Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестлары
№54
Альбина БӘДРЕТДИНОВА,
Минзәләдәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эшне үтәү өчен күрсәтмә
Имтихан эше үз эченә 11 биремне алган 3 бүлектән тора. Эшне башкаруга 150 минут вакыт бирелә.
1 нче бүлек 1 биремнән тора. Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Ул 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләнә.
2 нче бүлек укучылар үзләре укыган текстка нигезләнеп башкарыла. Ул үз эченә 9 биремне (2‒10) ала. Әлеге бүлеккә җаваплар сүз (яки сүзтезмә), сан, цифрлар эзлеклелеге рәвешендә языла. Җавапны дөрес язмаган очракта, аны сызып, яңа җавапны янына языгыз.
3 нче бүлек тә икенче бүлектә бирелгән текстка нигезләнеп башкарыла. Өченче бүлек биремнәрен эшләр алдыннан, сезгә тәкъдим ителгән ике биремнең берсен сайлап алыгыз (11.1 яки 11.2) һәм, үз фикерегезне дәлилләп, киң язма җавап языгыз. Бу эш аерым биттә башкарыла.
Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла, һәм гомуми балл чыгарыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм югарырак балл җыярга тырышыгыз.
Сезгә уңышлар телибез!
I вариант
I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз. |
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз. Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез. Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Табигать дирижеры
Сезнең зур концертларда оркестр уйнавын тыңлаганыгыз бардыр. Кайбер оркестрларда дистәләгән, йөзләгән музыкант һәм шулкадәр үк уен коралы була. Алар барысы бергә бер ритмда уйнасыннар өчен, оркестр белән дирижер җитәкчелек итә.
Безне чолгап алган тирәлек – табигатьне дә бик зур оркестр белән чагыштырырга мөмкин. Аның белән җитәкчелек итүче бармы икән, уйлап карыйк.
Ел дәвамында кояшның горизонт өстеннән биеклеге ничек үзгәрүен күзәтик. Җәй көне кояш иртә чыга, көндез югары күтәрелә, кич соң гына бата – көн озын була. Яктылык һәм җылылык күп булганлыктан, һава да нык җылына. Ә кышын, киресенчә, кояшның күктәге юлы кыска. Шуңа күрә көн озынлыгы да кими, һава җылынмый, көннәр суык була. Димәк, кояш югарырак күтәрелгән саен, аның яктылыгы да, җылылыгы да арта икән.
Ә терек табигатьтәге үзгәрешләр нилектән була соң? Алар терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле. Мәсәлән, язын кояшның күктәге юлы кыш көненә караганда озынрак була, көн дә озая бара. Һаваның температурасы күтәрелә. Кар эри. Туфрак йомшара. Су туфрактагы минераль матдәләрне эретә. Үсемлекләрдә сок хәрәкәте башлана. Туфрактагы эремәне суырып, бөреләр бүртәләр. Агачлар, куаклар яфрак яра. Яктыда үсемлекләрдә сок рәвешендәге терек матдә хасил була, һәм үсемлекләр үсә башлый. Үсемлекләрнең согы, нектары, яфрагы белән туенучы бөҗәкләр уяна. Аннан соң бөҗәкләр белән тукланучы кошлар кайта.
Табигатьтәге бу күренешләр, үзгәрешләр белән кем җитәкчелек итә соң? Әлбәттә, Кояш. Туклану өчен азык бирүче дә ул. Барлык үсемлекләрне, шул исәптән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә ул үстерә. Без ашый торган ипинең, итнең һәр кисәгендә, шикәрдә, майда, борычта һәм шоколадта, аш һәм ботканың һәр кашыгында яшеренгән Кояш нурлары бар. Алар яшәү өчен энергия бирәләр.
… Димәк, Кояш – табигать дирижеры ул. («Табигать бизәкләре» китабыннан, 250 сүз)
Микротемалар:
1. Табигать белән кем идарә итә?
2. Терек табигатьтәге үзгәрешләр көн озынлыгына бәйле.
3. Табигать белән Кояш җитәкчелек итә. Кояш – табигать дирижеры.
КЫСКАРТЫЛГАН ВАРИАНТ
Табигать зур оркестрга охшаган, аның дирижеры кем?
