Су гына димәссең…
№49
2016 ел – Татарстанда сулыкларны саклау елы
Ким ШАКИРОВ,
физика-математика фәннәре кандидаты
Табигать-анабызның тереклек өчен иң мөһим факторлары арасында без сулый торган һава белән бертигез дәрәҗәдә су түгелмени? Дөрес, һавасыз мохиттә адәм баласы берничә минут кына яши ала, ә судан мәхрүм булган организм җан биргәнче озак – берничә атна интегә. Ни кызганыч, цивилизация җимешләренә хозурланып, үзен «табигать патшасы» дип кәпрәеп олылаган «акыл иясе» бу ике стихиягә, ягъни атмосфера белән сулыкларга зыян китерүе турында күп очракта уйлап та карамый.
Тән составындагы матдәләрнең — 75–80, ә баш миендә 90 процентка якынын H2O формуласы белән тамгалана торган су били. Әмма кыяр шикелле «су белән сугарылган» булуыбызга ышанасы да килми. Гаҗәеп матдә бит ул! Аны хасил итә торган химик элементларның берсе – водород. Ул – Җиребез атмосферасында да, Галәмдә дә иң күп матдә. Водород та, аның белән бергәләп су хасил итүче кислороды да гадәти шартларда газ халәтендә була. Водород – ягулык, ә кислороды яндыручы булса, алардан оешкан молекулалар, ни хикмәт, яну процессын туктатучы матдә, ягъни су булып чыга. Әлбәттә, сыекча дигән агрегат хәлендә булган очракта гына. (Янгын сүндерергә ярап куюы ихтимал, дип, боз таулары тупламыйлар бит.)
Кыскасы, су инде ул су! Шунысы да гаҗәп: хәзер суның Галәмдә еш очрый торган матдә икәне ачыкланды. Тәнебездәге химик элементларның, шул исәптән водород һәм кислородның да, организмга килеп кергәнче космостагы гигант процессларның кайсыларында ничә кабат катнашып-«кайнап» чыкканлыгы хакында белмибез һәм белмәячәкбез дә. Без су дигән хикмәтле һәм серле матдәне Галәмнән Табигать-анабыз алып биргән тормыш нигезе, бәһасез бүләк дип кабул итәргә тиешлебез.
Сулыкларның төрлеләренә – океаннар һәм диңгезләрдән бигрәк елгалар, инешләр, чишмәләр, күлләргә һәм коеларга да, аларның исемле һәм исемсезләренә багышлап иҗат ителгән әдәби һәм музыкаль әсәрләрнең чуты-саны юк. Юкка гына түгел бу! Бернинди системалы белем булмаган заманнарда ук, адәм баласы суның тереклек өчен әһәмиятен сиземләгән генә түгел, аңлаган да.
Туган ягым Урал – сулыкларга бай төбәк. Кама кушылдыгы Сылвага туган авылым аша салкын суларын ташыган Ирин топографик карталарда русчалаштырып «Ирень» дип тамгалана. Нәкъ шундый атамалы хушбуйлар җыелмасы да, кечкенә генә радиоалгыч та хәзер Екатеринбург дип атала торган Свердловскида җитештерелә иде. Ирин үзе кечерәк елгалардан су туплый. Бала чагым хәтирәләренең күбесе шул Ирингә бәйле.
Бер акыл иясе: «Елгалар – диңгез тамырлары», дип, бик образлы метафора гамәлгә керткән. Ә мин, сазлыклар шул «тамырлар» өчен «туфрак» ролен уйный, дияр идем. Чыннан да, елгалар янында һәм бигрәк тә алар башланган мәйданнарда сазлыклар һәм кайчагында күлләрнең дә булганын, ә елга ярлары астында чишмәләр дә үз суларын өстәгәнне күрәсең.
Белмим, әллә Йолдызнамә буенча Сукояр булып тугангамы, бәләкәй чагымда, күпер кырыена яисә басмага басып һәм дөньямны онытып, серле агымсуга карап торуларым хәтеремдә иң ләззәтле мизгелләр буларак саклана. Белем туплагач, үзем кәсеп итеп сайлаган астрономиягә бернинди катнашы булмаса да, сыекча һәм шул исәптән су агымнары механикасын тасвирлаучы Бернулли һәм «агым өзлексезлеге» тигезләмәләре белән дә шөгыльләнергә туры киләчәк, дип, ул чакларда кем уйлаган!? Олылар әниебезне яисә әбиебезне: «Сак булыгыз, бу балакай суга карап торырга ярата, әҗәле судан була күрмәсен!» – дип кисәтәләр иде. Мин фәкыйрегезгә, йөзәргә өйрәнгәнче үк, ифрат тотрыксыз, байдарка шикелле аунаучан «йөгертмә кәмә»не бер генә ишкәк белән Ирин сулары өстендә «очыртып йөрү»ләр дә насыйп булды. (Бу хакта «Мәхәббәт дулкыннары» дигән китабымның «Мәхәббәт резонансы» дигән бүлегендә сөйләгән идем.)
