Сызылып таң атканда…

№51

(Бөек Җиңүнең 71 еллыгына  багышланган  кичә)

Әлфия ШӘНГӘРӘЕВА,

Ч.Айтматов исемендәге Кукмара татар гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

(«Таң атканда» көе  уйнала һәм түбәндәге сүзләр әйтелә: «1941 ел, 22 июнь. Ул көнне дә сызылып кына таңнар атты».)

1 нче күренеш.

(Җәй. 1941  елның 22 нче июне. Кояшлы, матур көн. Чәчәкле болында кечкенә  дуслар очраша.)

1 нче бала  (шатланып җырлый-җырлый чыга).

Кояшлы ил – безнең ил, безнең ил,

Күге аның гел аяз, гел аяз.

2 нче бала (икенче яктан килеп чыга, җырны дәвам итә).

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз,

Чәчәк алып килә яз.

Икесе бергә  (кулга кул тотынышып җырлыйлар).

Кыш китерсә Кыш бабай.

Чәчәк алып килә җәй,

Чәчәк алып килә җәй.

1 нче бала.  Исәнме, дустым!

2 нче бала.  Исәнме!

1 нче бала.   (соклану хисләре белән).  Нинди матур кояшлы көн!

2 нче бала.  Болын тутырык аллы-гөлле чәчәкләр! (Чәчәк җыя.)

1 нче бала.  Әйе шул, бигрәк матурлар!

2 нче бала   (дустына чәчәкләр бирә). Ә менә бу матур чәчәкләрне сиңа бүләк итәм, дустым!

1 нче бала.  Рәхмәт! (Ул да чәчәкләр өзеп бирә.)  Ә менә болары сиңа!

Икесе бергә   (чәчәкләр тотып, җырлый-җырлый бииләр.)

Сандугачлы урманы, урманы,

Чәчәкле болыннары, болыннары.

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары,

Безнең бәхет җырлары.

1 нче бала. Без сөенми, кем сөенсен: икебез дә уку елын  яхшы билгеләргә тәмамладык!

2 нче бала  (сөенеп). Әйе, Илзидә, быелгы җәйге каникулда рәхәтләнеп ял итәрбез әле.

(Йөгереп өч бала  килеп керә. Бик борчулы үзләре.)

3 нче бала.    Сезгә әниләрегез тиз генә өйгә кайтырга кушты.

1 нче бала.  Нәрсәгә икәнен әйттеләрме соң?

3 нче бала  (моңсу гына). Сугыш башланган, ди, кызлар.

2 нче бала.  Сугы-ы-ш???

1 нче бала.    Ә нәрсә соң ул, сугыш?!

3 нче бала.   Үзем дә аңлап бетермәдем. Ләкин әйбәт әйбер түгел бугай.  Әниләр  елыйлар да елыйлар.

1 нче  бала  (моңсу гына).  Әйдә, Илзидә, чынлап та, өйгә кайтыйк әле без.

2 нче бала.    Әйдәгез, кызлар, кайтыйк шул, әйдәгез…

1 нче бала.  Апаларга да әйтергә кирәк бу хәбәрне. Аларның бүген чыгарылыш кичәләре иде.

(Балалар моңсу гына чыгып китәләр.)

         2 нче күренеш.

(Мәктәптә  «Чыгарылыш кичәсе».  Укучылар вальс әйләнә.   Күңелләре шат.  Йөзләрендә елмаю. Кинәт бер егет йөгереп керә.)

Егет  (бик шомлы тавыш белән). Дусларым…  туктагыз…??!! (Көй өзелә. Барысы да аптырап туктап калалар.) Сугыш… башланган!..

Хәбәр салучы.

Туганнар, оланнар!

Аталар, аналар,

Энеләр, сеңелләр,

Абыйлар, апалар!

Куркыныч хәбәр бар!!!