Җәй көне көн озын була, һава да нык җылына. Ә кышын көн озынлыгы кими, көннәр суык була. Кояш югарырак күтәрелгән саен, аның яктылыгы һәм җылылыгы арта.
Терек табигатьтәге үзгәрешләр дә көн озынлыгына бәйле. Язын һаваның температурасы күтәрелә, шуңа кар эри. Үсемлекләрдә сок хәрәкәте башлангач, бөреләр бүртәләр, агачлар, куаклар яфрак яра. Бөҗәкләр уяна, алар белән тукланучы кошлар кайта.
Табигатьтәге бу күренешләр белән Кояш җитәкчелек итә. Ул туклану өчен азык бирә, үсемлекләрне үстерә. Без ашый торган һәрбер ризыкта Кояш нурлары бар, алар яшәү өчен энергия бирәләр.
Димәк, Кояш – табигать дирижеры ул. (95 сүз)
II бүлек
Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез. |
Экологияне өйрәнү ни өчен кирәк?
1) Табигатьтә иң көчле һәм иң акыллы җан иясе – Кеше. 2) Билгеле инде, үзе яши торган йортына – табигатькә ул һич тә зыян китерергә теләми. 3) Ләкин кайчакта ул үзе эшләгән эшнең булачак нәтиҗәсен алдан күрә алмый һәм, үзе дә теләмәстән, зур фаҗигаләрнең сәбәпчесенә әйләнә.
4) …Бервакыт кытайлылар үз илләрендәге барлык чыпчыкларны кырып бетерәләр. 5) Ни өчен дисезме? 6) Бик күп ашлык бөртеге ашап, чыпчыклар иген уңышына гаять зур зыян китерә, дип уйлыйлар алар. 7) Ләкин эш бер дә кытайлылар уйлаганча барып чыкмый. 8) Киресенчә, ике-өч елдан уңыш бик күпкә кими. 9) Чөнки чыпчыклар юкка чыккач, бөҗәкләр шулкадәр күпләп үрчиләр, хәтта алар бөтен игеннәрне ашап бетерәләр. 10) Кешеләр шунда гына үзләренең ялгышларын аңлыйлар. 11) Чыпчыклар үзләре ашлык бөртекләрен бераз чүпләсәләр дә, балаларына һич тә бөртек ашатмыйлар, ә басудагы шул корткыч бөҗәкләрне, аларның личинкаларын ташып ашаталар. 12) Шуның белән иген басуларын корткычлардан саклыйлар икән. 13) Бу бәладән котылу өчен, кытайлылар чыпчыкларны чит илләрдән сатып алып кайтырга мәҗбүр булалар.
14) Тагын бер мисал. 15) Иген басуларына зыян китерүче бөҗәкләргә каршы Кеше агу уйлап таба. 16) Шул агулы порошок сибелгән җирләрдә барлык бөҗәкләр – саранчалар да, чикерткәләр дә, чебен-черкиләр дә, күбәләкләр дә, энә караклары да, алтын камкалар да – файдалысы да, файдасыз күренгәне дә (…) барысы да кырыла. 17) Шул агулы бөҗәкләрне чүпләп, басу-кыр кошлары күпләп һәлак була. 18) Озак та үтми тагын бер бәла килеп чыга: сыер сөтендә әлеге агу табыла. 19) Үлән белән тукланучы сыерга агуның каян килеп эләгүен чамалау кыен түгел.
20) Радиодан һәм телевизордан без көн саен һава торышы турында прогноз тыңлыйбыз. 21) «Прогноз» – «алдан әйтү» дигән сүз. 22) Экологик прогнозлар да була. 23) Кешеләрнең табигатькә йогынтысы нинди нәтиҗәләргә китерәчәген экологлар алдан әйтә ала. (Ф.Җ.Ибраһимованың «Табигать бизәкләре» китабыннан.)
2-10 нчы биремнәрнең җавабы сүз яки сан белән булырга мөмкин. Башта җавапларны текст өстендә язып чыгыгыз, соңыннан 1 нче номерлы бланкка күчерегез. Җаваплар язганда БУШ АРА КАЛДЫРЫЛМЫЙ,ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ КУЕЛМЫЙ,БАШКА ӨСТӘМӘ СИМВОЛЛАР ЯЗЫЛМЫЙ. Хәрефләрне һәм саннарны бланктагы үрнәккә карап языгыз. Һәр символ аерым шакмакка языла. |
2 |
Рәт гармониясе сакланмаган сүз кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.
