Татар телен чит тел буларак укыту үзенчәлекләре
№58
Алсу АБАЕВА,
Казандагы 135 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мин – татар теле укытучысы. XXI гасыр Җир шарына тәүге адымнарын ясаган көннәрдә, мин – кулыма югары белемле филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуымны дәлилли торган документ – диплом алып, башкалабыз мәктәпләренең берсендә ана теле укыту бәхетенә ирешкән кеше. Мин – «яңа гасыр балалары» белән эшләргә теләгән, бүгенге катлаулы тормышта аларга үз юлларын табарга, иҗади фикер йөртергә, белемле, теләкләренә ирешә алырдай, намуслы, рухи яктан нык, тәрбияле, мөстәкыйль фикер йөртә белүче, милләтен һәм мәдәниятен яратырдай шәхес тәрбияләргә теләгән гади бер укытучы.
Мин Казанның 135 нче мәктәбендә 15 нче елымны эшлим. Укытучылык һөнәрен сайлавыма бер генә минут та үкенгәнем булмаса да, баштарак рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә кыенлыклар очраштыргалады. Тора-бара татар телен кирәксез, кызыксыз һәм файдасыз дип санаган укучылар дәресемә теләп, кызыксыну белән йөри башлады. Әлбәттә, моның өчен бик зур хезмәт, тырышлык куярга туры килде. Дәреслек тотып кына уңай нәтиҗәгә ирешеп булмаганга, дәрес саен, ике җиңне сызганып, спектакль уйнарга кирәк, дип саныйм мин. Агач кашыклар, әбиемнең читекләре, бабаемның түбәтәе, сандык, чулпылар, өйдәге себеркеләр, гармуннар, әниемнең җыр китаплары – минем булышчыларым.
Чит телне үзләштерү өчен, бу телдә аралашу мөмкинлеге тудыру кирәклеген аңлап, мөмкинлек чыккан саен, балалар белән татарча сөйләшү ягын карыйм. Укучыларым белән без бик еш театрларга йөрибез. Тамашаны карап бетереп, өйгә кайтып барганда, минем сорауларыма татарча җавап бирүче рус егетләрен һәм кызларын күрү күңелемдә горурлык хисе уята. Нигә әле бүген, авылдан килгән татар баласы ана телендә сөйләшергә оялып йөргән заманда, бу күренешкә шатланмаска, ди?!
Бүген II сыйныфта укучы рус балаларына да инде ел ярым татар телен ишетеп аңларга өйрәтәм. Дәресемне балалар өчен кызыклы итәргә теләп, төрле алымнар һәм чаралар кулланам. Мәсәлән, төркемләп эшләүне бик нәтиҗәле күрәм. Балаларда сорауга җавап бирү, проблеманы чишү барышында бер-берсе белән ярышу, үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен күбрәк мөмкинлекләр булдырыла. Киңәшләшү, фикер уртаклашу мөмкинлекләре ачыла. Әлеге төр эшчәнлек вакытында бер төркемнең икенче төркемгә сорау бирә белүен дә максат итеп куюым балаларның сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә, дип саныйм.
Кече сыйныфлардан ук укучыларның иң яраткан эш төрләреннән берсе – «озвучка». Бүген Интернет, аудио- һәм видеочыганакларның бик күп булуы әлеге уенны уйнар өчен уңайлы шартлар тудыра. Балалар алдан каралган берәр әкият яки мультфильм персонажларын сөйләштерергә тиеш була. Әлбәттә, әлеге эш билгеле бер әзерлекне сорый һәм аны билгеле бер теманы йомгаклаган дәрестә куллану нәтиҗәле һәм кызыклы була.
Кече сыйныф балалары «Тәрҗемәче» уенын да үз итә. Мәсәлән, балаларга, билгеле бер ситуациягә туры китереп, яшь үзенчәлекләрен искә алып, диалог бирәм һәм әлеге сөйләшү вакытында ике «әңгәмәдәшче»нең дә үз «тәрҗемәчесе» була. Алар татар телендәге сөйләшүне русчага әйләндереп бара. Әлеге уен ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгытуга ярдәм итә дип саныйм.
Эшләү дәверендә әти-әниләр белән тыгыз аралашуым да миңа бик булыша. Укылган әсәрләрне сәхнәләштерү вакытында алар балаларның «костюмер»лары һәм тамашачы ролен үти. Тик, кызганычка, балалар олыгайган саен, аларның ярдәме кими, ләкин балаларның әлеге эшчәнлекне дәвам иттерү теләкләре күңелне күтәрә.
Татар телен милли мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьтән аерып өйрәнеп булмый. Шуңа күрә дәрестә татар җырларын, көйләрен тыңлауга, танылган татар әдипләренең тормышы белән танышуга тиешле урын бирелергә тиеш дип саныйм.
Укучыларга ялгышырга мөмкинлек бирәм. Ялгышларны төзәтү аша белем алу үтемлерәк һәм нәтиҗәлерәк була, дип саныйм. Ләкин бу хатаны төзәтүдә бала үзе актив булырга тиеш. Бергәләп эшләнгән эшне тикшерү мөмкинлеге булдыру (мәсәлән, эшләнгән тестның җавапларын балалар үзләре тикшерә һәм бәя куя), хатаны эзли һәм таба белү теманы ныграк истә калдырырга ярдәм итә.
Минемчә, татар телен чит тел буларак укыту баланың ана теле белән чагыштырып алып барылырга тиеш. Үз телен белмәгән баланың башка телне нәтиҗәле үзләштерүе миндә шик уята. Шуңа да татар теле укытучысына тагын зур таләп куела. Мин әле, Тукай белән беррәттән, Пушкинның бөеклеген дә, татар телендәге җөмлә төзелеше кебек үк рус теленең синтаксисын да белергә, үз дәресемне калган предметлар белән бәйләп алып барырга тиешмен. Шул вакытта гына, ике телне дә (артыграк булса мөмкин, ким булырга ярамый) камил белгәндә генә, укучыларыма татар телен тиешле дәрәҗәдә, нәтиҗәле укыта алам, дип саныйм.
Сыйныф җитәкчесе булуымнан файдаланып, укучыларыма татар телен 45 минутлык дәрес вакытында гына түгел, сыйныф сәгатьләрендә дә, өмә вакытларында да, сәяхәткә чыккан көннәрдә дә өйрәтүне дәвам иттерәм. Татарча сөйләмне дәрестән тыш чаралар вакытында актив куллану, ишетү, сөйләм телен үстерүгә уңай нәтиҗә ясый. Әлбәттә, әлеге эшем рус теле белән үрелеп алып барыла, аңлашылмаган җөмләләр синоним вариантлары белән алыштырыла, бик катлаулылары ана телләренә тәрҗемә ителә.
Мин һәр дәрестән соң, һәр сыйныфтан тыш чарадан соң үз эшемә анализ ясауны кирәк дигән фикердә торам. Нинди уңай якларын алга таба кулланырга, кайсы кирәксез, артык моментларны башка кабатламаска дигән сорауларга җавап табарга тырышам. Үземнең эшләгән эшемнән зарланмасам да, алга таба үсәргә, белемемне арттырырга, тәҗрибәле укытучылар белән аралашырга, укыткан балаларымның ирешкән нәтиҗәләренә куанырга дигән теләкләр белән янам.