Бу хәбәр бик хәтәр,

Буа ул сулышны –

Башланды зур сугыш:

Ул – Ватан сугышы!

Хатын-кыз.    

Авылларга кайгы булып килде хәбәр,

Балаларга кайгы булып керде хәбәр:

Ямьсез хәбәр!

Шомлы хәбәр!

Хәтәр хәбәр!

Аяз көндә яшен булып килде хәбәр,

Йөрәкләргә шомнар салып килде хәбәр:

Шыксыз хәбәр!

Комсыз хәбәр!

Хәтәр хәбәр!

Ил хыялын изәм диеп килде хәбәр,

Ил гомерен өзәм диеп килде хәбәр:

Яман хәбәр!

Кара хәбәр!

Хәтәр хәбәр!

(Сәхнәгә солдат киеме кигән  укучылар чыгып баса. Акрын гына «Герман көе» уйнала. Кулга-кул тотышкан егет белән кыз чыга.)

Кыз.

 Сиңа атап кулъяулыклар чиктем,

 Булсын диеп яшьлек бүләгем.

 Исән генә йөреп, сау гына кайт –

 Шулдыр, дустым, ихлас теләгем.

Егет.

 Китәм инде, гөлем, яу кырына,

 Кулъяулыгың – миңа бүләгең.

 Язмыш мине кайда ташласа да,

 Сезнең белән калыр йөрәгем.

(«Герман көе» ишетелә.  Ир-атлар җырлый.)

Биек икән тавыгыз,

Куе икән талыгыз.

Без китәбез, туганнарым,

Бәхилләшеп калыгыз.

Алтын микән, көмеш микән

Тальян гармун телләре.

Бөреләнде чәчкә атмады

Яшьлегемнең гөлләре.

Кояш чыга әйләнеп,

Ак болытка бәйләнеп.

Җиңү белән сау-сәламәт,

Кайтсак иде әйләнеп.

(Соңгы куплетны җырлаганда поезд тавышы ишетелә, һәм укучылар китеп бара. Ансамбль башкаруында «Солдатлар» җыры җырлана. Алга кечкенә балалар чыга. Шуларның берсе сөйли.)

Сабый бала. Инде бик күп абыйлар сугышка китте. Безнең әтине дә алдылар.

Әни әйтә:

Әтиең киткән чакта

Елап чаптың арба артыннан.

Әтиең сине кочагына алды

Төшеп шунда үзенең атыннан.

Өзгәләндең, ник китәсең, диеп

Кушмыйсың бит үзең сугышырга.

Мин дә барыйм әле, мин дә барыйм

Сугышларда сиңа булышырга.

  («Юксыну» җыры (С. Хәким шигыре,  Ш. Мәҗитов көе) башкарыла. Бер укучы Х.Туфанның   «Сугыш килеп җитте бу җиргә» шигырен яттан сөйли.)  

1 нче алып баручы. Сугышның беренче айлары гына. Ә шулай да кара кайгы китерүче солдат хатлары инде шактый өйләрнең ишеген шакып өлгерде. Алар арасында мәктәбебез укучысы – Камышлы авылы егете Миңлемөхәммәт Җәләевның Смоленск өчен барган сугышларда батырларча һәлак булуы турындагы хәбәр дә бар. Бу солдатның гаиләсенә язган хатыннан берничә юл:

«Сау бул, минем туган авылым,

Әти-әни, якын туганнар!

Сау булыгыз, мине моңлы итеп үстергән

Киң урамнар, елга, тугайлар!

Әти-әни, елашмагыз. Нык булыгыз. Без җиңәрбез. Без булмасак, башкалар җиңәр. Җиңәргә тиешбез!»

 2 нче алып баручы.  Мәктәбебез  укучылары  һәм укытучылары Әхмәт абый Вәисов, Харис абый Сәлимов, Фәйзи абый Һадиев, Зоя Максимовна Шалова ил азатлыгы өчен көрәшләрдә һәлак була. Менә 73 ел гомер аша Әхмәт абый безгә дәшә. Ул – аның 1942 елда Севастопольдән язган соңгы хаты: анда никадәр сагыну, йөрәк җылысы!..

