«Минем туган җирем, туып-үскән оям»

№56

(Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән татар телен өйрәнүдә кулланылышка кертелгән эффектив эш формалары)

Миләүшә АБДУЛЛИНА,

Лаеш районы Нармонка балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аң-белем, сөйләм үсешен камилләштерү; милли мәдәният аша татар теленә карата игътибарлы караш тәрбияләү.

Бурычлар:

1) туып-үскән җиргә мәхәббәт тәрбияләү;

2) рус телендә генә сөйләшүче әниләр Нармонка турында татарча мәгълүмат бирә;

3) сөйләм телен үстерү, туган җир турында бәйләнешле текст төзергә өйрәтү;

4) Нармонка авылының тарихы һәм кая урнашканлыгы турында мәгълүмат бирү.

Балалар эшчәнлегенең төрләре: уенлы, коммуникатив, нәфиссәнгати, белем үсешле.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: балалар Нармонка авылының тарихын әти-әниләренә сөйли, туган якның табигатен тасвирлый; Татарстандагы шәһәр исемнәрен истә калдыралар.

Материал һәм җиһазлар: Лаеш районы туграсы, хатлар, җыр аудиоязмасы, слайдлар.

Эшчәнлек барышы

Россия һәм Татарстан гимннары яңгырый. Балалар, такта янында ярым түгәрәк ясап, символикаларны һәм Татарстан картасын карыйлар.

Тәрбияче хат укый.

«Исәнмесез, балалар! Сезгә Мәскәү балалары хат яза. Без Нармонка авылынндагы дусларыбыз янына килмәкче идек. Сезнең туган авылыгыз белән якыннан танышасыбыз килә. Зинһар өчен, ярдәм итсәгез иде!»

‒ Балалар, Мәскәү дусларыбызга ярдәм итәбезме?

‒ Безгә шулай ук рус телендә генә сөйләшүче әти-әниләребез дә ярдәм кулы сузды…

(Рус телле әти-әниләр ярдәмедә төшерелгән видеоязма карау. Нармонка турында мәгълүмат бирелә.)

Елена Белова. Нармонка авылы Татарстанның Лаеш районында урнашкан. Безнең авылда зур һәм якты балалар бакчасы, матур мәктәп эшли. Кызым Даша балалар бакчасына йөри. Улым Никита мәктәптә укый, шулай ук спорт белән шөгыльләнә. Аның тренеры Роберт Фатыхович балалар белән яхшы эшли. Балаларым авылыбызны бик ярата.

Римма Гуцу. Нармонкада бик зур, яңа мәдәният сарае да эшләп килә. Монда еш кына концертлар, бәйрәмнәр уза. Авылыбызда Бөек Ватан сугышында һаләк булган батырларыбыз өчен һәйкәл урнашкан. Без кызларым Даша һәм Софья белән 9 Май бәйрәмендә ел саен анда чәчәкләр куябыз.

Анна Федотова. Нармонка кырларында бик күптөрле яшелчәләр: кәбестә, кишер, бәрәңге, чөгендер, кыяр үстерелә. Сыер саву комплексында парлы, тәмле сөт савыла. Без улым Алексей белән Нармонка сөтен эчәргә яратабыз.

Мәскәүдәге дусларга җавап хаты язу.

‒ Хатны ничек башлар идегез? (Исәнмесез!)

‒ Без кайсы республикада, районда, авылда яшибез? (Без Татарстанның Лаеш районы Нармонка авылында яшибез.)

‒ Нармонкада нинди мөһим объектлар, мәдәни-агарту урыннар бар? (Нармонкада балалар бакчасы, урта мәктәп, мәдәният сарае, мәчет, һәйкәл бар.)

‒ Районыбыз туграсында нәрсә сурәтләнгән, һәм ул нәрсәне аңлата? (Туграда көймә һәм балыклар сурәтләнгән, безнең район балыкка бай булуны аңлата.)

‒ Безнең авыл нинди елга буенда урнашкан? (Нармонка Мишә елгасы буенда урнашкан.)

‒ Хат ничек тәмамлана? (Сау булыгыз. Кунакка көтеп калабыз.)

Физкультминут

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз

Һәм керләр дә уабыз,

Тузан сөртә беләбез,

Ашарга пешерәбез.

Тиздән үсеп җитәрбез,

Шунда эшкә китәрбез.

«Почта» дидактик уены (сүздә авазны ишетеп аеру, хәтерне ныгыту, тапкырлык тәрбияләү).

Бер бала хат ташучы була, ул сумкасыннан шәһәр исемнәре язылган (Казан, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лаеш …) хатлар ала һәм берәм-берәм балаларга күрсәтә. Балалар шәһәр исемнәрен фотога төшерү ысулы белән исләренә төшерергә тиеш.

‒ Казан шәһәре кайсы аваздан башлана? ([к])

‒ Алабуга? ([а])

‒ Түбән Кама? ([т])

‒ Лаеш? ([л])

‒ Әлмәт? ([ә])

«Бу урынны таныйсыңмы?» дидактик уены (Нармонка авылының матур күренешләре, Лаеш шәһәренең истәлекле урыннары төшерелгән рәсемнәр ярдәмендә оештырыла.)

Туган җир, авыл турында җыр тыңлау.