Тамырдаш сүзләр
№51
(Татар мәктәбенең II сыйныфында татар теле)
Гүзәлия ГАНИЕВА,
Лениногорск районы Түбән Чыршылы төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Дәреснең максаты: укучыларның татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен; тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын дөрес билгели белү күнекмәләрен камилләштерү, каллиграфик дөрес яза, укый, яза белү күнекмәләрен камилләштерү.
Мәсьәләләр:
‒ татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен, тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын билгели белү күнекмәләрен камилләштерү;
‒ укучыларның куелган максат һәм аны үтәү шартлары нигезендә уку күнекмәләрен планлаштыра, бәя бирә белү күнекмәләрен үстерү;
‒ эш-күнекмәләрне чишү өчен, иҗади якын килүчәнлекләрен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучылар тамырдаш сүзнең яңа мәгънә белдерүен аңларга, тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын дөрес билгели белергә тиеш.
Дәрес тибы: яңа белемнәр формалаштыру дәресе.
Укучыларның эш формасы: индивидуаль, фронталь, төркемдә.
Техник җиһазланыш: укытучы ноутбугы, проектор, интерактив такта.
Дәрес барышы
№ | Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Формалашычы УУК |
1. |
Оештыру моменты |
Укучыларны сәламләү. ‒ Дәфтәрең чиста булсын, Китабың көлеп торсын! Бер-беребезгә карап елмайыйк, уңышлар телик |
Укытучыны сәламләү, эш урыннарын тәртипкә китерү. Балалар, елмаеп, бер-берсенә уңышлар тели |
Шәхси (укытучыга, иптәшләренә эмоциональ җавап) |
2. |
Белемнәрне актуальләштерү • «Бу авазны бел» уены • Матур язу • Логик разминка |
Укытучы интерактив тактадагы сүзләр буенча бирем әйтә: ‒ Калакта бар, кадакта юк. |
Укытучы соравына җавап бирәләр. ‒ [л] авазы |
Танып-белү (nелдән аңлата белү; анализ, синтез; фикерләүнең логик чылбырын төзү; исбатлау) |
‒ [л] нинди аваз? |
‒ Парсыз яңгырау тартык аваз. |
|||
‒ Әйдәгез, [л] хәрефен язабыз. |
Язалар (Лл) |
|||
‒ Карабодай сүзендә ничә сүз яшеренгән? |
‒ Кар, кара, ара, ай, арба, бодай һ.б. |
|||
3. |
Эшчәнлекне үзбилгеләү |
‒ Бүген нәрсә турында сөйләшербез? |
‒ Тамырдаш сүзләр турында сөйләшербез |
Регулятив (планлаштыру) |
Тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан уртаклыгы булган сүзләрне аерып алыгыз: 1) акча, күз, тиен 2) машина, күзлек, парта 3) кеше, күзле, үлән 4) ак күзсез чәчкә |
‒ Һәр төркемдә уртадагы сүзләр үзара охшаш (күз, күзлек, күзле, күзсез) |
|||
‒ Бу төркемдәге сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? |
‒ Аларда уртак тамыр бар |
|||
‒ Бүгенге дәреснең темасы ничек була инде? |
‒ Тамырдаш сүзләр. |
|||
4 |
Дәрес темасы буенча эш |
1. Төркемнәрдә эш. ‒ Мин сезгә сүзләр таратам, ә сез шуларга нисбәтле ике төркемгә аерылыгыз (сүз, сүзлек, сүзчән, сүзле, күзлек, күзсез, күзле) |
Эшлиләр |
Коммуникатив (укытучы һәм иптәшләрең белән уку буенча аралашуны планлаштыру; диалогны белү) |
‒ Нигә мондый төркемнәр килеп чыкты? |
‒ Чөнки бер төркемдә ‒ сүз, ә икенче төркемдә күз тамыры тамырына нисбәтле тамырдаш сүзләр |
|||
‒ Каян чыгып аларны тамырдаш сүзләр дип әйтеп була? |
Балаларның фикерләрен тыңлау |
|||
2. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү |
|
|||
5 |
Рефлексия |
‒ Алга куйган максатларны үтәдекме? Фишкалар белән билгеләп үтик |
Балалар үз фикерләрен әйтәләр. |
Регулятив (контроль, коррекция, билге) |
6 |
Дәресне йомгаклау |
|
|
Шәхси, коммуникатив (үз фикерләрен әйтә белү; сөйләмнең монологик формасын куллану) |
7 | Өй эше |