(«Сагынам, дуслар, илкәйне» җырының көе фонында.)

«Шәфкатьле әнкәем, сөекле Әштием һәм күз нурларым Рафаэль,  Дамир, Фоат, Мараткаем! Сезгә  күңел түремнән чыккан сагынычлы сәламнәремне җибәреп, исәнлек-саулык белән шатлыкта күрешүебезне теләп калам. Бу хатны яңа шартларда Кара диңгез өстендә барганда язам. Сезгә барып җитәрме икән минем бу хатым?

Кичә – 19 майда – Новороссийскига чыгып киткәндә кайда китәсебез билгеле түгел иде. Бүген белдек. Севастопольне саклаучыларга  ярдәмгә барабыз икән. Димәк, исән-сау барып җитсәк, без дә тарихи крепость булып торган шәһәрне саклаучылар булырбыз. Намус белән көрәшербез, дошман тар-мар ителгәч кайтырга һәм сезнең белән күрешергә булсын. Безнең өчен артык борчылмагыз. Сәламәт булу гына кирәк. Сәламәт булсак, иншалла, озакламый күрешербез, чөнки фашист ерткычларының юк ителәчәкләре ачык. Бару юлы билгеле куркынычлы иде, ләкин күңел алай каушамый. Зур саклау астында хәрәкәт итәбез. Һавадан самолетлар тирә-яктан миноносец һәм сак кораблары бара. Кара диңгезнең көчле дулкыннарына карыйсың да уйга каласың: ай ярым вакыт эчендә кайларга барып кайларга җитмәдек. Җаваплы участокка киттек, хәерлесе шул булсын инде, башлар исән булсын, авыр җәрәхәтләрдән, чит илләрдә, диңгез суларында һәлак булудан бер ходай үзе сакласын.

 Кайсы фронтта булсак та, барыбер Ватан сугышында туган илне саклау хезмәтендә булачакбыз. Вәлиевлар, Нәҗиповлар белән  бергә өчебез «Кызыл почмак»та хат язабыз Эч пошканда сөйләшергә, киңәшләр белән уртаклашырга  ярый әле алар бар. Шулай бергә йөреп, исән-сау кайтырга язсын! Исән-сау шатлыкта күрешеп, утлар-сулар кичкәнче үз телем белән сөйләргә насыйп булсын. Дус иптәшләргә, күршеләргә – барчасына күп сәлам диярсез. Хәерле фатихада, изге теләктә булыгыз. Улкайларымның  һәркайсын минем өчен дә сөегез. Мараткаемның битләреннән минем өчен дә үбегез. Хатны әнкәйгә дә укып бирегез. Сезне өзелеп сагынып, Әхмәтегез.

20 май, «Абхазия» пароходы».

1 нче алып баручы. Мәктәбебез укытучысы хатыны Әшрәфҗамал апа ничә еллар бу хатны кадерләп саклаган. 4 ир баланы ялгызы аякка бастырган, һәр  баласы тормышта үз урынын тапкан. Өч оныгы безнең мәктәпне «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлады, югары белем алып, яхшы гына гаилә корып тормыш итәләр.

2 нче алып баручы.  1941 елның августыннан 1942 елның апреленә кадәр мәктәбебездә госпиталь була. Бу чорда вафат булган 9 кеше Туганнар каберлегенә күмелгән.  «Мәктәптә IX–X сыйныфлар юк, VIII сыйныфта нибары 10 гына укучы, 1944 елда 15 кешелек интернат ачыла, һәр балага мәктәп буфетыннан 50 г икмәк бирелә. Утынны укучылар үзләре әзерләшә. Тимер юлда кар көрәү, ремонтка кайтарылган итекләрне ташу белән шөгыльләнәләр», – дип искә ала мәктәпнең ул чактагы укытучылары.

