Икмәк – яшәү терәге

 №53

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль)

Мәүлия ГАЛИУЛЛИНА,

Балык бистәсе Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

– игенчеләр хезмәтенә, икмәккә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһаз: маскалар, ашлык бөртекләре, сөлге белән түгәрәк ипи, проектр.

Шөгыль барышы

Татар халык көе “Чайкала иген кырлары” әкрен генә уйный.

Тәрбияче. Хәерле көн балалар, әти-әниләр.

Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем дә төчкелтем

Бар нәрсәдән дә өстен.

Тастымал өстенә куелган түгәрәк ипине кулына алып тәрбияче сөйли.

Әйе, бу – икмәк. Кулымда хуш исле, күпереп пешкән, кадерле дә, мәртәбәле дә, олугъ та булган галиҗәнап түгәрәк Икмәк! Ул – тормыш падишаһы. Изге туган туфракта күкрәп үскән, батыр, горур ир-егетләребез урып-җыйган, мәрхәмәтле, булдыклы хатын-кызларыбыз, аналарыбыз куллары аша үтеп өстәлгә килгән Ипекәй! Нинди тәмле! Нинди туклыклы, бәрәкәтле син! Нинди генә ризыклар куелса да, синнән башка табынның яме дә, тәме дә юк. Ул тормышыбыз муллыгын раслый.

Халкыбыз элек-электән икмәкне изге күргән. Аның турында күпме мәкальләр әйткән. Әйдәгез, шуларны искә төшерик әле.

1. Икмәк – ил тоткасы.

2. Ипине кадерсезләмә – үзең кадерсез булырсың.

3. Ипине әрәм-шәрәм итү – зур гөнаһ.

4. Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый.

5. Икмәкнең валчыгы да бездән олы.

6. Тырыш кеше икмәк тапкан, ялкау ач калган.

7. Икмәк – табын кояшы.

8. Ипекәйгә тел тидермә – телең корыр.

9. Икмәк алтыннан кыйммәт.

Тәрбияче. Айнур, 2 нче мәкальнең эчтәлеген ничек аңлыйсың?

Айнур. Кыргый икмәкне моннан 15 мең еллар элек табигатьтән иң элек хатыннар табып алалар. Чөнки ирләр ауга йөргәннәр, кыргый хайваннар тотканнар, үстергәннәр, ә хатыннар ашарга ярарлык төрле үләннәр, тамырлар җыйганнар. Шулай итеп, бодай, арпа, кукуруз кебек икмәк азыкларын алар табалар, алар шуларны игәргә ярарлык культура хәленә китереп, тормышка кертеп җибәрәләр. Үзләренең гаиләләрен туйдыралар. (Бөртекле тартмаларга игътибар ителә.)

Тәрбияче. Алар кайсы бөртекләрне икмәк пешерүдә кулландылар икән, әйдәгез, әйтеп карыйк әле.

“Исемен дөрес әйт” дидактик уены.

Тәрбияче. Элек-электән үк икмәкле йорт – нурлы йорт саналган. Һәм шуңа күрә дә борынгы бабаларыбыз ризыкны алтын-көмештән, якут таштан, зөбәрҗәтләрдән һәм асылташлардан да өстен санап: “Алтын тавы башында утырып та, ачка үлүең бар”, – дигәннәр.

Балны-майны, әфлисун, мандаринны, җиләк-җимешне көн саен ашап кара әле. Бер көн, күп булса ике көн ашыйсың. Ә ипекәйне, бәрәңгене, сөтле чәйне көн саен ашап эчсәк тә, беркайчан да туйдырмый. Алар көн саен тәмле, кирәк. Ана кебек, Ватан кебек. Шулардан да татлы ризык, ләззәтле эчемлек бармыни дөньяда? Элек әниләребез үзләренең гаиләләрен мичтә үзләре пешергән икмәк белән сыйлый торган булганнар. Дөньялар үзгәргән, хәзер ипине кибеттән генә сатып алабыз. Ләкин кайбер гаиләләрдә бу гадәт сакланып калган әле.

