Кушылучыларның урыннарын алыштыру

№55

(Математика дәресе. I сыйныф)

Рәмзия ХӘБИБУЛЛИНА,

Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

ТБУУГ: укучыларны кушуның урын алыштыру үзлеге белән таныштыру һәм аны куллана белергә өйрәтү;

КУУГ: биремне инструментлар (фишкалар) кулланып үтәү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә чыгару гамәлләре фрмалаштыру;

РУУГ: кагыйдәне истә тоту һәм шуңа ияреп гамәлләр кылу, чишүдә рациональ юл табу осталыгы булдыру;

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

Дәрес төре: интеграл дәрес.

Предметара бәйләнеш: математика һәм әйләнә-тирә дөнья.

Җиһазлар: кош рәсемнәре, җимлек, сигнал карточкалары, индивидуаль һәм дифференциаль карточкалар, тест,компьютер, проектор,терәк схемалар,цифрлар.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Сәлам, дустым! (Кулларны кысышу.)

Хәлләр ничек? (Җиңелчә җилкә кырыена кагу.)

Кайда булдың? (Колак яфрагыннан тоту.)

Мин сагындым! (Кулны күкрәккә кую.)

Син килдең! (Кулларны җәю.)

Мин бик шат! (Кочаклашу, кул кысышу.)

II. Актуальләштерү

Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле.

Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз. (Кошлар)

Кошларның күбесе көз көне җылы якларга китәләр,ә кайбер кошлар  туган җирләрен ташлап китмиләр, шунда кышларга калалар.

Кыш җитте , бөтен җир

Капланды кар белән.

Салкында кошларга

Бик авыр – мин беләм.

Ә ни өчен кыш көне кошларга авыр икән? (Азык юк.)

Әйе, кыш көне бөтен җир кар белән каплана, бөҗәкләр кача, кошларга азык җитми. Ә без аларга ничек ярдәм тә алабыз? (Җимлек куябыз.)

Әйе, без аларга бүген сезнең белән җимлек куябыз, җим салабыз һәм читтән генә аларны күзәтәбез. Нинди кошлар килер икән җимлегебезгә?

Нинди азыклар белән сыйлыйк икән кошларны? (Алар ипи валчыкларын, көнбагыш, кабак орлыкларын, терлек маен яратып ашыйлар.)

1.

Ә хәзер күзләребезне йомабыз да 1дән 10га кадәр уңайга һәм кирегә  саныйбыз.

Карагыз әле, укучылар, безнең җимлегебезгә бер кош килгән дә инде, аның томшыгында хат бар. Кайсыгыз таный бу кошны? (Ул чыпчык.)

1 нче хатны уку.

Рәхмәт сезгә, дуслар! Мин сезгә бүләк итеп «Кызыклы саннар» уены алып килдем.

♦       1, 4, 5, 7, 8 саннарын 2гә арттырып яз.

♦       1, 4, 5, 7, 8 саннарын 1гә киметеп яз.

♦       Саннарны үсә бару тәртибендә язарга: 2, 3, 6, 7, 4, 8

♦       Саннарны чагыштыр: 2 … 5, 1 … 4, 3 … 2, 7 … 4, 4 … 5, 8 … 9.

2. Ун эчендә мисаллар чишү.

Без «Кызыклы саннар» уенын уйнаган арада, җимлеккә тагын бер кош кунган. Монысы нинди кош икән? (Песнәк.)

2 нче хатны уку.

Бик яратып сыйландык, сезгә бүләк итеп осьминогтан мисаллар алып килдек.

3. Арифметик диктант (җавапларны гына язып барырга).

♦       7не 2 гә кимет. (5)

♦       3 һәм 5 саннарының суммасы. (8)

♦       8 һәм 1 саннарының аермасы. (7)

♦       4кә 2не куш. (6)

♦       8дән 3не ал. (5)

Эшләрне тикшерү.

Кемнең җавабы мин әйткән сан белән туры килә, шул баса. Кемнеке туры килми утыра.

III. Уку мәсьәләсен кую

Җимлеккә Илзирә 3 орлык сала, Илшат 4 орлык сала. Барысы ничә орлык булды? Нинди мисал төзи алабыз? (3+4) Тагын нинди мисал төзи алабыз? (4+3)

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Тикшерү эше үткәреп алыйк әле.

