Киләчәккә өмет белән

№58

Рәхимә АРСЛАНОВА,

Казандагы А.Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры, К.Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты

Татар телендә белем һәм милли тәрбия бирүче безнең 20 нче гимназия 2001 елда балалар бакчасы бинасында ачыла. 39 баладан  һәм 10 укытучыдан  башланып  киткән  гимназиябез 2010 елда яңа бинага күчте. Бүген бездә 45 укытучы заман таләпләренә туры килгән зур һәм матур бинада, заманча җиһазланган сыйныф бүлмәләрендә 635 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Иң төп максатыбыз – милли мохит булдырып, татар халкының зыялы, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз урынын таба белүче шәхес тәрбияләү һәм, яңа Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп, сыйфатлы белем бирү, сәләтле балалар белән максатчан эш алып бару.

«Россиянең әйдәп баручы мәктәпләре» милли реестрына кертелгән уку йортларының берсе буларак гимназиябездә, «Яңа Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында эшлекле метод технологиясен куллану» дигән федераль эксперимент нигезендә 2014–2015 уку елыннан «Күпмилләтле Россия – күпмилләтле Татарстан» дигән факультатив курс укытыла. Күпмәдәниятле белем бирү, гомуми белем бирү компоненты буларак, башка халыкларның мәдәниятен, традицияләрен яхшырак өйрәнүгә юнәлтелгән, ул төрле мәдәният вәкилләренең үзара бер-берсен аңлауга, яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә.

Укучыларны олимпиадаларга, БДИга әзерләү юнәлешендә дә максатчан һәм системалы рәвештә алып барабыз. Моның өчен гимназиябездә бар  мөмкинлекләр, интерактив, инновацион  технологияләр куллану өчен шартлар һәм ресурслар булдырылган. Дәресләрдә генә түгел, махсус, электив, факультатив курсларда да укучыларыбыз белән эзлекле эш аерым программа нигезендә алып барыла, укучыларга өстәмә белем бирелә. Бу  эшкә югары уку йортлары мөгаллимнәрен дә җәлеп итәбез.

Бездә укыту-тәрбия процессы, татар халкының бөек мәгърифәтчеләре  К.Насыйри, Р.Фәхреддин хезмәтләренә таянып, 5 кафедра эшчәнлеге аша оештырыла.

«Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы вә иң кадерлесе», – дип яза Р.Фәхреддин. Һәм танылган мәгърифәтченең бу сүзләре Федераль дәүләт стандартларының төп таләпләре белән тәңгәл килә. Бүгенге көндә укытучыларыбыз укучыларны фикер йөртергә, эзләнергә, белем табуда тырышлык куярга өйрәтә.

Мөгаллимнең төп максаты – укучыларда укуга, уңышка омтылыш уяту. Ә иң мөһиме – туган телгә мәхәббәт тәрбияләп, укучының үзаңын үстерү. Гимназиябездә өч телне: татар, рус һәм инглиз телләрен белү – төп шарт. Татар-инглиз сыйныфында укучы балалар төгәл фәннәрне дә инглиз телендә үзләштерә. Укытучыларыбыз укыту-тәрбия процессын К.Насыйриның: «Әгәр берәү чит телләр өйрәнергә тели икән, ул иң элек үзенең туган телен, аның грамматикасын камил дәрәҗәдә белергә  тиеш», – дигән сүзләрен һәрчак  истә тотып эш итә.

Гимназиябездәге укытучыларның 75 проценты югары һәм I квалификация категорияләренә ия. Нурзия Хәмидуллина, Гөлшат  Фәхретдинова, Фәридә Хәкимова, Лидия Корбанова кебек мөгаллимәләребез – күпсанлы дәреслек һәм методик әсбап авторлары. Лилия Хафизова, Илмира Фәрхетдинова, Айгөл Бариева, Лидия Лебедева, Илсөяр Сәрвәрова, Гөлшат Фәхретдинова, Гөлнур Әдһәмова, Наилә Зиннурова, Земфира Хәйбуллина, Фәридә Хәкимова, Гөлсәрия Сибгатуллиналар – һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләр.

«ЮНЕСКО ассоциациясе мәктәпләре» дигән халыкара проектта катнашу барышында гимназиябез экологик программаны тормышка ашыруда да актив эшли. Мәктәп яны территориясен, коридор, сыйныф бүлмәләрен яшелләндерүдә ата-аналар да читтә калмый. «Яшел мәктәп» проектын гамәлгә ашыру максатчан рәвештә алып барыла.

