Укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү

№52

Сәлимә ЮНЫСОВА,

Биектау районы мәгариф бүлеге методисты

Һәр бала үзенчә талантлы.  Аның сәләтен, мөмкинлекләрен ачу, үстерү һәм тормышта кулланырга өйрәтү – бүгенге мәктәпнең төп бурычларыннан берсе.

Укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү түбәндәге этаплардан тора:

  1. Аерым фәннәр буенча сәләте һәм кызыксынуы булган укучыларны ачыклау. Аларга сәләтенә, кызыксынуына карап, дөрес юнәлешне (фәнне) сайлату. Бу эшне, әлбәттә, түбән сыйныфлардан ук башларга кирәк.
  2. Укучыларны олимпиада хәрәкәтенә кертү. Укучыларны мәҗбүри рәвештә олимпиадада катнаштырып булмый. Аларны күбрәк кызыксындыру өчен, укытучының үз фәнен камил белүе, остаз гына түгел, укучы өчен абруйлы  киңәшче булуы, өстәмә вакытын кызганмавы мөһим.
  3. Олимпиадага әзерлек.

Фән олимпиадаларында катнашу укучыларга аерым фәннәр буенча белемнәрен тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Укытучы һәрбер сыйныфта үз фәне буенча кызыксыну һәм башкалардан яхшырак нәтиҗәләр күрсәткән 3 – 5 баладан торган төркем булдыра. Әлеге төркем белән дәресләрдән тыш өстәмә шөгыльләнү кирәк була.

Төп таләпләр:

  • укучыларны әзерләү уку елы башыннан ук башланырга тиеш;
  • теория бирүгә түгел, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә күбрәк игътибар итәргә кирәк;
  • һәрбер балага индивидуаль якын килү;
  • диагностика үткәрү;
  • баланы  логик фикерләргә, эзләнү эшчәнлегенә, белемнәрне стандарт булмаган ситуацияләрдә кулланырга  өйрәтү.

Олимпиада – бер тапкыр гына үткәрелә торган чара түгел, еллар дәвамында планлаштырылган һәм системалылык  таләп ителгән тынгысыз хезмәт. Укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү эзлекле план буенча башкарылырга тиеш:

  • норматив-хокукый документларны өйрәнү;
  • аерым предмет буенча укучыларның мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан анкета үткәрү;
  • укучыларны олимпиадага әзерләү буенча программа төзү;
  • факультатив, сайлап алу курслары оештыру;
  • фән атналыгы кысаларында  мәктәп олимпиадалары, бәйгеләр,  брейн-ринглар һ.б. оештыру;
  • дистанцион олимпиадаларда катнашу;
  • муниципаль һәм республика  олимпиадаларында катнашу;
  • педагогик кадрлар белән эш: тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинар, түгәрәк өстәлләр һ.б.  үткәрү;
  • ата-аналар белән эш:  «Сәләтле балаларның психологик үзенчәлекләре» кебек темаларга лекцияләр, әңгәмәләр үткәрү;
  • мониторинг алып бару.

Фән олимпиадаларында катнашу укучыларга:

• мәктәп, район, хәтта республика данын якларга мөмкинлек бирә, патриотик хисләр  тудыра;

• түбән сыйныфлардан ук фән белән кызыксыну уята;

• олимпиада биремнәренең кайбер өлешләре («Кенгуру», КИТ, «Русский медвежонок», «Зирәк тиен») тест формасында бирелеп, укучыларны тест белән эшләргә өйрәтә, БДИга әзерләү өчен ярдәм итә;

• һәрбер катнашучы, сертификат, диплом белән бүләкләнеп, портфолиосын тулыландыра.

Сәләтле балалар белән эшләүдә күптөрле алымнар кулланырга мөмкин. Тырышып, үз вакытыңны кызганмыйча эшләсәң генә, укучыларыбыз зур нәтиҗәләргә ирешер.