“Утырып уйлар уйлар өчен, Үскән икән буйларым”

  №53     

(Туфан ага Миңнуллин турында уйланулар)

Гөлүсә КӘБИРОВА,

Яшел Үзән районы Ачасыр төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Төрле жанрларда үзенә генә хас осталык белән иҗат итеп гаять бай мирас калдырган бөек әдибебез Туфан Миңнуллинны шәхес буларак аңлар өчен, аның “Утырып уйлар уйладым” дигән баш астында чыгып килгән көндәлекләр тупланмаларын укырга кирәк. Алар күп сандагы аерым-аерым хикәятләрдән тора. Аларның тематикасы тормышның үзе кебек үк күпкырлы, чуар, катлаулы. Бер дә арттырмыйча, бер дә киметмичә, автор үзе күргәннәрен, үзе кичергәннәрен ничек бар шулай итеп язып барган.

Тупланмаларны “әти” һәм “әни” дигән хикәятләр ачып җибәрә. Бу – табигый, чөнки аларда классик дәрәҗәгә күтәрелгән язучы уйлануларының башлангычы, төп нигезе ачык күренә. Бөтен татар халкы өчен гыйбрәтле башлангыч бу. Әтисе Казанда эшче гаиләсендә туа. Иделдә бурлак булып та йөри. Заманына күрә әйбәт кенә белем ала. Дөнья куа торгач, Кама Тамагындагы авылга килеп төпләнә. Уллары Туфан 1935 елда дөньяга килә. Аңа бу исемне әтисе куша, чөнки шагыйрь Туфанны ярата торган була, үзе дә соңгы көннәренә чаклы шигырьләр яза. Габдулла абый гомере буе гадел хезмәт белән яши. Намуслы зат буларак, үз хакын беркайчан да дауламый, барына да риза булып яши. Ялынырга, соранырга аңа горурлыгы ирек бирми. Әнисе, ир балалар арасында үскәнгә, ирләр холкы, ирләр тәвәккәллеге белән яши.

“Печәнне ул оста парикмахерлар сокланырлык итеп чаба иде, атны ул җиксә, иң йолкыш ат та тәртә арасында көяз булып күренә иде”; “Ул әдәби, фәнни китаплар укып, философик категорияләр белән фикер йөртми иде”; “Философиясе бик гади аның: “Ил алдында хур булма, кеше көлдермә, яманатың дөньяга чыкмасын” – аның безне тәрбияләүдәге төп принциплары шул булды. Аның өчен яхшылык эшләү гап-гади, табигый бер нәрсә иде. “Ул үзенең ире үлемен кабул итә: “Бәхетең булган икән, миннән алда үлдең. Мин алдан үлсәм, йөрер идең кая барып бәрелергә белмичә” дигән сүзләрендә үлеп ярата белүнең нәрсә икәнлеге яшеренгән.

“Пәһлеван” дигән хикәяттә язучының үзендә әти-әнисеннән күчкән холык сыйфатларын күрәбез. Дөньяның бөек язучылары Драйзер, Горький, Лондон шикелле, Туфан да үзенең олы бәхетенә авыр хезмәт аша ирешә. “Без Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесена килгән егетләр, барыбыз да акчасызлар идек”, – дип яза ул. Бу хәлдән чыгу өчен, Туфан эш эзләргә тотына. Ул үҗәтлек белән үзенең максатына ирешә. ВЛКСМның Мәскәү шәһәр комитетына барып керә, үзенең фикерләрен гаять үтемле итеп ярып сала һәм секретарьның ихтирамын яулап ала: “Үтенеч языгыз, без акчалата ярдәм күрсәтербез. Арзанрак бәягә пальто, костюм, аяк киеме алырга җитәр, – ди секретарь. Туфан үзе үтенеч язудан баш тарта: “Мин гарип-гораба түгел, акчаны эшләп таба алам”, – ди. Хәер итеп бирелгән акчадан баш тартучы бу егет секретарьга бик ошый. Ул Туфанны иң авыр эшкә – ит комбинатына йөк ташучы итеп урнаштыра, авыр йөкләрне күтәреп йөртү гаять авыр була. Хәлдән тая. Үзеннән көләләр. Ләкин Туфан гарьлегенә чыдаша алмыйча эчтән еласа да, башланган эшне ташламый. Үҗәтлек белән дәвам итә һәм бу эштә дә иң намуслы кеше булып чыга.