Укытучылар, укучылар, ата-аналар тырышлыгы белән матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, каһарман-язучы А.Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү максатында 2013 елда гимназиябездә А.Алиш исемендәге әдәби премиягә лаек булган шәхес һәм оешмаларга багышланган «Алиш варислары» дигән музей ачылды. Анда лауреатлар, күренекле шәхесләр һәм А.Алишның туганнары белән кызыклы очрашулар уза.

Гомумән, педагогик коллективыбыз укучыларга патриотик тәрбия бирүдә, А.Алишның һәм аның исемендәге премиягә лаек булган лауреатларның иҗатларын өйрәнүдә, пропагандалауда системалы һәм нәтиҗәле эш алып бара. А.Алишның туган авылындагы музей хезмәткәрләре, авылдашлары, шагыйрьнең туганнары белән элемтәдә торып, очрашулар үткәрәбез һәм яңа мәгълүматлар туплыйбыз. Бу юнәлештә алып барылган эшчәнлегебезне югары бәяләп, Казан шәһәре башкарма комитеты карары нигезендә гимназиябезгә Абдулла Алиш исеме бирелде.

Укыту-тәрбия процессындагы проектларны Татарстан хөкүмәте, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан язучылар берлеге, Казан федераль университеты, Чаллы дәүләт педагогика университеты, Россия хокук академиясе белән тормышка ашырабыз, алар белән берлектә «Хокук – хәзерге җәмгыятьнең нигезе» дигән Бөтенроссия һәм «Алиш эзләреннән» исемле төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрен уздырабыз.

Гимназиябез Мәгарифне үстерү институты һәм КФУның Идел буе төбәкара укытучылар белемен күтәрү үзәгенең экспериметаль мәйданчыгы булып тора.

Укучыларның сәламәтлеген саклау башлангыч сыйныфларда –«Сәламәтлек сукмагы», ә урта һәм югары сыйныфларда «Сәламәт буын» программалары нигезендә алып барыла. Физкультура дәресләре барлык таләпләргә туры килә торган зур спорт залында һәм мәктәп ишегалдындагы спорт мәйданчыгында уза. Дәрестән соң укучылар баскетбол, футбол, волейбол, теннис, шахмат, каратэ кебек секцияләргә бик яратып йөри һәм ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Физкультураның өченче сәгате хореография дәресенә бирелде. Ел да гимназиядә бию һәм «Җырчы гимназия» дигән фестивальләр уза. Аларның төп шарты – бөтен сыйныф белән катнашу. Шуңа да бу чаралардан бер бала да читтә калмый. Барысы да сәхнәгә менә.

Өстәмә белем бирүне, төрле түгәрәк һәм секцияләр, «Замандаш» исемле укучылар үзидарәсе, даими чыгып килә торган «Дуслык» газетасын да үз эченә алган  дәрестән соң эшчәнлегебез махсус программа нигезендә алып барыла. Аның төп максаты – гимназиябездә милли рух, бердәмлек,  ярдәмләшүгә нигезләнгән иҗат мәйданы булдыру. Безнең «Сәйлән» курайчылар ансамбле (җитәкчесе – Гөлнур Урманчиева) чыгышын район, шәһәр күләмендә генә түгел, республика чараларында да еш күреп була. Ул – «Казан-йорт», «Кояшлы бүләк» кебек шәһәркүләм бәйгеләр җиңүчесе дә.

«Татар кызы», «Татар егете», «Сөмбелә» бәйрәмнәреннән тыш, гимназиябездә ел да «Шаяннар һәм тапкырлар» фестивале уза.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Галиева җитәкчелегендә оешкан татар театр коллективы – шәһәркүләм «Татар театр коллективлары фестивале – 2015» бәйгесе лауреаты. Әлеге коллектив танылган драматургларның гына түгел, үзләре язган әсәрләрне дә сәхнәләштерә. Укучылар, төрле бәйге һәм чараларда катнашып, сәхнә осталыкларын  үстерә.

Гимназиябезнең милли йөзен булдыруда ата-аналар да актив катнаша. Бездә, Әниләр көненә багышлап, «Әни, әнкәй, әнием» бәйгесен үткәрү матур традициягә керде. Бу бәйрәм-бәйгене балалар аеруча яратып, көтеп ала. Уздырылган чаралардан әтиләр дә читтә калмый. Алар ел да уза торган «Аҗаган» уенын оештыруда актив катнаша.

 «Салават күпере» исемле җәйге полилингваль мәктәп яны лагерена ел да йөздән артык бала йөри. Анда үткәрелә торган иң матур чараларның берсе – халкыбызның милли бәйрәме «Сабантуй».

 Гасырлардан килгән рухи байлык, үткәндәге бай традицияләр сакланганда гына, гимназиянең нигезе нык, ышанычлы, киләчәге өметле  булыр.