[х] авазы, Хх хәрефләре

№51

(Татар мәктәпләренең I сыйныфында татар теле)

Рәмзия ХӘБИБУЛЛИНА,

Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Максат: [х] авазын ишетә, әйтә, сүздә урынын билгели, сөйләм төзи белергә өйрәтү, Хх хәрефләрен тану һәм уку.

Планлаштырылган нәтиҗә: [х] авазын ишетә, әйтә, сүздә урынын билгели, сөйләм төзи белү.

Предмет буенча белемнәр: [х] авазын ишетә, әйтә, укый белү.

УУГ формалаштыру

Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү, иптәшең белән килешеп эшли алу.

Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, сузык аваз һәм тартык авазны аеру.

Танып белү: аваз белән аны белдергән хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Төп төшенчәләр: аваз, хәреф, сүз, иҗек терминнарын белү.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, татар теле.

Эш формасы: индивидуаль, парлап, фронталь.

Материал (ресурслар): әлифба (Әлифба. / И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллин, Р.Р.Шәмсетдинова. – Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшр., 2011), кисмә хәрефләр, таблица, карточкалар, рәсемнәр, схемалар, перфокарта, фишкалар,

Җиһазлау: Әлифба, компьютер, проектор, экран, презентация.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Кайда булдың? (колак яфрагыннан тоту)

Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат! (кочаклашу, кул кысышу)

II. Актуальләштерү

1. Табышмак әйтү.

Кул белән чәчәләр,

Күз белән җыялар. (Язу һәм уку)

– Бик дөрес, укучылар. Без нәрсәне язабыз һәм укыйбыз? (Җаваплар.) Сүзләр нәрсәләргә бүленә? (Иҗекләргә.) Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез бу сүзне иҗекләргә бүлеп әйтегез. Бу сүздә ничә иҗек бар? (Җаваплар.) Иҗекләр нәрсәләрдән тора? (Авазлардан.) Авазлар нинди 2 төркемгә бүленә? (Сузык һәм тартык.)

– Ә хәзер үзегезгә ошаган хәрефне сайлап алыгыз һәм почмаклар (КОНЭРС) сайлагыз (сузыклар, тартыклар почмагы). Шушы хәреф кергән сүз уйлап әйтегез.

III. Уку мәсьәләсен кую

1. Проблемалы ситуация тудыру: табышмак чишү.

– Укучылар безнең бүгенге дәрескә Әминә дә килде. Ул безгә ниндидер хат алып килгән, ачып укып карыйк әле. Монда табышмаклар язылган икән. Кем укырга тели.

Җиңе бар күлмәк түгел.

Бавы бар алъяпкыч түгел. (Халат)

Аягы юк – китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр.

Нәрсә бу? (Хат)

Туп-түгәрәк яссы алка,

Кышкы уен ясый ул:

Этәләр дә төртәләр

Җәтмәләргә кертәләр. (Хоккей)

Бу сүзләрнең башында без нинди аваз ишетәбез? ([х] авазын.) Бүгенге дәрестә без нәрсә турында өйрәнәбез икән? Кем белде? ([х] авазы, Хх хәрефе.) Әминә безгә бүгенге дәреснең темасын ачыкларга булышты.

IV. Уку мәсьәләсен чишү

1. [х] авазы кергән сүзләр уйлап әйтү. (Җаваплар.)

2. [х] авазына характеристика бирү.

– Әйдәгез бу аваз турында сөйләшеп алыйк әле. Бергәләп әйтәбез. Сез ничек уйлыйсыз: [х] авазы сузыкмы, тартыкмы? (Тартык.) Авазны әйткәндә, авыз эчендә тынның тоткарланып калуы күренә. Димәк, [х] – тартык аваз. Колакларны каплап тикшерик, аваз колакларга барамы? Яңгыраумы, саңгыраумы? (Саңгырау.) [х]  авазы нинди хәреф белән белдерелә икән? (Хх.)

3. Хх хәрефләре белән таныштыру.

– Таякчыклар белән шул хәрефне ясап күрсәтегез әле. Ул нәрсәгә ошаган? (Кайчыга.)

4. Мультимедиа презентация белән эш.

а) Хх хәрефләре белән таныштыру.

– Баш хәрефе нинди очракларда языла? ? (Кеше исемнәре, шәһәр, авыл исемнәре һ.б язганда.) Юл хәрефе нинди очракларда языла? (Сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.)

ә) Иҗекләргә бүленгән сүзләрне уку. Сүздә ничә хәреф, ничә аваз, ничә иҗек булуын әйтү.

б) Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау.

в) Шигырьләрне тыңлау.

г) Тизәйткеч уку.

Физминут. МИКС-ФРИЗ-ГРУПП

– Шахмат сүзендә ничә иҗек? (2)

– Хат сүзендә ничә иҗек? (1)

– Хәзинә сүзендә ничә иҗек? (3)

V. Яңа белемнәрне ныгыту

Дәреслек белән эш.

•        Хх хәрефе белән кушылмалар уку.

•        Юллап бирелгән сүзләрне парлап уку.

       «Тылсымлы таяк» билгесе белән бирелгән сүзләрне чагыштырып уку.

       «Хәлимә» сүзендә нинди сүзләр яшеренгән? (Хәлим, хәл, ил, ә (теркәгеч, ымлык), и- (фигыль), и (ымлык), им (исем), им-(фигыль), ми.)

•        Табышмакны уку һәм чишү.

•        Тизәйткечне төрле темпта уку.

VI. Белемнәрне тикшерү

1. Дифференциаль карточкалар белән эш.

1 нче төркем

ха               җа

ху               тер

хә               та

2 нче төркем

ха               мәт

хез              лык

хөр             реф

хә               мә

рәх             мәт

3 нче  төркем

хөр             рәкәт

хә               лә

хә               мәт

хәй             зинә

хай             хет

бә               ван

– Эшләрегезне тикшерегез, хаталарыгызны төзәтегез.

2. «Хәзинә» шигырен уку.

3. Парларда эш (Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзергә).

«Китап белем чишмәсе… »

– Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Белемне безгә китап бирә. Тырышып укыган кеше генә белемле була.) Менә бер бик тырыш укучы турында мультфильм карап китик әле.

4. Мультфильм карау.

VII. Рефлексия.

– Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык?

– Бу аваз турында сез нәрсәләр белдегез икән. Мин сезгә җөмләләр укыйм. әгәр сез минем белән килешәсез икән – басасыз «+». Килешмисез икән – утырасыз «–».

♦       [х] – сузык аваз «–»

♦       [х] – тартык аваз «+»

♦       [х] – саңгырау тартык «+»

– Үзегезнең бүгенге дәрестәге хезмәтегезне бәяләү тасмасында бәяләгез.