлат, Актаныш, Тукай районнарыннан 11 директор, Ютазы районының база мәктәпләреннән 5 директор үзләренең белемнәрен тирәнәйтте. Безнең коллективка дәрәҗәле һәм җаваплы миссия – модератор вазифасын үтәү бурычы йөкләнде.

Укытучы-модераторлар стажерларны эшчәнлекнең төрле формалары аша укытты. Алар – мастер-классларны карау һәм анализлау, интеграль дәресләр, методик портфолионы өйрәнү һәм тулыландыру, уку-укыту проектларын эшләү, индивидуаль һәм төркемнәрдәге консультацияләр, психологик тренинглар, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү, дәрестән тыш эшчәнлекнең методик күргәзмәсе. V сыйныфта биологиядән һәм инглиз теленнән узган интеграль  дәрестә стажерлар интерактив тактаның уку-укыту процессындагы кулланылышын күзәтте. VIII сыйныфта үткәрелгән математика дәресендә VOTUM мониторинг системасы ярдәмендә белем дәрәҗәсен тикшерү кунакларга аеруча нык тәэсир итте. VII сыйныфта әзерләнгән рус һәм татар телләре буенча интеграль дәрестә стажерлар укучылар белән берлектә, республиканың дәүләт телләрендә «Сүз төркемнәре» буенча проект ясап, аны яклауда үз көчләрен сынады.

Кунакларның төп игътибарын гимназиябез укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеге җәлеп итте. Балалар, дәртләнеп, хореография белән  шөгыльләнделәр, агачтан үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясадылар, «Декупаж» стилендә төрле савыт-сабалар бизәделәр, милли уеннар оештырдылар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Әлеге чаралар, үз чиратында, укучыларның зиһеннәрен арттыруда зур роль уйный. Бер сүз белән әйткәндә, «Хезмәттәшлек остаханәсендә» иҗади үсеш атмосферасы һәм инновацион эзләнеш режимы хөкем сөрде.  Фикер күпкырлылыгы эшчәнлек барышында стажерларда туган барлык сорауларны хәл итәргә ярдәм итте.

Стажировканың икенче этабы модераторлар тарафыннан «Белем бирү учреждениеләрендә социаль капиталны үстерү» темасы буенча әзерләнде. Хәзерге вакытта гимназиябез коллективы социаль капиталны үстерү юлларын табуда актив эзләнү юлында. Бу – интеграль дәресләр һәм чаралар, бер фән сәгатьләрен берничә укытучыга бүлү, информацион десантлар, эшчәнлек барышында диад, триад структуралары төзү, тьюторлар белән эшләү һ. б. Гимназиябез коллективы уңай үзгәрешләргә һәм иҗади активлыкка омтылып яши.

Безнең Урыссу гимназиясе, республикабызның 63 мәктәбе белән беррәттән, Мәскәү белгечләре тарафыннан «Директория» мәгълүмати-аналитик  системасы буенча тикшерү узды. Дөрестән дә, белеем бирү учреждениесенең эшчәнлек нәтиҗәсе анда эшләүчеләрдән тора. Һөнәри элемтәләр челтәре булдыру нәтиҗәсендә укытучылар һәм мәктәп җитәкчелеге арасында ышанычлы мөгамәлә тудыру, һөнәри бердәмлек сыйфатлы белем бирүгә шарт булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә дә, модераторлар тарафыннан бай эчтәлекле интеграль дәресләр, әкият геройлары катнашында узган дәрестән тыш чаралар тәкъдим ителде. Стажировка мәйданчыгында катнашучыларның гомуми мәсьәләләрнең чишелешендә зур кызыксынучанлык күрсәтүен билгеләп үтәргә кирәк. Стажерлар билгеләп үткәнчә, монда тупланган инновацион тәҗрибә аларның һөнәри осталыкларын үстерүдә ярдәм итәчәк, һәм алар киләчәктә дә гимназиябез  коллективы белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.

Башкаларны укыту процессында үзебез дә күп нәрсәләрнең асылына төшендек, модератор вазифасы һөнәри һәм шәхси үсешкә этәргеч бирде. Үзебезнең дөрес юлда булуыбызга инандык.