Моңлы халыкның илһамлы баласы
№57
Люция ЗӘЙНУЛЛИНА,
Балтач районы Сосна төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. Укучыларны Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; балаларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру; эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; җырчы репертуарындагы җырлар аша бала күңелендә милли моң-көйләребезгә кызыксыну уяту, аларга хөрмәт тәрбияләү
Җиһазлау. И.Шакиров җырлары яздырылган грамъязмалар; китаплар күргәзмәсе, газета материаллары, проектор, презентация.
Уен тәртибе.
Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, җырчының тормышын өйрәнү керә.
(И.Шакиров язмасында «Татарстан – минем республикам» (Н.Дәүли шигыре, С.Садыйкова көе) җыры яңгырый.)
Уен барышы.
Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы-шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер-беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. “Тамчыдан күл җыела” яки “Тамчы тама – ташны тишә”, ди халык. Безнең укучыларыбыз да белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыеп, гыйлемле кешегә әверелерләр. Безнең бүгенге уеныбыз татар халкының сөекле сандугачы Илһам Шакиров иҗатына багышлана.
Алып баручы (Гәрәй Рәхимнең “Юллаучы” шигырен укый.)
Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң алдынгы сәнгать батыры:
Шигърияттә – Тукай,
Музыкада – Сәйдәш,
Сәхнәләрдә – Илһам Шакиров.
Син аларны, син аларны тыңла,
Ваклыклардан әгәр ялыксаң.
Яшәүләре бик тә гади, тыйнак,
Сәнгатьләре бөек, халыкчан.
Болгар-йорттан, Идел-йорттан килгән
Әманәтләр әле сау монда.
Ватандарлык, илгә тугры булу
Горур яңгырый алар моңында.
Алар моңы безнең иң-иң татлы,
Нечкә хисләр булып агыла.
Безнең рухны илтә бара алар
Алга, яңа чорлар ягына.
Чорлар белән чорлар арасында
Мосафирлар алар, юлаучы…
Сәхнә…
Җырны кайнар алкыш белән
Халык кат-кат ала чакырып, –
Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,
Юллаучысы – Илһам Шакиров.
Уенда катнашу өчен без V–VII – класс укучыларыннан торган ике команда тупладык. Укучыларның иң булганнарын, иң белемлеләрен, иң зирәкләрен сайлап алдык. Хәзер сүзне бер-берсен сәламләү өчен командаларга бирәбез. Рәхим итегез.
(Ике команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә.)
Алып баручы. Уеныбызның I турын башлыйбыз.Ул “Сорау – җавап” дип атала. Командаларга бер-бер артлы сораулар бирелә. Шул сорауларга тиз һәм төгәл итеп җавап бирүегез сорала. Әлеге сораулар бары тик Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле.
I тур
1. Илһам Шакиров кайчан туган? (1935 елның 15 февралендә.)
2. Илһам Шакировның туган авылы. (Сарман районы. Яңа Бүләк авылы.)
3. Әтисе һөнәре буенча кем булган? (Тимерче.)
4. Илһам Шакиров Теләнче-Тамак урта мәктәбен кайчан тәмамлый? (1954 елда. )
5. Казан музыка училищесына ничәнче елда укырга керә? (1954 елда.)
6. Кайчан Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә? (Бер елдан соң.)
7. 1960 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә кем булып эшли башлый ? (Солист.)
8. Илһам Шакировка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ничәнче елда бирелә? (1970 елда.)
9. Нинди программа өчен бирелә? (1968–1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен.)
10. 2000 елда И.Шакиров Мәскәүдә нинди премия белән бүләкләнә? (Бөтенроссия «Алтын Апполлон» премиясе белән бүләкләнә.)
11. Гыйльметдин абзый өендә кайчан тентү үткәрәләр һәм кулга алалар. (1937 елның 8 нче октябрендә.)
12. Гыйльметдин Шакиров ничә ел төрмәдә утыра? (8 ел.)
II тур
Алып баручы. Уенның II турына күчәбез. Турның исеме «Игътибарлылык» дип атала. Бу бәйгенең максаты – сезнең ни дәрәҗәдә игътибарлы булуыгызны ачыклау. Биремнең беренче өлешен үтәү өчен рәсемнәргә күз салыгыз. Игътибар белән карагыз. Экранда кемнәрнең портретларын күрдегез? (Укучылар рәсемнәренә карап Әлфия Афзалованы, Хәйдәр Бигичевне, Илһам Шакировны, Хәмдүнә Тимергалиеваны, Флёра Сөләймәнованы, Зөһрә Сәхәбиеваны танырга тиеш. Мөхтәрәм җырчылар Илһам Шакировның замандашлары. Алып баручы бу җырчылар турында мәгълүмат бирә.)
(И.Шакиров язмасында “Казан сөлгесе”җыры тыңлана.)
III тур
Алып баручы. Алдагы турыбыз «Сүзләр төзү» дип атала. Сезгә бер сүз бирелә. Максатыгыз – бу сүздән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзү. Бу сүз – «Гыйльметдин». Кем ул? (Ул – Илһам Шакировның әтисе.)
(Укучылар сүзләр төзегән арада “Идел буе каеннары” җыры (Әхмәт Ерикәй сүзләре) тыңлана.)
IV тур «Капитаннар ярышы»
Алып баручы. Командаларның капитаннарына мин сораулар бирәчәкмен, ә сезгә “әйе”, я “юк” дип җавап бирергә кирәк.
1. Илһам Шакиров яшьтән үк җыр, музыка белән мавыкканмы? (Әйе.)
2. «Кара урман»ны Илһам Шакиров башкарамы? (Әйе.)
3. Илһамның әтисенең исеме Мөхәммәтгарифмы? (Юк.)
4. Илһам Шакировның әтисе сугышта буламы? (Юк.)
5. Илһам Шакировның әнисе Нуриәсма алты бала белән каламы? (Әйе.)
6. Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем 1964 нче елда бирелдеме? (Әйе.)
7. И.Шакировка халык артисты дигән зур исем 1980 нче елда биреләме? (Юк.)
8. Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе 1970 нче елда бирелдеме? (Әйе.)
9. Илһам мәктәптә начар укыймы? (Юк.)
10. «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Идел буе каеннары» җырларын Илһам Шакиров башкарамы? (Әйе.)
11. Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Дәүләт Советы карары белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының беренчесе аңа тапшырыламы? (Әйе.)
12. Быел җырчыбызга 83 яшь тулдымы? (Юк.)
13. Илһамның әнисенең исеме Бибимәмдүдәме? (Юк.)
14. Моңлы халыкның илһамлы баласы дигән сүзләр Илһам Шакировка багышланганмы? (Әйе.)
15. Әтисен халык дошманы буларак кулга алалармы? (Әйе.)
Алып баручы. Безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Жюри нәтиҗә ясый.
Йомгаклау.
Алып баручы. «Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә – Илһам» дигән гыйбарә барлыкка килде. 80 еллык гомер… Шуның 65 елы диярлек даими рәвештә сәхнәләрдә, радио, телевидение микрофоннары алдында үткән. Һәм шушы 65 ел буе җырланган һәр җыр, һәр көй халыкның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап тора. Бу – Илһам авазы… Бу – Илһам җыры… Чын мәгънәсендә халкыбыз илһамы!..
Халык шагыйре С.Хәким болай дип язды: «Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның». Язучы, галим, халык академигы Нәкый Исәнбәт: «Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров», ә атаклы пианист, композитор, Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Гольденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»
Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең «алтын фонд»ын тәшкил итә.