(Госпиталь күренеше. Слайдлар күрсәтелә.)

1 нче алып баручы. (Кич утыру күренеше.) Сугыш елларында (кызлар кич утыруга чыга, утырып әзерләнеп куялар)  кумарлылар, фронт өчен 1 млн 260 мең сум акча җыеп, «Кукмара колхозчысы» дигән   самолетлар эскадрилиясе төзү өчен акча җибәргәннәр. Рәхмәт хаты алганнар. Кышкы  озын кичләрдә Җиңү көнен якынайту өчен эштән бушаган минутларында оекбашлар бәйләгәннәр. («Ташкыннар» драмасыннан «Гайнавал җыры» (Т.Гыйззәт шигыре, Җ.Фәйзи көе) башкарыла.)  

Кич утыручылар.

Бияләйләр, оекбашлар бәйлим

Балам сиңа озын кичләрдә.

Бик сагындык сине, тиз кайт инде,

Я юатчы кереп төшләргә.

(Улы тавышы ишетелә. Арттан солдат киемендә бер малай килә. Кич утыручылар аны күрми, күз алдына килгән кебек кенә була.)

Мин утыртып киткән өянкедән

Ишетәмен – кайнар чык тама…

Беләм, әни, мине сагынасың…

Хәбәр китерерләр… Сыктама…”

 Күз яшеңне көнгә күрсәтмә син,

Беләсең ич халык йоласын.

Ана елаганда кояш елар,

Еламасын кояш чыдасын.

2 нче алып баручы.

«Син көт, иркәм, мин кайтырмын сиңа

Шомыртлар ак чәчәк атканда.

Тәрәзәңне чиртеп уятырмын

Җиңү белән өйгә кайтканда», –

дип язды шигри җанлы Нух Идрисов үзенең Наҗиясенә. Тик Наҗия апага аның шигырьләре генә кайтып иреште.

Авыр минутларда җыр елаткан да, юаткан да Халкыбыз җыр-биюгә көч тапкан.

(«Син кайтмадың» җыры  (С.Урайский сүзләре, М.Мозаффаров көе яңгырый.)

1 нче алып баручы. Районыбыздан 11680 кеше сугышка алына. Шуның 6859ы чит-ят туфракларда мәңгегә ятып кала. Сугыш чорында   илебез 50 млн кешесен, шуның 27 млн га якынын сугыш кырларында югалта.. Ил азатлыгы өчен батырларча һәлак булган барлык каһарманнарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

(Бер минутлык тынлык игълан ителә.)

2 нче алып баручы. 1943 елда кукмаралар чолганыштагы Ленинградка 150 баш терлек илтәләр. Хуҗалыкларда барлык эш хатын-кыз, карт-коры, яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Ә шулай да җиңүгә, ышаныч, өмет яшәтә аларны. Барлык милләт вәкилләре бер булып җиңү көнен якынайту өчен тырышалар. Авырлыкларга сынмыйлар, сыкранмыйлар. Гомумән, мескенгә сабышу алар өчен ят нәрсә була.

1 нче алып баручы. Ул елларда яшәгән һәм эшләгән укытучылар хәтерендә нәрсәләр уелып калган соң? Мәктәбебез укытучысы Дәмдәмия апа сөйләп калдырган истәлектән:  «Бәрәңге бакчасын 9–10 яшьлек сабыйлар әни белән бергә һәр төбен бисмилла сүзе  әйтеп утырттык. Чөнки җир-ана бәрәңгесе, юа кузгалагы, кычыткан, алабута безне ач үлемнән саклап калды. Бәрәңгенең төбен өеп кердек. Эшләгәч, тамак ача иде. Ә өй буш. Шуннан күрше әбисе: «Оланнар, бер дә кайгырмагыз, менә озакламый бәрәңгегез ап-ак чәчәк атар, аннары бәрәңге бүлбеләре төшәр, шулвакыт туйганчы бәрәңге ашарбыз», – дип юата иде. Ә аңарчы кычыткан ашлары, алабута ипиләре кешеләрне ачлыктан алып калды.

