Тарихи сүзләр, архаизмнар

№54

(Татар мәктәбе.V сыйныф)

Мөслимә ШӘЙМӘРДАНОВА,

Түбән Кама районы Югары Чаллы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:

1) укучыларның телебездәге архаизмнарның һәм тарихи сүзләрнең ролен аңлауларына, аларны урынлы һәм дөрес итеп файдалана белүләренә ирешүдә ярдәм итү;

2) укучыларның модель ярдәмендә визуаль хәтерләрен, анализлау, сүзлекләр белән эшли белү күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге булдыру;

3) укучыларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны тагы да арттыру, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: аңлатмалы сүзлекләр, биремле карточкалар, компьютер, проектор, Интернет.

Метод һәм алымнар: эвристик метод, сүзлек белән эш, предметара бәйләнеш, сингапурча укыту алымнары.

Материал: «Яңгыр илә кояш» мультфильмы, Г.Тукайның «Эшкә өндәү» шигыре

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәресне башлау.

II. Белемнәрне актуальләштерү 

Белемнәрне тигезләү.

‒ Без үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Көтелгән җавап: Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составын. Неологизмнарны.

‒ Искә төшерик әле. Кем модельне тактага чыгып төзи ала?

Көтелгән җавап: Тактага  модель ясала, телдән аңлатыла.

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзләр

Актив сүзләр                                       Пассив сүзләр

                             Неологизмнар

Тәкъдим ителгән сүзләрне ике төркемгә берләштерү (берничәсе артачак).

Телефон, инсан, газета, гаджет, урядник, антураж, оброк, телевизор, имана, мәмләкәт, менеджер.

Актив

Неологизмнар

Арткан сүзләр

Телефон, газета, телевизор Гаджет – кеше тормышын җиңеләйтү, уңайлырак итү өчен ясалган кечкенә кирәк-яраклар (телефон, браслетлар һ.б.), антураж – әйләнә-тирәнең бизәлеше (яңа ел үтә торган зал), менеджер – җитәкче, директор Урядник (кече командир), оброк (крепостной кресьяннарның җир биләүче хуҗаларына түләүләре), имана (җан башына бүлеп бирелгән җир), инсан (кеше), мәмләкәт (ил)

Карточкаларда контроль кисем башкару

Актив

Неологизмнар

Арткан сүзләр

телефон,

газета

телевизор

гаджет

антураж

менеджер

урядник

оброк

имана

инсан

мәмләкәт

Үзбәя.

‒ Карандашлар алабыз һәм эшләребезне тикшерәбез, дөреслибез.

►      Хатасыз – «5»ле

►      1 хата булса – «4»ле

►      2‒3 хата булса – «3»ле

►      4 һәм аннан да артыграк хата булса – «2»ле

III. Төп этапта булача актив эшчәнлеккә әзерлек

‒ Сораулар урынына нинди сүзләр куярбыз, бүгенге дәрескә УМ билгелик әле.

Казый, имана, ыруг, мәктәп (хат), сабак (уку), инсан (кеше), урядник, мәмләкәт.

Көтелгән җавап. Беренче төркемдә дә икенче төркемдә дә  – искергән сүзләр.

Димәк, без бүген искергән сүзләр турында сөйләшербез.

Беренче төркемдәге сүзләрнең кайберләрен без аңламыйбыз, аңлаганнарын да китаплардан укып кына беләбез. Ә икенче төркемдәгеләрнең мәгънәләрен җәя эчендәге исемнәрен еш кулланабыз. Ни өчен бу сүзләр ике төркемгә билгеләнгәнен аңларга аларның төрләрен танырга өйрәнергә кирәк.

Үзбәя.

IV. Төп этап. УМ адымлап чишү

Экрандагы сүзләр белән эшләү. Аерым битләрдәге белешмәдән файдаланып, искергән сүзләрнең башкача атамаларын табарга һәм модель төзергә (төркемнәрдә эш). Дәреслектәге кагыйдәне файдалану.

Инсаният, айбалта, морза, ат, җәгърәфия, ярлык, садә, аксөяк, нәсыйхәт, кандил.

инсаният – кешелек

ат – исем

җәгърәфия – география

садә – гади

нәсыйхәт – яхшы киңәш

айбалта – озын саплы борынгы сугыш коралы

морза / мирза – өстен катлау вәкиленең титулы

ярлык – язма указ, фәрман

аксөяк – аристократ

кандил – зур шәмдәл

Әзер төркем җавап бирә.

Көтелгән җавап.

                            Искергән сүзләр

                     тарихи  сүз           архаизм

Үзбәя.

V. Алган белемнәрне ныгыту.

Дәфтәрләрдә эш. Число, тема һәм модель языла.

Дәреслек белән эшләү. 102 нче күнегү. Җөмләләрне күчереп язарга, архаизмнарның астына – бер сызык, тарихи сүзләр астына дулкынлы сызык сызарга, мәгънәләрен аңлатырга. (Аңламаган сүзләрне карау өчен, аерым кәгазьләрдә махсус әзерләнгән  сүзлекчә тәкъдим ителә)

Көтелгән җавап.