Әйе, Туфан гомере буе утырып уйлаган хәлдә яши. Уйлары ил турында, кеше турында. Күпме зур эшләрне үз җаваплылыгына алган ул. “Бурыч түләү” хикәятендә мондый юллар бар: “Йокларга яткач та мин үзем белән үзем шактый вакыт бәхәсләшеп ятам. Кануннар колы булган кеше яхшылык эшли алмый, чөнки куркак була”.

Халкыбыз Туфанны гел депутат итеп сайлады. Туфан халыкның барлык гозерләрен иң югары мөнбәрдән ирештерде. Күңеленә кереп кадалган бер гозер турында (1989 елда, ягъни ул СССР Верховный Советы депутаты булып торган чакта) “Хат” дигән хикәятендә бик ачынып яза. Мескен бер карчыктан килгән хатны Туфан безне изгән системага гаепләү акты дип саный.

Туфанның һәр әсәре ил турында йөрәгенең бөтен күзәнәкләре белән тирән уйланулар нәтиҗәсендә туган. Шуңа күрә дә ул әсәрләрен бик тиз яза торган булган. Атаклы “Әлдермештән Әлмәндәр”не унике көндә ак кәгазьгә төшереп куйган. Драматург болай яза: “Әсәрне беренче тапкыр ниндидер уңай белән Мәскәүдән килгән язучыларга укыдым. Ошаттылар. Фикер алышуда кызыклы киңәшләр дә бирделәр. Татарстан Мәдәният министры урынбасары, мәсәлән, Әлмәндәрне Социалистик Хезмәт Герое итәргә кирәк дигән киңәш тә бирде. Нәчәльство сүзенә буйсынып, Әлмәндәрне Социалистик Хезмәт Герое итсәм, үлемсез Әлмәндәрне үз кулым белән үтергән була идем”.

“Әлмәндәрнең прототиплары тормыш эчендә кайнаган, Туфанны сокландырган гап-гади авыл картлары: әнисенең өлкән абыйсы “Яшь бабай”. “Яшәүнең тәмен белеп, кызык итеп яшәде яшь бабай. Картая белми, дип әйтәләр иде аның турында. Туксанга аз гына җитмичә дөнья куйды яшь бабай. Картая белмәүчеләрдән тагын бер бабайны күздә тоттым мин “Әлдермештән Әлмәндәр”не язганда. Гыйльми бабай иде ул. Туксаннан узды шикелле. Җыен юк-барны сөйләп кеше көлдерүче әкәмәтрәк кеше иде инде. Аның юк-бар сүзләрен бөтенебез дә рәхәтләнеп тыңлый идек, чөнки ул сөйләгәннәрнең төбендә мәгънә ята иде. Мәхмүт бабай бар иде тагын, Минһаҗ бабай …”

“Әлдермеш, Әлмәндәр – борынгы татар авылларының исеме. Алар тирән символик мәгънәгә ия. Гомумиләштереп әйткәндә, Әлмәндәрнең үлемсезлеге – милләтебезнең үлемсезлеге ул.

“Утырып уйлар уйлар өчен ,

Үскән икән буйларым”,

дигән җырны халкыбыз бер юаныч итеп җырлый. Уйлар Туфанның төп уйларын качыра. Туфан җиңелә белергә дә өйрәнә. “Җиңелергә өйрәнү җиңүгә илтә, һәрбер җиңү – ул инде яшәү”, – ди. “Төнге уйлар” тупланмасында язучының афоризмнарына урын бирелгән: “Уйлаган саен уй туа, уй туган саен сораулар арта”, “Эчкән кеше кеше түгел ул, ә күләгә генә. Ә күләгә эш эшли белми”.