2 нче алып баручы. Сынмас ихтыяр көче, хезмәт сөю, кешелеклелек, өмет яшәтә аларны. Күпләренә көтеп-көтеп тә  якыннарының, сөйгән ярларының сугыш кырыннан кайтуын күрү насыйп булмый.

(«Идел бит ул, Идел бит ул» җырының көе яңгырый.)

1 нче алып баручы.

Әй, күп иде алар – солдаткалар

Безнең авылда да үскәндә…

Ә үзләре шундый чибәр иде…

Сагындыра искә төшкәндә.

Ул елаулар! Бәхет өчен юкса

Кирәк түгел әллә ниләр дә…

Тузды инде, нәкъ үзләре төсле

 Ирләр салып киткән өйләр дә.

2 нче алып баручы.

Ирләренең сурәтләре белән

Сөйләштеләр, чара калмагач.

Исән төсле сөйләштеләр алар

Кайтмасларын инде аңлагач:

«Шинель сиңа бигрәк килешә шул,

Синдә генә мондый  буй-сындыр.

Мин картайдым инде,

Ә син япь-яшь –

Мине хәзер яратмыйсыңдыр».

1 нче алып баручы.

Солдаткалар, солдат хатыннары

Җиңү көнне ничек түзәдер?!

Кайтмый калган ирләр хатирәсе

Үзәкләрен йөз кат өзәдер.

2 нче алып баручы.

Күңелләре була юктан гына

Күңелләре тула шиктән дә…

Үкси-үкси елый солдаткалар,

Күз яшьләрсез генә елый алар

Бөтен халык бәйрәм иткәндә.

(«Әйләнеп кайтыгыз» җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Ниһаять, Җиңү!. Ул көн мәңгегә хәтердә калыр!

(Вальс башкарыла.)

2 нче алып баручы.

Җиңү парадында җиңүчеләр бара

Текәлеп, бирелеп кара.

Сугыш – авыр яра,

Сугыш – үлем.

Әмма безнең бәйрәм,

Безнең тантана бүген!

Саклап калдык

Кешелек җирен,

Кешелек күген,

Кешеләрне, кошларны,

Туасы таңнарны,

Туасы җаннарны.

Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр Җирнең яралары.

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

1 нче алып баручы.

71 ел илем

Тыныч тормышта,

Кояш каршылый

Иртән торышка.

Илгә кояшлы иртәләрне яулап алган ветераннарның күбесе инде бүгенге көндә вафат. Алар – үз гомерләрен тулысы белән халыкка, Ватанга хезмәт итүгә багышлаган ветераннар. Дан һәм хөрмәт аларга!

(«Катюша» җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы. «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», ди халык. Ләкин күп еллар үтсә дә, әле һаман сөякләре җир өстендә аунап ятучы каһарманнар бар. Шуларны эзләп табып күмүне бүгенге көндә дә Үлем үзәнендә оештыручылар  бар. Бу эшләре өчен аларга бик зур рәхмәт.

1 нче алып баручы.

Мәңгелек ут – ялкыннардан һәйкәл

Һәлак булганнарга сугышта.

Мәңгелек ут – алар сулышы ул

Тоташылган безнең сулышка.

Алар исән безнең күңелләрдә,

Дәвамнары безнең күңелләр.

Алар миндә яши,

Алар синдә яши,

Алар бездә мәңге яшәрләр.

Булыйк кына лаек

Алар буынына.

Алмаш булып килгән

Без – яшьләр.

(Яшьләр мәңгелек утка чәчәкләр куялар. «Солдатлар» җыры башкарыла.)