3 + 4           4 + 3

Исәпләмичә генә әйтә аласызмы: бу суммаларның кыйммәте үзгәрәме? (Юк.)

Ни өчен? (Чөнки санның урыннары гына алмашынган.)

Шуннан чыгып без нәрсә әйтә алабыз? (Кушылучыларның урынын алыштырудан сумма үзгәрәме?)

Менә без бүген нинди яңа закон ачтык? (Кушылучыларның урынын алыштырудан сумма үзгәрми!)

1. Дәреслек белән эш.

№ 4. Фишкалар белән эш: кыйммәтләре бертөрле булган фонарьларга бер төстәге фишка кую.

Биремне үтәргә сезгә нинди кагыйдә ярдәм итте?

2. Рәсем буенча мәсьәләләр чишү. Чишелешне чагыштыру.

3 + 5 = 8

5 + 3 = 8

Кайсы очракта исәпләве җиңелрәк?

Физминут

– Җимлегебезгә күз салыйк әле. Нинди кош килде икән? (Карабүрек.)

3 нче хатны уку.

Күңелегез яхшы, җылы киң икән. Сезнең җимлек турында башка кошларга да хәбәр иттем. Кыш көне кошлар төркемнәргә җыелалар, алай яшәве җиңелрәк. Берсе азык тапса, икенчесе дә тук була. Дошманнардан саклану өчен дә уңайлы.

Сезгә бүләк итеп җыр алып килдем. Ял итеп алыгыз.

Физминут МИКС-ФРИЗ-ГРУПП

2 + 2 = 4

6 – 4 = 2

8 – 5 = 3

5 + 5 = 10

V. Дәрес материалын беренчел ныгыту

1. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә шөгыльләнү.

№ 1. Суммаларның кыйммәте тигез булырлык итеп математик язмаларны тулыландыру.

№ 2. Сумманың кыйммәтен кушылучыларның урынын алыштырып исәпләү.

№ 3. Схема буенча суммалар язу, чагыштыру.

№ 4. Суммаларны чагыштыру.

4 нче хатны уку.

Тамак тук булгач, көне дә суык булмады алай. Яхшы азык безне җылыта. Ябыкмыйча, тире астындагы май катламын саклап калсак, көчле салкыннар да берни түгел. Сезгә «Мавыктыргыч мәсьәләләр» алып килдек. (Парларда эш.)

♦ Агач ботагында 6 песнәк утыра иде. Алар янына тагын 1чыпчык килеп кунды. Ничә песнәк булды? (6)

♦ Каенда 7 алма үсә иде. Шуларның берсе өзелеп төште. Ничә алма калды? (Каенда алма үсми.)

♦ Өстәлдә 3 стакан җиләк бар иде. Әминә 1 стакан җиләкне ашады да стаканны өстәлгә куйды. Өстәлдә ничә стакан? (3)

♦ Әтәч 1 аягында торганда, аның авырлыгы 2 кг. Әгәр ул 2 аягына да басса, авырлыгы ничә кг булыр? (2 кг)

♦ Айдар 9 нчы гыйнварда, Алсу 5 февральдә туган. Кем алданрак туган? (Айдар.)

♦ Бакчада 2 каен, 5 алмагач үсә. Ничә җиләк-җимеш агачы үсә? (5)

Физминут

Парларда эш.

5 нче хатны уку.

Мондый мәрхәмәтле балалар булганда, кыш суыгы куркытмас. Кошларны рәнҗетмәгән, аларны саклаган, ярдәм иткән бала мәрхәмәтле бала була.

Мин сезгә мөстәкыйль эш алып килдем.

Тестлар чишү.

3 + 2 = 6, 5, 4

6 – 2 = 4, 3, 5

7 + 2 = 6, 9, 8

VI. Дәрескә йомгак. Рефлексия

Өстәмә эш.

Геометрик фигуралардан кош сурәте ясау.

Безнең җимлегебезгә ничә кош килде икән, саныйк әле.

Кошлар алып килгән уеннар, мәсьәләләр сезгә ошадымы?

Киләчәктә дә сез кошларга ярдәм итәрсезме?

Рәхмәт сезгә, балалар,

Сау-сәламәт булыгыз.

Кышның ап-ак кары кебек,

Якты булсын юлыгыз.