“Күңелдәге эзләр” хикәятендә Туфанның бөтен ярсуларының хикмәтен ачып күрсәтүче малай эпизоды бар. Туфанның VI класста укыган чагы. Класс җитәкчесе Мөршидә апа аны район үзәгенә шигырь сөйләү өчен олимпиадага алып барырга вәгъдә итә. Ләкин көне җиткәч, Туфанны калдырганнарын белмәгән. Йомгаклау концерты турында малай өйлә авышкач кына белә. “Һәм кышның салкын көнендә, әти-әнигә әйтеп тормыйча, бер кат юка ыштан кигән килеш, мамыгы оешып беткән бишмәт белән шарф-фәләнне әйткән дә юк инде, район үзәгенә чыгып йөгердем. Унбиш чакрым. Җылый-җылый йөгердем. Клубка ничек барып кергәнемне хәтерләмим инде. Мөршидә апаның мине күргәч ахылдавы һәм безнең авыл егетләрен ачуланганы гына истә калды. Концерт узды. Мин сәхнәдә йөгереп йөри-йөри “Ятим тай” дигән озын шигырьне сөйләдем.

Концерттан соң фатирларга урнаштырдылар. Мөршидә апа мине үзеннән калдырмады. Без кунарга тиеш фатир салкын иде. Мөршидә апа үзенең пальтосын ябынып ятты, мине куенына алды. Шунда җылынып йокладым. Һич онытылмас вакыйга. Укытучы апалар, бигрәк тә аларның чибәрләре, рәхимлеләре безнең өчен фәрештә иделәр. Бәлки, шуңадыр да минем язмышым миңа рәхимле иде”.

Азнакай якларында кечкенә бер авылда йоклап яткан III класс укучысы Нәҗибә Ихсанова нәкъ менә Туфанның насыйп яры булгандыр.

“Ватан каян башлана?” хикәятендә Туфан, Татарстаннан китеп, Лондон театрында хезмәт иткән мәшһүр биюче Рудольф Нуриевның аянычлы язмышы турында уйланып, шундый нәтиҗә ясый:

“Әгәр дә Нуриевның күңелендә Казан яки Уфа яшәсә, рухи таянычы, үзенең халкы булса, ул Ватанына кайтып егылыр иде дә, җирләгез мине монда, ата-бабаларым җиренә. Салыгыз бер балет мәктәбе, кушыгыз ул мәктәпкә минем исемне дисә, аның исеме озаграк сакланыр иде дә, татар балалары ул салдырган йортта бөек татардан үрнәк алып, аның данын тагын да күтәрерләр иде”.

“Нәсел” хикәятендә үз нәселеңне биш бармагың кебек белү, аның белән горурлану турында языла. Югала барганга бик борчыла. Нәсел белән горурлану үз-үзеңне тәрбияләүнең иң камил формасы дип саный. Туфан милләтебездә борынгыдан килгән әдиплелекне саклап калу өчен гомере буе көрәште. “Миннән теләсә ничек көлсеннәр, надан, аңгыра, томана дисеннәр, әмма мин театр сәхнәсендә үзебезнең “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”ләребезне Европада язылган бер генә пьесага да алыштырмыйм”, – ди ул.

Туфанның “Агыйдел”, ”Сандугач” дигән җыентыклары да бар. Аларда халыкның шул исемнәр белән башланган кыска җырлары тупланган. Ничек итеп җыеп бетерде икән ул аларны?! “Тау” сүзе кергән кыска җырларны да туплаган ул, ләкин чыгарырга өлгермәгән. “Тау һәм татар” хикәятендә Туфан кызыклы ачышлар ясый. Татарлар гасырлар буе далада яшәгәннәр дип язалар, минемчә, алар таулы төбәкләрдә дә гомер кичергәннәр, чөнки таулар турында борынгы җырларыбыз бик күп, – ди ул.

Туфан юморы – хикмәтле юмор, анда шаянлык белән моңсулык бергә кушылган. “Пенсия кенәгәсе алгач” хикәяте мондый юмор белән башлана: “Бүген райсобестан пенсия кенәгәсе – картлык турында таныклык алып чыктым. Үзем урам буйлап атлыйм, үзем юлымның ахырын күрәм сыман. Юл читенә килеп төртелермен дә, дөньясына кул селтәп, мәңгелеккә ял итәргә утырырмын кебек. Пенсия билгеләделәр инде миңа – 243 сум. Алла Пугачева Әлмәткә килә икән. Концертына билет бәясе 250 сум, ди. Димәк, мин татарның әзме-күпме күзгә күренерлек язучысы – ул концертка бер айлык пенсиямне түләп керә алмыйм”.