Зур елга белән башта кинофильмнар карап һәм «Су буйлап» шикелле җыр текстларын ишетеп кенә танышкан идем. Казанда, университетта укый башлагач, җәйге имтиханнар арасында, Маркиз атамалы утрауга су трамвае белән чыгып, Иделнең җылы суында коенуыларымны һич онытасым юк. II курсны тәмамлаганда, сабакташларым белән Обсерватория станциясенә кала тирәсендә йөри торган поезд белән һәм аннан соң бормалы сукмаклардан җәяүләп барып, Иделнең сул ярында бер тәүлек чамасы ял итүебез дә ерактан килгән авыл малае өчен үзе бер зур вакыйга булды. Идел белән өченче очрашуым да янә шул Обсерватория станциясендә булды. 1956 елның август ае ахырында, диплом проекты буенча эшләргә дип, университетның В.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә практикага бардым. Поезддан төшкәч, көньякка – Идел ягына караган идем, шаклар кату гына түгел, тетрәнү кичердем, дисәм, һич кенә дә арттыру булмас. Баксаң, Идел киңәйгән, тимер юлга якынайган, зур диңгез булып җәелеп киткән. Андагы ике ел элек ял итәргә барган бормалы сукмаклар, күлләр һәм алар тирәсендәге куе куаклар су астында калган. Ә Идел аръягында аның текә һәм биек тау рәвешендәге уң яры Кояш нурлары белән сугарылган һәм дерелдәп торган рәшә артында күренер-күренмәс кенә сиземләнә иде.
IV курста укыганда, Иделне буу һәм шуның нәтиҗәсендә Куйбышев сусаклагычы дип аталган ясалма диңгез пәйда булуы хакында белгән идем анысы. Обсерваториягә аңарчы кыш көннәрендә генә баргалагач, тимер юлдан көньякка җәелеп киткән карлы, күзне чагылдыручы даланың нәкъ кирегә, көньяктан төньякка җәелгән, боз каплаган диңгез өслеге икәнен белмәгәнмен.
Ярый, яп-яңа, кеше тарафыннан «иҗат ителгән» ясалма диңгезне якыннан күрү минем өчен үзе бер могҗиза булды.
Татарстан, Марий Эл һәм Чувашстан республикалары, Самара һәм Ульяновск өлкәләренең территориясенә җәелгән сулык бу субъектларның тормышын үзгәртеп корган иде. Су йоткан авылларның халкы, туган, кендек каны тамган җирләрен калдырып, башка урыннарда төпләнергә мәҗбүр булды. Татарстанның су астында калган мәйданы иң зурысы, 3 мең кв.км дан зуррак иде. Гидрологиянең тамырдан үзгәрүе, әлбәттә, биш төбәк белән генә чикләнеп калмады, башка күрше субъектларның да сулыкларында үзгәрешләр булды. Хәер, сулыкларда гына түгел. Андый грандиоз процесслар табигатьнең барлык компонентларына кагыла: манзаралар, флора һәм фаунасы да, һава составы да, кыскасы, бөтен биоценоз география белән бергә үзгәрә.
Чынында Куйбышев сусаклагачын «иҗат итү» аннан да зуррак эшләрнең башы гына иде. Узган гасырның 30 нчы елларында совет хакимияте Идел һәм Чулман елгаларында ГЭСлар каскады төзергә карар кыла. Аны, «Волго-Камский каскад» сүзләренең баш хәрефләреннән алып, ВКК дип, кыскартып кына атыйлар. Аның ярдәмендә «ил аталары» өч проблеманы хәл итәргә җыена:
1) зур кораблар, шул исәптән хәрби кораблар өчен дә стратегик су юлы булдыру;
2) ГЭСләрне эшкә җигеп күп күләмдә арзан электроэнергия тудыру;
3) эчәр һәм авыл хуҗалыгында файдаланыр өчен гигант зур резервуарлар булдыру.
Түбән Кама ГЭСы һәм шул ук атамалы сусаклагычның су өслеге 1978 елга 62 м лы абсолют биеклеккә тиклем күтәрелде. Ә проект буенча 68 м га кадәр җиткерергә кирәк иде. Әмма Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларында һәм Пермь өлкәсендә ярларны саклау системалары әзер түгел, су астында калырга тиешле мәйданнардан кешеләр яңа урыннарга күчерелмәгән иде. Нәтиҗәдә Түбән Кама ГЭСы проеттагы егәрлегенең 10% ын гына тәэмин итә алды. Су өслеген проекттагы 68 м га тиклем күтәрү 1990 елда тәмамланырга тиеш иде. Әмма Советлар Союзының таркалуы һәм экология оешмаларының кискен каршы чыгуы «мохитне үзгәртеп кору эшләре»н бөтенләй туктатырга мәҗбүр иткән иде. Дөрес, 10 ел вакыт узгач, Татарстан җитәкчелеге су өслеген тагын 1,5 м га күтәрүгә ирешә алган иде. Әмма барыбер ГЭСның егәрлеге проекттагы егәрлекнең яртысына гына җитте. Су өслегенең тагын да күтәрелүенә ут күршеләребез кискен каршы чыккан иде. Кыскасы, бәхәсләр чирек гасыр чамасы дәвам итә, вәзгыять комга терәлде, дияргә була. Ирешелгән биеклектә туктап калырга да ярамый, чөнки сай сулы биниһая мәйданнарда җәйге челләдә су тиз җылына, су үсемлекләренең котырып үсүенә һәм микроорганизмнарның күпләп үрчүенә уңай шартлар туа. Күпләрнең «Черек диңгез» ярларында калуы да ихтимал.