1) Киресенчә, ике-өч елдан уңыш бик күпкә кими.
2) «Прогноз» – «алдан әйтү» дигән сүз.
3) Ләкин кайчакта ул үзе эшләгән эшнең булачак нәтиҗәсен алдан күрә алмый һәм, үзе дә теләмәстән, зур фаҗигаләрнең сәбәпчесенә әйләнә.
Җавап: __________.
3 |
Рус теле аша кергән грек алынмасы булган җөмләне билгеләгез.
1) Кешеләрнең табигатькә йогынтысы нинди нәтиҗәләргә китерәчәген экологлар алдан әйтә ала.
2) Табигатьтә иң көчле һәм иң акыллы җан иясе – Кеше.
3) Шуның белән иген басуларын корткычлардан саклыйлар икән.
Җавап: __________.
4 |
4‒9 нчы җөмләләрдән чама санын табып языгыз.
Җавап: __________.
5 |
7‒10 нчы җөмләләрдән кушу юлы белән ясалган күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.
Җавап: __________.
6 |
20‒23 нче җөмләләрдән синонимнар кергән җөмләнең санын күрсәтегез.
Җавап: __________.
7 |
6‒9 нчы җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге рәвешне табып языгыз.
Җавап: __________.
8 |
4‒9 нчы җөмләләрдән кире сүз тәртибе кулланылган җөмләнең санын языгыз.
Җавап: __________.
9 |
16 нчы җөмләдә тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгесе куела? Сүз белән языгыз.
Җавап: __________.
10 |
14 ‒19 нчы җөмләләрдән аналитик төрдәге иярчен җөмләсе булган кушма җөмләнең санын языгыз.
Җавап: __________.
III бүлек
2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, (11.1 яки 11.2) биремен үтәгез. Яза башлар алдынна, биремнең номерын күрсәтегез. |
11.1 Табигатьтә иң көчле һәм иң акыллы җан иясе – Кеше. Билгеле инде, үзе яши торган йортына – табигатькә ул һич тә зыян китерергә теләми. – җөмләләрендә әйтелгән фикер белән килешәсезме? Шул турыда языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез, яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениены чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен ноль балл куела.
11.2 Татар халкында «Үзе утырган агачка балта чабу» дигән әйтем бар. Син аны ничек аңлыйсың? Текстка бәйләп аңлатыгыз.
«Чыпчыклар үзләре ашлык бөртекләрен бераз чүпләсәләр дә, балаларына һич тә бөртек ашатмыйлар, ә басудагы шул корткыч бөҗәкләрне, аларның личинкаларын ташып ашаталар» дигән җөмлә сездә нинди фикер тудыра?
«Экологияне өйрәнү ни өчен кирәк?» темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан бер мисал, үзегезнең тормыш тәрибәсеннән бер мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен ноль балл куела.
Җаваплар
Текст буенча эш |
||
Төп проблемалар |
Автор позициясе |
Укучы нәтиҗәсе |
11.1 Кеше – көчле һәм акыллы җан иясе. Табигатькә ул һич тә зыян китерергә теләми. |
Кеше кайвакыт, үзе дә уйламыйча, табигатькә зыян китерәТабигатькә зыян килмәсен өчен, кешеләр аңа һәрвакыт сак карарга, алдан уйлап эш итә белергә тиешКеше һәрвакыт акыл белән эш итәргә тиеш. Ул үзенең көчле, акыллы зат икәнен табигать белән эш иткәндә күрсәтергә тиеш. Юкса, кешенең акылы үзенә каршы эшләячәк11.2. «Үзе утырган агачка балта чабу».
«Экологияне өйрәнү ни өчен кирәк?»
Кеше, табигатькә саксыз карау нәтиҗәсендә, үзе дә зыян күрә.Кешеләр – табигатьнең бер өлеше. Экологик бәла Кешенең үзенә дә яный. Чөнки Кеше үзен-үзе агулый, киләчәген юкка чыгара.Табигатьтә бар да тәртип белән яши, чыпчыклар да балаларына агулы ризык ашатмый, ә кеше үзен-үзе агулый. Кешеләр, Җирнең киләчәге хакына, табигать белән бердәм яшәргә өйрәнергә тиеш. Экологлар кешеләргә табигатьне саклауда ярдәм итә алалар. (юлларын күрсәтергә)
II вариант
I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз. |
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз. Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез. Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Дим буенда
Мусаның Мәскәүдә яшәгән чагы булып, ялга да шуннан килгән иде.