Физкульт минут “Ак калач”.

Тәрбияче. Таң атып, көн туды исә, безнең һәркайсыбыз ипи кирәксенә башлый. Аннан башка хәрәкәт тә, хезмәт тә юк. Ул – яшәү чыганагы. Аңа багышлап, күпме шигырьләр иҗат иткәннәр, күпме әкиятләр язганнар. Без дә бүген “Алтын бөртекләре” шигырен сәхнәләштердек.

Гөлфинә. Әй, ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Ләйлә (икмәк тотып баса). Ярый, мин сөйлим сезгә:

Үзем – хезмәт җимеше.

Үстерде мине кеше,

Исеме аның – игенче.

Гөлфинә. Игенче, игенче, үзегезне күрикче.

Игенче. Әйе, мин ул – игенче,

Мин аны үстерүче.

Тик түгел үзем генә,

Ипекәйне үстерүдә ярдәм иттеләр миңа.

Җирне шәпләп сөрергә эшче трактор бирде.

Эшче. Мин – эшче. Әйе, игенче дуска мин дә ярдәмгә килдем.

Трактор җирне сөрде, мамык кебек иттерде.

Ак халатлы апалар бөртекләрне тикшерде.

Җир–Анага ярдәмгә ашламаларын бирде.

Җир-Ана. Мин – Җир–Ана бөртекне үз куенымда үстердем.

Җылыттым, туендырдым.

Кояш та аңа көч бирде, нурларга коендырды.

Кояш. Әйе, мин – Кояш, җәй буе игеннәргә су сиптем.

Алтынсу төс йөгерттем.

Ярдәм итте яңгыр да, шифасын бирде кырга.

Яңгыр. Мин – яңгыр, үз вакытында кичекми килеп җиттем.

Дөрес, нык ярдәм иттем.

Җил дә миңа булышты.

Җил. Мин – җил, аларны сөеп, гел назлап, сыйлап истем.

Игеннәр һаман үсте.

Башаклары тулышты, гәрәбә кебек пеште.

Игенче. Нәкъ алтын кебек булды.

Кояш. Талгын җилдә тын гына дулкынланып утырды.

Эшче. Аннан комбайн килде.

Бөртекләрне түкми-чәчми, урып-җилгәреп бирде.

Җил. Аннан игенче аны тегермәнгә төшерде.

Пешекче. Ә мин ипи пешердем.

Миннән кибетче алды, киштәгә тезеп салды.

Кибетче. Миннән сезгә килде ул.

Гөлфинә. Менә нинди озын юл үткән икән ипекәй!

Инде белдем, рәхмәт сезгә, рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи – хезмәт җимеше, мин белермен икенче.

Рәхмәт сезгә уңган куллы абыйлар һәм апалар.

Уңган куллы кешеләргә ипекәй ашаталар.

Тәрбияче. Икмәк булса, җыр да була, дигән безнең халкыбыз. Тырышып эшләгәннәр, җыр белән күңел ачканнар, аруларын онытканнар.

“Икмәк кадере” җыры (Ф.Рәхимгулова сүз., К.Әхлиуллин көе) башкарыла.

Бүгенге шөгыльдә сезнең күңелләрегезгә изге бөртекләр салынды. Әгәр сезнең күңелләрдә шул бөртекне кабул итәрлек җирлек булса, ул шыта башлар, тамыр җибәрер, сабак чыгарыр, яфрак ярыр, чәчәк атар һәм җимешләрен бирер. Ә ул җимешләрнең исеме:

И – игелек

М – мәрхәмәт

А – акыл

Н намус

Җаны юк бит алтын-көмешләрнең,

Бөртекнең бит аның җаны бар.

Кояшкайның газиз баласы ул,

Җир-ананың анда каны бар.

Гәрәбәдәй сары шул бөртектә

Аналарның бәхет-шатлыгы,

Сабыйларның шаян көлүләре,

Игенченең намус аклыгы.