2010 елның җәйге корылыгы безнең өчен чираттагы сынау булды. Бер генә мисал: «адәм баласыннан да кадерлерәк» мәрсиннең уылдыгын коткару өчен, Куйбышев сусаклагычының суы Әстерхан ягына җибәрелде. Шулай итеп, дистәләрчә еллар буена яңа режимга яраклашып кына килгән табигать яңа тетрәнүгә дучар булды. Су өслегенең бик нык түбәнәюе, ясалма диңгез төбендә шактый зур өлешенең ачылуы табигатьнең янә үзгәртеп корылуы түгелмени? Шундый сораудан соң аның икенчесе – «Табигать-анабыз, шундый башбаштаклануыбыз өчен, берзаман үч ала башламасмы?» дигәне дә туа.
Шундый «тыкшыну»ларның тагын бер төре сәнәгать тәрәккыяте хакына атмосфераны, үзебез сулый торган һаваны зыянлы матдәләр белән агулаудан гыйбарәт. 1967 елның җәйге чат аяз бер иртәсендә, елга трамваена утырып, Чистайга киткән идем. Казаннан ераклашканда, мәркәзебезне каплаган куе күгелҗем гөмбәзне күреп, хәйран калуым һәм сәнәгать һәм транспорт чараларының һаваны ничек бозуын, гакылым белән генә түгел, бөтен хисләрем аша аңлавым әле дә хәтеремдә. Күптән түгел янә шул ук юлдан бару насыйп булды. Ни хикмәт: бу юлы Казан өстендә бернинди «гөмбәз» күренмәде. Әмма бу хәл кала һавасының сафлануын расламый. Машиналар саны чагыштырмасыз арткан, шәһәр халкы транспорт «бөке»ләренә дә күнеккән инде. Агулы гөмбәзнең, биеклеккә дә, мәйданы буенча да искиткеч зур үсеп, Казан тирәсендәге Яшел Үзән һәм Биектау районнарына кадәр зурайганын раслый түгелмени бу хәл? Моны 2010 елның эссе һәм коры җәендә булган күзәтүләрем дә раслый иде: чиләкләрдә ачык торган су өслегендә ярты көн агымында төтенле (бик ераклардагы урман янгыннары Арча районында да сизелде, һава суларлык түгел иде) һавадан күчкән агулы матдәләр майлы таплар рәвешендә ялтырыйлар иде.
Табигый процессларга тыкшынуның икенче төре «аңлы», әмма агымдагы мәсьәләләрне хәл итү максатыннан гына, ераграк киләчәктә ни буласын уйламыйча башкарыла: материклардагы табигать тарафыннан булдырылган сулыклар системасына, ахыры ни булачагын тикшерми генә, үзгәрешләр кертелә. Моның өчен зур чыгымнар, без түләгән салымнардан җыелган бюджетның шактый саллы өлешен исраф итәргә кирәк була. Бу форсаттан бер гыйбрәтле «проект»ны искә алу зарур. Узган гасыр ахырында бер коточкыч проект аз гына тормышка ашмый калды. Каспий диңгезенең «саегу»ын туктату максатыннан, Печора елгасының салкын суларын Камага куу өчен 250 термо-төш шартлаулар ярдәмендә 112 км озынлыктагы канал «казу» башланган иде. 1971 елның 23 март иртәсендә бер мизгелдә өч шартлау нәтиҗәсендә озынлыгы – 700, киңлеге – 340, тирәнлеге 10 – 15 м лы «канал» пәйда була. Шул тирәдә яшәгән кешеләрнең белгән догаларын укып чукынуларын телевидение аша «үзгәртеп кору» дигән заманалар җиткәч кенә күрсәттеләр. Шөкер, җәмгыять тә, шактый күп галим затлар да бу проектка кискен каршы чыкты. Әлеге протест хәрәкәтенең башында (игътибар итегез!) язучылар С.Залыгин, П.Астафьев һәм В.Белов булганнар иде. Соңыннан Каспий сулары саегуының периодик процесстагы бер фазасы гына икәне, киләчәктә икенче, капма-каршы процесс, су күтәрелү башланачагы да ачыкланды. Кыскасы, «җиде кат үлчә», дигән гыйбарәне онытырга һич ярамый. Андый глобаль башбаштаклыкның ахыры ничегрәк буласын ник тикшермәскә иде?! Печораның салкын сулары без яшәгән төбәкләргә тундра климатын китерсә, агросәнәгатькә шартлар калмаса, кайларга күчеп китәр идек? Ни хикмәт: шул онытыла башлаган дуамал проектка Мәскәүнең элеккеге хуҗасы Ю.