1. Аҗун яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да шул якка юнәлделәр… Кайнар ком, кояш илендә, тау-ташлар, камышлар илендә, Әтил-Чулман суын, ямансулап, иксез-чиксез тиңгез, төпсез тиңгез көтеп ята, Хәзәр тиңгезе көтеп ята. Анда изге Хәзәр җире, анда изге каган. (Н.Фәттах) 2. Нигә, имана түләмәгән өчен, сыерыңны саталар? (Г.Бәширов) 3. Далада юксынып, багларга мин керәм. (И.Юзеев) 4. Йортларын волостька бирде. (Г.Ибраһимов) 5. Әйт: нигә калада коммун бер дә юк? (Г.Ибраһимов) 6. Арбадан халык өстенә «анархист», «монархист», «большевик», «меньшевик» «хөррият» дигән сүзләр сибелә башлый. (Г.Бәширов)

Тарихи сүзләр

Архаизмнар

хәзәр ‒ борынгы төрки дәүләт

каган – төрки халыкларның хөкүмәт башлыгы (патшасы)

имана – җан башына бирелгән җир өчен түләнә торган салым

волость – өяз составына кергән кечерәк административ-территориаль берәмлек

коммун – милек һәм хезмәт уртаклыгы нигезендә бергә яшәү өчен берләшкән кешеләр коллективы (колхозга охшаш)

анархист – властька буйсынмаучы ашбаштак кеше

монархист – монархия яклы кеше

большевик – большевиклар партиясе члены

меньшевик – меньшевистик партиясе члены

аҗун ‒ дөнья

Әтил ‒  Идел

тиңгез – диңгез

Хәзәр – Каспий

Баглар – бакчалар

Хөррият ‒ азатлык

Үзбәя.

Ял минуты

Укучылар хәрәкәтле уен уйныйлар. Укытучы сораулар бирә, укучылар баскан җирдән җавап бирәләр.

Сораулар:

  • Кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзләр ничә төркемгә бүленә? (4: гомумхалык сүзләре, профессиональ сүзләр, диалекталь сүзләр, атамалар.)
  • Кояшта ни өчен тап барлыкка килде? (Малай алдаганга.)
  • Татар телендә ничә диалект бар? (3: урта, көнбатыш, көнчыгыш.)
  • Курайчы малайның апасы ник усал була? (Җыр-моң яратмаганга.)
  • Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзләр ничә төркемгә бүленә (2: актив, пассив; 3: неологизм, архаизм, тарихи сүз.)
  • 3 x 12= ? (36)

Укучылар урыннарга утыралар. Экранда Г.Тукайның «Эшкә өндәү» шигыре күрсәтелә. Укучылар укытучының сәнгатьле итеп укуын тыңлыйлар.

Эшкә өндәү

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,

«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

‒ Укучылар, бу шигырь сезгә танышмы? (Әйе, аны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай язган.)

‒ Г. Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез? («Кызыклы шәкерт», «Шүрәле», «Пар ат» һ.б.)

‒ Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (Эш сөючән, тырыш булырга өйрәтә.)

‒ Укучылар, әлеге шигырьдә кайсы сүзләрне аңлау сезгә авыррак тоелды? (Ушбу, җиһан, иҗтиһад, олугъ, мөкаддәс.)

‒ Болар нинди сүзләр? (Иске сүзләр.)

‒ Бу сүзләрнең мәгънәләрен без каян белә алабыз? (Өлкәннәрдән сорый алабыз, аңлатмалы сүзлектән таба алабыз.)

‒ Ягез әле, өстәлләрдәге аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге сүзләрнең мәгънәләрен эзләп карыйк.

Ушбу – бу, шушы.

Җиһан ‒ дөнья

Иҗтиһад ‒ тырышлык

Олугъ ‒ зур, бөек

Мөкаддәс ‒ изге

‒ Укучылар, әлеге сүзләр искергән сүзләр дип йөртелә. Халкыбызның кызыклы бер мәкале бар: «Сүз ‒ бер көнлек, тел ‒ гомерлек». Аерым сүзләр, искереп, кулланыштан төшеп калалар, яңа сүзләр барлыкка килә. Шул рәвешле тел гел үзгәреп тора, үсә, камилләшә, яши.

VI. Контроль һәм үзконтроль

Тест эшләү

1. Бирелгән мисалда аерып бирелгән сүз

Җир язга чаклы уйкуга талган. (Г.Тукай)

а) тарихи сүз

б) архаизм

в) дөрес җавап юк

2. Бирелгән сүзләр арасында диалекталь сүзне билгеләгез.

а) мәктәп

б) синоним

в) бакрач

3. Бирелгән мисалда ышна сүзе …

Чаллы инешенең уң яры буйлап ышна җире сузылган (Авыл тарихыннан)

а) тарихи сүз

б) архаизм

в) неологизм

4. Бирелгән сүзләр арасыннан терминны билгеләгез.

а) диалектизм

б) плеер

в) урядник

5. Бердәм дәүләт имтиханнары нинди сүз

а) тарихи сүз

б) архаизм

в) неологизм

Вакыт калса, «Цифровые образовательные ресурсы»дан «Яңгыр илә кояш» мультфильмын карау һәм искергән сүзләрне табу.

Илә (белән), вә (һәм), иттифак (берлек, союз) ‒ архаизмнар

Җаваплар: 1 ‒ б, 2 – в, 3 – а, 4 – а, 5 ‒ в

VII. Өйгә эш бирү

1. 238 (216) нче күнегү (иске дәреслек 119 нчы бит).

2. 239 (218) нчы күнегү (иске дәреслек 119 нчы бит).

3. Г.Тукайның «Пар ат» шигыреннән искергән сүзләрне табу, язып алу.

VIII. Рефлексия, йомгаклау

1. «Дәрестә нәрсәләр турында белдек?» соравына җавап бирү.

‒ Нинди аерма бар тарихи сүзләр белән архаизмнар арасында?

2. Билгеләр кую.

3. Телнең үсеше турында фикер алышу:

‒ Тел ничек үсә ала?

‒ Аның үсүе кирәкме?

‒ Без дә үзебездән өлеш кертә алабызмы?

Дәресне йомгаклау һәм саубуллашу.