Без Мусаны көн саен гына түгел, көненә берничә мәртәбә күрә идек. Ул беркемгә карата да үзен эре тотмый, теләсә кем белән ихластан сөйләшә, шаяра. Җәлилне бигрәк тә яшьләр яраттылар, чыгу белән аны әйләндереп алалар. Аның һәрвакыт көлемсерәгән төсле ачык, мөлаем йөзе, киң күңеллелеге ирексездән һәркемне үзенә тарта иде. Җәлил сөйләгәндә ашыкмый, шаян табигатьле булса да, тавышы басынкы, үзе кешегә сабыр караш белән карый, кешенең сүзен тыңлап бетергәч кенә, көлемсерәп җавап кайтара.
Бер ай бергә булган арада аның уенчак характеры башкаларга да йоккандай булды. Ул, кая гына барса да, һәрвакыт халык уртасында иде.
Бервакыт шулай санаторий алдында җыелган ял итүчеләр Мусадан үз шигырьләрен укуын сорадылар. Ул һич ялындырып тормады.
Аның шигырь укуы да оста, хәрәкәтләре матур һәм урынлы иде. Башлап үзенең шул елларда язылган “Дим кызына” дигән шигырен укыды. Бу – тирән хисле һәм мәхәббәт аңкып торган көчле шигырь барыбызга да ошады. Без аны күмәкләп алкышладык.
Җәлил шигырьне, җырны, әдәбият һәм сәнгатьне чиксез ярата һәм үзенең янындагы кешеләрне дә сиздермәстән шуның белән сихерли иде. Ул үзенең һәм башка шагыйрьләрнең, язучыларның әсәрләрен берсен дә карап укымый, күңеленнән сөйли торган иде. Муса Җәлил әле дә минем күз алдымнан китми. (Х.Маннан, «М.Җәлил турында истәлекләр», изложениеләр җыентыгы, Казан: «Мәгариф», 2010, 32‒34 б., 195 сүз)
Микротемалар өчен сораулар:
1. Ни өчен ял итүчеләр Муса Җәлилгә тартылалар?
2. Җәлилнең шигырьне, җырны, әдәбият һәм сәнгатьне чиксез яратуы кешеләргә ничек тәэсир итә?
II бүлек
Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез. |
1) … Ә менә үлгәннән соң, халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар. 2) Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлгәннән соң яшәргә хокук алам. 3) Чөнки минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәремне дә басып чыгарырлар. 4) Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? 5) Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени? 6) Шуннан инде мин болай уйлыйм:
7) «Әгәр мин Ватан сугышында батырлык күрсәтеп һәлак булам икән, бу үлемне һич тә начар дип әйтеп булмаячак. 8) Ник дисәң, кайчан да булса, табигать законнары нигезендә, минем гомерем барыбер бетәргә, минем тормыш җебем барыбер өзелергә тиеш бит. 9) Әгәр сугышта үтермиләр икән, түшәктә ятып үләрмен. 10) Дөрес, ул чагында мин, бәлки, яшь булмам, картаеп үләрмен, һәм ул көн килеп җиткәнчегә кадәр калган утыз-кырык ел эчендә мин бик күп яхшы әйберләр тудыра алырмын, җәмгыятькә байтак кына файдам тияр. 11) Бу, билгеле, дөрес нәрсә. 12) Күбрәк яшәү, күбрәк эшләү ул <…> җәмгыятькә күбрәк файда китерү. 13) Шуңа күрә без үлемнән курыкмыйбыз, дип әйтәбез икән, бу – без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер, дигән сүз түгел әле, һич алай түгел. 14) Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез, һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. 15) Әгәр дә синең үлемең кирәк икән (Ватан өчен сугышта) һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем картлык көннәреңә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән (ягъни әһәмияте белән аңа тиң икән), мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга һичбер сәбәп юк”.