Лужков җан өрергә, аңа тагын да киңрәк юл ачарга тырышып карады. «Киң күңелле» Юрий Михайлович, Печора белән генә «вакланып» тормыйча, Себер елгаларының да суын кирегә, ягъни көньякка борырга һәм, аны суга сусаган Урта Азия илләренә сатып, Россиядән бигрәк Мәскүне баетырга уйлаган иде. Мәскәүдә яшәгән олы түрә, табигать белән яман шаяру белән бергә, меңнәрчә чакрым ераклыктагы – Себердәге һәм Урта Азиядәге халыклар язмышы белән дә уйнарга тырышып карады. Ярый әле, аның вазифалары Мәскәү кысаларында гына гамәлдә, федераль проблемалар аның карамагында түгел иде. Андый грандиоз «план» тормышка ашырыла калса, болай да «салкынга бай» төбәкләр тагын да суыныр, чөнки көньяктан җылы туплап килгән елга сулары аны тиешле җиренә җиткермәс, тундра зонасы көньяк юнәлештә тиз арада киңәер иде. Үз чиратында, агымсулар белән артык җылысын төньякка җибәрүче төбәкләр кайнарлана, анда чүл хакимияте зәһәрләнә башлар иде. Кыскасы, сәясәтчеләргә кешенең «табигать патшасы» түгел, аның әдәпле баласы булырга тиеш икәнен онытырга һич ярамый.
Мин фәкыйрегезгә табигатьне кечкенәрәк мәйданнарда үзгәртү нәтиҗәсен дә күзәтергә туры килде. Берзаман СССРның Минводхоз атамалы структуралары кайбер вак елга үзәннәрен турайту дигән мәгънәсез эшләр башкарды. Кырлардан язгы кар сулары белән агып төшкән уңдырышлы туфрак диңгезгә тизрәк барып җитсен, дип, тырышканнармы, әллә тугайларны техника йөрерлек басуларга әверелдерү планнары булганмы, анысы нәмәгълүм. Әмма, Коммонер әйтмешли, табигать үзе шәбрәк белә: берничә ел узуга үҗәт елгалар, яңа үзәннәреннән кирегә кайтып, элеккеге, табигый юлларыннан ага башлады. Ә Минводхоз «иҗат иткән туры үзән»нәрдә сасы сазлыклар калды.
Ә Кытайда, вакланып тормый гына, дилбегәне кыска тоттылар, моннан 12 ел элек кабул ителгән проект буенча өч каналдан булачак гигант гидросистема төзи башладылар. «Елгаларны бору» атамалы, 50 – 60 елларга сузылачак төзелешнең беренче фазасында тиешле эшләр өчен 77 млрд доллардан артык акча сарыф ителәчәк. Матбугаттан белгәнебезчә, эшләре тиз бара, көнчыгыш каналдагы төзелешнең беренче фазасы срогыннан алдарак тәмамланачак икән.
Сулыклар белән шулай зур ил масштабында чуалуларның алдагы нәтиҗәләрен төгәл фаразлау мөмкин булмаса да, табигать үз тормышына тупас тыкшынуларга җавап бирми калмаячак, әлбәттә. Ландшафтның зур мәйданнарда кискен үзгәрүе күрше илләрнең табигатенә дә тәэсир итми калмас. Атмосферадагы тотрыклы агымнар да үзгәрәчәк. Андый проектларны БМО тарафларына юллау һәм аларны дөньяның абруйлы белгечләреннән тупланган комиссияләр аша тикшертү зарур. «Каш ясыйм дип, күз чыгару» булмасын, дисәк.
Сулыкларыбыз язмышы бер мине генә борчымый икән. Галим Фәрит Хатиповның «Казан утлары» журналыының 2013 елгы 3 нче санында дөнья күргән «Агымсуда электр ташкыны» дигән саллы мәкаләсе – шуңа бер мисал. Ф. Хатиповның кече елгалар һәм аларның энергиясен эшкә җигү турындагы әлеге мәкаләсе, эмоцияләр белән сугарылганлыгы һәм, шуның белән бергә, инженер, ягъни технарь түгел шәхеснең гидродинамика һәм гидрография нечкәлекләрен акылы да, күңеле дә белән сиземләве ошаган иде. «Чеп-чи технарь» затлар һәм сәнәгать вәкилләре дә үз эшләрендә табигать күренешләренә шулай якын килсәләр, экология проблемалары калкып чыкмас та иде, мөгаен. Вак елгаларда кечкенә гидроэлектростанцияләр төзү хакындагы тәкъдимнәр, әлбәттә, игътибарга лаек. Әмма иң башта белгечләр бик мөһим сорауга җавап табарга тиешләр: буалар системасы мәйданы буенча төбәк мәйданының нинди өлешенә җиткәч, микроклиматта үзгәрешләр сизелерлек һәм кире кайтмаслык дәрәҗәдә башлана икән? Чынбарлыкта кечкенә генә сәбәпләр дә зур нәтиҗәләргә этәргеч була. Монтень әйтмешли, табигать сәбәпләргә саран булса да, нәтиҗәләргә бик юмарт. Кечкенә елгаларда мини-ГЭСлар төзү бездәге ландшафтларда ни дәрәҗәдә отышлы булыр, җирле климатның тотрыклыгына зыян булмасмы? Андый проектлар, әлбәттә, Памир һәм Кавказ шикелле таулы төбәкләр өчен кулайрактыр, чөнки андагы «гайрәтле» инеш агымнарын плотиналар төземичә дә файдаланып була.
Энергия чыганаклары турында сүз кузгалгач, башка – альтернатив вариантларны да искә алу зарур. Табигатькә зыян китерми генә һәм хәтта бернинди үзгәрешләр дә кертмичә энергия алырлык башка чыганаклар да бар. Сүзем Кояштан килүче җылылык һәм яктылык энергиясен һәм җилнең кинетик энергиясен файдалану турында. Хәер, бу хакта шәрехләп язуның кирәге дә юктыр, мөгаен. Бу ике юнәлештә шактый тәҗрибә тупланган да инде. Хәзер Кояш энергиясен хәтта орбиталардагы электростанцияләр ярдәмендә файдаланыр өчен дә космик проектлар әзерләнә. Татарстанга да андый эшләрдә актив катнашырга буладыр. Ә җилнең кинетик энергиясен электр энергиясенә алыштыру өчен сәнәгать электрогенераторлар җитештерә дә башлады инде. Аларны куллану тәҗрибәсен өйрәнергә әллә кайларга еракка йөрисе дә юк. Күрше Башкортстанга яисә Киров өлкәсенә генә барасы. Җөмһүриятебездә урманнар аз, ягъни ачык һәм җилле мәйданнарга алардан баерак та әле. Кыскасы, җилгә кытлык булмас. Татарстанда җилләрнең суммар егәрлеге, Түбән Кама ГЭСының энергетикасы белән чагыштырганда, 27 мәртәбәгә артык икән.
Су хакында күпне беләбез дисәк тә, беләсе мәгълүматлар да җитәрлек әле. Космик тикшеренүләргә кадәр бу хикмәтле матдәнең башка күк җисемнәрендә, Галәм киңлекләрендә күп булуы турында беркем берни белми иде. Без суны Җир-анабызның «хосусый милке» сыйфатында, гомумән, Җирдә генә һәм аңа охшаган башка планеталарда гына була торган матдә дип күзалларга күнеккәнбез. Моның өчен җирлек тә бар: планетабыздагы гүзәл табигать манзараларының күпчелеге сулыкларга бәйле. Ә башка күк җисемнәрендәге мәһабәт күренешләр сулыклар белән бизәлмәгән.
Җиһан киңлекләрендә суның туңган, ягъни боз дип атала торган агрегат халәтендә күбрәк икәнен фаразларга була иде. Космик орбиталарда автомат телескоплар ярдәмендә бик күп ачышлар башкарылды. Аларны санап чыгар өчен генә дә күп вакыт сарыф итәргә туры килер иде. Бер генә мисал белән чикләнәм. Гигант планеталарның бихисап иярченнәре арасында Сатурн тирәсендә әйләнеп йөрүче Энцелад бар. Андагы кайнар су агымнарын бик еракларга, йөзләрчә километр биеклеккә атып чыгара торган гейзерлар үзе шаккатырырлык факт булды. Кечкенә массалы Энцеладның эченнән ургылып чыккан кайнар су агымы шунда ук космик салкын шартларында боз агымына әверелә. Хәзер Кояш системасы кырыйларындагы Койпер боҗрасы дип аталган ерак өлкәдә, эре астероидлар белән бергә, боз кантарлары халәтендәге суга бик бай булган миллиардка якын комета яралгылары да тупланганлыгы мәгълүм. Димәк, космостагы су запаслары мул, дия алабыз.
Уйланырга этәргеч булырлык тагын бер факт: Антарктиданың Восток дип аталган күленә кадәр бораулаганда галимнәр гигант зур су кристалларын тапканнар иде. Андый 6 м зурлыктагы боз кристалларының күлдәге суга бернинди катнашы булмаганы, аларның материкның каты өслеге составында булуы күпләрне гаҗәпләндерә. Ә астроном күзлегеннән карасаң, бер дә гаҗәпләнәсе юк. Андый кристалларның «биография»сен болайрак аңлатырга була: алар Кояш системасы тернәкләнә башлаганчы, Җир дип атала торган планетабыз формалашкан чордан элегрәк барлыкка килгәннәр, соңыннан «төзелеш материалы» сыйфатында катнашканнар. (Чөнки андый зур кристаллар авырлык көче булмаган космик шартларда гына формалаша ала. Космонавтика чоры башлангач та, электроника өчен кирәк булган зур кристалларны экипажлы орбиталь станцияләрдә җитештерә башладылар.) Кыскасы, су – Җир матдәсе түгел. Аңа планетабыз формалашканда протопланета составына кереп калган космик матдә итеп карарга кирәк.