16) Әгәр менә шулай уйласаң – мин шулай уйлыйм – үлем һич куркыныч түгел. 17) Ләкин без шулай уйлап кына калмыйбыз, без моны шулай тоябыз, шулай хис итәбез. 18) Бу инде бу нәрсә безнең холкыбызга, каныбызга сеңгән дигән сүз…» (М.Җәлил, «Көндәлек битләреннән», Мәктәп китапханәсе сериясе, XXXI том)
2-10 нчы биремнәрнең җавабы сүз яки сан белән булырга мөмкин. Башта җавапларны текст өстендә язып чыгыгыз, соңыннан 1 нче номерлы бланкка күчерегез. Җаваплар язганда БУШ АРА КАЛДЫРЫЛМЫЙ,ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ КУЕЛМЫЙ,БАШКА ӨСТӘМӘ СИМВОЛЛАР ЯЗЫЛМЫЙ. Хәрефләрне һәм саннарны бланктагы үрнәккә карап языгыз. Һәр символ аерым шакмакка языла. |
2 |
8 нче җөмләдә рәт гармониясе сакланмаган ничә сүз кулланылган, сан белән күрсәтегез.
Җавап: __________.
3 |
3 нче җөмләдән күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләрдән торган сүзтезмәне табып языгыз.
Җавап: __________.
4 |
13‒15 нче җөмләләрдән шарт фигыльләр кергән җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә күрсәтегез.
1) Шуңа күрә без үлемнән курыкмыйбыз, дип әйтәбез икән, бу – без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер, дигән сүз түгел әле, һич алай түгел.
2) Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез, һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз.
3) Әгәр дә синең үлемең кирәк икән (Ватан өчен сугышта) һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем картлак көннәреңә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән (ягъни әһәмияте белән аңа тиң икән), мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга һичбер сәбәп юк.
Җавап: __________.
5 |
11‒13 нче җөмләләрдән дәрәҗә белән төрләнгән рәвешне табып языгыз.
Җавап: __________.
6 |
10 нчы җөмләдән чама санын табып языгыз.
Җавап: __________.
7 |
9 нчы җөмләнең төрен күрсәтеп языгыз.
Җавап: __________.
8 |
7‒9 нчы җөмләләрдән стилистик максаттан үлү сүзенең синонимнары кулланылган җөмләләрнең санын языгыз.
1) Әгәр мин Ватан сугышында батырлык күрсәтеп һәлак булам икән, бу үлемне һич тә начар дип әйтеп булмаячак.
2) Ник дисәң, кайчан да булса, табигать законнары нигезендә, минем гомерем барыбер бетәргә, минем тормыш җебем барыбер өзелергә тиеш бит.
3) Әгәр сугышта үтермиләр икән, түшәктә ятып үләрмен.
Җавап: __________.
9 |
12 нче җөмләдә нинди тыныш билгесе куела? Сүз белән языгыз.
Җавап: __________.
10 |
Соңгы абзацтан тезмә кушма җөмләнең санын языгыз.
Җавап: __________.
III бүлек
2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, (11.1 яки 11.2) биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез. |
11.1 Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени? – герой- шагыйрь Муса Җәлилнең сугыштан язылган хатында әйтелгән шушы фикере белән килешәсезме? Шул турыда языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез, яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениены чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен ноль балл куела.
11.2 Сез ничек уйлыйсыз, Муса Җәлил өчен үлемсезлек нәрсә ул? Текстка бәйләп аңлатыгыз.
«Әгәр мин Ватан сугышында батырлык күрсәтеп һәлак булам икән, бу үлемне һич тә начар дип әйтеп булмаячак» дигән җөмлә сездә нинди фикер тудыра?
«Батырлык нәрсә ул?» темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен укылган тексттан бер мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән бер мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениены чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен ноль балл куела.
Җаваплар
Биремнәр саны |
I вариант |
II вариант |
2 |
3 |
3 |
3 |
1 |
басып чыгарырлар |
4 |
ике-өч |
1, 3 |
5 |
шулкадәр |
күбрәк |
6 |
21 |
утыз-кырык |
7 |
бик күп |
иярченле кушма җөмлә |
8 |
6 |
3,4 |
9 |
сызык |
сызык |
10 |
18 |
17 |