Моннан 7–8 еллар элек Беренче каналда «Великая тайна воды» дигән ифрат кызыклы тапшыру булган иде. Аны берничә кабат карау насыйп булды. Анда суның боз, сыекча һәм пар дип атала торган өч агрегат халәтеннән тыш дүртенчесе дә тәкъдим ителә. Аны «суның информацион халәте» дип атаганнар. Гадирәк әйткәндә, сүз «су хәтере» турында бара. Бөтен җиһанны төрле дәрәҗәдә сугаручы суны галим затларның шактые, информация кабул итеп һәм туплап саклап, тиешле адресатларга тапшыра алучы мохит дип күзаллый. Фильмнан күренгәнчә, су кеше уйларын, кичерешләрен дә кабул итә икән. Ул гынамыни әле! Су үзе дә, тере җан шикелле, кичерешләргә бай икән. Аларның суга төрле, уңай һәм тискәре информация килгәндә ничек үзгәрүләрен фоторәсемнәрдә күрсәткән Эмото Масаруның чыгышы бик тәэсирле булды. Тапшыру барышында Россия, Казахстан, Израиль, АКШ, Англия, Австрия, Япония, Кытай һәм Тибет галимнәре үзләренең су хәләтен тикшергәндә башкарган шаккатырырлык ачышлары турында сөйләделәр. Кызганыч, бу тапшыруда Ижау каласында яшәгән профессор Виктор Плыкинның элегрәк дөнья күргән эшләре хакында берни әйтмәделәр. Плыкин турындагы үзем беренче кабат укыган мәкалә «След на воде» дип аталган иде. Анда, сүз башы буларак, буа өстендә узган катер эзләренең су эчендә көн буена «җуелмый» саклануы тасвирлана. Эзләр якыннан караганда күренми, тыныч һава астында дулкыннар да булмый торган су өслеге шома була. Ә ерактан караганда катерның буразналарга охшаган эзләре су эчендә яхшы күренә. Андый могҗизаны Виктор студент чагында Ижауның зур, 7 км га сузылган буасында күзәткән. Шунысы кызык: очкычлардан карап барганда сулыклардагы шундый «иясез» эзләрне үзем дә күргәләгән идем күрүен. Плыкинның күзәтүләре хакында укыганнан соң диңгезче һәм очучы танышларымнан төпченеп карадым. Аларның берсе, капитан күперчегеннән рейдтагы суда төрле юнәлешләрдә узып-тузып үткән корабларның эзләре, алар үзләре еракларга китеп офык артында юкка чыккач та озак вакытлар ап-ачык күренеп, ярылып ята, дип, сөйләгән иде. Шул әңгәмәдәшем өчен Плыкинның ачышы хакында сөйләвем бернинди яңалык булмады.
Әлеге телевидение тапшыруында галим затлар яңа мөмкинлекләр һәм перспективаларны да «күрсәттеләр»: суны программалау, су ярдәмендә авыр һәм катлаулы чирләрне җиңү, һава торышын идарәләү. Бу форсаттан үземнең 1968 һәм 1996 елларда булган күзәтүләрем исемә төште. Аларның икесе дә болытларның «су белән сугарылган» булуына бәйле. 1968 елның февраль аенда, Эльбрус янындагы Хасаут тарлавыгы өстендә Пулково обсерваториясе тарафыннан оештырылган астрономик күзәтүләр башкара идем. Көндезләрен, кояш нурлары кыздыруына карамастан, сыек һава шартларында эреми яткан карда чаңгыда шуулар да насыйп булды. Шундый сәяхәтләремнең берсендә ике кыя арасыннан елан кебек сузылып югарыга үрләгән болытны барып иснәп карадым. Ни хикмәт, болыттан яңа киселгән кыяр да, карбыз да исе аңкып килгәне гаҗәпләндергән иде. Соңыннан аңладым: болыттагы салкын пар рәвешендәге суның сафлыгы кыяр һәм карбыздагы файдалы су исен хәтерләтә икән. Шундый очраклы гына күзәтүем аша вак кына болытларда да шактый су булганын аңладым. Ә 1996 елда, җәй уртасының чат аяз бер көнендә фирүзә төстәге күк гөмбәзенең зенитка якын җирендә ничектер бер бәләкәй генә болыт пәйда булды. Ул игътибарымны рәвеше белән җәлеп итте, чаянга бик тә охшаган иде. Күземне алмый шуңа карап торганда башыма бер шаян уй килде: «Ай-һай, усал бу чаян! Чага гына күрмәсен! Тизрәк аның агулы чәнечкеле койрыгын өзеп ташларга кирәк!». Шулай дип уйланып торганда «чаян»ның «агулы койрыгы» гәүдәсеннән аерылып китте һәм тиз арада эреп юкка да чыкты. Уен бик ошады үземә, чаянның кыскычларын да «өзеп» алдым, аннан соң «тәпиләре»н өзгәләп, күк гөмбәзендә таратып җибәрдем. Ахырда «гәүдә»сен дә тураклап «юк иттем». Андый тәҗрибәләремне бер ялгызым булган чакларда кабатлый торган булдым. Шаярып кына башлаган күзәтүләрем кайбер нәтиҗәләрен дә бирде, әлбәттә. Иң мөһиме: синең ерактан юнәлгән «тәэсир»еңә эре болытлардан читтә булган вак болытлар тиз «җавап» бирәләр, көннең җылы булуы да зарур. «Тарата» башлаган болытчык, якын тирәсендә зур болытлар булса, шуларның иң якынына, аның «канаты астына» качарга тырыша. Көз һәм бигрәк тә кыш көннәрендә алар синең тәэсиреңне бөтенләй инкарь итәләр, таралып китәргә һич теләмиләр.
Укучыларыбыздан кайберсенең: «Шундый кызыклы тәҗрибәләрнең нәтиҗәсен гамәли тормышта файдаланып булмыймыни?» – дип тә соравы ихтимал. Андый кәферле уйлар үземне дә бераз кызыксындырган иде. Мәсәлән, яңа чабылган печән кипкәнче яңгыр яудырмый, вак болытларның зур болытлар булып укмашуына комачаулап тору. Һәм, киресенчә, кирәк чагында, вак болытлардан эреләрен оештырып, яңгыр яудыру. Яшермим инде, андый тәҗрибәләр дә уздырган идем. «Печән киптерү» очрагында уңай нәтиҗәләргә ирештем, дияргә була. Аяз көнне чабылган печән тәмам кибеп беткәнче офык кырыенда калкып чыга башлаган вак болытларны шунда ук – алар бергә кушыла башлаганчы «таратып» тору өчен өч тәүлек вакыт кирәк булды. Ә «кире юнәлештәге», ягъни болытларны туплау тәҗрибәсендә шактый кызыклы һәм гыйбрәтле нәтиҗәләргә юлыктым. Иң мөһиме: кушылырга тиешле ике вак болыт ике вариантта «җавап бирә»: я, җиңел генә кушылып, бербөтен болыт булып китәләр, яисә, бик «карышып» кына кушылсалар да, тәэсиреңне туктаткач, тиз арада яңадан ике болыт булып аерылышалар иде. Моның серең төшенгәнче шактый озак уйланырга туры килде. Бердәнбер аңлатма: болытларның ике полюслы магнит кырлары белән «җиһазланган» булуы. Магнит күчәрләре төрлечә ориентлашкан очракта болытлар бер-берсенә тартылуда була, аларны бергә кушу кыен булмый; бертөрле ориентлашкан очракта алар үзара якынлашуга каршылык күрсәтәләр. Моны аңлагач, тәҗрибәләремне зуррак болытлар белән уздырып карарга булдым. Көннәрдән бер көнне шактый зур ике болытны бер-берсенә якынайта башлаган идем, алар, ни хикмәт, карышмый гына «тиешле» юнәлештә кузгалдылар… һәм, аралары аларның зурлыклары белән чагыштырмача булгач, уң болытның өстендә үземнең «портрет»ым пәйда булды һәм уң күзем сурәтендә яшен яшьнәгәндәй ут кабынып алды. Бу күренешне мин энергоинформация киңлегенең: «Вак болытлар белән чуалуыңа каршы килмибез, эреләренә кагыласы булма! Югыйсә, һәркем шулай башбаштаклана башласа, табигатьтә бернинди тәртип калмаячак!» дигән катгый кисәтүе дип кабул иттем.
Вакыйга югарыда искә алынган телевидение тапшыруыннан сигез ел элегрәк булган иде. Шул тапшыру да, В.Плыкинның язмалары да аның асылын аңларга ярдәм итте. Өстәвенә астрономнар ул заманнарда «караңгы материя» һәм «караңгы энергия» дигән темаларны бик ныклап тикшерә башлаганнар иде. Ниһаять, А.Эйнштейн тәкъдим иткән энергия белән масса арасындагы багланышны тасвирлаучы тигезләмә чынбарлыкны тулысынча чагылдырмый, дигән фикер туды. Шул тигезләмәгә «тулы хокуклы» фактор итеп информацияне дә кушу кирәклегенә инангач, астрономнарның 2011 елгы Халыкара форумында доклад белән чыгарга булдым. Аудиториядәге профессорлар һәм хәтта академиклар да, дикъкать белән тыңлаганнан соң, шундый концепциямә каршы берни әйтмәделәр, аңлавымча, уйланыр өчен җим сыйфатында кабул иттеләр шикелле.
Хәзер галим затларның шактые суны информация туплау һәм саклау мохите, тереклек дөньясының космос белән һәм үзара багланышларында «арадашчы» дип күзаллыйлар. Чыннан да, судагы маймычларның бер зур балык шикелле бер мизгелдә «тиешле маневрлар» башкаруын башкача ничегрәк аңларга булыр иде? Кыр казларының яисә торналарның да синхрон хәрәкәтләрен һавадагы су парлары яисә бүтән, башка төрле «арадашчы» ярдәмендә информация алышулары белән аңлатып буладыр, мөгаен. Ул гынамыни әле! Зур диңгезләр дә үзенә су ташучы елгалар белән кире элемтәдә тора, алар белән идарә итәләр, дияргә җирлек бар. Бу хакта миңа 2006 елда экологларның халыкара конференциясендә докладымны җиткерү дә насыйп булды. Аның төп идеясен «Диңгезне төрле елгалар һәм инешләрдән су җыючы резервуар гына дип күзаллау дөрес түгел, ул үзенең «тамырлар»ына тәэсир итә», дип әйтергә була. Югыйсә, Каспий диңгезе һәм Ижау буасындагы су өслекләренең бербөтен шикелле, синхрон режимда тибрәнүен ничек аңлап булыр иде? Хәер, доклад әзерләү өчен Казансуның җәй көннәрендә үзем көн саен диярлек күреп йөри торган тар гына исемсез инешендәге вакыйгалар беренчел этәргеч булган иде. Агачның тамырлары, кәүсәсе, ботаклары, ябалдашы һәм яфраклары бербөтен система тәшкил иткән шикелле, Җирдәге барлык сулыклар, материклардагы ачыклары да, җир эчендәгеләре дә диңгезләр һәм океаннар белән бербөтен система тәшкил итә, дисәм, аларны аерым алып тикшерүче океанологлар, коры җир гидрологиясе белгечләре, гидрогеологлар, мине еретик «дәрәҗә»сенә күтәреп, таш ата башласалар, җавабым шундыйрак булыр: «Хәзер суга кагылышлы төрле фәннәрне «бер түбә» астына җыя башларга һәм «геогидрология» яисә «космогидрология»сенә тиклем гомумиләштерергә вакыт җиткәндер инде».
Әмма безнең өчен иң мөһиме: су дигән кадерле матдәне тормыш һәм сәламәтлек нигезе булуында. Миңа космик медицина өлкәсендә зур эшләр башкарган медицина фәннәре докторы, профессор, бик күп академияләрнең хакыйкый әгъзасы И.Неумывакин белән очрашып, озак кына гәпләшү насыйп булган иде. Ул чиста суны «сәламәтлекнең иң мөһим, төп гарантиясе», дип атый. Очрашуыбыз вакытында мәшһүр галим минем организмда су җитенкерәмәве хакында кисәткән иде. Бер ел узуга, әлеге дә баягы зәһәр коры җәй көннәрендә аның хаклы булганына инангач, шул чакта ук су күбрәк эчә башламаганыма үкендем дә үзем. Әмма иң арзан дәва чарасын күбрәк куллана башлар өчен срогы-фәләне куелмаган бит. Иртә белән күз ачкач та су эчеп җибәрүнең никадәрле файдалы икәнен, чын мәгънәсендә «үз тиремдә» сынарга туры килде.
Бу язмамны тәмамлап килгәндә генә Лондонның психиатрия институтындагы белгечләр алган мәгълүматлар да килеп җитте. Яшүсмерләрнең баш миләре, сәгать ярым буена тренажёрларда тир түгеп күнеккәннән соң, бер елга «картаю»га тәңгәл килеп, кечерәя икән. Өстәвенә, ми эшчәнлеге сүлпәнләнә һәм зирәклеге кими, ди. Шунысы өметле: ике стакан су эчкәч, ми эшчәнлеге дә, аның күләме дә шунда ук элеккеге хәленә кайта икән. Кыскасы, чиста суны күбрәк эчәргә кирәк!
Безнең яшәешне тәэмин итүче су Җир матдәсе түгел. Ул безгә космостан бүләк итеп бирелгән. Аны планетабыз формалашканда протопланета составына кереп калган космик матдә, космосның безгә насыйп булган кадерле бүләге дип кабул итәргә тиешлебез. Су запасларын киләчәктә ягулык, ягъни энергия чыганагы булырга тиешле водородның чуты-саны булмаган ресурсы дип күзаллау планетага глобаль куркыныч яный торган дуамаллыкның иң хәвефлесе дип бәяләү урынлы булыр. Чөнки, андый супердуамал проектлар тормышка ашырыла калса, тереклек дөнъясы энергоинформация мохитеннән «информацион зиндан» капкынына эләгәчәк.
Галимнәргә һәм сәясәтчеләргә дә, сәнәгать җитәкчеләренә дә уйланыр өчен җим җитәрлек. Альтернатив энергия чыганаклары өстендә эшләрне, «нефть һәм газ энәсе»ннән котылу юлларын үзләштерә башларга күптән вакыт.